Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Папка- ширма на тему "Сабыегызга китап укыгыз!"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Папка- ширма на тему "Сабыегызга китап укыгыз!"

библиотека
материалов

hello_html_m35f37ba.gifhello_html_m31a95123.gif



hello_html_m4a4e6e57.png






Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югарытехнологияләр, компьютер заманындакешебарыберкитапсыз, китапукусызяшиалмый. Ләкин,шулайбулса да, балаларкөннән-көнматур әдәбиятны азракукыйбашлыйлар. Әдәбикитапныазракуку, улбаланыңинтеллектуальүсешентоткарлый. Биремнәрне акрын укыйлар, ә бу үз чиратында белем үзләштерүдә иптәшләреннән артта калуына китерә.



Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә. Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булсада китапханә бар. Аларда балалар өчен булган китапларда урын алган. Әти - әниләр, бергәләп укуны, күбрәк кечерәк балалар белән үткәрәләр. Ә зуррак балалар күбесенчә үзләре генә укый. Бик азы гына әти-әниләре белән фикер алыша. Китаплар безнең янәшәбездә генә: кулыңны гына сузарга кирәк. Алар безне ерак илләргә, маҗаралы сәяхәтләргә алып баралар, кызыклы кешеләр белән очраштыралар. Без барыбыз да әкиятләрукыргаяратабыз, чөнки алар беләнкечкенәдәнүк таныш . Безукыйбелмәгәндә,аларныбезгәәниләребез, әбиләребезсөйли укый иделәр.. Хәзербезаларныүзебезнең балаларгаукыйбыз, сөйлибез .

Бүгенге көндә китап укымыйча гына белемле , югары мәдәниятле кешебулып буламы ? Ни өчен ?

Бөек шагыйребез Г.Тукай "Укып барган һәрбер юлым , һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым ." - ди .

Ә , сез , китап укырга яратасызмы ?

Ул сезгә ярдәм итәме ?





hello_html_c54087a.png


Китап турында шигырьләр.

Кем күп белергә тели,

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

hello_html_2133ddc9.png

  • Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар.

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Аларбелемалалар.

  • Сердәшем дә, киңәшчем дә,

Якындустым да китап.

Дөньядагы бар нәрсәне

Сыйдырганнурлыкитап.

  • Китап дусты кешенең,

Һәмиңякынсердәше.

Һәрвакыттакирәкбула

Безгәкитапкиңәше.

  • Укыдустым, синаны,

Китапныңсин дусты бул.

Биккүпсорауларыңа

Җавапбирепторыр ул.

  • Беркайчан да китапның

Үткәнюлынонытма.

Рәнҗетмәсинкитапны,

Аныңбитләренертма.

  • Дөньябеләнтанышулар

Башланакитаплардан.

Әти-әниләртормышка

Китаптотыпатлаган.


Китап - киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син.

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотмасин.

Уляратмыйпычракны-

Керне, тузанны, тапны.

Саф, керсезкүңелеңбелән

Бикчиста тот китапны.

Көндә укы син аны:

Китап-якын дустың ул.

Синең сорауларыңа

Җавап биреп торсын ул!



Биремнәр үтәп карыйк.


  • Бу кайсы әсәрдән алынган өзек?

1."Йорттагы хайваннар һәм кош – кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. "Икенче көнне дә кайтмас бу”,-дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар

2.”Кара әле, кара, кем ул бер агачтан икенчесенә, өченчесенә сикерә-сикерә бара?.. койрыгы нинди зур, бигрәк матур! Беләсезме, ул бит тиен, эзләп йөри үзенең өен. Монда әле ерткыч бүреләр дә, куркак куяннар да, авыраяк аюлар да яшиләр. Борын-борын заманда, менә шушы урманда. Түгәрәк күлле аланда, агач куышында, үзенең шалашында яшәгән, ди, врач-хирург Тук-тук бабай.”


  • Китап исеме буенча авторын әйтегез.

1. "Балыкчыһәм балык турында әкият”(А.С.Пушкин)

2. "Урман әкияте” (Ф.Яруллин)

3. "Сертотмас үрдәк” (А.Алиш)

4. "Шүрәле” (Г.Тукай)

5. "Карбикә” (Г.Х.Андерсен)

6. “Кечкенә дусларыма” (М.Җәлил)




  • Бу кем әйбере?

1.Алтын тарак (“Су анасы” Г.Тукай)

2. Ак халат (“Айболит” К.Чуковский)

3. Зур эшләпә (Н.Носов Незнайка)

4.Күмәчләр (“Маша һәм аю”)

5. Балта (“Шүрәле” Г.Тукай)

6. Әтәч (“Чукмар белән Тукмар” А.Алиш)


  • Сорау бездән, җавап сездән.

  • Әкиятләр күбесенчә ничек башлана?

  • Әбинең әтәчләренең исемнәре ничек?

  • "Әйдәле Акбай өйрән син”? шигырен кем язган?

  • Торна Төлкегә сыен нинди савытта әзерләгән?

  • Былтыр исемле егет кайсы әкият герое?

  • Кәҗә белән сарыкның капчыгында нәрсә була?

  • Шалкан әкиятендә эт белән тычкан арасында булышучы кем?

  • Балыкчы бабай нинди балык тота?

  • Белмәмешне нинди киеме белән танып була?

  • Өч кыз әкиятендә нинди хайван катнаша?






Ата-аналар өчен киңәшләр:

  • Китапка кызыксыну кече яшьтән үк тәрбияләгез;

  • Китап сатып алганда бизәкле, матур китаплар алырга тырышыгыз;

  • Күбрәк бергәләп укырга тырышыгыз;

  • Укыган китабыгыз турында гаиләгез белән фикер алышыгыз;

  • Балагызга китап авторы турындасөйләгез;

  • Өегездә кечкенә генә булса да китапханә булдырырга тырышыгыз;

  • Гаиләгез китапларын саклап, балагызда китапка карата сакчыл караш, ихтирам тәрбияләгез;

  • Балагызгакитап бүләк иткәндә изге теләкләрегезне язып бирегез.

Еллар үткәч, балагызның хәтерендә туган өй, әти-әни белән бәйле бәхетле мизгелләре искә төшәр. Ул сезгә мең рәхмәтле булыр.


Балалар өчен киңәшләр: китапны саклау кагыйдәләре.

*Китапка язарга һәм рәсем ясарга ярамый.

*Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.

*Ашаганда китап укып утырырга ярамый.

*Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар.

*Аларны тагын тузаннан һәм корткычлардан сакларга кирәк.

*Китапны чиста өстәлгә генәкуяргакирәк.

*Бер битне укып бетергәч, алдагы битне өстәге почмагыннан тотып ачарга гадәтләнегез. Һәмберкайчан да бармакларыгызны төкерекләмәгез.

*Китапны урталай бөкләргә ярамый!

*Китапның битләрен бөкләп куярга ярамый!

hello_html_m5e9dcff6.png





Белем һәм укуга багышланган мәкальләр:

*Китап — белем чишмәсе.

*Китап галим — телсез мөгаллим.

*Китапның белмәгәне юк.

*Китапсыз өй — ишәк абзары.

*Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы

* Китапсыз өй, тәрәзәсез өй кебек.

* Белем беләккә көч бирә.

* Белем-бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы .

* Уку кешене күзле итә .

* Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс .


Китап турында табышмаклар:

1. Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Аның белән күрешмәгән,

Белешмәгән кеше юк.

2. Кулдан-кулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул,

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның.

3. Биккүптелләрнебелсәдә,

Сөйләшмибертелдәдә.

Өйрәним, дисәң, өйрәтә,

Карышмыйберкемгәдә.





hello_html_6f34def0.png

Автор
Дата добавления 18.10.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров230
Номер материала ДВ-074941
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх