Инфоурок / Математика / Другие методич. материалы / Педагогик киңәшмәдә чыгыш: тема “Математика дәресләрендә эшчәнлекле метод технологиясен кулану”

Педагогик киңәшмәдә чыгыш: тема “Математика дәресләрендә эшчәнлекле метод технологиясен кулану”

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Село-Чура авылы урта гомуми белеем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе









Педагогик киңәшмәдә чыгыш:

тема

Математика дәресләрендә

эшчәнлекле метод технологиясен кулану


 









Математика һәм информатика укытучысы:

Димитриева Л.Н.




2015-2016 уку елы

  Яңа заман укучыдан белем таба һәм аны куллана алуны, эш-гамәл башкара алу осталыгына ия булуны, башкалар белән яши белүне һәм үз-үзеңне үстерә алуны сорый.  Белем бирү учреждениеләре алдына куелган яңа укыту стандартлары нәкъ шул карашларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән дә инде.

  Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары укытучылар алдына катгый, әмма гадел таләпләр куя:

 укучының шәхес буларак үзүсешен булдыра алырлык уку эшчәнлеген оештыру;

  • махсус белем һәм күнекмәләр белән янәшә универсаль уку гамәлләрен (шәхси, регулятив, танып-белү, коммуникатив) формалаштыру;

  • укучының дәресләрдә алган белем һәм күнекмәләрен башка фәннәрне өйрәнгәндә дә куллана алуын булдыру.

 Укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт  яңара: укучы белем алырга килә, ә укытучы аның белем алуын оештыра, укучыны эшчәнлеккә өйрәтә.

   Эшчәнлеккә өйрәтү – бу:

  • укытуны мотивацияле итү;

  • укучыны үз алдына максат куярга өйрәтү;

  • аны тормышка ашыру юлларын һәм чараларын таба белү;

  • укучыга үзен контрольдә тоту күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итү.

 Белгәнебезчә, эшчәнлекнең 4 төре бар:

 Шәхси эшчәнлекигътибарлылык, итагатьлелек, зирәклек, гомумкешелек сыйфатларын формалаштыруга юнәлдерелгән.

 Регулятив эшчәнлекуку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, иң яхшысын сайлап ала белү, чишү, укучының үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәләрен формалаштыра.

Танып-белү эшчәнлегефикер йөртү, дәлилләү, аңлый белү һәм хәтердә калдыра алу күнекмәләрен формалаштыра.

 Коммуникатив эшчәнлекукучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монологта башкаларга җиткерә белү күнекмәләрен үстерү өчен юнәлдерелгән.

 Бүген без сезнең белән эшчәнлекле метод технологиясе турында сөйләшергә җыелдык.

Нәрсә ул эшчәнлекле метод ?

 Балага белемне әзер килеш биреп түгел, аңа уку, танып-белү эшчәнлегендә белемнәрне үзләштерергә ярдәм итеп укыту методы эшчәнлекле метод дип атала.

 Шул эшчәнлекне оештыруга ярдәм итүче адымнар системасы эшчәнлекле метод технологиясе дип атала.

Аның төп бурычы – баланы эшчәнлеккә тартучы шартлар тудыру.

 Дәрес төрләренә тукталып үтик.

Дәресләрдә эшчәнлек максаты белән белем бирү максаты бер түгел.

Яңа белем ачу дәресе.

Эшчәнлек максаты: укучыларда яңа эшчәнлек алымнарына мөстәкыйль рәвештә өйрәнү күнекмәсе формалаштыру.

Белем бирү максаты: уку предметы буенча алган база төшенчәләрен яңа элементлар өстәү юлы белән киңәйтү.

Рефлексия дәресе.

Эшчәнлек максаты: укучыларда үз хаталарын мөстәкыйль рәвештә ачыклау һәм төзәтү күнекмәләре формалаштыру.

Белем бирү максаты: өйрәнгән эшчәнлек ысулларын төзәтү, тренинг.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Эшчәнлек максаты: предметның өйрәнелә торган эчтәлеген гомумиләштерү, тәртипкә китерү, системага салу күнекмәләрен формалаштыру.

Белем бирү максаты: уку материалын системага салу.

 Үстерелешле тикшерү дәресе.

Эшчәнлек максаты: укучыларда контроль функциясен башкарукүнекмәләрен формалаштыру.

Белем бирү максаты:өйрәнелгән төшенчәне бәяләү, үзбәя.

 Эшчәнлекле метод технологиясенең база нигезе – яңа белем ачу дәресе.

 Аның этапларына тукталып үтик:

1. Уку эшчәнлегенә мотивация тудыру.

   - уку эшчәнлегенә караган таләпләр актуальләштерелә

      (“кирәк”);

- уку эшчәнлегенә кереп китү теләген уяту өчен шартлар   

     тудырыла (“телим”);

- тематик рамкалар куела (“булдырам”).

        2. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авыр   

         урыннарны билгеләү:

-  укучылар яңа биремнәр үтәр өчен белемнәрнең җитеп  

    бетмәвен ачыклый, проблеманы хәл итүнең үз варианларын  

    тәкъдим итә.

 3. Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.

- укучы моңа кадәр башкарган гамәлләрен вербаль чаралар һәм

   шартлы тамгалар ярдәмендә торгыза (“авырлык кайчан һәм

   кайда туды-әйтеп күрсәт”);

- үзенең гамәлләрен элек кулланган гамәлләре белән

        чагыштыра, нәкъ менә шушы типтагы биремнәрне үтәр өчен   

        нинди белем һәм күнекмәләр җитмәвен әйтеп бирә.

      4. Авырлыктан чыгуның проектын төзү. Уку мәсьәләсен чишү

        юлын эзләү.

     -  үзара аралашу процессында укучылар уку эшчәнлегенең

        проектын төзиләр; максат куялар, эшнең темасын хәл итәләр,   

        эшчәнлек ысулын сайлыйлар, максатка ирешүнең планын

        төзиләр, нинди чаралар кулланачакларын, вакытны

        билгелиләр.

 5. Проектны тормышка ашыру.

      - укучылар фикерләрен әйтәләр, беренчел проблемалы

        ситуациядән чыгу юлының моделен төзиләр;

- укучылар тәкъдим иткән төрле вариантлар бергәләп

   тикшерелә, уңышлысы сайлап алына;

- проблемалы ситуация бергәләп сайлап алынган ысул     

   ярдәмендә чишелә. Соңыннан яңа белемнең  гомуми билгеләре

   ачыклана, проблеманы хәл итү ысулы истә калдырыла.

   6. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

- коммуникатив эшчәнлек формасында (парларда, төркемнәрдә,

   бергәләп), яңа эшчәнлек ысулына караган типик биремнәрне  

   башкару, чишү ысулларын бер-берсенә сөйлиләр.

 7. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль

    эшләү.

-  индивидуаль эш оештырыла: яңа типтагы биремнәр мөстәкыйль

    эшләнә, белемнәр эталон ярдәмендә үзлектән тикшерелә,

    укучылар хаталарын ачыклыйлар, төзәтәләр.

Авырлык туган урыннар билгеләнә, хаталарны кисәтү юллары ачыклана.

Укытучының максаты – һәр укучы эшчәнлегендә уңыш ситуациясен тудыру.

 8. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм

    кабатлау.

 - яңа белемнәрне куллану чикләре ачыклана, ярым иҗади    

    биремнәр башкарыла.

Нәтиҗәдә өйрәнелгән нормалар буенча аң эшчәнлеге автоматлаштырыла һәм алда өйрәнеләчәк яңа материалга җирлек тудырыла.

9. Дәрестә уку эшчәнлегенә рефлексия.

- дәрестә өйрәнелгән яңа эчтәлек ныгытыла, билгеләп куела; укучы

  үз эшчәнлеген бәяли, рефлексия оештырыла;

  • максат нәтиҗә белән чагыштырыла, туры килү дәрәҗәсе

    ачыклана, алдагы дәрескә максат куела.

Элеге этапта куелырга тиешле сораулар:

  • Нәрсәгә өйрәндек?

  • Нинди яңалык белдек?

  • Нинди ысуллар белән өйрәндек?

  • Белемнәрне кайларда кулландык?

  • Тагын кайларда кулланырга мөмкин?

  • Яңа ситуацияалдагысыннан ничек аерыла?

  • Авырлык кайда очрады?

  • Сыйныфның (синең) эш нәтиҗәсе нинди?

  • Кемне мактый алабыз?

 

Уңышлы дәрес кагыйдәләре:

  • укучыны бүлдермичә, аңа үз фикерен әйтеп бетерергә мөмкинлек бирү;

  • параллель диалогларны булдырмау;

  • укучыларга фикер йөртү өчен азык биреп тору;

  • бирелгән сорауларны җавапсыз калдырмау;

  • дәрестә фикер алышуны кул күтәрмичә генә алып бару;

  • билге куйганда укучының эшчәнлеген мактарга, ә укучыны үзен түгел;

  • билгене гадел куярга тырышырга, гаделсезлек, белгәнебезчә, конфликт тудыра.

 Технологиянең нәтиҗәлелеге нәрсәдә?

 Укучы әзер белемне кабул итүче түгел, аны эзләп алучы буларак карала. Ул уку эшчәнлегенең формасын да, эчтәлеген дә аның нормалар системасын да аңлап кабул итә, үз эшчәнлеген камилләштерүдә катнаша.

 Технология укучыда универсаль уку гамәлләрен уңышлы формалаштырырга ярдәм итә.

 Балаларның  яшь һәм психологик үзенчәлекләрен истә тоткан технология, эчтәлек һәм методикалар дәрәҗәсендә тәкъдим ителә.

  • Укучыларда дөнья (табигать, җәмгыять, үзе турында, фәннең    

     башка фәннәр арасындагы урыны) турында гомуми кузаллау   

     формалаша.

 Белем бирү процессында стресс тудыручы барлык факторлар да юкка чыгарыла, мәктәптә һәм дәресләрдә үзара диалогка корылган дустанә мохит тудырыла.

 Сайлап алу ситуациясендә укучыларда, проблемалы ситуациядән чыгуның төрле вариантларын карап чыгып, адекват карар кабул итә белү күнекмәсе формалаша.

 Белем бирү процессында укучылар тарафыннан иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе туплануга максималь юнәлеш бирелә.

 Технология нинди мөмкинлекләр бирә

   -   уку процессын кызыклы һәм иҗади итә;

  • теләсә кайсы фәнне өйрәнгәндә кулланыла ала;

  • уку эшчәнлеген оештыруда балага сайлап алу мөмкинлеген бирә;

  • төрле дәрәҗәдәге белем бирүгә уңайлы шартлар тудыра;

  • төшенчәләр үзләштерүнең барлык кирәкле этапларын үтәргә мөмкинлек бирә;

  • баланың укуга кызыксынуын үстерә, иҗатка күнектерә, мөстәкыйль шәхес формалаштыруга ярдәм итә.

  Укучыларның иҗади эшчәнлекләре дәресләрдә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да үстерелә.

  



























Кулланылган әдәбият:

  1. Корбакова И.Н.,Терешина Л.В. “Деятельностный метод обучения”, Волгоград, “Учитель”, 2008.

  2. Кубышева М.А. “Реализация технологии деятельностного метода на уроках разной направленности”. Москва, 2005.

  3. Кудрявцева Н.Г. “Системно-деятельностный подход как механизм реализации ФГОС нового поколения”.Справочник заместителя директора. 2011, №4.

  4. Поташник М.М. “Требования к современному уроку”. Москва, 2008.

  5. Волков Б.С. “Психология урока, его подготовка, проведение и анализ”. Москва, 2008.

  Сайт:festival.1september.ru/articles/527236/Деятельностный метод в школе.  


Общая информация

Номер материала: ДВ-329901

Похожие материалы