Инфоурок Начальные классы КонспектыПлан-конспект урока "Склонение имен существительных"

План-конспект урока "Склонение имен существительных"

Скачать материал

 

 

 

 

 

   Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

(4 нче сыйныф татар төркеме)

 (дәрес-эшкәртмәсе)

 

 

Галимуллина Лилия Фәргатовна

Казан шәһәре Совет районы

159 нчы лицейның I категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                   

                                                       

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема:   Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Максат:                                                                                                                                                                                 1.  Исемнәрнең килеш  белән төрләнүен  ныгыту, төрле килеш формаларын дөрес куллану күнекмәсен булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү 

2. Матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Туган илгә, туган җиргә, туган телгә ярату хисе тәрбияләү, Фирдәүс Гарипова эшчәнлегенә ихтирам хисе тәрбияләү.

Дәрес төре: иҗади-эзләнүле

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм кабатлау

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, аңлату-күрсәтү, күнегүләр эшләү, сүзләрне килеш белән төрләндерү, сорауларга җавап бирү, тест эшләү һ.б.

Дәресне җиһазлау:  матур язу карточкалары, килешләр таблицасы,  Татарстан картасы, Казан турында рәсемнәр, Фирдәүс Гарипованың “Авылларны сөям җаным-тәнем белән” китабы

Материал: Татар теле: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. Мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.- 159б.: рәс. Белән.                       Исемнәрнең килеш белән төрләнеше темасы дәреслектә 46-48 нче битләрдә.      

                                      Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү:

 1.  Сәламләү, сыйныфны оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез,  укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

-         Укучылар, өй эшләрен эшләдегезме?

-         (берничә укучыдан өй эшен сорау)

-          - Сез дәрескә әзерме? Әзер булсагыз,  эшкә керешик.

2. Матур язу күнегүе:

Тактада һәм һәр укучыга шигырь язылган карточка таратыла.  Шигырьне хор белән уку, дәфтәргә күчереп язу. Язганда  дөрес утыру кагыйдәләрен әйтү.

 

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

                                               Габдулла Тукай.

-         Укучылар без бу шигырь  юлларына дәрес ахырында тагын әйләнеп кайтырбыз.

 

II. Яңа материалны аңлату:

1.Үткән дәрес  материалын хәтердә яңарту.

Килешләрнең исемнәре язылган таблицаны  игътибар белән карагыз һәм сорауларга җавап бирегез:

1)     Татар телендә ничә килеш бар? (6 килеш);

2)    3 сыйныфта килешләрнең исемнәрен һәм эзлеклелеген истә калдыру өчен җөмләләр төзегән идек, шуларны искә төшерик.

Безнең                 Бер                           Баш килеш

Ирек                    Илдә                        Иялек килеше

Юрганга              Юктыр                     Юнәлеш килеше

Төренеп               Тиңсез                     Төшем килеше

Чанага                  Чыршы                   Чыгыш килеше

Утырды                Урманы                   Урын-вакыт килеше

3)     кайсы килеш исемнәре сузык авазга башлана? (иялек, урын-вакыт);

4)     кайсы килешләрнең исемнәрендә “Ш” тартыгы бар? (баш, юнәлеш, төшем, чыгыш килешлрендә);

5)     кайсы килешнең исеме яңгырау  тартыктан башлана? ( баш килеш)

6)     кайсы килешләрнең исемнәре саңгырау тартыктан башлана? (төшем, чыгыш килешләре);

7)     кайсы килешнең исеме ике аваз кушылмасын белдергән  хәрефтән  башлана? (юнәлеш килеше);

8)     кайсы килешнең исеме яңгырау тартыкка тәмамлана? (төшем килеше);

9)     иң озын исемле килешне әйтегез (урын –вакыт килеше) 

 

Дәреслек белән эш:

  - Укчылар дәреслекнең 47 нче битен ачыгыз, 116 нчы күнегүне табыгыз .

-         .... күнегүнең биремен укысын!

-         (Җөмләләрне укыгыз, дәфтәр сүзе нинди килешләрдә кулланылган? Бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?)

-         Берәр җөмләләп укыгыз, дәфтәр сүзен табып нинди килештә килүен әйтегез.

-         (........)

-         Яхшы, барыгыз да дөрес җавап бирдегез! Хәзер 114 нче күнегүгә күчик. Күнегүне вариантлап, дәфтәрләрдә язмача эшләрбез. 1 нче вариант – бабай  сүзен, 2 нче вариант – әти сүзен килешләр белән төрләндерә, үзегез теләгән килештә бу сүз белән телдән  җөмлә дә төзегез.

-         (......)

-         Ял минуты:

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул  тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк.

Арганнарга  булышыйк.

 

-         Уен “Сайлап ал” – 112 нче күнегү ( һәр укучыда –нар,-нәр, -лар, -ләр кушымчалары язылган карточкалар бар. Укытучы исемнәр әйтә, укучылар күплек сан кушымчасын ялгый.)

Китап, дәфтәр, таң, рәсем, бакча, төн, бала, уенчык, тәрәзә, имшн, урман, күлмәк, алма.

(күплек сан кушымчасы ялгануның үзенчәлеген әйтү:

-  калын әйтелешле сүзгә калын (-лар, -нар), ә нечкә әйтелешле сүзгә нечкә кушымча (-ләр, -нәр) ялгана;

борын авазына беткән исемнәргә -нар, -нәр, калган очракта – лар,  –ләр ялгана

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

-         Укучылар барыгыз да 115 нче күнегүне табыгыз. Бу күнегүне язмача эшләрбез.

-         Күнегүнең биреме белән безне .... таныштырсын.

-         ( тиешле хәрефләр куеп, калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аерып языгыз, нинди? соравына җавап бирүче сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез.)

-         Күнегүне тиешле хәрефләрне куеп күчереп языгыз, нинди? соравына җавап биргән сүзләр астына сызыгыз һәм телдән сүзтезмәләр төзегез.

-         (.......)

-          Барыгыз да яхшы гына күнегүне эшләдегез, мин сезгә бүгенге темабызга бәйле бер матур шигырь алып килдем. Хәзер аны сезгә тәкъдим итәм.

                       Килешләр.

Кем? – мин

Нәрсә? – баш

Кем? Нәрсә? Соравына

Җавап бирә баш килеш.

Кемнең? Нәрсәнең? дия

Иялек килеше генә.

Кемгә? Нәрсәгә? Кая?

Уңга, сулга, алга, артка.

Юнәлеш килеше әйтә.

Сөйли безгә бу хакта.

Уңны, сулны төшендерә

Төшем килеше генә.

Шуңа күрә ул безгә

Кемне? Нәрсәне? дия.

Эштән, өйдән, мәктәптән,

Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан?

Чыгып килә ул дия

Чыгыш килеше генә.

Кемдә? Нәрсәдә? Кайда?

Өстә, аста, алда, артта.

Урын-вакытын күрсәтә

Сөйли безгә шул хакта.

IV.  Өй эше:       Укучылар, матур язу карточкасындагы шигырь юлларына кабат әйләнеп кайтыйк. Габдулла Тукайның бу шигыре туган җир, туган ил турында.  Мин сезгә Фирдәүс Гарипованың да “Авылларны сөям җаным-тәнем белән” китабын алып килдем. Бу китапта кайбер район-авылларның тарихы бирелгән. Сезгә дә алар белән танышырга тәкъдим итәм, кайберләрен  уку дәресләрендә дә укып узарбыз. Ә мин бүген сезгә өй эше итеп төрле килештәге исемнәрне кулланып үзегезнең туган җирегез турында хикәя язарга бирәм. Бәлки, арагызда шигырь иҗат итүчеләр дә табылыр.

V. Йомгаклау.

-         Укучылар без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-         (...........)

-         Хәзер алган белемнәрне тикшереп, тест эшләп алыйк. (укучыларга тест сораулары язылган карточкалар таратыла)

1.     Исем белдерә:

А) предметны;

Б) предметның билгесен;

В) эш, хәлне, хәрәкәтне

2. Исемнең соравы:

А) нинди?

Б) кем? нәрсә?

В) нишли?

3. Иялек килешенең соравы:

А) кемнән? нәрсәдән? кайдан?

Б) кемне? нәрсәне?

В) кемнең? нәрсәнең?

4. Кайсы сүз чыгыш килешендә?

А) вакыйганы;

Б) чишмәдән;

В) болында;

5. –га, -гә, -ка, -кә кушымчасы кайсы килештә?

А) иялек килешендә;

Б) юнәлеш килешендә;

В) урын-вакыт килешендә;

6. Кайсы сүз дөрес язылган?

А)болынлар;

Б) колыннар;

В) бәйрәмләр;

7. Төшем килешенең кушымчасы?

А) –ны, -не;

Б) –ның, -нең;

В) –нан, нән;

8. Урын-вакыт килешендәге исемне тап?

А) табыннарны;

Б) җырларда;

В) шигырьләрдән;

VI. Билгеләр кую:

-         Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям, тест билгеләрен киләсе дәрестә әйтермен.

-         Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам. Уңышлы көннәр сезгә.

 

VII. Нәтиҗә: Укучылар килешләрнең исемнәрен, сорауларын, кушымчаларын искә төшерделәр. Исемнәрне килеш белән төрләндерү күнекмәләре алдылар. Алты килеш арасында юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешләренең сораулары башкаларына караганда күбрәк булуын күрделәр. Төрле килештәге исемнәрне телдән һәм язма сөйләмдә куллану күнекмәләре алдылар.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План-конспект урока "Склонение имен существительных""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер по платежным услугам

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

План-конспект для татарской группы по татарскому языку.

Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Максат: 1. Исемнәрнең килеш белән төрләнүен ныгыту, төрле килеш формаларын дөрес куллану күнекмәсен булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү

2. Матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Туган илгә, туган җиргә, туган телгә ярату хисе тәрбияләү, Фирдәүс Гарипова эшчәнлегенә ихтирам хисе тәрбияләү.

Дәрес төре: иҗади-эзләнүле

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм кабатлау

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, аңлату-күрсәтү, күнегүләр эшләү, сүзләрне килеш белән төрләндерү, сорауларга җавап бирү, тест эшләү һ.б.

Дәресне җиһазлау: матур язу карточкалары, килешләр таблицасы, Татарстан картасы, Казан турында рәсемнәр, Фирдәүс Гарипованың “Авылларны сөям җаным-тәнем белән” китабы

Материал: Татар теле: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. Мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.- 159б.: рәс. Белән. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше темасы дәреслектә 46-48 нче битләрдә.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү:

1. Сәламләү, сыйныфны оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

  • Укучылар, өй эшләрен эшләдегезме?
  • (берничә укучыдан өй эшен сорау)
  • - Сез дәрескә әзерме? Әзер булсагыз, эшкә керешик.

2. Матур язу күнегүе:

Тактада һәм һәр укучыга шигырь язылган карточка таратыла. Шигырьне хор белән уку, дәфтәргә күчереп язу. Язганда дөрес утыру кагыйдәләрен әйтү.

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 844 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.11.2014 820
    • DOCX 54 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галимуллина Лилия Фаргатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галимуллина Лилия Фаргатовна
    Галимуллина Лилия Фаргатовна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 19619
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 224 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 059 человек

Курс повышения квалификации

Особенности введения и реализации обновленного ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1102 человека из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 19 288 человек

Мини-курс

Фитнес: теория и практика

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Современные технологии в образовании (робототехника)

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические особенности педагогического общения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек