Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / План урока на тему "В городе и деревне"

План урока на тему "В городе и деревне"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

3 нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресе


Тема: “Шәһәрдә һәм авылда” темасын йомгаклау


Максат: 1.1. “Шәһәрдә һәм авылда.” темасы аша монологик сөйләмгә чыгу.

1.2. Үтелгән лексиканы ныгыту, системага салу.

2. Бәйләнешле сөйләм теле аша ихтыярсыз хәтерне үстерү.

3. Үз илеңнең яхшы, намуслы гражданы булып үсәргә өндәү .


Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр, шигырь юллары язылган

кәгазь тасмалар.


Искәрмә: дәрескә хәзерлек теманың беренче дәресеннән үк башлана.


Дәрес-сәяхәт барышы.

I Оештыру.

Хәерле көн, укучылар!

(Һава торышын күзәтү)


II Актуальләштерү. (2 нче слайд)



Бүген безнең дәрес гади түгел, ә дәрес-сәяхәт. Сәяхәт барышында без сезнең белән туган як турында сөйләшербез. Тема барышында күп кенә шигырьләр, сүзләр өйрәндек. Шул белемнәребезне ныгытып үтәрбез.


III Төп төшенчәләр бирү.


I тукталыш.

Үсемлекләр дөньясы”. (3 нче слайд)



1. - Безнең якта нинди агачлар үсә? ( каен, нарат, усак, имән, өрәнге, миләш, балан, чикләвек куагы).

2. Яфраклар күрсәтелә. Укучылар яфрак буенча агачның исемен атыйлар.

3. Хикәя – табышмак тәкъдим ителә. (4 нче слайд)


- Игътибар белән тыңлагыз, сүз нинди агач турында бара.

Бу агач безнең урманнарда да, урамнарда да, мәктәп ишек алдында да үсә. Ул ак кәүсәле, яфраклары көзен сап-сары. Бу агач язын иртә яфрак яра. Бу бик матур агач”. (каен)

4. “Инсайт-аутсайт сёкл”.

(Балалар түгәрәк буенча парлашып басалар. Түгәрәк эчендә торган балаларның кулларында агач рәсемнәре.Түгәрәк тышындагы балалар түгәрәк буенча хәрәкәт итәләр. Туктагач, бала агач исемен атый һәм берничә җөмлә төзи. Бирем ике тапкыр кабатлана ).

Агач исемнәрен дөрес истә калдыруга игътибар ителә.


II тукталыш (5-7 нче слайдлар)

Шигъри тукталыш.”


  1. Балалар шигырьләр сөйлиләр. Авторларның портретлары күтсәтелә.


Җиргә ак кардан

Юрган ябылган.

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

(М. Җәлил).


Бабайның да улы мин,

Әбинең дә улы мин,

Әтинең дә улы мин,

Аларның уң кулы мин.

Соң бит инде олы мин,

Туган илнең улы мин.

(Р. Миңнуллин).


Җирдә миңа ни кирәк?

Әни дә әти кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән йорт кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин ил кирәк.

(Ш. Галиев).


Һәр кешенең үз туган теле, туган иле, туган ягы, туган җире бар. Туган илең өчен намуслы, тугылыклы гражданнар булып үсәргә кирәк. Бу үз илеңне ярату, тәрбияле кеше булу, туган ил алдындагы бурычыңны үтәү дигән сүз.


2. Укучыларга шигырь юллары язылган тасмалар бирелә. Тасмаларны дөрес урнаштырып, бер куплет шигырь язарга тиешләр һәм сорауларга җавап бирәләр. Группадагы һәр балага бер конверт.

Халык ашыга

Китә басуга.

Урагын ура,

Бу кайчак була?


Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара.


Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була?


Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак, туган? (8 нче слайд)




III тукталыш


Рәсемнәр күргәзмәсе.” тукталышы. (9 нче слайд)



Конэрс. Алдагы бирем җаваплары буенча тиешле урынга басалар. Парлашалар, җавапларны тикшерәләр.

Тактада 4 ел фасылын сурәтләгән 4 рәсем. Группага туры килгән рәсем буенча диалог төзергә.

IV тукталыш

Тапкырлар”.

  1. Карлыгач” сүзен үзгәртеп , бакчада үсә торган куак исемен ясагыз. (карлыган)

  2. Күктән килә, җирә китә.(яңгыр)

  3. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.(аю)

  1. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. (кишер)

  2. Үзе кып-кызыл,

Күлмәге ямь-яшел.(карбыз)

  1. Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

Эче тулы халык. (кишер)

  1. Нинди ике нота бакчада үсә. (фасоль)


Ребуслар чишү.


V тукталыш

Викторина”.

  1. Зәйдә җитештерелә торган азык -төлек. (шикәр)

  2. КамАЗ автомобиле җитештерелә торган шәһәр. (Чаллы)

  3. Татарстанда нефть чыгару үзәге. (Әлмәт)

  4. Сөембикә манарасы кайсы шәһәрдә. (Казан)

  5. Зәйгә ничә ел? (355 ел)

  6. Татарстанның призиденты кем?

  7. Бакчада нинди “к” авазына башланган яшелчәләр үсә?

  8. Зәй шәһәрендә ничә гимназия бар.

  9. 6 нчы мәктәп директоры кем?

  10. Шәһәрдә иң зур мәктәп.

Уен “Кем җитезрәк”. (Татарстан шәһәрләрен атау).


IV Йомгаклау.


Бу безнең соңгы тукталыш булды. Безнең сәяхәт тәмам.

Сез туган ягыбыз турында бик күп беләсез, аның табигате белән кызыксынасыз икән. Зәй шәһәре турында нәрсә әйтә аласыз. Белемнәрегез өчен бик зур рәхмәт.(билгеләр кую)


V Өй эше. Зәй шәһәре турында сөйләргә. (10 нче слайд)




Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 08.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров26
Номер материала ДБ-333620
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх