Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Озынайтылган көн группаларында уен аша тәрбия эшен оештыру.

Озынайтылган көн группаларында уен аша тәрбия эшен оештыру.


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Озынайтылган көн группаларында уен аша тәрбия эшен оештыру.

«Укучыларны тәрбияләүнең якынча эчтәлеге”ндәге кече яшьтәге мәктәп балалары белән класстан тыш үткәрү өчен күптөрле эшләр күрсәтелгән. Мәсәлән, балаларны җәмгыять тормышы, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларга үз-үзеңә һәм җәмгыятькә файдалы хезмәт күрсәтү күнекмәләре бирү. Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру өчен күп мөмкинлекләр бар. Чөнки группада тәрбияләнүчеләрнең бөтен эшчәнлеге , өйгә бирелгән биремнәрне үтәүдән тыш, класстан тыш эшләргә кайтып кала. Озынайтылган көн группасында уеннар оештыруга да зур әһәмият бирелә. Кече яшьтәге мәктәп баласының шәхес буларак формалашуында уеннар мөһим роль уйный. Чөнки уен вакытында бала дөньяны танып-белә, матур гадәтләргә өйрәнә. Уеннар күп төрле булырга мөмкин. Педагогик әдәбияттә аларны предметлы, сюжетлы, хәрәкәтле, дидактик уеннарга бүлеп йөртәләр. Билгеле булганча, 7-8 яшьлек балалар уеннарда бик теләп катнашалар. Чөнки алар кече яшьтәге мәктәп балаларының иң яраткан уеннары. Балалар хәрәкәтле уеннарны да бик яраталар. Андый уеннар , гадәттә, акыл хезмәте белән шөгыльләнгәннән соң оештырыла. Укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруны күздә тотып, танып-белүгә ярдәм итә торган уеннар үткәрелә. Алар төрле характерда була. Әйтик, бер ишләре теге яки бу фәннән белемне арттыра, икенчеләре исә гүзәллек дөньясын аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, “Ни өчен?”, “Юындыр”, “До-фа-си” уеннар формасында уздырыла. Мондый уен-занятиеләр кече яшьтәге мәктәп балаларына үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап алырга мөмкинлек тудыра, аларның белемгә омтылышларын үстерә. Балалар тормышында сюжетлы уеннар да зур урын алып тора. Аларда барлык укучылар да катнаша ала. Төрле рольләр башкарып, алар олыларның эшләрен үзләштерәләр. Нәниләр бигрәк тә сәяхәт итү, “сугыш”, “космоска очу”, укытучылы һ.б. уеннарны яраталар. Озынайтылган көн группаларыда тәрбияләнүчеләр шигырьләр, җырлар, кечкенә инсценировкаларны бик теләп өйрәнәләр. Балаларның уеннарына җитәкчелек иткәндә тәрбиячеләр һәм укытучылар, сиздермичә генә, укучыларның үзләрен оештыручылар роленә куярга тырышалар. Моның белән алар балаларда инициатива , мөстәкыйльлек тәрбиялиләр. Уеннар класста да һәм озынайтылган көн группаларында да үткәрелә. Класста аларны укытучы, ә группада тәрбияче оештыра. Ләкин шулай да уеннар күбрәк класстан тыш вакытта уздырыла. Уен- бала тормышының аерылгысыз өлеше. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреше һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Халык уеннары-җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Алар гасырлар буена тупланган, буыннан-буынга бирелә. Уеннарны сайлаганда, тәрбияче аларның балалар яшенә туры килүенә игътибар итәргә, ә уенда катнашу балаларның тормыш тәҗрибәсен баета, аларда төрле әһәмиятле сыйфатлар тәрбияләү чарасы булып тора. Уеннарда катнашу физик көч, җыр-биюгә осталык сорый. Шуңа күрә, тәрбия чарасы буларак, уен балаларның төрле яктан үсүенә, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Күмәклек, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үз вакытынада җиренә җиткереп үтәү шикелле гүзәл сыйфатлар белән бергә, милли үзаң да үсеш ала. Уеннар баланың шәхес буларак төрле яклап үсүен тәэмин итү өчен хиссиятле шартлар тудыра. Татар халык уеннарының күбесе җырлар белән башкарыла. Аларга моң, төгәл ритмика, уңайлылык, җиңеллек хас. Тәрбияче башка халыкларның уеннарын өйрәнү дәресләре дә уздыра. Һәр оештыручы укучыга түбәндәге эчтәлекле искәртнамә тапшырыла: уеннар иң яхшы үзләштерелгәннән башлана, уен гади, аңлаешлы, шул ул ук вакытта кызыклы да булсын; уенда кемнәр катнашуы, һәрберсенең урыны, вакыты, уенның барышы, кирәке әйберләр турында кайгырт;

балаларның яшен һәм малайлармы-кызлармы икәнен онытма; ачык итеп, аңлаешлы сөйлә; уен барышында син алып баручы, теләктәшлек белдерүче яки гади уенчы булырга мөмкин; уен тәмамланганнан соң, катнашучыларга рәхмәт әйтергә онытма. Мондый дәресләр атнага бер тапкыр үткәрелә. Уеннар вакытында төрле ярыш, бәйгеләр, КВН, конкурслар да уздырыла. Китап укуга кызыксыну тәрбияләү юнәлешендә дә озынайтылган көн группаларында шактый эш алып барыла. Ул, гадәттә, китап сөючеләр почмагын җиһазлаудан башлана. “Почмак” ка укучылар туплаган китаплар, программада күрсәтелгән әсәрләр исемлеге, балаларның нәрсәләр укуын исәпкә алып бару өчен карточкалар яки махсус дәфтәр куела. Группага йөрүчеләр мәктәп һәм китапханәләре белән дуслык урнаштыралар, аларда үткәрелгән “клуб сәгате” һәм башка чараларда катнашалар. Махсус дәфтәрләргә укыганнары турында фикерләрен язалар.




Автор
Дата добавления 25.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров178
Номер материала ДВ-187274
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх