Инфоурок Другое КонспектыПлан - конспект по татарскому языку на тему " Сан" 6 кл.

План - конспект по татарскому языку на тему " Сан" 6 кл.

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Дәрес эшкәртмәсе.doc

                             Дәрес эшкәртмәсе. (татар теле 6 класс).

                   Тема: Сан турында гомүми төшенчә.

  1. Максатлар:

1).Сан турында белемнәрне актуальләштерү, гарәп һәм рим цифрлары турында белешмә бирү, аларның куллану үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

2). Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3). Саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру.

 

  1. Бурычлар:

-“Сан” сүз төркеме турында билгеләмә бирү һәм аның грамматик үзенчәлекләрен ачыклау.

- саннарның язуда белдерелүе белән танышу.

 

  1. Принциплар:

1). Фәннилек, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, теориянең практикабелән бәйләнеше, предметара һәм бүлекара бәйләнеш.

 

  1. Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, иҗади характерда.

 

  1. Укыту  алымнары; дәреслек белән эшләү, карточкалар белән эшләү, табышмакларга җавап табу, ребуслар чишү.

 

  1. Дәрес төре: яңа материалны өйрәтү.

 

  1. Җиһазлау: интерактив такта, биремле карточкалар, 6 ынчы сыйныфлар өчен дәреслек.

 

 

                                    Дәрес барышы.

  Хәерле көн!

 Хәерле көн миңа!

 Хәерле көн сезгә!

 Хәерле көн барыгызга да!

 Зиһен һәм тел ачкычлары

 Телимен һәммәгезгә дә!

 -Укучылар, әйдәгез бер – берегезне дә сәламләп китегез әле. Каршыда утырган иптәшләрегезгә бишне бирегез, яныгызда утырган иптәшләрегезгә елмаегыз.

 Ә хәзер , укучылар, дәресебезне башлыйбыз. Без, гадәттәгечә, сайланма сүзлек диктанты язарбыз.

  Сүзләрне 2 баганага аерып язарга; 1 енчесенә сыйфатларны,ә калганнарын 2 енче баганага язарга ( 1 укучы тактада эшли):

   Акыллы, ун, язгы, әдәби, җиделәп, уникешәр, баллы, илле биш, өченче, сусыл, җылы.

 Сыйфатларны сүз төркеме буларак  кабатлау.

-          Укучылар, сыйфатлардан кала башка сүзләргә игътибар итегез әле. Алра нинди сүзләр? (саннар). Димәк,укучылар, без бүгенге дәрестә “сан” дигән сүз төркеме белән танышачакбыз. Аның нәрсә белдерүен, ничек язылуын,сорауларын ачыкларбыз.

Теманы дәфтәрләргә язып кую.

-          ягез әле, укучылар тактадагы игътибар итик, 2енче баганадагы сүзләргә сораулар куйыйк һәм алар белән сүзтезмүләр төзик.

 Саналмышлар тырында аңлатма бирү, аларның ни өчен берлек санда гына килүен аңлату.

Дәреслек белән эшләү .203 енче күнегү (язма).

Саннарның бирелеше ( слайд № 1)

Саннарның язылышын аңлату.

Рим цифрларын дәфтәрләргә күчереп язып куярга.

Кучымчаларның ничек ялгануын аңлату.

Уку җиңеләйсен өчен зур саннарны, меңнән соң, цифр һәм сүз белән дә язарга мөмкин.

( 9000 – 9 мең, 2 мең)

Парлар белән эшләү. (карточкалар)

Бирем: нокталар урынына тиешле саннарны куеп, язарга.(бер- берсенекен тикшерү, бәяләү) 

Тикшерәбез (слайд № 2).

Физкультминутка.

Төркемдә эшләү. (карточкалар)

 Бирем: бер сүз белән әйт.

24 сәгать, 365 көн, 10 центнер, 100 ел, 45 минут, 12 ай, 10,15 минут, 1000 грамм.

(тактада берәмләп тикшерү).

Ребус чишү. (презентация слайд № 3).

 -Укучылар, күрәсез саннар безнең тормышта бик зур роль уйныйлар. Еллар,айлар, көннәр санала. Сәгать телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек алганда да саннар ярдәмгә килә. Әйдәгез, математик башваткыч-табышмакны чишик әле.

Бер кешенең 6 улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы бар? (Җидәү).

Йомгаклау. (слайд № 4).

-Без буген дәрескә куйган максатларыбызны үтәдекме?

1). Кем дә кем “Мин бүген дәрестә бөтен нәрсәне аңладым”,- дисә, шул кулын күтәрә.

2).-Аңладым, ләкин сорауларым калды, -дисә, шул кулын кутәрә.

3) –Материал авыр булды, мин аңламадым, - дисә, шул кулын кәтәрә.

 Билгеләр кую.

 Өй эше бирү:

§ үзләштерергә.

204 енче күнегү, 151 б.

Саннар кулланып, кечкенә хикәя язарга.

 

 

 

                                      

     

                                            

      

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 175 943 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.01.2017 1376
    • RAR 6.1 кбайт
    • 11 скачиваний
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хаирзаманова Илиза Сабитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хаирзаманова Илиза Сабитовна
    Хаирзаманова Илиза Сабитовна
    • На сайте: 6 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 122095
    • Всего материалов: 35

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой