Тема : (А) авазы,а хәрефе.
1.
Максат: [а] авазын дөрес әйтергә, а хәрефен укырга
һәм язарга өйрәтү;
2.
сөйләм телен үстерү;
3.
әдәпле сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.
Җиһазлаү: хәреф үрнәкләре, плакатлар,
ребуслар, сүзләр, алфавит, компьютер, проектор.
Дәрес барышы.
I. Оештыру
моменты.
-Бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез?
Мин дә сезнең бу теләкләрегезгә кушылам.
Фонетик зарядка: а,а,а,-алма, ә-ә-ә әни,
у-у-у урман,ү-ү-ү үрдәк, о-о-о-оча, ө-ө-ө-өрә,
и-и-и-ипи,ы-ы-ы-ылыс,э-э-э-эт.
2. Белемнәрне
актуальләштерү:
-Балалар без сезнең белән үткән дәрестә сузык
аваз һәм аларның хәрефләрен кабатлап киттек.Әйдәгез искә төшерик әле нинди
сузык авазларны без беләбез? (балалар сузык авазларны әйтәләр,хәрефләрен
тактага элә баралар.)
- Бу сузык авазларны ничә ике төркемгә бүлеп
була? (нечкә сузыклар,калын сузыклар ,электрон приложениедә эшләү)
3.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү:
-Хәзер балар мин сезгә бер табышмак әйтәм ,
җавабын тапсагыз, бүгенге дәреснең темасын белерсез :
-Охшаган ул ракетага
Ул басуда ,баганада,
Аны белә һәрбер бала
Алфавитны башлый ич (А)
-А хәрефе
-Димәк без сезнең белән бүген А авазы һәм
хәрефе турында күбрәк белербез.
(а авазын һәр баладан әйттерү)
4.Дәреслек
буенча эш.
- 18 нче бит. 44 нче күнегү өстендә
эш.(сүзләрне уку рус һәм татар сүзләрен чагыштыру, а авазының әйтелешенә
игътибар итү,кагыйдәне уку)
-Төшеп калган хәрефләрне куй. (электрон
приложениеда эшләү)
-Хәзер без сезнең белән уйнап алабыз. Мин
сүзләр әйтәм,әгәр дә а авазы булса, сез кул чабасыз.(арба, артык, урман,
өстәл, арка, карбыз, песи, урындык, Алмаз , таш.)
5. Дәфтәрләрдә эш.
1) Матур язуга күнегүләр А,а
2) 46 нчы күнегү (язма)
3) 47 нче күнегү (парларда эшләү, тәрҗэмә
итәргә, сорау куярга, а хәрефе кергән сүзләрне күчереп язарга)
6.Үтелгән теманы ныгыту:
-Укучылар бүгенге
татар теле дәресендә а авазы турында нәрсәләр белдек?
- а авазы калын сузык аваз, татар сүзләрендә
беренче иҗектә о лаштырып әйтелә.
-дәрестә нәрсәләр эшләдек?
7. Үзбәя бирү:
-Кем теманы бик яхшы аңладым дип уйлый?
(актив катнашкан укучыларга “5”
ле билгеләре куела.
8. Өй эше бирү:
а авазы кергән 10 сүз уйлап язып
килергә,рәсемнәрен ясарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.