Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Педсоветта чыгыш: Дәресне гадәти булмаган формада башлау.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Педсоветта чыгыш: Дәресне гадәти булмаган формада башлау.

библиотека
материалов

Доклад темасы: Дәресне гадәти булмаган формада башлау.

Сүз- йөрәкнең нечкә кылларына кагыла...Сүз белән икеләнүләрне таратырга яки төшенкелеккә бирелдерергә, елмайтырга яки елатырга, эшкә рухландырырга яки күңелеңне кайтарырга мөмкин”,- дигән В.А Сухомлинский .

Дәрес- укыту процессының төп өлеше. Укучы һәм укытучының эшчәнлеге дәрескә юнәлтелгән. Шуңа күрә укучыларның нинди дә булса фәннәрдән белем сыйфаты дәреснең уздырылу югарылыгына, аның эчтәлегенә, методик яктан тулылыгына һәм дәрестәге атмосферага турыдан-туры бәйләнгән. Белем сыйфаты югары булсын өчен, укытучының һәр дәресе укучыларны эшкә рухландырырга тиеш.

Укыту процессында укытучы төп өч гомуми функцияне (вазифаны) үти: укучыларга яңа теманы бәян итә, яңа материалны үзләштерү буенча аларның мөстәкыйль эшен оештыра, уку процессына контроль ясый, ягъни шул процесс белән идарә итә.
Яңа материалны бәян итү ике төрле дәрәҗәдә:

  • хәбәр итү (информацион) һәм

  • проблемалы бәян итү рәвешендә булырга мөмкин.

Беренчесендә укытучы практикада киң таралган “монологик” (ягъни үзе генә сөйли) укыту методын куллана (ул сөйли, аңлата, укучылар тыңлыйлар, күзәтәләр, ятлыйлар).

Проблемалы бәян итү укытуның катлаулырак төре булып тора. Ул укытуның өч гомуми методы ярдәмендә тормышка ашырыла:
а) “күрсәтмәле” метод кулланганда укытучы фән тарихында барлыкка килгән фәнни проблемаларны һәм галимнәрнең аларны чишү ысулларын (сөйләп) күрсәтә яки шул фәнни һәм практик проблемаларны (өйрәнелә торган материал нигезендә) ул үзе әйтә (тәкъбир итә) һәм төрлечә фараз итеп һәм аларны исбатлый-исбатлый, тәкъбир ителгән проблемаларны чишү ысулларын аңлата; укучылар игътибар белән тыңлыйлар, аларның тема белән кызыксынуы көчәя, укучылар материалны тиешенчә эмоциональ фонда үзләштерә;
ә) “диалогик” метод яңа материалны хәбәр итү рәвешендәге әңгәмә ярдәмендә бәян итүдән гыйбарәт; укытучы проблемалы сораулар куя, аларга үзе җавап бирә, бу вакытта укучылар да укытучы куйган проблеманы чишү юлларын эзли һәм үзләре дә сорау-җавап бирә;
б) “эвристик” метод та диалог кебек, ләкин ул эвристик әңгәмәнең проблемалы мәсьәләләр (бурычлар) куелу белән бергә кушылуыннан, үрелеп баруыннан гыйбарәт: яңа материалның бер өлешен укытучы танып-белү бурычлары һәм мәсьәләләре рәвешендә тәкъдим итә, икенче өлешне укучылар, проблемалы сораулар һәм мәсьәләләрне чишә-чишә, үзләре мөстәкыйль рәвештә үзләштерә. Монологик методтан эвристик методларга күчә барган саен укытуның проблемалылык һәм укучының танып-белү мөстәкыйльлеге дәрәҗәсе арта төшә. Бу күп кенә факторларга, әмма нигездә укыту методларын сайлап алуга йогынты ясый торган факторларга бәйле.
Яңа материалны бәян итүнең әлеге төрләрен кулланганда, укытучы күрсәтмә әсбаплардан, аудиовизуаль техникадан файдалана, уен рәвешендә төрле ситуацияләр барлыкка китерә ала. Алар дәреснең төп өч этабының теләсә кайсында – белемнәрне актуальләштергәндә, яңаларын үзләштергәндә, аларны гамәлгә куйганда, ягъни практикада кулланганда булырга мөмкин. Мәгълүм ки, һәр материалны да проблемалы рәвештә бәян итеп булмый, кайчакта алай эшләүнең кирәге дә чыкмый. Иң әһәмиятлесе – укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештырып, укытуны активлаштыру. Мөстәкыйль эшләрне оештыру укытучы өчен шактый катлаулы һәм, дәреснең максатына, укучыларның укытуны – тәгълим һәм укытучының методик осталык дәрәҗәсенә карап, алар барлык тип дәресләрдә һәм аның теләсә кайсы этабында кулланыла. Мөстәкыйль эшләрнең проблемалылык дәрәҗәсе, типлары һәм төрләре төрлечә: башкару характерында, ярым иҗади, иҗади, һ. б. булырга мөмкин.
Дәреснең нәтиҗәлеген күтәрү ысулларының берсе – укытучының методларны оста чиратлаштыра, төрләндерә белүе. Ә бу исә өйрәтеләсе материалның эчтәлеген өлешләргә дөрес бүлүгә һәм укытудагы кирәкле алымнарны, ысулларны сайлый белүгә бәйле. Укыту методлары системасы укытучыларның һәм укучылар эшчәнлегенең барлык төрләрен дә үз эченә ала; дәрестә дискуссияләр, уеннар, укучыларның лаборатор һәм практик эшләрен, тәҗрибә һәм эксперименталь эшләрне оештыру да җитди роль уйный.
Табигый, дәреснең нәтиҗәлеге аңа ничек әзерләнүгә дәреснең планына, укыту методларының ничек сайлап алынуына бәйле. Ләкин ул болар белән генә чикләнми, практика күрсәткәнчә, дәрес башлану белән үк, укыту һәм уку процесслары үзара тәэсир итешә башлый, билгеле бер психологик атмосфера (берәр төрле “кәеф” кебек нәрсә) барлыкка килә. Максатлар, мотивлар, кәефләр капма-каршылыгы килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә укытучы, үзенең профессиональ осталыгына, белем һәм тәҗрибәсенә таянып, дәресне нәтиҗәле, яки, киресенчә, укытучының үзенә дә, укучыларга да кызыксыз, уңышсыз итә торган барлык факторларны да алдан ук белеп-сизеп торырга тиеш. Укыту методларын дөрес сайлап алу һәм оста чиратлаштыру, тәрбия методларыннан уңышлы файдалану, йомшак өлгерүчеләргә теләсә кайсы моментта ярдәм итәргә әзер булу, аларда үз көчләренә ышаныч тудыру, эшкә дәрт уяту, элеккечә авторитар (мәҗбүр итеп эшләтү) түгел, ә демократик стильдә (В. Ф. Шаталов, Е. И. Ильин, И. Х. Бикбулатова тәҗрибәләрендәге кебек) эш итү – болар барысы да дәреснең яхшы сыйфатлы булуы өчен мөһим шарт булып тора.
Югарыда санап узылган укыту эшчәнлеге һәм уку эшчәнлеге дәреснең барлык этапларында: белемнәрне актуальләштергәндә, яңа материалны үзләштергәндә һәм практикада кулланганда баштан алып ахырынача дәвам итә.
Терәк белемнәрне актуальләштерү, гадәттә, дәрес башында була һәм дәреснең ничек узуына йогынты ясый.
Дәресне башлап җибәрүдәге шикелле, белемнәрне актуальләштерү алымнары да күптөрле. Дидактик һәм методик әдәбиятта, мәсәлән, “оештыру моментының”, белемнәрне, өйгә эшнең үтәлешен тикшерүнең ничек булырга тиешлеге шактый тәфсилләп тасвирланган. Бу – әлбәттә, яшь укытучылар, педагогия уку йортлары студентлары өчен әһәмиятле.
Ләкин эшнең асылы “оештыру моменты”нда түгел. Дәрес үткәргәндә аның башында ук, гадәттә укучыларның тиешле кәефе булмый; материалны гадәти истә калдыру, шуны кабатлау укытучының дәрестәге материалны коры гына сөйләп чыгуы, кайвакытта укучыларга тактсыз гына кисәтү ясавы – болар һәммәсе дә укучыларда тискәре эмоцияләр (үзенә бер төрле кәефсезлек) барлыкка китерә. Шундый хисләр исә укучыларның кызыксынып, теләк-дәрт белән укуына, акыл эшчәнлеген тулысынча эшкә җигүенә комачаулый. Укучыларның хисләре дөньясына кагылмый торган белемнәр инануларга әверелми, аларның дөньяга карашын формалаштыруга йогынты ясамый. Укыту процессын әнә шулай оештыра башлау яшь буынны тәрбияләүнең хәзерге максатлары һәм бурычлары белән кискен каршылыкка керде.
Шуңа күрә иң мөһиме – дәреснең беренче минутыннан ук укучыларда тиешле эмоциональ халәт (кәеф) булдырырга, кызыксыну уятырга, аларны киеренке эшчәнлеккә әзерләргә, дәресне үзләштерелә торган яңа материалда, яңа күнекмәләрдән канәгатьләнү хисе алырлык итеп оештырырга кирәк. Башкача әйткәндә, дәрес укучыларны кызыксындырудан, дәрт уятуда, интенсив аралашудан, укытучыларның укучыларга тәрбияви йогынты ясавыннан башлансын. Беренче сүзләрдән үк материалны укучыларга аңлаешлы, аларның фикерләү дәртен һәм хисләрен уята алырлык проблемалы-эмоциональ бәян итү, проблемалы сораулар, мәсьәләләр бирү һәм аларны чишүне оештыру бик әһәмиятле.
Укучыларда эшкә дәрт-теләк уятуның, ягъни мотивациянең алымнары күп. Әйтик, башлангыч сыйныфларда укытучының дусларча елмаеп алуы, өлкән сыйныфларда җае туры килгәндә җиңелчә генә шаяртып, уен-көлке сүз әйтеп җибәрүе дә монда артык түгел. Укытучылар еш кына 2-3 минутлык мөстәкыйль эш эшләтәләр. Ул телдән яки язмача була. Проблемалы сорауны оста бирү, өйрәнелә торган мәсьәләнең кыскача гына тарихын сөйләү, шигъри кереш ясау, сәнгать чараларыннан файдалану, яхшы сочинение яки изложениене анализлау, укучылар ясаган әйбәт әйберләрне күрсәтү һ. б. шундый эшләр дә дәресне уңышлы башлап җибәрергә, белем һәм күнекмәләрне актуальләштерүне җиңеләйтергә ярдәм итә.

Дәреснең өч төрле максатына туры китереп, терәк белемнәрне һәм күнекмәләрне актуальләштергәч (алда әйтеп үтелгәнчә, моның алымнары күп), укытучы яңа материалны өйрәнүне оештыруга күчә: “ә хәзер яңа теманы өйрәнә башлыйбыз…”) Бу күчеш кинәт яки салмак кына, укучыларга сизелмәслек тә (мәсьәләләр чишү, проблеманы хәл итү, тәҗрибә эшенең һ. б. дәвамы) булырга мөмкин.
Мәгарифнең максаты һәм эчтәлеге үзгәрә, укытуның яңа технологияләре барлыкка килә, ләкин нинди генә реформалар һәм модернизацияләр барлыкка килмәсен, дәрес- укытуның төп формасы булып кала. Укытучы ничек кенә эшләмәсен: традиционмы, үстерелешлеме, ул барыбер дәресне башлый.

Яковлев М.Н. үзенең “Мәктәптә дәреснең методикасы һәм техникасы” дигән китабында болай дип яза:” Һәр хезмәт, шул исәптән укыту да, яхшы оештырылса, чагыштырмача уңышлы уза. Шуңа күрә төрле фәннәрдән, төрле темаларга, төрле типтагы дәресләр, класста уздырыламы, лабораториядәме, тәҗрибә участогындамы, табигатьтәме,- һәрвакыт оештырудан башлана.”

Бу этапның максаты - укучыларны дәрестә эшләргә әзерләү, танып –белү эшчәнлеген оештыру, берәр яңалык кертү. Мәсәлән:

Кызыклы максат”

Формула: Укучы алдына гади, аңлаешлы һәм кызыклы максат куела. Аны үтәгәндә укучы телиме-теләмиме укытучы куйган максатны да үти. Иң мөһиме: балалар өчен кызыклы булган максат сайлау.



Аптырат”

Формула:Укытучы гадәти әйберне дә кызыклы итеп күрсәтә.



Кичектерелгән җавап”

Формула 1: дәрес башында укытучы табышмак ( яки кызыклы фактны) бирә, ә җавабын укучы яңа материалны өйрәнү дәвамында таба.

Формула 2: табышмакны ( кызыклы фактны) дәрес ахырында бирсәң, киләсе дәресне шуннан башларга мөмкин.

Иң мөһиме шунда: кызыклы фактларның картотекасы алып барсаң, аларның саны да арта.



Уйдырмалар”

Формула: Укытучы реаль әйберләргә уйдырмалар өсти ( үзгәртеп булмый торган үлчәмнәргә теләсә-нинди үзгәрешләр кертә, өйрәнелә торган ситуацияләрне гадәти булмаган яклап карый).

Ә менә инглиз теле дәресләрен ничек дөрес башларга? Яллардан соң дәресне ничек оештырырга?

Укучылар белән очрашкач, күп кенә укытучылар гадәти сорау бирә:

- Ялларыгыз ничек үтте?

Бу фраза кызыксынып түгел, бәлки гадәт буенча әйтелә. Әгәр дә укытучы дәресне башкача: “ Уйлап карагыз әле, якшәмбене мин ничек уздырдым?”-дигән сорау бирсә һәм бу сорау инглиз телендә әйтелсә, укучыларда кызыксыну барлыкка килер иде.

Өй эшен тикшерү һәм үткәннәрне кабатлау- һәр дәреснең мөһим өлеше. Дәресне шул өлештән башларга мөмкин, ләкин аны ничек төрләндерергә? Бу темадан тора. Әгәр дә сүз һава торышы турында барса, метеоролог булып уйнарга була. Һәр тыңлаучы билгеле бер көн өчен һава торышын билгели. Шул көнне укытучы һава торышы мәгълүматларын алып укый: кемнең мәгълүматы туры килә- шуңа өстәмә бонус - “5” ле.

Өй, гаилә белән бәйле темаларны, гадәттә, үзләренең мисалында күрсәтеп бирәләр. Бу күңелсез. Бу очракта да уйлап табу сәләтен эшкә җигәргә һәм киләчәккә уй-планнарын сөйләргә кушыла. Өйрәнү объекты итеп укытучыны алырга мөмкин. Өс киеме, тышкы кыяфәт темасын да шулай ук өйрәнергә мөмкин. Укучылар үзләренең укытучыларын 10 елдан соң ничек күз алдына китерәләр?

Уңай нәтиҗәләргә ирешүнең төп шартлары:

  • укытучының таләпчәнлеге, сабырлыгы;

  • педагогның азсүзлелеге, максатчанлыгы;

  • укытучының укучылар чишә алырлык төгәл итеп дәрес максатын куя белүе.

Бервакыт Американың яңалыклар программасын алып баручысы Джейн Поли болай дигән:” Яхшы оештырылган тормыш - ул саклагыч ятьмә кебек. Аның ярдәмендә сез биектә катлаулы күнегүләр ясый аласыз”.

Укытучының укыту алымнары да –яхшы оештырылган укытучы хезмәте, яхшы оештырылган класс һәм яхшы оештырылган белемнәр ул.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Краткое описание документа:

      

Автор
Дата добавления 19.11.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров873
Номер материала 137266
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх