Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыПлан конспект занятия в старшей группе "Пыяланың үзенчәлеге"

План конспект занятия в старшей группе "Пыяланың үзенчәлеге"

Скачать материал
библиотека
материалов


Тема: “Пыяланың үзенчәлеге”

Максат:

1) пыяла белән танышу, аның үзенчәлекләрен, сыйфатларын өйрәнү; химик заводларда эшләүче химик, инженер, формавщик, стеклодув, мичче кебек профессияләр белән танышуны дәвам итү.

2) вак кул моторикасын, тоемлау сәлатләрен, игътибарлыкларын үстерү, куелган проблеманы чишү юлларын табарга өйрәтү;

3) пыяла белән сак булырга өйрәнү, пыяладан ясалган предметларга сакчыл караш булдыру.

Җиһазлау: пакет, пыяладан ясалган савытлар, ваза, тере чәчәк, телефон, видеоязма, аудиоязма, таякчыклар.

Эшчәнлек барышы

Ике кулына ике пакет тоткан тәрбияче балалар янына керә.

Тәрбияче:

  • Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Беләсезме, бүген бакчага килгәндә бик матур бер чәчәккә тап булдым бит әле мин. Инде урамда салкын булса да, әлеге матур, тылсымлы чәчәк салкыннарга бирешмичә юлымда утыра иде. Мин аны җәлләп үзебезнең группага алып килергә булдым.(Тәрбияче беренче пакеттан тере чәчәк ала). Бәлки әле ул, тылсымлыдыр. Килешли ана пыяла ваза да сатып алдым. Тик менә килгәндә егылдым... Һәм минем ваза ватылды... Чәчәкне куярга савыт та калмады... Нишләп ватылды икән ул, әйтә алмыйсызмы? (Балалар җавабы: пыяла ватылучан, каты җиргә бәрелсә ватыла).

  • Әй, онытып торам бит... Минем әле сезгә тагын бүләкләрем бар. Әйдәгез шуларны карыйк. (Икенче пакеттан пыяладан ясалган савытларны чыгара). Нәрсәләр болар? (Балалар җавабы: тарелка, чашка, духи савыты, банка, стакан).

  • Болар бөтенесе дә пыяладан ясалган. Кабатлыйк әле – пыяла. Карыйк әле, пыяла нинди? (Балалар җавабы: үтә күренмәле, төсле, ватылучан, каты, салкын,шома, бер-берсенә тисәләр - яңгырый). Әле мин сезгә күрсәтергә дип, юлда ваткан вазамның кисәкләрен дә алып килдем, менә алар! Әле аның ватылгандагы тавыш телефоныма да язылып калган, хәзер тыңлатам сезгә дә. (Балалар белән ябык банкага салынган пыяла ватыклары карау, пыяла ватылганда чыккан тавышны тыңлау.)

  • Пыяланы кварц комы, сода, известь, доломит, колин дигән материаллардан ясыйлар. Аларны бергә кушып югары температурада эретәләр, һәм ул сыекчага әйләнә, аны суытып шуннан төрле савытлар ясыйлар. Балалар, сезнең заваодларда кемнәр эшләгәнен, пыяланың ничек ясалганы беләсегез киләме? Алай булса, рәхим итегез, безнең серле такта безне чын завод, анда эшләүчеләр белән таныштырыр. (Пыяла ясаучы завод, андагы эшчеләр турында видеоязма карау).

  • Ә безнең бүлмәдә пыяладан ясалган нәрсәләр күрәсез? (балалар җавабы).

  • Мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Пыяладан ясалган әйберләрне сак кына тотып, минем янга алып килегез (бер җиргә җыеп кую).

  • Балалар, мин гел онытылып киттем бит әле... Минем бит килгәндә пыяла вазам ватылды... Нишләргә инде хәзер, бу тылсымлы чәчәкне кайда утыртырга?... (балалар җавабы).

  • Әйе, дөрес. Без аны магазиннан сатып ала алабыз. Хәзер мин, Хәбиб магазинына шалтыратам. Ләкин, сатучы белән сез сөйләшерсез. Башта исәнләшергә онытмагыз, аннары аларда пыяла ваза бармы икән шуны сорарга кирәк, булса ничә сум һәм безгә китереп бирә алалармы икән, белешик.

  • Менә шалтырата башладым. (Балалар телефоннан сөйләшәләр. Сатучы әгәр пыяланың ничек ясалуы, аны кемнәр ясавы турында сөйләп, видеоязма төшереп җибәргән очракта, ваза бүләк итеп бирелүен, ә китереп бирү бушлай икәнен әйтә).

  • Вазалы булу өчен безгә пыяланың ничек ясалуы, һәм аны кемнәр ясавы турында сөйләргә кирәк. Мин сезне видеога төшереп торачакмын. (Балалар сөйләве. Телефонга видеоязма төшерү).

  • Булды балалар. Бик яхшы итеп сөйләдегез, ә мин видеоязманы Хәбиб магазины сайтына җибәрдем.

  • Ә хәзер, ял итеп, пыяла савытлар белән сак кына эшлэп алыйк. Менә сезгә вак таякчыклар, алар төрле материаллардан ясалганнар: агач, тимер, плассмасса. Шулар белән сак кына пыялаларга кагылып, аларның тавышын тыңлыйк. (Тәрбияче белән балалар үзара сөйләшә-сөйләшә тавышларны тыңлыйлар, кайсы очракта тавыш ныграк яңгырый, кайсы очракта тавыш тоныграк чыга, шуны карыйлар).

(Ишек шакыйлар)

  • Балалар, ишетәсезме ишек шакыйлар бит. Кем икән бу?..

Курьер:

- Исәнмесез, балалар. Бу зурлар төркемеме? Мин сезгә Хәбиб магазиныннан товар китердем. Рәхим итеп алыгыз. Сау булыгыз.

Тәрбияче:

  • Нәрсә икән монда карыйк әле. Нәрсә бу балалар? (ваза.) Әйе, карагыз әле нинди ул? (матур, үтә күренмәле, каты, шома һ.б.)

  • Менә сезнең ярдәм белән, безнең тылсымлы чәчәгебез шинмәс. Әйдәгез әле вазага су салып, аны бүлмәнең иң матур җиренә утыртып куйыйк. Бөтенегез дә тырышканга күрә без пыяла вазалы булдык. Моннан сон да матур чәчәкләрне шушында куя торган булырбыз. Рәхмәт сезгә балалар.















3


  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Воспитание детей дошкольного возраста»
Курс повышения квалификации «Образовательные ресурсы системы дошкольной образовательной организации в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Организация работы в ДОО по подготовке детей к школе»
Курс повышения квалификации «Инновационные подходы к организации социально-личностного развития детей дошкольного возраста в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Познавательное и речевое развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Здоровьесберегающие технологии в физическом развитии дошкольников и их применение в условиях ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Песочная терапия в работе с детьми»
Курс повышения квалификации «Организация развивающей образовательной среды в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Методическое обеспечение дошкольного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Технология проектной деятельности в процессе ознакомления детей дошкольного возраста с природой»
Курс повышения квалификации «Личностное развитие дошкольника в социальной среде в условиях реализации ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «ФГОС ДО: применение игровых практик для современного развития детей»
Курс повышения квалификации «Музыкальное развитие детей в соответствии с ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Пальчиковая гимнастика как средство развития речи детей дошкольного возраста»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере дошкольного образования»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.