Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / План -конспект урока:"В стихах живет детство" (2 класс)

План -конспект урока:"В стихах живет детство" (2 класс)



  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Шигырьләрендә балачак яши


( Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары өчен әдәби уку дәресе. II сыйныф )


Казан шәһәре Яңа Савин районы

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган

170 нче гомуми урта белем мәктәбе”

Фәйзуллина Равия Әгъзам кызы



Максат:

  • балаларның герой–шагыйрь турында белгәннәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру;

  • укучыларның дөрес, аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү, бәйләнешле сөйләмен үстерү;

  • белем алуда өстәмә чыганаклардан (газета-журналлар, китаплардан) файдаланырга өйрәтү;

  • яттан сөйләү, шигырьләрдән өзекләр сәхнәләштерү, тест биремнәрен үтәү кебек эш төрләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:

1.Р.Х.Ягъфәрова.Уку китабы. 2 нче сыйныф.Казан, 2009 ел.

2.”Сабантуй” газетасы, “Ялкын “ журналы.

3..Р.Корбан шигыре “Хәерле иртә!”

4. Муса Җәлил портреты.

5.Шигырьләр:

“Ишек төбендә”,”Карак песи “,”Сәгать “,”Иншәр сеңелгә”,”Күке”.

6.Компьютер, мультимедиа, тест.

Дәрес барышы.

I. Психологик уңай халәт тудыру.

  • Хәерле көн, укучылар!Менә тагын яңа көн туды.Яңа көн тууга,бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты.

Кояшның алтын нурлары

Тәрәзәгә чиртә,

Уята татлы йокыдан:

- Хәерле иртә!

Чемердәтеп тәнне

Салкын

Таң җиле исә.

Ул да гүя тели безгә

Хәерле иртә.

Безне яңа эшләр белән

Яңа көн көтә.

Сәлам сиңа, өр-яңа көн,

Хәерле иртә!

Укучылар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

1нче укучы. Яңа көн тынычлык алып килсен!

2 нче укучы.Әти- әниебезгә ягымлы булыйк!

3 нче укучы. Яңа көндә яңа “5”ле алыйк!

4 нче укучы. Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Теләкләрегез изге балалар. Рәхмәт сезгә. Яңа көн тууга, үзебезнеэң газиз җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат ышандык.

- Әнә шундый изге теләк-омтылышларыбыз белән дәресебезне башлап җибәрик әле.

II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

а) Тел йомшарту күнегүләре.

[къ - к] [гъ - г]

[ка - кә] [га - гә]

[ку - кү] [гу - гү]

[ко - кө] [го -гө]

Карга әйтә:”Карр- карр!

Гарифта дәрт барр, бар!

Иренүен ташлады.

Тырышып укый башлады”.

2. Өй эшен тикшерү. (Тест сораулары ярдәмендә белемнәрне тикшерү һәм бәяләү.)

1.Муса Җәлил кем ул?

а) шагыйрь б) герой- шагыйрь

ә) әкиятче в) язучы

2. Ул кайсы авылда туа?

а) Кызылъяр б) Бакырчы

ә) Кушлавыч в) Мостафа

3.Әтисенең исеме ничек?

а) Барый б) Мөхәммәтгариф

ә) Мостафа в) Кәрим

4.Беренче шигыренең исеме ничек?

а) “Кызыма” б) “Ишек төбендә”

ә) “Бәхет” в)” Карак песи”

5.Бу юллар кайсы шигырьдән?

...Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр...

а) “Сәгать” б) “Ишек төбендә”

ә) “Чишмә” в)” Карак песи”

Укытучы. Без бүген герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәребезне ныгытачакбыз. Аның балалар өчен язган әсәрләрен укырбыз, яттан сөйләрбез, сәхнәләштерербез. Балалар, сез шагыйрьнең нинди шигырьләрен, әкиятен беләсез?
- “Ишек төбендә”, “Әтәч”, ” Карак песи”, “Сәгать”,”Себерке әкияте”һ.б.

Укытучы. Ә хәзер сезнең чыгышларны тыңлыйк. (“Ишек төбендә”шигыре тыңлана. ”Карак песи” әсәре сәхнәләштерелә. “Сәгать” шигыре рольләргә бүлеп сөйләнелә.)

  • Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер бу шигырьләрнең эчтәлеген искә төшерик.

Шигырьләрдә нинди фикер әйтелә? (Әңгәмә уздырыла.)

  • Шагыйрь, дөрестән дә, ялкау, иренчәк, алдашкан, урлашкан балаларны яратмый.

Аларны тәнкыйтьләү өчен ул “уңмаган”,”куркак куян“,”пычрак “,”йокы чүлмәге “һ.б. шундый сүзләрне дә куллана. М.Җәлилнең балалар өчен язган әсәрләрендә үзәккә эшчән бала образы куела. Шагыйрь аны зур хөрмәт һәм ихтирам белән тасвирлый. (Укыган өзекне искә төшерү.)

Бу кечкенә йортта нихәтле эш

Үтә синең җитез кулыңнан.

Шигырь түгел, роман язар идем

Синең уңган кулың турында, - ди ул ”Иншәр сеңелгә” шигырендә.

Әйе, шагыйрь балаларны бик ярата һәм аларга багышлап күп кенә шигырьләр яза. Аның шигырьләрендә гүя балачак яши.

III. Төп өлеш.

1.”Күке” шигырен укып аңларга әзерләү.

· Сүзлек эше.

Моңлы- сагышлы, хисле.

Гел- һаман, һәрвакыт.

Ямансу – кайгылы, моңсу, күңелсез.

Салмак- әкрен.

· Күке турында белгәннәрне тикшерү:

- Күке нинди кош?

- Ул кайда яши?

- Кемнең күкене күргәне яки аның тавышын ишеткәне бар?

· Бер укучының күке турында чыгышын тыңлау.

2. Шигырьне уку.

Бирем. Тыңлау барышында:”Күкегә нигә ямансу?”- дигән сорауга җавап әзерләргә.

· Укытучының укуы.

· Эчтән уку.

· Строфалап уку.

IV. Белемнәрне тигезләү һәм тикшерү.

  • Бу шигырьне укыгач, нинди хисләр кичердегез?

  • Әйдәгез, уйлап карыйк. Куелган сорауларны искә төшерик. Күкегә нигә ямансу икән? (Күке ялгыз яши , бала чыгармый, шуңа ямансу.)

  • “Ялгыз яшәгәч, бала да чыгармагач, күке нәрсәгә кирәк ?” дигән сорау туа.

Чынлап та, күкенең моңлы тавышы ни өчен кирәк? М.Җәлил бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели? (Ялгыз кешеләр, ялгыз балалар турында.)

  • Кошлар гына ялгыз каламы? (Кошлар, хайваннар, кешеләр, балалар.)(Җаваплар

тулыландырыла.)

- Бәлки күке үзенең моңлы күкелдәве белән кешеләрне ялгыш адым ясаудан кисәтәдер. Ул:”Тирә - ягыбызда күпме балалар ялгыз үсә, күпмесе ятимнәр йортында әти-әнисен бер күрергә зар булып, тилмереп яши. Балаларыгызны ташлап китмәгез! Китмәгез!- дип кычкыра кебек.

- Шулай итеп, шагыйрьнең бу шигыре нинди фикергә китерә?(Әйләнә- тирәдәгеләргә игътибарлы, ялгыз кешеләргә, ятим балаларга ярдәм итәргә кирәклекне әйтә.)

- Шагыйрь күке кычкыруын ничек атый? (Кешеләрне кисәтү дип.)

- Балалар, тактага язылган шигырь юлларына игътибар итик әле.

Бу дөньяда газиздән- газиз ни бар?

- “Әни !” – дияр бала.

Бу дөньяда газиздән- газиз ни бар?

- “Бала!” – дияр ана.

- “ Газиздән- газиз тагын ни бар?” - дип сорасалар,”Туган җир, туган йорт,” – дип җавап кайтарыр һәркайсыбыз.

- Бу юллардан нинди фикергә киләбез? (Җаваплар тыңлана.)

V. Йомгаклау һәм укучылар хезмәтен бәяләү.

Сораулар.

    1. Сез бу дәрестә нәрсәләр белдегез?

2. Дәрес сездә нинди тойгылар уятты?

  1. М.Җәлил нинди темаларга шигырьләр язган?

4. Ул әсәрләрендә нинди фикерләр әйтә?

5. Аның геройлары нинди булырга куша?

VI.Өйгә эш.

  1. Шигырьне сәнгатьле укырга.

  2. Шигырь буенча хикәя язарга.

  3. Күке турында табышмак уйларга.











Автор
Дата добавления 28.12.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров197
Номер материала ДВ-293569
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх