План- конспект открытого урока по теме : Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа).

Предпросмотр материала:

 

 

 

Һадиева С.Ә. , Габдуллина Г.М., 3нче сыйныф, рус төркеме, әдәби уку дәресе

Тема: Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын”

Максат:1. Темага караган лексиканы ныгыту.

2.Диалогик сөйләм аша фикерләү сәләтен үстерү; парларда, төркемнәрдә дусларча эшләтү;

иҗади фикерләү сәләтен үстерү  аша белем сыйфатын күтәрү.

3. Табын әзерләү тәртибенә төшендерү, табын янында әдәпле сөйләшү, өстәл арты әдәбенә өйрәтү.

Материал: прогрмма, дәреслек - Р.З.Хәйдәрова “Күңелле татар теле”

Җиһазлау: өстәл, ашъяулык, 2 тәлинкә, 2 чынаяк, 2 кашык, 1 пычак, самовар,тозлы камырдан ясалган бәлеш, чәкчәк, өчпочмаклар, кыстыбый, гөбәдия, бавырсак, вак бәлеш.Укучы өстәлләренә номерлар, 4 төрле өстәл рәсеме, татача бию көе.

Такта бизәлеше: тема языла

Дәрес барышы

I.Оештыру-мотивлаштыру этабы (ОМЭ)

1.- Исәнмесез, хәерле көн сезгә!

  - Рәхмәт, хәерле көн сезгә дә!

  - Хәлләрегез ничек?

  - Әйбәт, рәхмәт.

  - Утырыгыз. Өй эшен тикшерәбезме?

2. а) - Өй эшен тикшерәбез.

  - Өй эше нәрсә иде?

  - Шәүкәт Галиев “Кунаклар” шигыре (ятларга).

  - 4нче төркем башлый.

  - 2нче төркем дәвам итә.

  - 3нче төркем.

  - 1нче төркем.

  - Укучылар, яхшы сөйләдегез, башлардан сыйпыйк әле.

  б) Үзбәяне аңлатуны искә төшерү.

  - Сиңа ничәле?

  - Миңа “5”ле, чөнки яхшы сөйләдем, хатам юк.

  -Миңа “4”ле, чөнки 2 хатам булды.

  - Надяга ничәле?

  - Надяга “5”ле, чөнки хатасы юк (“4”ле, чөнки ике хатасы бар).

 

 

3. (Иҗади өй эше – 4 төр өстәл рәсемен ясарга - алдан тикшерелеп, яхшылары тактага алдан эленә).

 а)   - Бу өстәлме? Бу нәрсә? Бу нәрсә? Болар нәрсәләр?

                                    

                                          өстәл

 


                                                         

                      №1          №2         №3       №4

 

  - Өстәлләр.(Уклар куеп, рәсемнәр өстенә “өстәл” сүзе беркетелә)

 - Безгә кайсы рәсем кирәк?        

 - №2

- Ни өчен?

- ????? (Ул не просто өстәл, а стол с едой.) (Артык рәсемнәрне тиз генә алып куям, “табын”сүзен беркетәм)

  - Бу нинди сүз?

 - “Табын” дип укыйлар.

 -  Парларда кабатлагыз.(Бер-берсенә, күршеләренә әйтәләр)

 - Табында нәрсәләр була?

- (Модель аша ныгыту)                                                                              табын

                                                                                                                         

 

                                                                             савыт-саба                                     ашамлык,                     ризык

 

 - Эчтән кабатлагыз- про себя: табын –ул савыт-саба, ризык, ашамлык.

   - Молодцы!

б)-“Кунаклар” шигыре ничек башлана?

-“Без әзерлибез табын”.

-Дәреснең темасы ничек булыр?

- Без әзерлибез табын. (тактага тема эленә)

- Русча ничек?

- Мы готовим, накрываем стол.

-Нәрсә ул табын?

 

- Модель (анализ-синтез)       

                         табын

                                       Анализ: табын- ул савыт-саба, ашамлык, ризык

        савыт-саба       ашамлык, ризык

                                                      синтез: савыт-саба, ашамлык, ризык - ул табын (бер-берләренә карап әйтешәләр)

- Рәхмәт, булдырдыгыз!

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

1нче бирем. – Савыт- саба исемнәрен әйтегез (тәлинкә, кашык, чәнечке, чынаяк, пычак, самавыр)

- Татар миллли ашлары - ... (кулъяулык җибәрелә) бәлеш, сумса, бавырсак, өчпочмак, чәкчәк, гөбәдия, кош теле, пәрәмәч, шәңгә, кыстыбый, күзикмәк, токмачлы аш, коймак.

- Булдырдыгыз, кул чабыйк әле!

- Без хәзер нишлибез?    Тема - ?

 - Без табын әзерлибез.

2нче бирем. Парларда  эшлиләр.

а)- Скажи, чтобы … помыл руки. ( …, кулыңны ю)

- Мин кулымны юдым.

- (Алга таба мин, берни дә әйтмичә, әйберләрне күрсәтәм, алар парларда эшлиләр)

- Өстәлгә ашъяулыкны җәй\...җәйдем

- Табынга тәлинкәләрне тарат\...тараттым

- Табынга чынаякларны куй\...куйдым

- Табынга пычакны куй\...пычакны куйдым

- Табынга кашыкларны куй\...куйдым

- Табынга бәлешне(һ.б.ны) куй\...куйдым.

- Табын әзерме?

- Табын әзер.

- (мин өстәлгә самоварны куям)Ашларыгыз тәмле булсын!-дип әйтәм.

-Нинди тәмле сүз әйтәбез?

 - Ашыгыз тәмле булсын!(бергә әйтәләр)

ә) –Уйнап алабызмы? Бастык! Вика чыга. “Хәрәкәт белән күрсәт” уены.

Вика  беренче тапкыр әкрен генә әйтә, калганнар хәрәкәт белән күрсәтә: кул юам, ашыйм, сөртәм, таратам, куям, җәям, төште, алдым, чәй эчәм, әдәпле булып зур үсәм!

 

 

Икенче тапкыр татарча бию көенә тизрәк, өченче тапкыр тагын да тизрәк!

- Рәхмәт, булдырдыгыз! Елмаеп рәхмәт әйтегез, утырыгыз.

б) Үзбәя (сөйләмнәренә)

3нче бирем. Диалог төзү өстендә эш: “Кунак каршылау һәм  сыйлау”. Төркемнәрдә эшләү.

-Кунаклар чакырабызмы?

- Кунаклар чакырабыз.

- 2 төркем кунак каршылый, 2 төркем сыйлый.

   Җавап бирәләр.

4нче бирем.    Нәтиҗә.

                    Үзбәя.

III. Рефлексия.

1.- Дәреснең темасы нәрсә иде?

- Без табын әзерлибез.

- Табынны ничек әзерләдек? Кем сөйли ала? (Бер укучы сөйли)

- Сез хәзер күңелдән кабатлагыз.

2. Өй эше.

1. 63нче бит, 9нчы күнегү.Анда русча язылган: Используя содержание стихотворения «Кунаклар», напиши, как ты накрываешь стол.

2. Өйдә  әти-әниләрегез белән уйнап, видеога төшереп алып килергә.

3. Гәзит- журналлардан, интернеттан бу темага шигырь табарга.

3. Дәрестә үз-үзеңә гомуми бәя.

4. Рәхмәт белдерү, саубуллашу. Күңелле көй астында балаларны озату.

 

 

 

 

Краткое описание материала

План- конспект открытого урока по теме : Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа).

5

(1 оценка)

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Хадиева Сирена Асхатовна

учитель татарского языка

  • На сайте: 11 лет и 1 месяц
  • Всего просмотров: 12127
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 5
  • 12127
    просмотров
  • 5
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Хадиева Сирена Асхатовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~250

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: