Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Педагогик идея. Әдәбият дәресләрендә Алекс Осборнның “ми штурмы” методын куллануның социаль-педагогик моделе.

Педагогик идея. Әдәбият дәресләрендә Алекс Осборнның “ми штурмы” методын куллануның социаль-педагогик моделе.

  • Другое

Название документа Пед. идея.ppt

“Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү Мөслим
Для использования макета просто продублируйте эти слайды и внесите в них испр...
Һәр укытучы – үз фәненең патшасы!
“ШТУРМ” АЛЫМЫ “Штурм” – сорауларга коллектив җавап эзләүнең киң таралган мето...
Группаларда эш бүленеше
“Штурм” этаплары
 Кагыйдәләрсез уен идея туплау процессында:
Идеяләр: күбрәк – яхшырак!
Экспертлар принцибы: уңышлысын сайла
Идеяләрне сайлау
Методның өстенлекләре
Методның кимчелекләре
Методның кулланылу өлкәсе
1 из 14

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү Мөслим
Описание слайда:

“Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү Мөслим

№ слайда 2 Для использования макета просто продублируйте эти слайды и внесите в них испр
Описание слайда:

Для использования макета просто продублируйте эти слайды и внесите в них исправления.

№ слайда 3 Һәр укытучы – үз фәненең патшасы!
Описание слайда:

Һәр укытучы – үз фәненең патшасы!

№ слайда 4 “ШТУРМ” АЛЫМЫ “Штурм” – сорауларга коллектив җавап эзләүнең киң таралган мето
Описание слайда:

“ШТУРМ” АЛЫМЫ “Штурм” – сорауларга коллектив җавап эзләүнең киң таралган методы. Максаты: укучыларны кыска вакыт аралыгында күп төрле идеяләр тудырырга стимуллаштыру. Эш тибы: группаларда эшләү.

№ слайда 5 Группаларда эш бүленеше
Описание слайда:

Группаларда эш бүленеше

№ слайда 6 “Штурм” этаплары
Описание слайда:

“Штурм” этаплары

№ слайда 7  Кагыйдәләрсез уен идея туплау процессында:
Описание слайда:

Кагыйдәләрсез уен идея туплау процессында:

№ слайда 8 Идеяләр: күбрәк – яхшырак!
Описание слайда:

Идеяләр: күбрәк – яхшырак!

№ слайда 9 Экспертлар принцибы: уңышлысын сайла
Описание слайда:

Экспертлар принцибы: уңышлысын сайла

№ слайда 10 Идеяләрне сайлау
Описание слайда:

Идеяләрне сайлау

№ слайда 11 Методның өстенлекләре
Описание слайда:

Методның өстенлекләре

№ слайда 12 Методның кимчелекләре
Описание слайда:

Методның кимчелекләре

№ слайда 13 Методның кулланылу өлкәсе
Описание слайда:

Методның кулланылу өлкәсе

№ слайда 14
Описание слайда:

Название документа Фикерләү сәләтен үстерү.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

«Мөслим гимназиясе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе











Яңа мәктәп” шартларында укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү



Әдәбият дәресләрендә Алекс Осборнның “ми штурмы” методын куллануның социаль-педагогик моделе.











Автор: югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Тимергалиева Э.В.









Мөслим



Аннотация.

Минемчә, 10-15 ел педагогик стажы булган һәр укытучы үзенә генә хас булган эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли башлый. Педагогик технологияләрнең төрлесен кулланып карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Хаталар да ясый, әлбәттә. Шулар нәтиҗәсендә, аның “үз технологиясе” туа. Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, шәхес тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштыра алсак, без бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз.

Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын ФДБС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң? Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Педагогик идеяләр турында сүз чыккач, үз эшчәнлегемдәге кайбер алымнарны кабат барлап чыктым. Укучыларны активлаштыру чарасы буларак кулланган “Штурм” алымы буенча тәҗрибәмне тәкъдим итәм.

Штурм” (мозговой штурм) - сорауларга коллектив җавап эзләүнең киң таралган методы. “Штурм” яки “Атака” алымын борынгы викинглар уйлап тапкан. Авыр ситуациядә калгач, корабль палубасына бөтен команда җыела һәм бәладән котылу чарасын эзли башлыйлар. Ә Икенче бөтендөнья сугышы вакытында инглиз офицеры Алекс Осборн экипажны палубага җыя һәм проблеманы чишү өчен, иптәшләреннән үз фикерләрен әйтүләрен сорый: немец торпедаларыннан корабльне ничек саклап калырга була? Төрле фикерләр арасында, борт янына тезелеп басып, торпедо килгән юнәлештә өрергә кирәк дигән шаян идея дә була. Көлке бу!.. Ахмаклык!.. Ләкин А.Осборн, бу идеягә таянып, ачыш ясый: корабльгә өстәмә винт монтажлап куя. Винт борт яныннан суны куып тора, ә торпеда, курсын үзгәртеп, башка юнәлештә китә. Психолог А.Осборн классик “мозговой штурм”ның атасы санала. 1953 нче елда “Управляемое воображение” китабы басылып чыга.



Әдәбият дәресләрендә “Штурм” методын куллануның социаль-педагогик моделе.

Штурм” - сорауларга коллектив җавап эзләүнең иң киң таралган методы. Үземнең фәнгә яраклаштырган модельне тәкъдим итәм.

Методның максаты: укучыларны кыска гына вакыт аралыгында күп төрле идеяләр тудырырга стимуллаштыру.

Методның асылы: группада берничә укучының берләшеп эшләү процессында кыска гына вакыт эчендә күп төрле идеяләр туплау, проблеманы хәл итүгә юнәлеш алу.

Группада эш тәртибе: укытучы – оештыручы ролендә була, сыйныфтагы укучылар группаларга бүленә: 1 - идея туплаучылар (генераторы идей), 2 – аналитиклар (экспертлар).

Кагыйдәләр:

-Идеяләр күбрәк булган саен, яхшырак! Аларны язып барырга кирәк.

-Идеяләрне тәнкыйть итү тыела. Начар идея булмый, барысы да хуплана, чөнки һәр идеяне үстереп була.

-Эш барышында кыска формулировкалар хуплана.

-Фантастик идеяләр дә, шаярулар да кабул ителә.

-Идеяләрне анализларга, фикерләрне берләштерергә, отышлыларын сайларга, дусларча бәяләргә, оптималь вариантны тәкъдим итәргә.

Методның өстенлекле яклары:

-Гади булуы.

-Алдан әзерлек кирәкми.

-Түбән сыйныф өчен дә, өлкән сыйныфлар өчен дә кулланырга яраклы.

-Мәсьәләне уртага салып тикшерү мөмкинлеге, бер-берсенең идеяләрен үстерү мөмкинлеге бар.

-Оялчан, кыюсыз баланың да коллективта статусын күтәрергә ярдәм итә, программаны йомшак үзләштерүче укучылар да фикер әйтә.

-Укучылар үз фикерен әйтүдән, хата ясаудан, тәнкыйть итүдән курыкмыйлар.

-Позитив тәнкыйтькә өйрәтә.

-Укучыларның фантазияләрен баета, фикерләү сәләтен үстерә.

Методның кимчелекле яклары:

-Катлаулы проблемаларны хәл итү өчен кулай түгел.

-Бәяләү критерийлары юк.

-Төгәл алгоритмы юк.

-Яхшы идеяләрнең авторы билгеле түгел.

-Оештыручының юл бирүе – уңышның яртысы. Оештыручы үз фикерен өстен куярга, эшне ниндидер юнәлешкә борырга тиеш түгел.

Дөнья психологларының иң әһәмиятле уңышларының берсе - тормышка бер-берсен алыштырып килүче эш төрләре җыелмасы итеп караудыр, мөгаен. ФДБС буенча дәрестә укучының эшчәнлегенә аерым басым ясалуы юкка түгел. “Штурм” алымы киләчәк дәресләрендә үз урынын алыр, укытучылар аны үз тәҗрибәләренә кертеп җибәрерләр, дип уйлыйм. Бу метод шаблон идеяләрдән, стереотип фикерләүдән котылырга ярдәм итә. Коллективта бала шәхесен үстерүдә өстенлекле яклары булганга күрә дә, игътибарга лаек алым дип саныйм. Тормышның башка сфераларында да бу метод уңышлы кулланылыш тапкан. Мәсәлән, дәүләт структураларында, хәрбиләр арасында, реклама, маркетинг, бизнес, һ.б. өлкәләрдә кулланылуы билгеле.

Әдәбият дәресләрендә кулланырга мөмкин булган кайбер вариантларны карап үтик. Урта мәктәпнең 5 нче сыйныфында программа буенча Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы үтелә. Кот очарлык кыяфәте белән бер гасырдан артык вакыт эчендә ничәмә буын нәниләрнең төшләргә кереп йөдәткән Шүрәле ич ул! Бүгенге буын баласын, кечкенә яшьтән монстрлар турында мультфильмнар карап, кансызга әверелеп барган балаларны, Тукайның Шүрәле, җен һәм убырларлары куркыта аламы? Мондый персонажларга замана балаларының мөнәсәбәте нинди? Поэма өстендә эшне төгәлләгәч, укучыларга ситуатив сорау бирдем: “Сез ялгызыгыз урманга барып чыктыгыз. Тирә-як тын, кошлар сайрый, күбәләкләр куышып уйныйлар... Бер заман куркыныч авазлар ишетелде, эре-эре атлап, каршыгызга Тукай әкиятендәге Шүрәле килеп чыкты... Әйе, әйе, нәкъ әкияттәгечә... Бу хәлдә сез нәрсә эшләр идегез? Сер итеп кенә шунысын әйтим: бу - планетадагы иң соңгы Шүрәле икән.” Группаларда эш башлана, укучылар идеяләрне язып баралар. Балаларның җаваплары арасында өлкәннәр дә күрсәтә алмастай проблемаларны күреп шаккаттым, идеяләрнең төрлелеге сокландырды, фантазияләренең чиксезлеге гаҗәпләндерде. Алар арасында куркыныч фикерләр дә очрый. Бер бала: “Шүрәлене суеп, тиресен салдырып, Нияз абыйга тапшырам”, - дип тәкъдим кертә. (Нияз абый - тире җыючы.) Кагыйдә буенча, оештыручы тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Бу эшне экспертлар башкарырга тиеш. Алар нәрсә әйтер? Башкалар арасыннан әлеге фикерне аерып алдылар, планетадагы соңгы Шүрәленең язмышын болай хәл итәргә ярамавын аргументлар белән дәлилләргә керештеләр. Кайсыдыр Шүрәлене авылга алып кайта, үзенең дусты дип таныштыра. Бераз кети-кети уйнагач, кемдер кесә телефоныннан дус Шүрәлесенә музыка тыңларга тәкъдим итә. Кемдер зоопаркка илтергә, нәселен дәвам итәргә ярдәм күрсәтергә тели... Яшәсен әле Шүрәле! Йөрсен безнең урманнарда! Әле ул безнең балаларга кирәк! Мондый нәтиҗәне балалар үзләре ясый – шуңа күңел сөенә.

Кече яшьтәге укучылар әсәрдәге вакыйгаларны – чынбарлык, геройларны тормыштан алынган дип саныйлар, аларның борчуларын үзләренеке итеп кабул итәләр, ярдәм итәргә тырышалар. 6 нчы сыйныфта Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе белән танышабыз. Психологик кичерешләргә бик бай хикәя ул. Әхмәдулланың кәефе ничәмә-ничә төрлегә үзгәрә. Укучыда яшьтәшенә ярдәм итү теләге туа. Әйдәгез, аңа шундый мөмкинлек тудырыйк. “Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була?” Группаларда эш барышында укучылардагы теләктәшлеккә сокланам, бер-берләренә йомшак итеп эндәшүләре, ягымлы сүзләр сайлап юатырга тырышулары сокландыра. Сак кына, хәйлә белән эш итүчеләр дә күренә. Болар –тормышта да югалып калмаслар! Күңелләре чиста, бернинди мәкер юк!

Югары сыйныфларда тикшерү өчен тагын да тормышчанрак темалар алырга була. Г. Исхакыйның “Кәләпүшче кыз” әсәре буенча эшләгәндә, әни-кыз мөнәсәбәтләрен ничек җайга салып булуы турында сөйләшергә, Камәрне ялгыш адымнан саклап калу өчен, кызга киңәшләр бирергә, Вафаны “акылга утыртырга” була. Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрендә Айдар-Вәсилә-Госман, М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрендә Хәлил-Галиябану-Исмәгыйль “мәхәббәт өчпочмагы” заманча, үзенчәлекле чишелеш таба ала. И, балалар! Тормышыгызда очраган киртәләрне дә акыл белән уза алсагыз иде! Әнә бит, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре героинясы Галия соңгы хатын язып төгәлләде... Сез аңа нинди киңәш бирерсез? Искәндәр каршыгызда утыра. Аңа әйтәсе сүзегез юкмы?

Барыбызга да билгеле хикәя - Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе буенча эш тә тәрбияви эчтәлекле, тәэсирле булып чыкты. Ана белән бала күзгә күренми торган җепләр белән бер-берсенә бәйләнгән. Ягымлы күз карашлары һәр икесенең ни әйтергә теләгәнен аңлатып тора. Әнә Ана! Скрипкада уйнаучы улына караган да, тыныч кына уйланып утыра... Күпме горурлык, соклану, чиксез ярату чагыла ул карашта! Улы исә Анага багышлап уйнаган көенә барлык рәхмәт хисләрен, күңеленең бар назын, моңын салган... Нинди генә ямьсез кыяфәтле итеп тасвирланса да, авторга ияреп: “Матур Бәдретдиннең әнисе!” – дип кычкырасы килә. Кешенең эчке матурлыгы турында сөйләшү өчен бер дигән җай чыкты. Моңа кадәр юк кына сәбәп аркасында әнисенә үпкә саклап йөргән егет тә күп нәрсәләргә башкача карый башлады кебек... Бүген үк, кайту белән үк әнисен кочагына алыр, сүзсез генә башын ияр ул аның алдында... Ышанам...

Әдәбият сүзенең нигезендә “әхлак” төшенчәсе ята. Әдәбият укучыларны тормышка, яшәргә өйрәтә. Тел һәм әдәбият укытучысы, бернинди мораль укымыйча гына, балаларның үзләренә дә сиздермичә, тылсымчы кебек оста алымнар белән алар күңеленә әхлак кануннарын яза ала. Башка бер генә фән иясе өчен дә мондый мөмкинлек юк.

Икенче буын Федераль белем бирү стандартлары 2011 нче елдан барлык мәктәпләргә кертелгән очракта, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрәчәк. Фән ияләре укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиешләр. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачаклар.

Укучыларның дәрестә нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруның күп төрле ысуллары бар. Мин тәкъдим иткән “Штурм” алымы башка барлык фәннәрдә дә кулланыла ала. Укытучылар аны “Что? Где? Когда?” телевизион тапшыруы формасында уен-дәресләрдә, интеллектуаль бәйгеләр үткәргәндә кулланалар. Проблемалы ситуацияне чишкәндә һәр фән иясе өлешчә шул алымны куллана, ләкин укытучыларга балаларны сабыр итеп тыңлап бетерү, идеяләрне хуплый белү, мактап-үстереп тору сыйфатлары җитеп бетми. Һәр идеяне хупларга, дусларча бәяләргә, отышлы вариантларны укучыларның үзләренә сайларга ирек бирергә кирәк. Бу алым безне үзебезне дә яңача эшләргә өйрәтә, дип саныйм мин.













Өстәмә

Штурм” алымы сыйныф җитәкчеләре өчен дә кулай. Нинди алым белән эшләгәнебез турында уйланып тормыйча гына, күбебез шулай эшлибез дә. Мәсәлән, уку елы башында сыйныф белән эшнең перспектив планын төзер алдыннан һәрберебез укучыларның теләкләрен, нинди чаралар оештырырга теләүләрен, гомумән, класс тормышын кызыклы итү өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин икәнен я яздырып алабыз, я телдән сораштырабыз. План төзегәндә балаларның теләкләрен мөмкин кадәр исәпкә алырга тырышабыз. Чаралар үткәргәнче, идеяләрне тыңлап, отышлыларын сайлап, укучылар белән бергә планлаштыру яхшы нәтиҗә бирә, чөнки бала үзе теләгән нәрсәне эшли.

Тәрбия сәгатьләре барышында төрле проблемаларны хәл итәргә туры килә. Экологик проблемаларга багышланган тәрбия сәгате үткәргәндә, түбәндәге типта биремнәр эшләргә була.

Беренче бирем: Мөслимдә нинди экологик проблемаларны хәл итәсе бар дип саныйсыз? (Проблемалар туплана).

Икенче бирем: Сез киләчәктә шушы җирнең хуҗалары булачаксыз. Эшне нәрсәдән башлар идегез? (Идеяләр күрсәтелә).

Өченче бирем: “Нептун” бассейнының суы махсус катнашмалар ярдәмендә чистартыла. Бу су көнозын агып чыгып тора, кабат эшкәртелеп, эчәр өчен яраклаштырылып, яңадан торбалар буйлап безнең өйләргә җибәрелә. Су коенучылар өчен нинди кагыйдәләр эшләр идегез? (Идеяләр туплана, экспертлар эшкәртә). Әлеге проблема буенча минем 11 сыйныф укучылары юл йөрү билгеләре тибында тыючы һәм рөхсәт бирүче билгеләр уйлап табарга, стеналарга шуларны элеп куярга була дигән кызыклы фикер әйттеләр.

Укытучы хезмәтендә әзер рецептлар кулланылмый. Һәр укытучы иҗади эшли, эзләнә, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый. Барлык фәннәр өчен дә кызыклы проблемалы сорауларны мисалга китерергә мөмкин булыр иде, ул эшне коллегаларымның үзләренә калдырам, чөнки һәр укытучы – үз фәненең патшасы!

Хезмәтегез нәтиҗәле булсын, куаныч китерсен, хөрмәтле коллегалар! Уңышлар телим!



Әдәбият исемлеге:

1. Ю.Г. Тамберг. "Развитие творческого мышления детей" - Москва: Мир, 2005

2. А.М. Кузьмин. Методы поиска новых идей и решений. Мозговой штурм. "Методы менеджмента качества", №1, 2003.

3. Дж. К. Джонс. Методы проектирования - Москва: Мир, 1986.













Автор
Дата добавления 13.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров7
Номер материала ДБ-347812
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх