Инфоурок Классному руководителю КонспектыОткрытое мероприятие на тему: "Милли уеннар"

Открытое мероприятие на тему: "Милли уеннар"

Скачать материал

Государственное бюджетное специальное (коррекционное) образовательное учреждение для обучающихся воспитанников с ограниченными возможностями здоровья Набережночелнинская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа №68 8 вида

 

           

 

                    

 

                           Открытое мероприятие:

 

                 Татар  халкының  “Милли уеннары”

                                        кичәсе.

 

 

 

 

 

 

 

 

Выполнила: Зарипова Г.С. учитель татарского языка и литературы

I квалификационной категории

                                                        2015г.

 

 

 

                  Татар  халкының  “Милли уеннары”

                                        кичәсе.

Максат: Балаларны  тән  һәм  акыл  ягыннан сәламәт  үстерү,  тәртипкә  күнектерү,  нәфислек,  зәвыклык тойгылары  тәрбияләү;    хәрәкәтләренә   максат  һәм  юнәлеш  биреп   җиңеп  чыгуга  ихтияҗларын  чыныктыру.

                                    Уен барышы.

Укытучы: татар халкы борынгыдан  җырлы-биюле   һәм  башка кызыклы  уеннары  белән  дан тоткан.  Уеннар  төрле  бәйрәмнәрдә,  аулак  өйләрдә, кичке бәйгеләрдә  уйналган. Уеннар кешеләрдә  дуслык  бердәмлек , ярдәмчеллек  сыйфатлары  тәрбияләгән. Кешеләрдә  мәрхәмәтлелек,  туган җиргә  мәхәббәт  хисләре тәрбияләнгән.  Андый  мөхиттә  тәрбияләнгән балалар сәламәт  фикерле, ныклы  ихтияр  көченә  ия  булып  үскәннәр. Ләкин безнең  көнгә  уеннарның  күбесе  килеп  җитмәгән. Бүген  без  сезгә  аларның  кайберләрен  уйнап  күрсәтербез,  ә  сез игътибар  белән  карагыз. Алып  баручы: башладык.  Безнең  беренче  уеныбыз  “Тапкыр  Миңлебай”  уены.

Балалар: син  уртада  без  кырыйда   әйләнәбез  Миңлебай,  син  нишләсәң , ни  кылансаң  без  кыланырбыз  шулай.

Миңлебай: бер  болай, бер  болай,  я  кыланыгыз  шулай.

Балалар:  бер  болай, бер  болай,  моны  эшләү  бик  уңай. Әгәр  авыр булса:  бер болай,  бер  болай, булмый,  булмый  Миңлебай.

Алып  баручы: “Тапкыр  Миңлебай” уены  тәмам.  Алдагы  уеныбыз  “Без, без, без  идек”  уены.   Әйдәгез  тезелик.

Балалар: без, без, без  идек, без  унике кыз  идек,  бер  тактага  тезелдек,  базга  төштек  май  ашадык,  келәткә  кердек  бал  ашадык,  капта-коп  авызыңны  ачта  йом.

Көлдерүче:  көлүчегә:”Кем  өй  түбәсенә  төштең?”  дип  сорау  бирә.

Көлүче: Әбиләргә.

Көлдерүче: әбиеңдә  ничә  кеше  яши?

Көлүче: өч  кеше  яши.

Көлдерүче: булды  бу,  өчәр  тапкыр  чиртәбез, һәр  чиртүне  бергәләп  саныйбыз, булды,  булды,  кул  чабабыз.

Алып  баручы:  “Без, без, без  идек”  уены тәмам.  Алдагы  уеныбыз  “Чума  үрдәк,  чума  каз”.

Балалар: чума  үрдәк,  чума каз /2кат,    тирән  күлне  ярата /2кат, Лена  үзенә иптәш  эзли /2кат,  ул  Мишаны  ярата,  ярата /2кат.

Алып  баручы: “Чума үрдәк,  чума  каз”  уены  тәмам.  Алдагы  уеныбыз  “Ватык  телефон”.  Тезелеп  утырыгыз.  Мин  телефонга  хәбәр  салучы.  (Балаларга  сүз  әйтелә, сүзне  дөрес  әйтмәгән  кеше  телефон  ватучы  була).

Алып  баручы: телефон  ватучыны  эзлибез,  сүзне  дөрес  әйтмәгән  кеше  җәзага    әйбер  бирә,  әйберләр  җыелгач  судья  билгеләнә  ул кемгә  нинди  җәза  бирергә  икәнен  әйтә (  әтәч  булып  кычкырсын  яки  ат  булып  кешнәсен,  биесен,  җырласын  һ. б.).

Алып  баручы:  телефон  ватучыларны  җәзалап  бетердек,  димәк  уеныбыз  тәмамаланды. Алдагы  уеныбыз  “Шешә  тәгәрәтү” . Тезелеп  утырабыз, шешә  тәгәрәтелә. Шешә  кемгә  карап  туктый  шул  җәзага  тартыла. Шешә  Ләйләгә  карап  туктады,  шешә  эчендәге  җәзаны алып  укыйбыз. Бик  оста  итеп  эш турында  мәкаль   һәм  табышмак  әйтергә.

Ләйлә: мин  сезгә  хәзер    мәкаль  әйтәм:  кем  эшләми,  шул  ашамый.  Ә  хәзер  табышмак  тыңлагыз: борынсыз  чыпчык  боз  тишә.  Җавабын  кем  белә?

Наил:  ул  тамчы.

Ләйлә:  бик  дөрес  булдырдың.

Алып  баручы:  уен  тәмам  (һәр  уен  өч  кат  кабатлана).  Күңелләрне  күтәреп  такмаклар  җырлап  алырбыз (такмаклар  “Мөкә,  Мөкәрәмә” көенә  җырлана.

Ләйлә: Без биибез,  биибез,

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны-кулга  чаба-чаба,

Җырлыйбыз  да биибез.

Балалар:  Эх,  Мөкә,  Мөкәрәмә, Мәдинә,  Мөнәвәрә,

Эчеңдәге  серләреңне  сөйләмә  берәүгәдә /2кат.

Лена: Тыпыр-тыпыр  тыпырдашып,

Бергә  басаек  әле.

Бергә  уйнап,  җырлап  биеп 

Күңел  ачаек  әле.

Балалар:  кушымта.

Ләйлә:Тәрәзәмдә  гөлләр  үскән,

Гөл  яфрагын  кем  кискән?

Уйнамыйча,  җырламыйча

Бу  дөняда  кем  үскән?

Балалар: кушымта.

Лена: Тау  башында  пар  каен

Яфрак  яра  ел  саен.

Яфрак  ярган  каен  кебек, 

Без  үсәрбез  ел  саен.

Балалар:  кушымта.

Алып  баручы:  хөрмәтле  дуслар,  “Милли  уеннар”  кичәсе  ахырына  җитте. Игътибарыгыз  өчен  зур  рәхмәт.

Укытучы:  хөрмәтле  тамашачылар,  укучылар  белән  әзерләнгән тамашабыз  тәмам.  Аларга  зур  хезмәтләре  өчен  зур  рәхмәт  белдерик.

 

 

                          

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Открытое мероприятие на тему: "Милли уеннар""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор риск-менеджмента

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 647 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.10.2015 2346
    • DOCX 22.5 кбайт
    • 17 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зарипова Гулюса Саяфовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зарипова Гулюса Саяфовна
    Зарипова Гулюса Саяфовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4482
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 218 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 551 человек

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 112 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 783 человека из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 842 человека

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов, критиков и общественных деятелей

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Коррекция нарушений у детей: сна, питания и приучения к туалету

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 134 человека из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 81 человек
Сейчас в эфире

Информационная интоксикация: методы исцеления

Перейти к трансляции