Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / План самообразования учителя татарского языка и литературы

План самообразования учителя татарского языка и литературы

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Аксубай муниципаль районы “Яңа Аксубай башлангыч белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе



беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зайнуллина Лилия Альбертовна
















Шәхси-иҗади план















Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”

(Ризаэтдин Фәхретдин)



























АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Мәктәп алдына куелган бурычлар заман узу белән үзгәрә бара. Һәр чор үзенә бер яңарыш алып килә. Конкурентлыкка ия шәхес тәрбияләү – хәзерге мәгариф алдында торган бурыч. Компьютерлаштыру, бер яктан караганда, уңай, заманча, икенче яктан, укучыларның аралашуларын, әдәбиятка, сәнгатькә тартылуларын чикли сыман тоела. Бу үз чиратында татар әдәби теленә игътибарны киметә. Татар әдәби теленең нормалары әдәби сөйләмнең нигезендә ята. Билгеле булганча, сөйләм культурасы - кешедә гомуми культураның бер билгесе. Ул үзеннән-узе генә килми, аңа үз сөйләмеңә һәрчак игътибар итү нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Кешенең сөйләме дөрес, анык, төгәл һәм матур булырга тиеш. Бары шундый сөйләм генә тыңлаучыга аңлаешлы, үтемле була, матур яңгырый. Сөйләмне дөрес, төгәл һәм анык итү өчен, кешенең фикер йөртүе эзлекле, нигезле, ышандыргыч булырга тиеш.

Әдәби телнең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, морфологик, синтаксик һәм стилистик нормаларын өйрәтү- татар теле укытучысының төп бурычы.

Ә әдәбият фәненең төп бурыы-туган якны, табигатен, авылны, халыкны, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын, үзенчәлеген өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятлы, камил сәламәт шәхес итеп тәрбияләү.

Бу – бүгенге көндә мәктәп алдында торган иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Бала үзен туган ягының бер күзәнәге итеп тоярга, аның үткәнен, бүгенгесен өйрәнергә, әби-бабайлардан калган мирасны сакларга, аны баетуда үзеннән өлеш кертүне үзмаксат итеп куярга тиеш. Туган як ул-туган йортыбыз, туган авылыбыз. Ватаныбыз... Ул- гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәүгә көч һәм дәрт бирүче, күңел терәге.

Укытучы һәм балалар белән бергә уздырылган чаралар укучыларга патриотик тәрбия буенча фәнни белем алырга, аларда бүгенге һәм киләчәк тормыш өчен кирәкле эзләнү, тикшеренү, ачышлар ясый белү күнекмәләре формалаштырырга ярдәм итәргә тиеш.

Белем алуның тәмен тою– ул искиткеч могҗиза. Могҗизаны бары хезмәт кенә тудыра. Хезмәткә мөнәсәбәт (бу очракта иҗади эш) кешенең рухи тормышында гаять әһәмиятле сыйфат. Бу уңайдан танылган педагог В.А. Сухомлинский болай дип язган: “Шатлык хисе көч куя, тир түгә һәм арыганлыкны тоя белгән кешегә хас. Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел. Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп, үзләре эшләгән эшләрнең нәтиҗәсен күреп, горурланып үссеннәр”1. Танылган педагогның әлеге киңәшләрен мин үз эшчәнлегемне оештыруда нигез буларак кабул иттем.

Ә югарыда әйтелгән шәхес тәрбияләү өчен, укытучы үзе югары мәдәниятле,әхлаклы, намуслы, яңалыкка, белемгә омтылучан, алга карап эш итә торган, һәр эшкә иҗади якын килү- чән, ярдәмчел, таләпчән, бер сүз белән әйткәндә, үз эшенең остасы булырга тиеш. Заман белән бергә атлау укытучыдан өзлексез педагогик белем алуны таләп итә. Ә өзлексез педагогик белем мөгаллимнең гомуми мәдәни, социаль-әхлакый, һөнәри юнәлештәге белемнәрен даими тулыландырып торуы ул, ягъни үз белемен күтәрү өстендә эшләве. Гомер буе белем туплау- педагогның –мәңгелек юлдашы. “Зыялы кеше тәрбияләүдә аеруча нәтиҗәле ике көч бар,- ди

А. М.Горький,- сәнгать һәм фән. Бу көчләр икесе дә китапка берләшә”. Г. Тукай сүзләре дә шул ук фикерне куәтли: “ Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым.”

Әгәр татар теле укытучысының китап укырга вакыты юк икән, димәк аның бер файдалы эшкә дә вакыты юк. “Китап-бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре”, дип яза күренекле мәгърифәтче К.Насыйри. Әлеге аталган цитаталар татар теле укытучысының яшәү девизы булырга тиеш. Бары шул вакытта гына эшебезнең нәтиҗәсе югары булыр.



Укытучының үз белемен күтәрү планы



Белеме (кайчан һәм кайда тәмамлаган): Казан дәүләт педагогия университеты , филология факультеты, 2002 ел, татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Белгечлеге буенча эш стажы: 14 ел

Курсларда кайчан һәм нинди проблема буенча укыган: Курсы повышения квалификации для учителей татарского языка и литературы по проблеме «Современный урок татарского языка в аспекте требований ФГОС»

при Приволжском межрегиональном центре повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования Института психологии и образования ФГ АОУ ВПО «Казанский (Приволжский) федеральный университет», г. Казань,108 часов.

Удостоверение КФУ УПК № 040289, выдано 8 октября 2015г.


Методик тема өстендә эш

1. Методик тема: Укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру.

2. Тема өстендә кайчан эш башланган: 01.09.2015

3. Кайчан тәмамлау күздә тотыла: 31.05.2020

  • 4. Тема буенча максат һәм бурычлар: мәгълүмат ташкынында үзлектән белем алу, дөрес ориентлашу, кирәкле информация-не сайлап алу, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыруның заманча метод һәм алымнарын өйрәнү;

  • аны татар теле, әдәбияты укытуда һәм тәрбия эшчәнлеген дә куллану;

  • тәҗрибә тарату.



I Фәнни – теоретик белемне күтәрү

Эш төре

Вакыты

Үзбәя

1

Алдынгы эш тәҗрибәләрен өйрәнү, кул- лану


Даими


2

Татар теле һәм әдәбияты буенча альтер- натив программаларны өйрәнү


Даими


3

Г.Рәхимовның “Үстерешле укыту методи- касы” буенча эш тәҗрибәсе булдыру, тел дәресләрендә куллану


Даими


4

Сингапур структураларын тирәнтен өйрә- нү, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әлеге структура элементларын гамәлгә ашыру


Даими


5

Даими рәвештә “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”, “Казан утлары”, “Ачык дәрес”, “Алабуга нуры”

һ.б. журнал һәм газеталары белән танышу, кирәкле материалларны туплау, куллану


Даими


6

Радио, телевидение буенча кирәкле тап- шыруларны (“Халкым минем”, “Татар- лар”, “Тамчы шоу”, “Мәдәният дөнья- сында” һ.б.) карау, укучылар белән фикер алышу


Даими


7

Тел укытучылары семинарларында катна- шу, чыгышлар ясау


Даими


8

Китапханәләр белән элемтәдә тору


Даими


9

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүчеләр белән эшләү программасын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү


Даими


II Педагогик-психологик осталыкны үстерү

Эш төре

Вакыты

Үзбәя

1

Укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләр- не куллану, тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә булу, тәҗрибә уртаклашу


Даими


2

Укучыларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү

Даими


3

Тел һәм әдәбият дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru, www.ksu.ru, http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору


Даими


4

Районкүләм оештырылган семинар, конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау


Даими


5

Укучыларның белем өлкәсендә активлыгын арттыру максатыннан яңа технология, методлар куллану


Даими


6

Яңа педагогик алымнарны өйрәнү

Даими




III Зәвык дәрәҗәсен күтәрү

Эш төре

Вакыты

Үзбәя

1

Илебездә һәм чит мәмләкәтләрдә булган төп вакыйгалардан хәбәрдар булу, аларга карата үз фикереңне булдыру


Даими


2

Эчке һәм тышкы матурлыкның гармо- ниясенә ирешү


Даими


3

Матур әдәбият, матбугат белән танышу, китапханәләр белән элемтәдә тору


Даими


4

Сәламәт тәндә - сәламәт рух” – сәламәт яшәү рәвеше алып бару


Даими


5

Татар халкының культурасын, тарихын, мәдәниятын өйрәнү, милли зәвык тәрбия- ләү


Даими


6

Туган як халкының бай мирасын өйрәнү, аларны эш тәҗрибәсендә куллану


Даими


7

Район һәм мәктәп тормышында булган мәдәни чараларда катнашу, булу


Даими




IY Укыту процессында кирәкле булган

норматив документлар белән танышу

Эш төре

Вакыты

Үзбәя

1

Россия Федерациясе конституциясе

Даими


2

Татарстан республикасы конститутциясе

Даими


3

Закон “Об образовании” РФ, РТ

Даими


4

Татарстан халыклары телләре турында”гы закон


Даими


5

Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча махсус минимум эчтәлеге


Даими


6

Балалар хокукы турында конвеция

Даими


7

Тел һәм әдәбият буенча программалар

Даими


8

Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләре

Даими


9

Белем дәрәҗәсен бәяләү критерийларын өйрәнү


Даими




Y Ата-аналар белән эш

Эш төре

Вакыты

Үзбәя

1

Ата-аналар белән даими элемтәдә тору

Даими


2

Ата-аналар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрү


Даими


3

Татар теле һәм әдәбияты буенча үткә- релгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру


Даими


4

Ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне”, ачык дәресләр үткәрү


Март


VI Кабинетта эш

Эш төре

Вакыты

Үзбәя

1

Татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен күрсәтмә әсбаплар: кроссворд, ребус, әдәби мәсьәләләр ясау


Даими


2

Терәк схема, таблицаларны барлау, аларның картотекасын эшләү

Даими

Декабрь


3

Тел һәм әдәбият дәресләре өчен тестлар ясау


Даими


4

Фән һәм темалар буенча папкаларга материал туплау


Даими


5

Кирәкле методик һәм әдәби китапларны булдыру


Даими


6

Дәресләр һәм әдәби чаралар өчен мультислайдлар ясау


Даими






YII Фәнни конференцияләрдә, семинарларда катнашу, басмаларда материалларны бастыру

Эш төре

Үткәрү урыны

вакыты

Канашу төре

Нәтиҗә



1 Сухомлинский В.А. Улыма хат. - М.:Просвещение., 1987. - 21 б..


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 30.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров102
Номер материала ДВ-395496
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх