Инфоурок Другое КонспектыОткрытый урок по родному языку на тему "Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре" (7 класс)

Открытый урок по родному языку на тему "Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре" (7 класс)

Скачать материал

Тема: Эндәш сүзләр янында тыныш  билгеләре

 

Максатлар:

Белем бирү: Җөмләләрдә  билгеләнгән  синтаксик берәмлекнең  нәрсә

икәнен ачыкларга тырышып, дәрескә  уку мәсьәләсе (УМ) кую. Эндәш сүзләр янында тыныш  билгеләренең  куелу үзенчәлекләре турында төшенчә  бирү.

 күнекмәләр бирү: укучыларның  сөйләм телен үстерү,эндәш сүзләр янында тыныш  билгеләрен  дөрес  кую, аларны  сөйләмдә  һәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләрен  булдыру.

Тәрбия бирү:  Райондашларыбыз  иҗаты  аша, туган  авыл,туган якны

ярату хисе тəрбиялəү

 

Дәрес тибы: Яңа күнекмәләр формалаштыру

Дәреснең методы: Эзләнү методы

Җиһазлау: компьютер, дәреслек, презентация, якташ язучыларыбызның китаплары күргәзмәсе.

 

Дәрес барышы.

     -Хәерле көн , укучылар!  Әйдәгез бер-беребезгә карап елмаеп, хәерле  көн теләп татар теле дәресебзне башлап җибәрик.

II.Белемнәрне актуальләштерү:

— Узган дәрестә без нәрсә өйрәнгән идек? (Эндәш сүзләр)

-         Әйе, эндәш сүзләр турында сөйләшкән идек. Бүгенге дәрескә сез аларны кабатлап, өйрәнеп килергә тиеш идегез (өй эшен тикшерү).Өй эше  итеп нәрсә бирелгән иде. (укучылар җавабы)

-         Ә хәзер әйдәгез өй эшләрегезне тыңлап китик.

 (Бәйрәм котлаулары тыңлана).

- Рәхмәт укучылар , сез эндәш сүзләрне кулланып бик матур бәйрәм котлаулары язгансыз.

 -Без һәр дәрестә үтәгән һәрбер эшкә билгеләр куеп (үзбәя биреп) барабыз. Үзегезне-үзегез бәйләп барыгыз.

  -Укучылар, мин сезгә үткән дәрес темасы буенча сораулар  да әзерләп килдем. Шушы  кечкенә тартмачыктан һәрберегез бер сорауны алып, шуңа җавап бирергә кирәк булачак. ( укучыларның җаваплары)

     Сораулар           

1.     Эндәш сүз җөмләнең нинди кисәге? (модаль кисәге)

2.     Кешедән  кала башка предметларга төбәп  эндәшү күренеше  ничек  атала?

 ( сынландыру)

3.     Сөйләм төбәп әйтелгән кеше ? (зат)

4.     Составы  ягыннан  нинди эндәш сүзләр була? (җыйнак, җәенке)

5.     Сөйләм  төбәп  әйтелгән  затны, предметны белдерә  торган  сүз (эндәш сүз)

6.     Эндәш сүз кайсы килештә килә? (баш)

-Дөрес укучылар, булдырдыгыз.  Димәк, эндәш сүзләр:

 

·         Сөйләм  төбәлгән зат яки предметны белдерәләр.

·         Аерым интонация әйтеләләр.

·         Баш  килештәге исем белән  белдереләләр.

·         Җөмләнең  теләсә кайсы урынында  киләләр.

·         Җыйнакһәмҗәенкебулалар.

·         Җөмлә кисәге була алмыйлар.

Үзбәя

 

Укытучы: Безнең сөйләмебез нинди генә төрдә булмасын, ул  һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Шуңа күрә дә эндәш сүзнең сөйләмдәге роле бик зур.

—  Ә хәзер,укучылар,  якташ язучыбыз Әлфия Ситдыйкованың слайтта язылган  шигъри тезмәсенә игътибар итеп, бүгенге темабызны ачыкларга тырышып карыйк әле..

-         Бу шигъри юлларда эндәш сүз бармы? (әйе.бар)

-          Тиешле  таләпләргә  туры килсен, җавап  бирсен  өчен  биредә  тагын  нәрсә җитешми?

Тагын бәйрәм , тагын сабан туе,

Исәнмесез,  кардәш,  туганнар!

    — Әйе,укучылар, бик дөрес. Бу шигъри юлларда тыныш билгеләре җитешми.— Димәк, без бүген ге дәрестә эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре турында сөйләшербез.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру:

     -Укучылар, ә хәзер игътибар белән экранга карыйк әле. Слайдларда якташ язучыларыбызның әсәрләреннән алынгын җөмләләр бирелгән. Шуларны игътибар белән укып, эндәш сүзләрне табырга кирәк.. Алар янында куелган тыныш билгеләренә игьтибарлы булыгыз. Һәм көтелгән җавапны билгеләргә тырышыгыз  (1 слайд).

Авылкаем! Син дә сагынасыңмы,

Имәннәргә тиңдәш улыңны?

Сиңа кайтып сихәт алам да мин,

Дәвам итәм барыр юлымны.

(Ә.Ситдыйкова)

Дәү әнием, догаларың

Истә әле бүген дә.

Сезгә чиксез рәхмәтебез

Йөрәгебез түрендә.

(Р. Шәехова  Иң кадерле кешем”)

Туган ягым! Чишмәң күзен ачып

Сәлам бирә челтер тавыш белән.

Сусавыңны басып, дәрман алып,

Үрләренә, тауларына менәм.

( Ә. Ситдыйкова  “Сиңа кайткач)

Укытучы: Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урынында килгән? Аның янында нинди тыныш билгеләре куелган?

Укучылар: Эндәш сүзләр җөмләнең башында килгән һәм тыныч интонация белән әйтеләләр. Алар янында өтер; тойгы белән әйтелсә, өндәү билгесе куелган.

(2 слайд)

Баш өстемнән үтте алар,

Миңа сәлам биргән кебек.

Хәерле юл, кошлар, сезгә

Парлы гомер язсын берүк!

        ( Наилә Вәлиева  “Казлар оча”)

Яулыкларым бик күп, әнкәй, үзеңнең дә,

Тик күңелем берсен генә якын иткән.

Ул яулыклар арасыннан сайласам да,

Кадерлесе юк, әнкәем, синекеннән!

        (Наилә Вәлиева  “Әнкәй биргән яулык”)

Өй артымда бер кош сайрый өзеп-өзеп,

Нидер сөйли кебек миңа, тезеп-тезеп,

Кошлар телен оталмадым, ни хәл итм,

Өзгәләнәсең, кошкаем, нидер сизеп.

     ( Наилә Вәлиева “Моңлы кошым!”)

Укытучы:  Укучылар эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урынында килгәннәр? Алар янында нинди тыныш билгеләре куелган? (укучыларның җавабы)

Укытучы: Әйе,укучылар, эндәш сүзләр җөмләнең уртасында киләләр һәм алар ике яктан да өтер белән аерылалар.

(3 слайд)

Ә шулай да, сынмадык без, Әнкәй!

Йөрәкләрдә яши сабырлык.

Тумыштан ук җанда шытым биргән

Синең куллар салган һәр орлык

     ( Ә .Ситдыйкова “Җан балкышы”)

Очрашулар  җылы, күңелле дә,

Аерылганда, баса сагышлар.

Гомер насыйп булсын, классташлар.

           (Наилә Вәлиева  “Сабакташлар”)

Шул назларны бүләк итсен әле

Ямьле язлар безгә ел саен.

Язлар килгәч яшәрикче без дә,

Сорыйм синнән шуны, Ходаем.

    ( Р.Шәехова “Яз сулышы”)

Укытучы: Укучылар ,эндәш сүзләргә игътибар итегез. Алар кайда урнашканнар?

( Укучыларның җавплары тыңлана)

Укытучы: Әйе,эндәш сүзләр җөмләнең ахырында киләләр һәм алар алдыннан өтер куела.

(4 слайд)

И Ходаем, кабул була күрсен! –

Дога кыла сиңа бу балаң.

        (М.Вәлиуллина)

 

Әй кошчыгым, күңелем минем

Бүген әле сагышлы.

Килдем, бәлки, алып китәр,

Сагышым су агышы

       ( Наилә Вәлиева ”Сагыш”)

-Укучылар бу җөмләләрдәге эндәш сүзләргә игътибар итегез әле.Алар янында нинди сүз төркеме килгән?  -И, -әй алар нинди сүз төркемнәре? (ымлыклар) Алар янында тыныш билгесе куелганмы? (Юк)

_ Эйе укучылар, Тыныш билгеләре куелмаган.  Бер гомуми интонация астында әйтелгән – и, -ай, -әй, -о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмый.

 

Бу искәрмәне онытырга ярамый.

2.                 Ял минуты.

“Кем күбрәк белә?” уены уйнап алабыз. Басып бер-берегезгә  карап кешенең матурлыгын, уңай якларын белдергән эндәш сүзләр әйтегез.

-         Ял итеп алдык, бер-беребезгә карап елмайдык, дәресебезне дәвам итәбез.

 

3.                 Яңа теманы ныгыту.

Хәзер дәреслектәге  352  нче күнегүнеязмачабашкарабыз.Эндәш сүзләр янында тиешле тыныш билгеләрен куеп, өзекне күчереп язарга һәм тыныш билгеләренә аңлатма бирергә.

Көтелгән җавап:

1 вариант-

Киттем, кызым, якты бәхетебезне
Бирмәс өчен фашист кулына;
Егылсам да алга егылырмын,
Киртә булып дошман юлына.
Мин саклармын йөрәк каным белән
Илемне һәм сезне, аппагым!
Шатланырмын күреп һәр таң саен
Үз илемдә Чулпан калыкканын.
Мәңге сүнмәс минем каным белән
Җиргә туган якты Чулпаным;
Сиңа биреп йөрәк тибешемне,
Мин гүремдә тыныч йоклармын.

2 вариант-
Ян, йолдызым, якты нурларыңда
Чагылдырып
 минем гомерне!..
Синең
бәхтең өчен һич сызланмый
Каршы
алам көлеп үлемне…

Хуш, аппагым, алсу таң атканда,
Нурлар
сибеп Чулпан калыкканда,
Мин кайтырмын
сиңа,
Җиңү даным –
Автоматым
булыр аркамда.

(М.Җәлил) Үзбәя.

Төркемнәрдә эш.

- Ә хәзер төркемнәрдә эшлибез.Мин сезгә  бирем язылган карточкалар өләшәм. Анда хат тексты бирелгән. Сез җөмлә чикләрен билгеләп, эндәш сүзләрне табып алар янында кирәкле  тыныш билгеләрен куеп язарга тиешсез.

Хат
Исәнме, кадерле әбием! 
Сагынычлы кайнар сәламнәр белән хат яза оныгың Алсу. Әниемнән һәм әтиемнән дә бик күп сәлам. Әбием, мин әйбәт кенә кайтып җиттем. Станциядә мине әтием каршы алды... 
...Әбием, шуның белән хатымны тәмамлыйм. Үзеңнән хат көтеп калам... 
Хуш, сөекле әбием, сау бул. Хат яз! 
ОныгыңАлсу. 

Үзбәя

1.     Дәресне йомгаклау, кластер төзү.

-         Укучылар , без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек? (эндәш сүзләр янында тыныш билгеләренең  куелышын)

-         Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелды?

-         Әйе укучылар, ә хәзер без сезнең  белән эндәш сүзләр турында алган белемнәрне гомумиләштереп кластер төзеп карыйбыз. Сезнең алдыгызда ромашка таҗлары тора. Аларга  кагыйдәләр язылган, шуларның кайсысы эндәш сүзләргә кагыла шуларны гына  тактага беркетәбез.

-         Үзбәя

VI.Өй эше бирү.Билгеләр кую.

1.353  е күнегү.

2.354 нче күнегү. Исемнәрендә эндәш  сүзләр булган 10 әдәби әсәр исемлеге төзеп килергә. (Мәсәлән, М.Җәлил “Кичер илем”)

3.Иҗади. Эндәш сүзләр кулланып, “Язгы кояш, елмай күбрәк” исемле шигырь яисә кикәя язырга.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 002 750 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.09.2022 68
    • DOCX 35.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарафетдинова Назлия Васимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 159
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой