Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Конспекты / План урока 7 класс по математике

План урока 7 класс по математике



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Математика

Название документа конкурсная работа.doc

Поделитесь материалом с коллегами:

Анкета – заявка на участие в конкурсе

«Лучшая методическая разработка в учебно – воспитательном процессе»



Наименование района/города субъекта РФ

Фамилия Имя Отчество

(полностью)

Должность, место работы

Тема конкурсной работы

«e-mail» лично автора (обязательно)

Татарстан

Апастовский район

Абдрахманова Гелия Зофяровна

Учитель математики

МБОУ «Кзыл- Тауская СОШ»

Өчпочмак темасын кабатлау

abdraxmanovagelia@mail.ru



Название документа Өчпочмак темасын кабатлау.doc

Поделитесь материалом с коллегами:


Тема: «Өчпочмак» темасы буенча

белемнəрне барлау.


Максат: 1) билгелəмə, теоремаларнын дөрес, төгəл формулировкасы;

2) сызымнарны дөрес башкару, билгелəү;

3)теоремаларнын бирелешен, нəрсə исбатларга кирəклеген ачыклау, исбатлау;

4) мəсьəлə чишүдə алган белемне куллану.

Җиһазлау: Һəр геймга кагылышлы плакатлар, Дөрес җаваплар язылган презентациялəр (компьютерда алдан төзеп куела), исбатлау өчен кирəкле таблицалар, модельлəр, мəсьəлəлəр язылган карточкалар, 1-4 кадəр цифрлар язылган бочкалар салынган янчык.


Дəрес төре: Дəрес - викторина «Бəхетле очрак».


«Математика фəненең иң мөһим талəбе - төшенчəлəргə төгəл билгелəмə бирү».

Постников.

Дəрес барышы.

Класс ике группага бүлеп, өстəллəргə кара-каршы утыралар. Һəр командадан бер командир сайлап куела. Укытучы укучыларны дəрес барышы белəн таныштырып чыга.

I гейм


  1. Нинди фигура өчпочмак дип атала?

(Бер турыда ятмаган өч ноктаны тоташтырудан килеп чыккан фигура өчпочмак дип атала)

  1. Өчпочмак пиреметры дип нəрсə атала?

(Өчпочмакның өч ягының озынлыклары суммасы аның периметры дип атала)

  1. Нинди өчпочмаклар бар? Һəркайсына билгелəмə бирергə.

(Турыпочмаклы, тигезьянлы, тигезьяклы, һ.б.)

  1. Нинди өчпочмаклар тигез була?

(Бер өчпочмакның элементлары тиңдəшле рəвештə икенче өчпочмакның элементларына тигез булса, бу өчпочмаклар тигез була)

  1. Өчпочмакнын медианасы дип нəрсə атала? Ничə медиана бар?

(Өчпочмакның түбəсен аның каршы яткан ягының уртасы белəн тоташтыручы кисемтə өчпочмакның медианасы дип атала. Телəсə нинди өчпочмакта өч медиана бар)

  1. Өчпочмакнын биссиктрисасы дип нəрсə атала? Ничə биссиктриса бар?

(Өчпочмакның түбəсен каршы яткан якның ноктасы белəн тоташтыручы почмак биссектрисасы кисемтəсе өчпочмакның биссектрисасы дип атала. Телəсə нинди өчпочмакта өч биссектриса бар)

  1. Өчпочмакның биеклеге дип нәрсә атала? Ничә биеклеге бар?

(Өчпочмакның түбəсеннəн аның каршы яткан ягын эченə алган турыга үткəрелгəн перпендикуляр өчпочмакның биеклеге дип атала. Телəсə нинди өчпочмакта өч биеклек бар)

  1. Тигезьянлы өчпочмак дип нинди өчпочмак атала?

(Өчпочмакның ике ягы тигез булса, ул тигезьянлы була)

  1. Тигезьянлы өчпочмакның I үзлеге ничек әйтелә?

(Тигезьянлы өчпочмакның нигезенə үткəрелгəн биеклеге медиана һəм биссектриса да була)

  1. Тигезьянлы өчпочмакның II үзлеге ничек әйтелә?

(Тигезьянлы өчпочмакның нигезенə үткəрелгəн медианасы биеклек һəм биссектриса да була )

  1. Тигезьяклы өчпочмак дип нинди өчпочмак атала?

(Барлык яклары да тигез булган өчпочмак тигезьяклы өчпочмак дип атала)

  1. Өчпочмаклар тигезлегенең I билгесе

(Бер өчпочмакның ике ягы һəм алар арасындагы почмагы тиңдəшле рəвештə икенче өчпочмакның ике ягына һəм алар арасындагы почмагына тигез булса, андый өчпочмаклар тигез була)

  1. Өчпочмаклар тигезлегенең II билгесе

(Əгəр бер өчпочмакның бер ягы һəм шул як янындагы ике почмагы тиңдəшле рəвештə икенче өчпочмакның ягына һəм шул як янындагы почмагына тигез булса, андый өчпочмаклар тигез була)

  1. Өчпочмаклар тигезлегенең III билгесе

(Əгəр бер өчпочмакның өч ягы тиңдəшле рəвештə икенче өчпочмакның өч ягына тигез булса, андый өчпочмаклар тигез була)

  1. Әйләнә дип нинди фигура атала?

(Бирелгəн ноктадан билгеле бер ераклыкта урнашкан барлык нокталардан геометрик фигура əйлəнə дип атала)

  1. Әйләнәнең үзәге, радиусы, хордасы, диаметры, дугасы

(Бирелгəн нокта əйлəнəнең үзəге дип, ə үзəкне əйлəнəнең нинди дə булса бу ноктасы белəн тоташтыручы кисемтə əйлəнəнең радиусы дип атала. Əйлəнəнең ике ноктасын тоташтыручы кисемтə хорда дип атала. Əйлəнəнең үзəге аша үтүче хорда диагональ дип атала)

II гейм


Геометрия – геометрик фигуралар, аларның элементлары, үзлекләре турында өйрәнә.

Бераз сызымнар өстендә дә эшләп алыйк.


Командалардагы һəр укучыга да битлəр таратыла. Һəр укучы укытучы күрсəтмəсе буенча эшли.


I төркем II төркем

1.

Кысынкы Жәенке

почмаклы өчпочмак сызарга, тамгаларга, яклар, түбәләр, почмакларын атарга.

2. Бу өчпочмакның пиреметры нәрсәгә тигез?


АВ = 3, ВС = 4, АС = 5 АВ = 7, ВС = 5, АС = 6

(Р = АВ + ВС + АС)

Җавап: 12 Җавап: 18

3. А - түбәсеннән каршы ятучы якка медиана үткәрегез.

4. В - түбәсеннән биеклек төшерегез.

5. С – түбəсеннəн биссектриса үткəрегез.


В

hello_html_m3713ecc7.gif С




А

С В А



6. Тигезьянлы өчпочмак сызыгыз. Тигезьяклы өчпочмак сызыгыз.

hello_html_7929b91a.gifВ В




А С А С


7. Тигезьянлы икәнен ничек күрсәтербез?

(АВ = ВС)

8. Үзәге А булган әйләнə сызыгыз.

7. Тигезьяклы өчпочмак икәнен ничек күрсәтербез?

(АВ = ВС = АС)

8. Үзәге В булган әйлəнə сызыгыз.



  1. Əйлəнəдə радиус, хорда, диаметр, дуга үткəрегез.

hello_html_40372a73.gifС



Д Е

М К

III Гейм


«Геометрия - дөрес булмаган сызымнарда дөрес фикер йөртү сәнгате ул».

Пойа Д.

Мондый сангать бездә дә юк микән әйдәгез тикшереп карыйк.


Янчык эченə салынган 1 - 4 цифрлары язылган бочкаларны һəр команда чиратлап ала һəм биремнəрне башкара.


1. Өпочмаклар тигезлегенең 1-нче билгесе.

2. Тигезьянлы өчпочмаклар үзлеге.

3. Өчпочмаклар тигезлегенең 2-нче билгесе.

4. Өчпочмаклар тигезлегенең 3-нче билгесе.

а) формула әйтелә;

б) бирелеш, исбатларга нәрсә тиеш тактага языла;

в) модельләр ярдәмендә исбат ителə.


IV Гейм.


Алган, белемнәрне куллана беләбезме?

Һəр укучыга мәсьәләләр язылган карточкалар таратыла. Һəр укучы мөстəкыйль рəвештə мəсьəлəне чишə. Карточкаларның чишелеше каплаулы тактада языла. Укучылар үз эшлəрен каршы командага бирəлəр, икенчелəре исə үз чиратында эшне тикшереп тиешле балны куялар.


Искəрмə: дөрес эшкə -1 бал, дөрес булмаса - 0 бал.


Шул арада вакыт калса: турыпочмаклык сүзеннән баш килештә исемнәр төзиләр.


Укытучы дəрескə нəтиҗə ясый. Иң күп дөрес һəм төгəл җавап бирүче укучылар «Өчпочмаклар» темасы буенча зачет ала.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 09.11.2016
Раздел Математика
Подраздел Конспекты
Просмотров9
Номер материала ДБ-336997
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх