Инфоурок Классному руководителю КонспектыПервое родительское собрание в 5 классе

Первое родительское собрание в 5 классе

Скачать материал

Әйдәгез, танышыйк!

Мөслим гимназиясенең 5а классында беренче ата-аналар җыелышы.

Сыйныф җитәкчесе: Тимергалиева Эльмира Васил кызы

 

1.     Уен-күнегү “Дуслык җепләре”.

Ата-аналар балалар белән аралашып түгәрәккә басалар. Укытучы кәтүкне янында торган балага бирә, ә җепнең очын үз бармагына беруратып ала. Бала да нәкъ шул хәрәкәтне эшли, иптәшенә ягымлы сүз яки җөмлә әйтә. Шулай итеп, түгәрәккә баскан һәр кеше эстафетаны тапшыра. “Дуслык җепләре”сузыла.

2. Уен-күнегү. Охшашлык буенча төркемнәргә бүленү.

-Сентябрь аенда туганнар;

-шау-шу яратучылар;

-өйдә әдәби китаплары күп булган гаиләләр;

-су керергә яратучылар;

-шахмат уенын яратучылар;

-кышны яратучылар;

-песи яратучылар;

-“Ак барс” болельщиклары;

-баллы яратучылар;

-туганлык җепләре белән бәйләнгәннәр;

-“Вконтакте” утыручылар һ.б.

3.  Уен-күнегү. Дустым турында сөйлим.

Бер укучы иптәше турында сөйли, башкалар кем турында сүз барганын ачыкларга тиеш. Ул бала уртага чыга, әти-әнисе балага теләкләрен әйтә, укытучылар өсти. Уен шулай дәвам итә.

 

4.  Фикер алышу. ХХI гасырда укучы булу җиңелме?

-Ата-ана күзлегеннән караганда;

-Укучы күзлегеннән караганда;

-Фән ияләре күзлегеннән караганда.

Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе:

Без һәрберебез кайчандыр бала идек. Әле кайчан гына үзебез дә бишенче сыйныфта укып йөри идек. Вакыт бик тиз үтә - хәзер инде балаларыбыз бишенче сыйныфта... Өйдә командирлар күп, ә буйсынучы берәү генә: ул – бала. Иртән үк башлыйбыз: будильник шалтырады – тор, юын, урыныңны җыештыр, киен, аша, дәрес хәзерлә, иртәрәк итеп ят, һ.б. Әйбер ялгыш төшеп ватылса – син җебегән! Әти ватса – к счастью! Гаделсезлек! Үзебезнең бала чакны оныттыкмы? Үзебез әйбер ватмадыкмы? Дәрескә йоклап калмадыкмы? “5” урынына “2” алмадыкмы? Үсеп җиттек тә, әти-әни булдык та оныттыкмы әллә? Балаларыбызга нинди таләпләр куябыз? Урынлы таләпләрме? Балаларыбыз бездән читләшмәсләрме? Гомумән, бүгенге заманда укучы булу җиңелме? Әйдәгез, хөрмәтле, әти-әниләр, шул сорауларга җавап эзлэп карыйк.

 

5. Гаилә тәрбиясе законнары.

Сөйләгәннәрдән чыгып, ата-аналарга гаилә тәрбиясе законнары төзергә тәкъдим ителә. Төркемнәргә утырып, ата-аналар үз вариантларын тәкъдим итәләр. Сингапур структураларын кулланып, төркемдә эшне оештырыга мөмкин.

Якынча вариант.

-Гаиләдә әти белән әнинең таләпләре бер үк төрле булырга тиеш!

-Гаилә членнары арасында үзара тигез мөнәсәбәтләр, хөрмәт, ышаныч булырга тиеш!

-Балага карата мактау сүзләрен ешрак әйтергә!

-Матди һәм мораль яктан гаиләнең һәр кешесе тигез булырга тиеш!

Гаиләдә балаларга хезмәт тәрбиясе бирелергә тиеш!

-Һәр гаиләнең үз традицияләре булырга тиеш!

6. Релакс-күнегү.  Йөрәгем җылысын сиңа бүләк итәм, кадерлем!

Балалар да, әти-әниләр дә үз кулларын кәгазь битенә төшерәләр. Балалар, яратуларын белдереп, ата-аналарына ягымлы сүзләр язалар, ә әти-әниләр балаларына матур теләкләрен язалар. Бер-берсенә тапшыралар.

 

7. Укытучының йомгаклау сүзе. Мәхәббәт, Байлык һәм Бәхет турында кыйсса.

Бер хатын урамда кояш астында эсселектән элсерәп утырган өч картны күрә һәм чәй эчәргә керергә өйләренә чакыра. Ире өйдә булмагач, картлар чәй эчәргә керүдән баш тарталар. Кич белән ире кайткач, хатын бу картлар турында исенә төшерә, вакыйганы иренә сөйли. Ире картларны чакырып кертергә куша. Хатын чакыргач, картлар: “Без өчебез дә керә алмыйбыз, Безнең беребез – Байлык, икенчебез - Бәхет, өченчебез Мәхәббәт исемле. Беребезне генә чакыра аласыз,”- дип җавап бирәләр. Хатын кабат өйгә керә, ире белән киңәшә. Ире: “Сайлап алырга мөмкин булгач, әйдә Байлык бабайны чакырыйк, йортыбыз байлык белән тулыр!”-ди. Хатыны: “Кадерлем, әйдә, Бәхет бабайны чакырыйк!”-ди. Почмакта уенчыклары белән уйнап утырган бала, әти-әнисенең сүзләрен ишетеп: “Ә нигә без Мәхәббәтне чакырмыйбыз?”- дип сорап куя. Ата-ана баланың сүзләренә колак салалар, йортка Мәхәббәтне чакырырга булалар. Хатын картлар янына чыга, үзләренең Мәхәббәтне кунак итәргә булулары турында әйтә. Мәхәббәт бабай йортка таба атлый, аның артыннан Бәхет һә Байлык атлыйлар. Аптырашта калган хатын сорый: “Мин Мәхәббәтне генә чакырдым, сез барыгыз да кузгалдыгыз?”-ди. Картлар җавап бирә: “Мәхәббәт булган җирдә Байлык та, Бәхет тә була, алар һәрвакыт бер-берсеннән калмый ияреп йөриләр!”

Гаиләләрегездә Мәхәббәт, Бәхет, Байлык булсын! Балаларыгызның уңышлары , шатлыклары белән яшәргә, сәламәт булырга язсын!

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Первое родительское собрание в 5 классе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор музея

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 551 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.11.2016 380
    • DOCX 19.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тимергалиева Эльмира Василовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13274
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 112 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 218 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 551 человек

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Мини-курс

Брендинг и архитектура бренда: создание уникальности и цельности в маркетинге

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

ФАОП: индивидуализированное образование и коррекционная работа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективные практики по работе с тревожностью

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 111 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 53 человека