Тема:
Алгоритм төшенчәсе.
Максат:
- Укучыларны
алгоритмнар язылышы формальләштерергә мөмкинлек бирүче алгоритмнар теле белән
таныштыру, киңәйтү, укучыларны алгоритмнар төзүнең элементар ысулларына өйрәтү.
- Математика фәне белән бәйләү, ел
фасылларына карата мәхәббәт тәрбияләү, үзара коллективта дуслык хисләре
тәрбияләү, укуга кызыксыну уяту.
- Практикада кулланылышын өйрәнү,
алгоритмнар төзү күнекмәсе булдыру.
Җиһаз: Компьютер,
карточка.
Дәреснең
барышы.
I.
Актуальләштерү.
Алдагы дәрес
темасын кабатлау. Логик фикерләүгә карата анаграмма чишү.
ИМРАГЛОТ
(алгоритм сүзе чыкты)
Укытучы: Алгоритм
сүзе сезгә таныш инде. Эйдәгез эле, билгеләмәсен искә төшереп үтик.
Укучы: Алгоритмар
башкаручыга аңлаешлы, төгәл булган күрсәтмәләр җыелмасы ул.
Берәр мисал
китерергә (Чәй кайнату)
Хәзер бер логик
мәсьәләне карап китик.
Укытучы: Бу
караган алгоритм сызыкча алгоритм дип атала. Алгоритмны 9 нчы гасырда Әл-Хорезм
гарәп математигы өйрәнгән. Алгоритм гамәлләр эзлеклелеге турында күрсәтмә.
II.
Яңа тема үтү.
Укытучы:
Алгоритм төрләре:
1. Сызыкча
2. Тармакланган
3. Кабатланучы.
Тармакланган
алгоритм.
эйе юк
Кабатланучы
алгортим.
юк
әйе
Дәфтәрдә эш: Хәзер
үзегез иптәшегездән класстан тыш уку өчен китап сорауны эченә алган алгортим
төзеп карагыз.
Укытучы:
Алгоритм
үзлекләре.
1. Алгоритмның
аргументлары була.
2. Киң
кулланылышлы була.
3. Алгоритмның
аңлаешлылыгы.
4. Дискретлылык
үзлеге.
5. Чиклелек
үзлеге.
6. Аныклыгы.
Алгоритмны язу
формалары аны башкаручыга бәйле. Әгәр алгоритмны кеше башкарса, шул кеше
телендә языла. Мәктәп алгоритм теле дип атала. Әгәр алгоритмны компьютер
башкарса, программа дип атала.Алгоритм теленнән программа язу гадәттә
авыр була. Шуңа күрә арадашчы формулла кулланыла. Блок-схемалар ярдәмгә килә.
III.
Практик эш.
Укытучы:
Хәзер безнең алда Яңа ел бәйрәме тора. Без аны сагынып
көтеп алабыз, ёлка бизибез.
1 нче эш
әйе
әйе юк
әйе юк
юк
әйе
юк
юк
2 нче эш. Алгоритмны дөрес урнаштырыгыз.
1. Йомырканы
пычак белән ват.
2. Табаны
газга куй.
3. Газны
сүндер.
4. Тәбәне
5 минут пешер.
5. Пычакны
ал.
6. Газны
кабыз.
7. Йомырка
кабыгын ташла.
8. Майны
табада эрет.
9. Йомырка
белән майны ал.
10. Ахыры.
11. Башы..
IV.
Дәресне йомгаклау.
1. Алгоритм
нәрсә ул?
2. Аның
нинди төрләре, үзлекләре була?
V.
Өйгә эш.
Тармакланган алгоритмга миасаллар төзергә. Алгоритмны өйрәнергә.
Билге
кую.
Татарстан
Республикасы Чистай муниципаль районы
Татар
Сарсазы төп
гомуми мәктәбе
8
сыйныфта
“Алгоритм
төшенчәсе”
темасы
буенча информатикадан дәрес планы.
Үткәрде:
Фахретдинова Ландыш Накип кызы.
2017-2018
уку елы.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.