Курсы
Другое
Багаутдинова Дания Василовна,МБОУ “ СОШ №52”
города Набережные Челны
учитель татарского языка и литературы,
зам.директора УР
Конспект урока: Драма әсәренә анализ .
”Ак калфак “ драмасында конфликт.
2014год,февраль.
Әдәбият дәресе эшкәртмәсе.
Тема: Драма әсәренә анализ .”Ак калфак “ драмасында конфликт. 6 класс.
Максат.1)драма әсәренә анализ ясау күнекмәсен камилләштерү;
2)тышкы эчке конфликт төшенчәләрен актуалләштерү;
3)ярату-кеше тормышында иң якты матурлык булуына инандыру.
Дәрес барышы.
Ориентлашу этабы.
1)уңай психологик халәт тудыру.
2)белемнәрне тигезләү.
Драма җанры дип нәрсәгә әйтәләр ?
Көтелгән җавап.
Сәхнәдә уйнау өчен иҗат ителгән әсәргә әйтәләр.
Драма җанры үзенчәлекләрен әйтегез әле .
Көтелгән җавап
Тормыштан аеруча үткен конфликтлы ,каршылыгы көчле булган вакыйгаларны гына сайлап ала.
Кешеләрнең холкы аларның эш-хәрәкәтләрендә ачыла. Персонаҗлар алларына куйган максатларына ирешү өчен көрәшәләр..
Көчле ихтыярлы кешеләрнең көрәше кискен конфликт тудыра.
Трагедия белән комедия ничек аерыла?
Көтелгән җавап
Трагедия –ахыры фаҗига белән тәмамлана,
Комедия исә көлкегә корылган әсәр ул.
Хәзер драма әсәренә анализ алымын искә төшереп үтәрбез.
Нигезендә конфликт ята .Ул эчке һәм тышкы конфликтка бүленә.
(тактага язам.)
Конфликт
Эчке тышкы.
Үткән дәрестә нинди әсәр өйрәндек?
Көтелгән җавап
М.Фәйзинең “Ак калфак” драмасының сюҗетын карадык .
Шуннан чыгып бүгенге дәрескә УМ билгеләргә?
Көтелгән җавап
-М. Фәйзинең “Ак калфак “драмасына анализ ясарбыз
-Әсәрдәге конфликтны ачыкларбыз .
Әйдәгез драманың кыскача сюжетын искә төшерик.Рәхим итегез.
Көтелгән җавап
Сәлим морза кызы Хәмдия икенче морза улын Шаһтимерне ярата .Көтүче Бакый аны яшерен сөя.Ахырда Шаһтимер Бакыйны хәнҗәр белән чәнчи.
Күптән түгел “Галиябану”спектаклен караган идек ,шул әсәр белән чагыштырыгыз.
Көтелгән җавап
Әсәр бер үк авторныкы .Икесендәдә мәхәббәт ,ләкин Галиябану урта хәлле крестьян кызы ярлы Хәлилне ярата арага бай егете Исмәгыйль керә ,биредә Хәмдия бай кызы бай Шаһтимерне сөя ,арага Бакый керә .
“Ак калфак”әсәре нинди җанрга керә?Дәлилләп карагыз әле.
Көтелгән җавап
Драма .Нигезендә конфликт ята. Бигрәк тә кеше холкы нигезендә туган конфликт .Ахыры үлем аяныч вакыйга белән бетә.
Драма әсәренә анализ формасы буенча тышкы конфликтны табыйк Кемнәр арасында ?
Көтелгән җавап
Бакый Шаһтимер
Бакый Хәмдия
Бакый Сәлим
Конфликтның нигезендә нәрсә ята?
Көтелгән җавап
Морза кызы Хәмдиягә көтүче Бакыйның мәхәббәте.
Ә ни өчен Бакыйның саф,чын мәх-те җавапсыз кала?
Көтелгән җавап
Чөнки Бакый ярлы.
Ә ярлы кешенең яратырга хакы юкмыни?
Бар.бу чор белән бәйле .Әсәр 1860 нчы елларда Сәлим морза имениесендә бара.
Бу нинди каршылык?
Байлар ярлылар
Сыйнфый каршылык.
Әлбәттә,укучылар бу сыйнфый каршылык дип йөртелә.Дәреслектән сыйнфый каршылыкны чагылдырган урыннарны табып укыгыз .
Көтелгән җавап
65бит, Раушан сүзләрендә.
Көтүче –сынган сарык аягы белән .
66 бит (кыйнау өлеше).
Кемнәрдә эчке каршылык бар? Бакыйда бармы?
Көтелгән җавап
Бар,Бакыйда үз мәхәббәтен яшерүдә күренә. Хатны Шаһтимергә бирми,ерта
Шаһтимердә бармы? 64 бит(сәг-не биргәч )
Хәмдиядә бармы?
Көтелгән җавап
Хәмдиянең эчке конфликты булып бетми .Бу Бакый үлгәч күренә.
Бакый эчке конфликттан ничек чыга. Ул Хәмдиядән үзенең мәхәббәтенә җавап алмагач ,аңа үпкә ,ачу саклыймы? Шуңа җавапны дәреслектән табып укыгыз әле.
Көтелгән җавап
73 бит “Туташ....Хәмдиям!
Укыган юлларга игътибар итегез әле. Анда авторның Бакый аша нәрсә әйтергә теләве билгеле,ягъни автор идеясен әйтегез .
Көтелгән җавап
Сыйнфый көрәш
Байлыкның мәхәббәткә киртә булуы
Көрәшкә чакыру килеп керә
Димәк бу әсәр мәхәббәт турында гынамы7
Көтелгән җавап
-мәхәббәт
-сыйнфый каршылык
-көрәшкә өндәү
Образларга бәя бирик
Хәмдия турында сөйләрбез
Көтелгән җавап
Хәмдия –бай кызы,иркә,яратып кияүгә чыгарга тели ,Үзенә багышлап җыр чыгарган кешегә кияүгә чыгам дигән шарт куя ,үзен ярата
Кыю
Шаһтимер ?
Көтелгән җавап
Бай гаиләдә тәрбияләнгән,үзе мәх-те өчен куй көтәргә дә риза
Бакый?
Көтелгән җавап
Ярлы,көтүче ,Хәмдия белән Шаһтимер арасына керүче, мәхәббәте өчен көрәшүче.
Персонаҗлар үз максатларына ирештеләрме?
Көтелгән җавап
Юк.Бакыйның үлеме барлык конфликтны чиште. Берәү дә үз максатына ирешә алмый ,берәү дә җиңми ,киресенчә бар да җиңелә .Бакый үлә, Хәмдия кинәт ялгышын таный һәм баштагы мәхәббәтеннән ваз кичә,Шаһтимер хурлыклы рәвештә куыла,Сәлим акылдан шаша.Җиһан һуштан язып егыла.
Ә хәзер Бакый җырына тукталыйк
71бит (магнитофоннан тыңлана)
Җырда да .драма исемендә дә ак калфак кабатлана .Кабатлау бар икән мәгнә салынган.
Ак төс нәрсәне аңлата?
Көтелгән җавап
Чисталык ,пакьлек ,өмет,пөхтәлек билгесе .Әсәрдә мәхәббәтнең чисталыгын аңлата .
Җырның сүзләрендә
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы
Хәмдиягә сүз әйтмәгез
Зиһене таралган чагы .
Ник ак калфак каралган .
Көтелгән җавап
Хәмдиянең өмете акланмый ,аптырап кала,
-чор белән бәйләргә дә була
Әйдәгез драмага нәтиҗә ясыйк
Ярату –кеше тормышында иң якты матурлык ул.
Рефлексия нинди уку мәсьәләсе куйган идек ?Чиштекме?
Ниләр эшләдек ?
Өй эше .
1.М .Әмирнең “Агыйдел” повестен укый башларга .
2.Бакый үлмәгән булса,әсәр ничек тәмамланыр иде?(иҗади)
Дәрескә билгеләр куела .
Дәрес тәмам, хушыгыз .
Настоящий материал опубликован пользователем Багаутдинова Дания Василовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалучитель татарского языка и литературы
Файл будет скачан в форматах:
Материал разработан автором:
преподаватель
Настоящая методическая разработка опубликована пользователем Шемелева Мария Олеговна. Инфоурок является информационным посредником
Методическая разработка урока для студентов 1 курса СПО и учащихся 11 классов. Стереометрия. Открытый урок. Презентация и конспект урока. Тема Тела вращения.Цилиндр, конус, шар и сфера. Для преподавателей по математике
Курс профессиональной переподготовки
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч.
Еще материалы по этой теме
Смотреть
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
“Ак калфак”-драматическое произведение. В этом уроке анализ произведения. Учащиеся во время анлиза ищут конфликты с героями, конфликты указывается внешний и внутренний. После этого каждый ответ доказывают. После анализа делает выводы.
Краткое содержание:Хамдия ,Шахтимер –из богатый семьи.Они друг –друга любить . Хамдия обещала кто сочинить мне песню,на него я выйду замуж. Но когда узнала что бедный сочинил,ей стыдно стала. Бакый- бедный человек. Он сочинил песню,просвител ей. После этого Шахтимер стреляет Бакый. Поэтому ее надежда не оправдалось. А ведь песня про чистой любви. Каждый человек имеет на счастье.
7 366 088 материалов в базе
Вам будут доступны для скачивания все 358 588 материалов из нашего маркетплейса.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.