Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / План по математике на тему "Күппочмакның периметры"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

План по математике на тему "Күппочмакның периметры"

библиотека
материалов

ТР Арча районы “Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе” филиалы

Югары Оры башлангыч гомуми белем мәктәбе”













2 сыйныфта математикадан

( “Перспектив башлангыч мәктәп”буенча) дәрес планы























План-конспектны башлангыч сыйныфлар укытучысы К.Р.Хакимова төзеде



Тема: Күппочмакның периметры

Максат:

-Укучыларны турыпочмаклыкның периметры дигән төшенчә белән таныштыру

-мәсьәлә чишү һәм исәпләү күнекмәләрен камилләштерү

-парларда бер-берсе белән киңәшләшеп, иҗади сәләтләрен үстерү;

-эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп, үзара эшлекле аралашу мөнәсәбәтләре булдыру;

-балаларда дуслык, иптәшлек хисләре, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, бер–берсенә ярдәмчел булу сыйфаты тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

ТБУУГ: Күппочмакның периметрын таба белү,төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

РУУГ график күнекмәләр формалаштыру, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллан

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә – тирә дөнья, әхлак тәрбиясе.

Җиһазлау. Таратма карточкалар, тест, презентация.

Материал: А.Л.Чекин Математика 2 класс, 120-121 бит; мөстәкыйль эш дәфтәре №1, 50 бит; методик ярдәмлек.

Дәрестә кулланылган сингапур структуралары : КОНЭРС, СИНГЛ РАУНД РОБИН, ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.



Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру. Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт

булдыру. (ШУУГ)

Әйдәле Илназ иптәшләреңне һәм кунакларыбызны сәламләп кит.

- Хәерле көн, укытучылар!

- Хәерле көн, дуслар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә

Математика өйрәнүдә

Уңыш булсын безгә.

Гел “5”леләр алып торыйк,

Өлкәннәрне сөендерик.

Хәзер дәрескә керик.

Бер-беребезгә карап елмайыйк та,

Яхшы кәеф телик дуслар.

Хәерле көн, хәерле юл телик

Белем иле буйлап узарга.



2014 ел-мәдәният елы.Без дә бүген сезнең белән Казан шәһәренең кайбер истәлекле урыннарына сәяхәт кылырбыз.Тактада сәяәтнең картасы бирелгә.

Спасс башнясы. Кремльгә без Спас башнясы аша керәбез.

Ул ак таштан салынган .Аның капкалары элек төнгә ябыла торган булган.Ул күп тапкырлар пожар (янгын)вакытында яна.Ләкин аны яңадан торгызганнар. Ул ак төстә.Аңа сәгать куелган. Спас манарасы бик матур. Спас манарасының йолдызында нурлар җемелди, сәгатенең тавышы күңелне дулкынландыра.

1.Әйдәгез, 1 санын берурынлы саннарга тапкырлыйк .Каршы яктагы күрше белән, чираттан команда белән. Сингл Раунд Робин)

2.Арифметик диктант. ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН

11 һәм 2нең аермасы

9 һәм 5 санының суммасы

10 ны 7 гә арттырыгыз

16 ны 6 га киметегез.

1м да ничә см

1 м да ничә дм

35 һәм 1 санының тапкырчыгышы

20 ны 10 га арттырыгыз

3.Зирәклеккә мәсьәлә

  • Ишек алдында тавыклар һәм этләр бар. Марат аларның тәпиләрен санады. Барысы 10 булды. Ничә тавык һәм эт булырга мөмкин?

(2 эт 1 тавык,3 тавык 1 эт)



Кол Шәриф мәчете

Үзенең мәһабәтлеге, затлылыгы, гүзәллеге һәм бай китапханәсе белән һәркемне сокландырып дүрт гасыр элек Казан ханлыгы башкаласын күп манаралы, дастаннарга кергән Кол Шәриф мәчете бизәп торган. Ул аның соңгы имамы – Казанны саклаучыларның юлбашчыларыннан берсе – сәет Кол Шәриф хөрмәтенә шулай аталган.

1995 елда Татарстан Республикасы Президенты Кол Шәриф мәчетен торгызу турында Указ чыгара. 1996 елның 21 февралендә мәчет бинасы төзелә торган урында беренче таш салына. Ул 8 манаралы.

Мөстәкыйль эш

1.Сумманы тапкырчыгыш рәвешендә яз

7+7+7+7=

Дөрес тигезлек төзе

4х...=2х4

7х... =...х7

Исәплә

1х7= 9х0=

Болгар

. Үзенең тарихы Болгарлар авылыннан башлый. Революциягә кадәр Казан губернасының Спас өязе эчендә булган, Куйбышев сусаклагычы төзү вакытында Куйбышев шәһәре су астында калды. Шәһәр халкы һәм хакимияте 19531956 елларында Болгарлар авылына күчте. 1957 елдаавылга Куйбышев исемене бирделәр һәм ул ТАССР Куйбышев районының үзәге булып чыкты. 1991 елда шәһәргә Болгар исемене бирделәр. 2010 елда шәһәрдә туристик үзәк төзүе башланды.

Район үзәгеннән көнчыгышта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы урнашкан. XXII гасырлардабиредә Идел-Чулмандагы Болгар дәүләте башкаласы урнаша. Болгар янында мәчетләр, мавзолейлар, мунчалар сакланган. Биредә торак, һөнәрчелек, сәүдә кварталлары да булган.



II. Актуальләштерү (КУУГ)

Нинди фигуралар бирелгән?

Сезнең партада да фигуралар.Алар нинди формада?

Турыпочмаклыкның кырыйларын йомык сынык сызык дип әйтеп буламы?

Ничә буыннан тора?

III.Уку мәсьәләсен кую (РУУГ)

Озынлыгын табу өчен нишлибез?

Икенче төрле яклары дип әйтеп буламы?Без нишләдек?

VI .Уку мәсьәләсен чишү (РУУГ)

Күппочмакның яклары озынлыгы суммасын таптык.

Кроссворд чишелә.



т

у

р

ы

п

о

ч

м

а

к

л

ы

к


к

и

с

е

м

т

ә

к

в

а

д

р

а

т





и

к

е

3

п

о

ч

м

а

к




б

е

р












т

а

п

к

ы

р

л

а

у



н

у

р

Барлык почмаклары да туры булган дүртпочмак нәрсә дип атала?

Баш башы чикләнгән туры.

Барлык яклары да бер үк төрле озынлыктаы турыпочмаклык

Егерме берәмлек ничә дистә?

Өч почмагы булган фигура нәрсә дип атала?

10 см ничә дм?

Тапкырчыгыш кыйммәтен тапканда үтәлә торган гамәл

Бер ноктадан башланган туры сызык

Периметр сүзе килеп чыга.

Күппочмакның периметрын исәпләү.



Ә хәзер ял итеп алыйк. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР



Кырлай Г.Тукай музее

Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылы (Татарстанның Арча муниципаль районында) үзе үк мемориаль һәйкәл булып тора. Кырлай авылында Сәгъди абзыйлар гаиләсендә Тукай 5 елга якын яши. Тукайның гади крестьян тормышының көндәлеге, ихтыяҗын сиземләве шушы Кырлайдан башлана. Монда ул мәдрәсәгә йөреп белем ала, халык иҗаты гәүһәрләре белән таныша. "Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным", - дип язды соңыннан шагыйрь. Шагыйрь эзләре калган сукмаклар авылда әле дә саклана. Аларның берсе Тукай мемориаль комплексына алып килә. Г. Тукайга Яңа Кырлайда багышланган музей экспозициясе 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсендә оештырыла. 1971 елның 30 мартында Г. Тукай музее Казанда М.Горький музее филиалы статусы ала. 1976 елдан ТАССР Дәүләт музее филиалы. ТАССРның Министрлар Советының 1978 елның 7 декабрьдәге "Яңа Кырлай авылын һәм Г. Тукай мемориаль үзәген төзекләндерү, архитектура-сынлы бизәү буенча чаралар"  карары буенча Б.Урманче проекты белән яңа музей комплексы бинасы төзелә, яңа экспозиция ачу тантанасы 1979 елның 25 апрелендә үткәрелә. Музей комплексы үз эченә ике экспозицияне ала: мемориаль көнкүреш (Сәгъди абзый йорты) һәм әдәби-нәфис (махсус төзелгән бина). "Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты" дигән экспозия Б. Урманче проекты белән төзелгән ике катлы бинада урын алган.

V.Дәрес материалы өстендә эш (ТБУУГ)

Дәреслек белән эш.

1,120 бит№ Күппочмакның периметрын исәпләргә.

3,121 бит№ Турыпочмаклыкның периметрын исәпләргә



VI.Дәрес материалын ныгыту. (ТБУУГ)


  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү - бит.

- №2 –

- №3 –

- №4

- №5 –

- №6 –

- №7 –

Картадагы үткән юлны табу өчен нишлибез?

VII. Йомгаклау. Рефлексия. (РУУГ, ШУУГ)

  • Дәресебез ахырына якынлашты.

  • Кояшыбыз да елмаеп тора. Димәк, без дәрестә тырышып эшләгәнбез.

  • Сез ризамы минем белән?

  • -Дәрестә нәрсә белдек?

-Нәрсәгә өйрәндек?

-Тагын нәрсә өстендә эшлисе бар?
















































































Автор
Дата добавления 23.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров232
Номер материала ДВ-091514
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх