Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Открытое внеклассное мероприятие " Науруз"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Открытое внеклассное мероприятие " Науруз"

библиотека
материалов

Нәүрүз бәйрәменә сценарий

Жиhазлау. Матур итеп биз
әлгэн сәхнә. Түрдә, экранда, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Идәндә - зур вазада чәчәкләр, кабартылган шарлар.

Музыка янгырый,
әкренәя. Сәхнәгә алып баручы чыга.


"Нәурүз" сузе фарсы-таҗик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәм атна буе дәвам иткән, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләнгә миhербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хужасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе - Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чынга ашсын! Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад!

Музыка.
Алып баручы. Борын үткән заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбарәкбад!

"Әссәламегаләйкем " җыры (Р.Ахиярова музыкасы, Р. Корбанов шигыре).

1 нче укучы. Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, куңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
2 нче укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Куяннар туңып беткәндер,
Иссен җылы җил.
3 нче укучы. Урманда бит җылы өй дә,
Җылы мич тә юк.
Куяннарның әбиләре
Бәйләми оек.
4 нче укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Чыпчыкларга җырлар өйрәт,
Уйна, сайра, көл.
5 нче укучы. Урманда бит пешермиләр
Түгәрәк калач.
Песнәкләрнең туннары юк,
Тамаклары ач.
6 нчы укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Балыкларны коткар берүк,-
Боз астында күл.
7 нче укучы. Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!


"Яз җитә" җыры (Ж.Фэйзи музыкасы, Ф.Кәрим шигыре ) башкарыла
.

1 нче укучы. Эй, малайлар, кызлар!
Әйдәгез, Нәүрүзбикә килгәнче, өйдән өйгә йөреп, нәүрүз әйтик, сый-хөрмәт җыйыйк.
2 нче укучы. Башланган Яңа ел мул hэм тыныч булсын!

3 нче укучы. Йорт хуҗаларына, барлык кешеләргә исәнлек-саулык, иминлек-байлык телик! (Чыгып китәләр.)
Музыка.

Сәхнәгә бер төркем балалар керә.
1 нче укучы. Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтеп киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад!
2 нче укучы. Аягым җиңел булсын,
Яңа ел котлы булсын,
Ашлыгыгыз мул булсын,
Башагы биш карыш булсын,
Нәүрүз мөбарәкбад!
3нче укучы.
Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын.
Игенн
әрегез уңсын -
Н
әүрүз котлы булсын!
4 нче укучы. Корымасын к
үлегез,
Боек Болгар илегез,
Мо
ң - көегез, телегез,
Н
әүрүз мөбарәкбад!
5нче укучы. Сыерыгыз с
өтле булсын,
Атыгыз к
өчле булсын.
Абыстайлар, т
үтәйләр,
Чыгарыгыз к
үкәйләр.
үләкләрне тамашачылар арасыннан йөреп җыярга мөмкин.
6 нчы укучы. Н
әүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безг
ә.
Яшегез
җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын к
өзгәәүрүз мөбарәкбад!

Чыгып кит
әләр.
2нче алып баручы. Алъяпкычың чигүле,
Узең чиккән тугелме?
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп
Күтәриек куңелне.
1нче алып баручы. Әйдәгез берәр уен уйныйк.
2 нче алып баручы. Нинди уен уйныйк икән?

Зәкәрия-кәрия уены( 3нче сыйныфлар)
Алып баручы. Балалар,
Нәүрүз килсә генә яз була бит.
Әйдәгез, яз гүзәле
Нәүрүзбикәне чакырабыз.
Балалар: Кил, Нәүрүз, кил тизрәк!
Кыз. Нәүрүз килә яшәреп,
Яшәреп тә теш ярып.
Дуслар, безне көтәмсез,
Табак-савыт бирәмсез?
Малай. Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк.
Май, кукәй, калак кирәк,
Майланган коймак кирәк.

Шау-гөр килеп, Нәүрүз, чәчәкләр керә.
Нәүрүз яшел киемнән.

Н
әүрүзбикә. Әссәламегаләйкем, кадерле дусларым!
Агымсулар кичтек без,
Сезг
ә килеп җиттек без,
Н
әүрүз әйтеп үттек без,
Н
әүрүз мөбарәк булсын!
Берг
ә ике алып баручы: Хуш киләсең! Түрдән уз, Нәүрүз!
Н
әүрүзбикә. Гайбәт бетсен телегездә,
Орыш бетсен илегезд
ә,
Ачу китсен й
өзегездән -
Шулай ик
ән, киләм сезгә!
Берг
ә. Амин!
Н
әурүзбикә. Бурычларны кичерегез,
Дошманнарга кул сузыгыз,
Шуны
ң белән мәрхәмәткә,
Й
өрәгемә юл сызыгыз!
Шулай ик
ән, киләм сезгә!
Берг
ә. Нәүрүз килде, яз килде!
Н
әүрүз, мөбарәкбад!

Н
әүрүзбикәгә сөлге белән ипи-тоз тапшырыла.

Н
әүрузбикә. Мине сагынып көтеп алганыгыз өчен рәхмәт сезгә! "Язгы җыр" (Р.Хәсәнов музыкасы, М.Шиhапов шигыре).

Җылы нурлар җир өстенә бөркелә,
Й
өрәкләрне җилкендереп, яз килә.
Кушымта:
Язны мактап
җырлыйк, дуслар,
Безг
ә кушылып сайрый кошлар.
З
әңгәр күктә елмаешып,
Яна якты йолдызлар.

Кояшка таба
үрелә саф гөлләр,
Хезм
әт җырына күмелә күңелләр.
Кушымта.

Б
әхет балкый hәp кешенең йөзендэ,
Безне сагынып, язлар килде б
үген дә.
Кушымта.

Н
әүрүзбикә (балаларга күчтәнәчләр өләшә).
Игенн
әрегез мул булсын,
Тормышыгыз ямьл
әнсен,
С
әламәт булыгыз!
Балалар: Амин, шулай булсын!

Ишек шакыган тавыш яңгырый.

1нче алып баручы: Кемдер ишек шакый түгелме? Кем бар анда? Керегез!

Гөрләшеп яшик әле” җырын башкарып, залга, төрле костюмнар кигән балалар чыга.

Исәнмесез!

Здравствуйте!

Хаумыхыгыз, дустар!

Салам лийже!

Зечбуресь!

Арумы сез, карендәшләр!

 Укытучы. Республикабызда төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: белем алалар, хезмәт итәләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Нәүрүз- элек-электән татар халкының милли бәйрәме санала, әмма ул хәзер республикабызда яшәүче барлык милләт кешеләре өчен дә уртак бәйрәмгә әйләнде. Анда татары да, русы да, удмурты да, марие да бергәләшеп уйный, жырлый, бәйгеләрдә катнаша. Бу дуслыкка чит ил кунаклары да соклана.

Татар кызы.

Без – татарлар! Шушы исем белән

Жирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без туган җиребездә,

Бар халыклар белән берләшеп.

Татар халык биюе башкарыла.

Рус кызы.

Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

Рус халык биюе башкарыла.

Башкорт егете.

Ут күршеләр булып яшик гөрләп,

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак булсын матур теләкләр.

Удмурт егете.

Милли киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап-биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык күпере диеп,

Дуслык бәйрәме диеп.

Чуваш кызы.

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә,

Дошманлык чыгар юкка.

Чуваш биюе.

Грузин егете.

Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез дуслык илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

Грузин биюе.

1нче укучы

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

2 нче укучы.

Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең Туган илебез,

Тик бер безнең Туган җиребез


Нәүрүзбикә. Котлап сәлам бирдегез,
Мине к
өтеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын балларыгыз.
Инде мине ты
ңлагыз -
Уйнагыз да к
өлегез,
Биегез д
ә җырлагыз.


4 нче укучы. Нәүруз, Нәүруз,
Нәүруз, хуҗалар,
Котлы, мөбарәк булсын!
Тормыш тугәрәк булсын!
Уен-җыр гөрләп торсын!

Уен-җыр, бию, такмаклар давам итә.

2 нче алып баручы.
З
әңгәр куктә концерт бирә
Тургайлар -
җырчы кошлар.
Тургайлар
җырына кушылып,
Ямьле яз кил
үе белән
Котлыйбыз сезне, дуслар!
1нче алып баручы. Х
өрмәтле дуслар! Бәйрәм тамашасы ахырына
якынлашты.
Әллә нинди авыр елларда да үз йөзен югалтмыйча, әнә шулай шат куңелле, сау рухлы булып калган ул безнең халык. Моның өчен мең рәхмәт аңа. Мәңге шулай зирәк акыллы булсын, имин яшәсен!
2 нче алып баручы.
Бугенгене
ң гүзәл мизгелләре
Ку
ңелләрдә калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, берг
әләшеп,
Очрашырга язсын
җыелып.
Берг
ә. Хушлашмыйк без, дуслар,
Бары саубуллашыйк.
Нәүрүз мөбарәкбад!

Мин яратам сине ,Татарстан! җыры яңгырый.






Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-329860

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"