Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / План мероприятия "Абдулла Алишка багышланган кичә"

План мероприятия "Абдулла Алишка багышланган кичә"



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Абдулла Алишка багышланган кичә:

Кичә Абдулла Алишның җыры белән башлана:


1нче алып баручы: - Кызыклы һәм тирән мәгънәле әкиятләр язган,

балаларның якын дусты булган каһарман шагыйребез Абдулла Алишның зур 105 еллык юбилеы.


2нче алып баручы: - Абдулла Алишның әкиятләре белән без балалар бакчасыннан ук таныш, аларны яратып укыйбыз. Ул М. Җәлил кебек героик көрәше, батырлыгы белән дә билгеле шәхес. Аның тормышы – батырлык үрнәге. Абдулла Алишның сугыш әсирлегендәге батырлыгының нигезе балачакка ук барып терәлә.


(Автобиография мултимедия белән бара)


1нче алып баручы: - Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылында укымышлы гаиләдә туа. Бик зирәк бала була. Әнисе бик акыллы, нечкә күңелле кеше, оста итеп бәетләр чыгаручы була.


2нче алып баручы: - Башлангыч белемне 6-7 яшендә әтисеннән ала. Башта мәдрәсәдә, аннан соң күрше авылга йөреп укый.Абдулла кечкенәдән белемгә омтыла, фәннәрне яхшы үзләштерә; әкиятләр, тапкыр сүзләр, мәкальләр, җыр-бәетләр ярата. Аларны тиз отып ала,җыя. Спас педагогия техникумы каршындагы 7 еллык рус мәктәбендә укый.


1нче алып баручы: - танылган балалар язучысы Абдулла Алиш сугыш алды елларында Казанда яши. Ул инде танылган балалар язучысы

1927-30 елларда Казан җир төзү техникумында укый. Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу еллар – язучының иң актив иҗат чоры.


2нче алып баручы: - Сугыш башлангач Абдулла Алиш та кулына корал алып сугышка китә, солдат-радист була. Әнисе улына багышлап шигырь яза.

( ике укучы шигырьне укый, тын гына музыка уйный.)

1 укучы

Балаларым, сугышларга

Батыр булып керегез.

Безнең изге җиребездән

Фашистларны куыгыз!

Булма куркак, бул гайрәтле,

Сугышларга кергәндә.

2 укучы

Үз-үзеңне аяма,

Дошманнарны күргәндә.

Әгәр дошман каршы килсә,

Мылтыктан рәхимсез ат.

Минем теләгем шул сиңа:

Батыр исемен алып кайт.


Абдулла Алиш Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша, 1941 елның 12 октяберендә әсир төшә.

1нче алып баручы: - Ах, бу сугыш! Ачы язмыш Абдулла Алишны төрле сынаулар алдына бастыра, ләкин ул туган иленә,туган халкына соңгы минутларына кадәр тугры кала. Тоткынлык чорында шигырь һәм әкиятләр яза, 2-3 блокноты була, әмма язганнарының бик аз өлеше генә туган илгә әйләнеп кайта.

Абдулла Алиш туган илгә булган хисләрен шигырьгә салган (ике укучы шигырь сөйлиләр “Үзем турында җыр”)

1укучы

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә,

Әйтер идем: кирәк түгел, дип,

Кайтам мин, дип, туган илемә.


Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,

Ләкин илең ирексез калсын, дип,

Әйтер идем: мине зинданга сал,

Фәкать илем ирекле булсын, дип.

2 укучы

Ничек тели җаның, шулай яшә,

Кара кашлы кызлар үзеңә,

Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел.

Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә.


Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын;

Алтынны ул чүпкә санар.

Иң кыйммәтле күрер ватанын.


2нче алып баручы: - Озак еллар буе А. Алиш һәм башка җәлилчеләрнең исемнәре Җәлил нуры яктысында тоныкланыбрак торды. 1996 елда бу хата төзәтелде. Казанда Җәлил һәйкәле янындагы стенага җәлилчеләргә барельеф куелды.


1нче алып баручы: - Казан шәһәренең 55нче мәктәбе А.Алиш исемен йөртә, анда әдипнең музее оештырылган. Казанда Алиш исемендәге мәдәният йорты бар, туган авылы Көектә аңа һәйкәл куелды. 1996 елда А, Алиш исемендәге премия булдырылды.


2нче алып баручы: - Болар барысы да Алиш истәлегенең халык күңелендә яшәвен раслый. Халкым үзенең батырларын онытмый, аларны хөрмәт итә һәм горурлык белән искә ала. Мәхмүт Хөсәеновның шигыре моңа бер мисал булып тора: (“ Язучы да Алиш, батыр да “ шигыре укыла)


Язучы да Алиш, батыр да,

Яшен булып, яуда яшьнәгән!

Ил алдында тик бер тапкыр да,

Мин – батыр дип гайрәт чәчмәгә.

Ия булган тыйнак холыкка,

Ядкарь итеп исемен язмаган.

Ил-анасын кара коллыкта

Күңелендә йөрткән, назлаган.

Бик авырын юлның сайлап ул,

Кыю кичкән үлем даласын.

Яшь буыннар өчен маяк ул:

Рухландырыр балам баласын!

Олы җанлы ирләр сугышта

Уйлый илен соңгы сулышта.


1нче алып баручы: - Балалар язучысы А.Алиш әкиятләр жанрын үстерүгә зур игътибар бирә. Аның балалар өчен иҗат иткән 25ләп әкияте бар. Алар сурәтләүләргә һәм образларга бик бай, уку өчен бик җиңел. Әдипнең тормышы безгә үрнәк булган кебек,аның әкиятләре дә безне яшәргә өйрәтә.


2нче алып баручы:

Кемгә генә якын түгел

Әкиятләр дөньясы?!

Әкиятне яраталар

Кечесе һәм олысы.

Ул дөньяда ни генә юк?!

Бар да серле, тылсымлы.

Бил бирмәс батыр егетләр

Коткаралар халыкны.


1нче алып баручы:

Күз йомганчы әллә кая

Шундук очып китәсең.

Теләсәң, дөнья читенә

Бик тиз барып җитәсең.

Хәзер сезнең белән барыйк

Әкият” дигән илгә

Катнашучы артистлар барысы да сәхнәгә чыгалар, саубуллашу җыры башкарыла.(“Бөрлегәнем” җыры көенә).


Әкиятебез инде тәмам,

Ошадымы ул сезгә?

Әгәр кимчелекләр булса

Гафу итегез безне!


Әйе, кимчелекләр булса,

Гафу итегез безне.


Сезнең белән очрашу да

Сизелми бик тиз үтте.

Инде хәзер саубуллашу

Вакыты килеп җитте.


Әйе,хәзер саубуллашу

Вакыты килеп җитте.

Тәмам.

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-296422

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>