Инфоурок Другое КонспектыПлан урока по татарскому языку на тему "А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте" (5 сыйныф)

План урока по татарскому языку на тему "А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте" (5 сыйныф)

Скачать материал

А. Алишның “Сертотмас үрдәк”  әкияте дигән темага дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф)

І. Дәреснең максатлары:

1) фәнни максат: әсәрнең төп мәгънәсен аңларга ярдәм итүче образларга хас сыйфатларны ачыклау;

2) тәрбияви: укучыларда ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләүне дәвам иттерү;

3) коммуникатив: укучыларда сөйләм күнекмәләрен ныгыту, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.

 

ІІ. Дәреснең бурычлары:

1) әсәр белән танышу, аның проблемасын, чишелешен, темасын ачыклау;

2) әхлак тәрбиясе мәсьәләләрен ачыклау.

 

ІII. Дәреснең принциплары:

фәннилек, күрсәтмәлелек, предметара бәйләнеш,  укучыга индивидуаль якын килү, эзлеклелек.

 

IV. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату-күрсәтү, тикшеренү.

 

V. Укыту алымнары: слайд-шоу

 

VI. Дәреснең төре: катнаш дәрес

 

VII. Файдаланылган әдәбият:

Д.Ф. Заһидуллина “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы”

Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев “Татар әдәбияты: теория, тарих”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес планы

 

І. Башлам өлеше                                                                                       1 мин.

 

ІІ. Актуальләштерү этабы:                                                                     3 мин.

1) сорау-җавап алу

 

ІІІ. Яңа материалны аңлату:                                                                 20 мин.

 

1)     әкиятне өлешләргә бүлү;                                                                 5 мин.

2)     әкиятнең темасын, проблемасын, чишелешен аңлату              15 мин.

 

                                                

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:                                                 15 мин.

1) мәкаль-әйтемнәр белән эшләү;

2) сүзлек эше;

3) иҗади эш

 

V. Йомгаклау:                                                                                           5 мин.

1) сорау-җавап формасында

 

VI. Өй эше (+ билгеләр):                                                                          2 мин.

 Әкиятнең ошаган өлешенә рәсем ясарга яисә үзегезгә

ошаган бер өзекне ятлап килергә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы

I. – Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Кәефләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар? (җавап бирәләр).

- Бик әйбәт. Барыгыз да дәрескә әзерме? Алайса, башлыйбыз.

II. – Укучылар, узган дәрестә без нинди тема үттек? (Муса Җәлил).

-  Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез мина җавабын әйтегез:

Башы бүрекле, аягы төкле,

Оча да, йөзә дә, йөгерә дә.

Нәрсә ул? (үрдәк)

- Дөрес, димәк өй эшенә нәрсә бирелгән иде (Сертотмас үрдәк)

- Ярый, хәзер мин сезгә  А.Алиш буенча берничә сорау бирәм, сез шуларга җаваплар табыгыз:

1. А. Алишның туган ягы?

2. Укырга-язарга кемнән өйрәнә?

3. Мәктәп елларында нинди эшлщр башкара?

4. А. Алиш әкиятен күрсәтегез:

    - Гөлчәчәк

    - Чуар тавык

    - Камыр батыр

    - Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар

III. – Бик яхшы, укучылар. ..., эпиграфны укы әле (укый). Балалар, әйдәгез  әкиятнең эчтәлеген искә төшереп, аны өлешләргә бүлик (өлешләргә бүләләр: йорт хуҗасы урманга китү, йортта калучылар үрдәкне урманга җибәрәләр, үрдәк белән керпе, үрдәк белән куян, үрдәк аю янында, бүре-үрдәк, төлке бабаларына үрдәк ите, уяу хуҗа)

- Димәк, әкият ничә өлештән тора инде? (8)

- Әйе, бик дөрес. “Сертотмас үрдәк” әкиятендә сүз нәрсә турында бара соң? (үрдәкнең сер сакламый, барысына да сөйләве, сер саклау турында...)

- Димәк, бу әсәрнең темасын билгели. Ә әкияттә нинди проблема күтәрелә? (серне таныш булмаганнарга да, калганнарга да сөйләргә ярамау...)

- Шулай, укучылар. Ә ни өчен хуҗаны эзләргә нәкъ менә үрдәкне җибәрәләр? (мактана, йөзә дә, оча дә белә...)

- Үрдәкнең фаҗигасе нидән гыйбарәт (сүзендә тормавы, серне сакламавында...)

- Искә төшереп үтик әле, әкиятләр ничә төргә бүленә? (тормыш-көнкүреш, хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр)

- Ә “Сертотмас үрдәк” әкияте кайсы төркемгә керә? (хайваннар турындагы әкият)

- Нәтиҗә ясыйк. Чагыштырыйк әле: әкият хайваннар , кош-кортлар турында булса да, анда сурәтләнгән вакыйгалар кем тормышын тасвирлый? (кешеләр)

- Үзен әсәрдәге үрдәк кебек тоткан кешеләрне очратканыгыз бармы? (җавап бирәләр)

Физкультминутка.

Алпан-тилпән

Бара атлап

Безнең үрдәк

Бер-ике-өч,

Бер-ике-өч,

Лап-лоп атлап,

Серен сөйләп

Бк-бак, бак-бак.

IV. - Сер саклау турында мәкаль-әйтемнәр беләсезме? (әйтәләр)

- Ярый, укучылар, мин сезгә сер саклау турында мәкальләр тәкъдим итәм, сез шулар арасыннан безнең үрдәккә туры килгәнне сайлап алыгыз. ..., укы әле.

Ø Сер тотмас – дус тапмас

Ø Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә

Ø Сереңне тик йөрәгеңә ач

Ø Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.

Ø Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белә.

(укыйлар, җавап бирәләр)

- Сезнең уйлавыгызча, үрдәккә нинди сыйфат җитеп бетми? (җаваплылык)

- Нәрсә соң ул җаваплылык (эшкә җитди караш)

- Ә сер? (кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат)

- Бик дөрес, димәк, сер белән җаваплалык арасында бәйләнеш бармы?

(әйе, сиңа серне тапшырганнар икән, син аңа җаваплы карарга тиеш)

- Укучылар, кече яшьтән үк башкаларның ышанычын яулап, кушылган эшкә, җаваплы карап яшәргә тырышырга кирәк. Кешелекле булыр өчен, хөрмәт казаныр өчен, сез үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләр идегез? Башкларга нинди киңәшләр бирер идегез? (эш төркемнәрдә алып барыла. Һәр төркемнән берәр укучы тактага чыгып, үз төркеме уңышлы дип санаган сыйфатны яза һәм аңлата)

- Булдырдыгыз, укучылар, афәрин! Әлбәттә, һәр төркем атаган сыйфат бик тә мөһим һәм сез аларның барысына да ия булырга тырышыгыз.

V.  - Әйтегез әле, бу әкиятне укыгач, нинди фикергә  килдегез? (җавап бирәләр)

- Рәхмәт, матур уйларыгызга! Укуда, өйдә, гомумән яшәешегездә барлык эшләрегез өчен җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз! Серең эчеңдэ торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.

VI. Өй эше (+ билгеләр):                                                                          

 Әкиятнең ошаган өлешенә рәсем ясарга яисә үзегезгә

ошаган бер өзекне ятлап килергә

 

- Сорауларыгыз булмаса, саубулыгыз!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Краткое описание документа:

Әлеге материалда тулысы белән дәреснең эшкәртмәсе (дәреснең максатлары, бурычлары, принциплары, ысуллары, алымнары, төре, файдаланылган әдәбият исемлеге), дәрес планы (башлам өлеше, актальләштерү этабы, яңа материалны аңлату, белем һәм кунекмәләрне ныгыту, йомгаклау, өй эше) дәрес барышы бирелә. 

Бу дәрес шулай ук үзендә презентацияне күздә тота. Презентация күбрәк Муса Җәлилнең иҗатына багышланган. 

Дәрес барышы

I. – Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Кәефләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар? (җавап бирәләр).

- Бик әйбәт. Барыгыз да дәрескә әзерме? Алайса, башлыйбыз.

II. – Укучылар, узган дәрестә без нинди тема үттек? (Муса Җәлил).

-  Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез мина җавабын әйтегез:

Башы бүрекле, аягы төкле,

Оча да, йөзә дә, йөгерә дә.

Нәрсә ул? (үрдәк)

- Дөрес, димәк өй эшенә нәрсә бирелгән иде (Сертотмас үрдәк)

- Ярый, хәзер мин сезгә  А.Алиш буенча берничә сорау бирәм, сез шуларга җаваплар табыгыз:

1. А. Алишның туган ягы?

2. Укырга-язарга кемнән өйрәнә?

3. Мәктәп елларында нинди эшлщр башкара?

4. А. Алиш әкиятен күрсәтегез:

    - Гөлчәчәк

    - Чуар тавык

    - Камыр батыр

    - Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар

III. – Бик яхшы, укучылар. ..., эпиграфны укы әле (укый). Балалар, әйдәгез  әкиятнең эчтәлеген искә төшереп, аны өлешләргә бүлик (өлешләргә бүләләр: йорт хуҗасы урманга китү, йортта калучылар үрдәкне урманга җибәрәләр, үрдәк белән керпе, үрдәк белән куян, үрдәк аю янында, бүре-үрдәк, төлке бабаларына үрдәк ите, уяу хуҗа)

- Димәк, әкият ничә өлештән тора инде? (8)

- Әйе, бик дөрес. “Сертотмас үрдәк” әкиятендә сүз нәрсә турында бара соң? (үрдәкнең сер сакламый, барысына да сөйләве, сер саклау турында...)

- Димәк, бу әсәрнең темасын билгели. Ә әкияттә нинди проблема күтәрелә? (серне таныш булмаганнарга да, калганнарга да сөйләргә ярамау...)

- Шулай, укучылар. Ә ни өчен хуҗаны эзләргә нәкъ менә үрдәкне җибәрәләр? (мактана, йөзә дә, оча дә белә...)

- Үрдәкнең фаҗигасе нидән гыйбарәт (сүзендә тормавы, серне сакламавында...)

- Искә төшереп үтик әле, әкиятләр ничә төргә бүленә? (тормыш-көнкүреш, хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр)

- Ә “Сертотмас үрдәк” әкияте кайсы төркемгә керә? (хайваннар турындагы әкият)

- Нәтиҗә ясыйк. Чагыштырыйк әле: әкият хайваннар , кош-кортлар турында булса да, анда сурәтләнгән вакыйгалар кем тормышын тасвирлый? (кешеләр)

- Үзен әсәрдәге үрдәк кебек тоткан кешеләрне очратканыгыз бармы? (җавап бирәләр)

Физкультминутка.

Алпан-тилпән

Бара атлап

Безнең үрдәк

Бер-ике-өч,

Бер-ике-өч,

Лап-лоп атлап,

Серен сөйләп

Бк-бак, бак-бак.

IV. - Сер саклау турында мәкаль-әйтемнәр беләсезме? (әйтәләр)

- Ярый, укучылар, мин сезгә сер саклау турында мәкальләр тәкъдим итәм, сез шулар арасыннан безнең үрдәккә туры килгәнне сайлап алыгыз. ..., укы әле.

Ø     Сер тотмас – дус тапмас

Ø     Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә

Ø     Сереңне тик йөрәгеңә ач

Ø     Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.

Ø     Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белә.

(укыйлар, җавап бирәләр)

- Сезнең уйлавыгызча, үрдәккә нинди сыйфат җитеп бетми? (җаваплылык)

- Нәрсә соң ул җаваплылык (эшкә җитди караш)

- Ә сер? (кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат)

- Бик дөрес, димәк, сер белән җаваплалык арасында бәйләнеш бармы?

(әйе, сиңа серне тапшырганнар икән, син аңа җаваплы карарга тиеш)

- Укучылар, кече яшьтән үк башкаларның ышанычын яулап, кушылган эшкә, җаваплы карап яшәргә тырышырга кирәк. Кешелекле булыр өчен, хөрмәт казаныр өчен, сез үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләр идегез? Башкларга нинди киңәшләр бирер идегез? (эш төркемнәрдә алып барыла. Һәр төркемнән берәр укучы тактага чыгып, үз төркеме уңышлы дип санаган сыйфатны яза һәм аңлата)

- Булдырдыгыз, укучылар, афәрин! Әлбәттә, һәр төркем атаган сыйфат бик тә мөһим һәм сез аларның барысына да ия булырга тырышыгыз.

V.  - Әйтегез әле, бу әкиятне укыгач, нинди фикергә  килдегез? (җавап бирәләр)

- Рәхмәт, матур уйларыгызга! Укуда, өйдә, гомумән яшәешегездә барлык эшләрегез өчен җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз! Серең эчеңдэ торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.

VI. Өй эше (+ билгеләр):                                                                          

 Әкиятнең ошаган өлешенә рәсем ясарга яисә үзегезгә

ошаган бер өзекне ятлап килергә

 

- Сорауларыгыз булмаса, саубулыгыз!

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 103 604 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Реферат по предмету "Право" на тему: «Судебное установление усыновления (удочерения) детей: процессуальный порядок»
  • Учебник: «Право (базовый и углублённый уровни)», Никитин А.Ф., Никитина Т.И.
  • Тема: § 54. Права и обязанности родителей и детей. Усыновление, опека (попечительство)
Рейтинг: 5 из 5
  • 30.09.2020
  • 1156
  • 15
«Право (базовый и углублённый уровни)», Никитин А.Ф., Никитина Т.И.
ПРАКТИЧЕСКИЕ РАБОТЫ СТРУКТУРНЫЕ СХЕМЫ ЭЛЕКТРОСТАНЦИЙ ТИПА КЭС, ТЭЦ И ПОДСТАНЦИЙ
  • Учебник: «Электротехника, учебник для нач. проф. образования», П.А, Бутырин, О.В. Толчеев и др.
  • Тема: РАЗДЕЛ I. ЭЛЕКТРИЧЕСКИЕ И МАГНИТНЫЕ ЦЕПИ
  • 30.09.2020
  • 1020
  • 29
«Электротехника, учебник для нач. проф. образования», П.А, Бутырин, О.В. Толчеев и др.
По теме: «Изучение конструкции, технических параметров и изоляции основного электрооборудования электрических станций и сетей»
  • Учебник: «Электротехника, учебник для нач. проф. образования», П.А, Бутырин, О.В. Толчеев и др.
  • Тема: 7.5. Асинхронные машины
  • 30.09.2020
  • 346
  • 1
«Электротехника, учебник для нач. проф. образования», П.А, Бутырин, О.В. Толчеев и др.
  • 30.09.2020
  • 370
  • 7
«Электротехника, учебник для нач. проф. образования», П.А, Бутырин, О.В. Толчеев и др.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.11.2014 635
    • DOCX 47 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Яфизова Лилия Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Яфизова Лилия Рашитовна
    Яфизова Лилия Рашитовна
    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18214
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой