Минем педагогик
табышларым
Башка кешеләргә мөнәсәбәт
кеше тормышының нигезен, аның үзәген
тәшкил итә.
С.Л.Рубинштейн.
Мин - укытучы... Уйларыма
чумам... Ни өчен мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия көллиятенә,
соңрак институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне,
әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам”, дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин
үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр.
Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак
кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга
тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган
эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран
калам...
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем
алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф...
Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,
аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр
укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага
аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – һәр укытучының
максаты һәм педагогик фәлсәфәсе. Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең
төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә,
дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә
бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер.
Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен
эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында –
укучыларның күзләрендә...
Мәктәптә гуманитар предметларны укыту
укучыларны әхлакый тәрбияләүдә зур мәгънәгә ия. Әхлак тәрбиясе җирле
материаллар, гаилә белән тыгыз бәйләнештә торганда тагын да үтемлерәк бирелә.
Балалар үзләренең нинди нәселдән, нинди кабиләдән килеп чыгуларын бик яхшы
белергә тиешләр. Ә бит һәрбер гаилә тарихы – халык тарихы чагылышы.
Бүген без үтә дә зур тизлек чорында
яшибез. Кемдер каядыр җәяү чаба, кемдер машинада җилдерә... Кем ничек булдыра.
Белемне дә кемдер сөйләп , кемдер тактага язып, кемдер компьютер төймәсенә
басып җиткерә. Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне проектор, ноутбук кебек техник
җиһазлар белән тәэмин иткәч, мин дә күп дәресләремне “заманча тизлек”тә үткәрә
башладым. Татар теле һәм
әдәбияты дәресләрендә компьютер куллану дәресләрне тагын да үтемлерәк, кызыграк,
сыйфатлырак итә.
Компьютерны мин яңа темалар аңлатканда, тулы бер бүлекне системага салып, схемалар төзегәндә,
мөстәкыйль эшләр эшләгәндә, балаларның белем дәрәҗәсен тестлар ярдәмендә
тикшергәндә, слайдлар төзегәндә кулланам. Бигрәк тә
язучыларның тормыш юлы, иҗаты; татар теленнән яңа теманы аңлату, ныгыту дәресләре өчен ясалган
презентацияләр укучыларда фәнгә карата тагын да кызыксыну уята.
Мин укучыларым өчен
укытучы апа түгел, ә киңәшче, ярдәмче, дус булырга, һәр укучының шәхси
үзенчәлекләрен күреп, эш итәргә тырышам. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә,
укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр
тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп”
алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр
эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен
дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Мин, урта сыйныф
укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне
отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция,
семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Өй эшләре
биргәндә, гомумән, индивидуаль якын килү сорала. Укытучы буларак та, әни
буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк, ә моның өчен
мөмкинлекләр чиксез. Бары, иренмичә, үз өстеңдә эшләргә, өйрәнергә генә кирәк.
Минем укучыларым эш барышында
бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлап
эш итәләр. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр; үзләренә,
иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын
күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул
эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү —
укытучы өчен төп педагогик фәлсәфә булырга тиеш. “Син бит булдырасың,
балам!”—диюгә, балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә.
Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә
шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да
чыгарсын, салат рецепты белән дә бүлешсен. Ә бит хәзерге заман баласы шуны
тели дә. Мин укучыларымны 20 ел элек укыган укучылар белән чагыштырып карыйм.
Хәзерге балалар тәэсирләрен эчкә йотып калдырырга яратмыйлар. “Апа, Сезнең
бүген прическагыз матур!”, “Апа, күлмәгегез үзегезгә шундый килешә!”- дияргә
ярата укучылар. Ә бит мондый сүзләргә җавапсыз калу мөмкин түгел! Аларның
үзләренә дә матур сүзләр әйтәсе килә.
Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны күбрәк яраталар балалар.
“Һәркем үзен үзе төзесен”— бу минем төп
максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән
төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч.
Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип
тора, ә кайсы әле өлгермәгән, ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә
вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.
Укучылар белән дә шулай: һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны
җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт
килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке халәтен яхшы чамаларга кирәк. Күпме
генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр
баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки
бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау
да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы
биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге
куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки
ул биюгә, җырга, рәсем ясауга хирыстыр. Һәм башкалар, һәм башкалар... Иманым
камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль
якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үзем
сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, укучыларны яратуым миңа
алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә
яшәргә дәрман бирә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.