Инфоурок / Другое / Конспекты / План конспект открытого урока по татарскому языку на тему "Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау" (5 класс)

План конспект открытого урока по татарскому языку на тему "Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау" (5 класс)

библиотека
материалов

«Авазлар һәм хәрефләр дөньясында».

(5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт).

Гүзәл Харисова Яңа Чишмә районы Акбүре төп мәктәбе укытучысы.


Максат:Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау; укучыларның белемен ныгыту, системага салу; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.


Җиһазлау:уенчык паровоз, билетлар, карта-схема, алфавит схемасы, карталар, тестлар, карточкалар.


Дәреснең барышы:


I Кереш сүз.

1 слайд. Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Бүген 25 ноябрь . Нинди бәйрәм әле? Әйе, бүген Әниләр көне. Быел ул 28 ноябрь көненә туры килә. Шул максаттан файдаланып, кадерле, газиз әниләрегезне бәйрәм белән котларга онытмагыз.

Укучылар һава торышы нинди бүген?.....Кәефләрегез ничек?.... Авырмыйсызмы?.... Ә хәзер бер-берегезне кулга-кул бирешеп сәламләгез.

2 слайд. Укучылар, бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Поездга утырып, “Авазлар һәм хәрефләр дөньясына” юл тотарбыз.

3 слайд Юлга чыгар алдыннан, әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

1нче кагыйдә- Шауламаска.

2нче кагыйдә- Иптәшләреңне бүлдермә, тыңлап бетер.

3 нче кагыйдә- Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир.

4нче кагыйдә- Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын.

5 нче кагыйдә- Җавап биргәнче башта фикереңне тупла, аннан соң гына җавап бир.

Бүгенге сәяхәтебезнең максаты –

1)Фонетика, графика, орфография курсы буенча үткәннәрне кабатлау; 2)Алган белемебезне ныгыту, системага салу булыр.


Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар сатып алыйк. Билетлар гади генә түгел, анда сораулар язылган. Бу сораулар фонетика бүлегенә кагылышлы. Җавап биргәннән соң билет алып, поездга утыра аласыз. ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН – Җавапларны башта уйлыйсыз-аннан соң язасыз – төркемдә фикер алышасыз һәм мин сораган укучы җавап бирә.

1.Сузык авазлар ничек ясала? (Сузык авазларны әйткәндә, һава агымы авыз куышлыгыннан бернинди тоткарлыкка очрамыйча чыга, шуңа күрә аларны сузып була)

2. Тартык авазлар ничек ясала? (Тартык авазларны әйткәндә, һава агымы авыз куышлыгында төрле тоткарлыкларга очрый һәм аларны сузып булмый)

3. Сузык авазлар тавыштан торамы, шауданмы? (Сузык авазлар тавыштан гына торалар)

4. Нинди төр тартык авазларны шаулы авазлар диләр? (к, п, с, т, ф төр тартык авазларны шаулы авазлар диләр)

5. Кайсы төр тартык авазлар ясалганда тавыш та, шау да катнаша? (б, в, г, д, ж, л, м, н, ң, р төр тартык авазлар ясалганда тавыш та, шау да катнаша)

6. [м],[н],[ң] авазларын нинди авазлар диләр? ([м],[н],[ң] авазлары борын авазлары дип атала)

7. Иреннәр хәрәкәтенә карап, сузыклар нинди ике төргә бүленә? (Иреннәрнең хәрәкәтенә карап, сузык авазлар иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленә)

8. Тел хәрәкәтенә карап, сузыклар нинди ике төргә бүленә? ( Тел хәрәкәтенә карап сузыкларны арткы рәт (калын) һәм алгы рәт(нечкә) сузыкларга бүләләр)

9 Тавыш һәм шауның катнашуыннан чыгып, тартык авазларны нинди ике төргә бүләләр? ( Тавыш һәм шауның катнашуыннан чыгып, тартык авазларны яңгырау һәм саңгырау тартыкларга бүләләр)


Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!


5 слайд. Без сезнең белән “Сузык авазлар елгасы”на килеп җиттек. Елга аша күтәртмәле күпер салынган. Күпергә керү өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк: Мин сезгә сүзләр әйтеп торырмын, ә сез аларның калын әйтелешлеме, нечкә әйтелешлеме икәнен әйтә барырсыз. ( Колын, чәчәк, алан, йолдыз, сукмак, күлмәк, җиләк, урман, күк, үлән).

  • Балалар, ә нигә соң бу сүзләр калын яки нечкә әйтелешле дип атала?


Күпергә керү бәхетенә ирештек. Ләкин чыгу ягын да кайгыртырга вакыт. Моның өчен тактадагы сүзләр арасыннан ике аваз кушылмасын белдерүче Е, Е, Я, Ю хәрефләре булганнарын табып, асларына сызарга кирәк. ( Юаш(й+у), ялгыш(й+а), слет(о), дөя(й+ә), яшел(й+ә), сентябрь(а), отряд(а), юкә(й+ү), карьер(э), елан(й+ы), аю(й+у), бюст(у), бюллетень(у ).

  • Е,Е,Я,Ю хәрефләре кайсы очракта ике аваз кушылмасын белдерә соң? (Татар сүзләрендә)

  • Бер генә авазны кайсы очракта белдерә? (Алынма сүзләрдә генә)


Күперне дә чыктык. Бу тукталышта перронга төшәбез һәм алдыбыздагы (өстәлләрендәге) карточкалар белән эшләп алабыз. Анда бер хәрефе төшереп калдырылган сүзләр язылган. Сез тиешле хәрефне карандаш белән язып куегыз.

( Һәр карточкада укучыларның фамилиясе язылган. Эш өч вариантка бүленгән. Балалар эшләп бетергәч, карточкалар җыеп алына һәм дәрестән соң тикшереп, билгеләр куела.)

I-в. II-в. III-в.


й


зак

т


тен

к


рәш

й


зем

ч


кыр

к


меш

й


зек

б


лын


к


чек

т


зак

с


лек

й


мыш

м


гез

б


рын

т


рек

к


лын


т


рмыш

к


рәк

б


тен

д


нья

к


зге

т


ман

м


мкин

й


рәк



6 слайд. Юлыбызны дәвам итәбез. Чираттагы тукталышыбыз “Тартыклар станциясе”. Станциядә туктап, ромашкалар җыябыз. Ромашкалар гади түгел, аларның таҗына ниндидер сүзләр язылган. Сезгә икешәр ромашка таҗы алып сүзләрне укырга, һәм бу сүзләрдә [гъ], [къ],[җ],[й] тартыкларының язылышы нинди кагыйдәгә буйсынганын аңлатырга кирәк.

( Һәр укучы икешәр таҗ ала. Таҗларда сүзләр язылган. Укучылар таҗлардагы сүзләрдә [гъ], [къ],[җ],[й] тартыкларының язылышы нинди кагыйдәгә буйсынган икәнен аңлата).

  1. Казан, гади. ( Иҗек башындагы /к,г/ хәрефләрен /къ,гъ/ дип уку өчен, бу тартыклардан соң килгән нечкә /ә,ө,ү,э,и/ сузыклары калын сузык хәрефләре /а,о,у, ы, ый/ белән биреләләр.)

  2. Йомгак, йөгән. (Сүзнең икенче хәрефе /о/ яки /ө/ булса, сүз башында /й/ языла.

  3. Җиләк-җимеш. (Сүзнең икенче хәрефе булып и яки өченче хәрефе булып /й, е, ю, я/ хәрефләренең берсе килсә, сүз башында / языла).

  4. Мәгънә, тәrъдим. ( Иҗек ахырындагы к,г хәрефләрен къ,гъ дип уку өчен, бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе ъ куела.)

5. Йомыш , йөзек. (Сүзнең икенче хәрефе /о/ яки /ө/ булса, сүз башында /й/ языла.

6. Җыен,җыю (Сүзнең икенче хәрефе булып и яки өченче хәрефе булып /й, е, ю, я/ хәрефләренең берсе килсә, сүз башында / языла).

Икенче биремебез тестлар белән эшләү булыр.Дөрес җаваплар карандаш белән билгеләнә һәм җыеп бирелә. (Һәр баланың фамилиясе язылган тестлар дәрес алдыннан парталарга өләшеп чыгыла.)

1.“ң” тартык аваз хәрефе –

а) сүз башында килми,

б) бары тик сүз башында гына килә.

2. Сүз азагында килгән [п],[к] тартыклары артыннан сузык авазларга башланган кушымча ялганса, [п],[к] авазлары –

а) яңгыраулаша,

б) төшеп кала.

3. Яңгырау тартыкларны күрсәтегез:

а) [б],[в],[г],[гъ],[д],[ж],[з],[җ],[л],[м],[р],[н],[ң],[й],[w];

б) [б],[п],[в],[ф],[г],[к],[д],[т].

4. Сүздәге иҗекләр саны

а) калын сузыклар саны белән тигез була;

б) сузык авазлар саны белән тигез була.

5. “ Ильяс” сүзендә ь билгесе хәрефе

а) аеру билгесе;

б) иҗекне нечкәртү билгесе.


Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Юлыбызны дәвам итәбез. Каршыбызда “Сингармонизм станциясе”. Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам иттерә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда ниндидер белдерү бар. Укып карыйк.

Белдерү:

Хөрмәтле пассажирлар!

Шлагбаум бары тик түбәндәге өч сорауга җавап биргәндә генә күтәреләчәк.

  1. Сингармонизм нәрсә ул?( Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм д.а.)

  2. Сингармонизмның беренче төре ничек? (Сузык авазлар үзара калынлыкта-нечкәлектә яраша)

  3. Сингармонизмның икенче төре ничек? (Сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешле ирен сузыклары /о,ө/ килсә, калган иҗекләрдәге /ы,э/ авазлары алар йогынтысында иренләшәләр)


Без бераз арыдык, әйдәгез, ял итеп алыйк.

Физкультминут. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР. (Укучылар бер-бер артлы тезелеп баса. (бию көе яңгырый). Алда баскан укучының хәрәкәтләрен арттагылар кабатлый. (муз.туктагач, алдагы укучы артка күчә, кабат бию көе җибәрелә, икенче укучы лидер була, уен шулай дәвам итә).

Иҗек станциясе”нә килеп җиттек. Станциядән үтәр өчен бирелгән сүзләрне юлдан-юлга күчерергә кирәк. Ничек күчерербез икән? ( Интерактив тактада язылган сүзләр күрсәтелә. Балалар, кулларын чәбәкләп, сүзләрне аерып әйтә баралар.)

Арба, алма ,акча ,балта, карандаш.

- Ә менә бу сүзләрне юлдан-юлга ничек күчерерсез?

Елан, оя, аю, куе, җәя.


Сәяхәтебез ахырына якынлашып килә. Менә “Алфавит каласы”на да килеп җиттек. Ләкин шәһәр эчендәге юллар бик чуалчык. Без туктыйсы йортка кереп җитү өчен схемадагы хәрефләрне алфавит тәртибендә дөрес итеп атарга кирәк. Үткән юлыбызны уклар белән күрсәтә барырбыз.( Укучылар берәмләп чыгып, карта-схемада хәрефләрне алфавит тәртибендә тоташтыра бара, исемнәрен атый бара.)



Ь Ж

м

А Л Д Ң Э

Ц Х Ү О Ф Я

Ч

В П Р С М Җ

И Ъ Б И hello_html_m6b6284ed.jpgӘ Т

Й Ө У

К Ы Е Н Г Ш З


Өйгә эш бирү: Дәреслекнең 62 нчы битендәге фонетик анализ ясау тәртибе белән танышырга.

Йомгаклау: Укучыларның белемен бәяләү.( Комментарийлар белән билгеләр кую).

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-520144

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG