Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Конспекты / План урока по татарскому языку "Нардуган"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

План урока по татарскому языку "Нардуган"

библиотека
материалов



Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче номерлы гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе


Татар теленнән

7 нче сыйныф рус телле укучылар өчен

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Якупова Римма Мансуровнаның

дәрес эшкәртмәсе (ФДГББС буенча).


Тема. Борынгы бәйрәмнәр-Нардуган. Покрау.



Планлаштырылган нәтиҗәләр :

  1. Метаредмет-Татарстан җирлегендә яшәгән халыкларның йолаларына, бәйрәмнәренә кызыксыну уяту.

  2. Предмет- Нардуган. Покрау бәйрәмнәрен өйрәнү.

  3. Танып белү- Укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәсен, кызыксынучанлыгын үстерү

  4. Коммуникатив ууг- коллективта бергәләп ял итү күнекмәләрен үстерү.

  5. Шәхескә кагылышлы-балаларда гореф-гадәт, йолаларга ихтирам тәрбияләү.

Материал: дәреслек (1 нче кисәк 18-22 битләр).

Дәрес тибы: яңа белем бирү һәм ныгыту дәресе.

Җиһазлау: мультимедиа проектлары, экран, слайдлар.


Дәрес барышы.


- Исәнмесез балалар! Утырыгыз.

- Дәресне башлыйбыз.

- Сез бик матур күренәсез.

-Кәефләрегез ничек?

-Мин сезгә уңышлар телим

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

-Укучылар сезгә өй эше итеп Сабантуенда үткәрелә торган ярышларны искә төшереп

килергә әйтелгән иде.

(Укучыларның җаваплары тыңлана: көрәш, ат чабышы, баганага менү, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, бию, җырлар...). Слайд №1


  1. Актуальләштерү. Слайд №2-4

- Сезнең сыйныфта ничә бала?

- Нинди милләт балалары укый?

-Нинди милли бәйрәмнәрне беләсез?

-Сабантуе, Раштуа ...

  1. -Кайчан? Кайда уза Сабантуе? Слайд №2-4

-Язгы эшләр беткәч, җәй башында. Матур, зур мәйданда.

-Анда кемнәр катнаша?

-Зурлар да, кечкенәләр дә...

-Син бу бәйрәмне ничек беләсең?

-Минем анда булганым бар.

- Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

Уку мәсьәләсе. Бүген без дәрестә бәйрәмнәр турында сөйләшербез.


  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. (Сүзләр-Нардуган. Покрау. Уярня ).

Биредә сезгә берничә сүз бирелгән. карагыз һәм тагын өстәгез әле.

(Балалар сүзләр әйтәләр-Май чабу, Нәүрүз, Раштуа...).

-Бу сүзләр безгә нигә кирәк әле?

-Бәйрәмнәр турында сөйләшер өчен.

2 Дәреслектәге нәтиҗәне уку.

Слайд №5.

-18 нче бит “Нардуган“текстын укыйлар

-Нардуган нинди бәйрәм?

- Яңа елны каршылау.

-Ул кайчан бәйрәм ителә?

-20.12 дән 07.01 гә кадәр.

- Бәйрәмдә нишлиләр?

-Төрле уеннар уйныйлар, теләкләр әйтәләр.


20 бит “Покрау” текстын чылбырлап укыйлар.

-Покрау турында нәрсәләр белдегез? Сезнең бу турыда ишеткәнегез бар идеме?

-Ул кайчан бәйрәм ителә?

-14 нче октябрь кеөнне.

-Нинди ризыклар пешерәләр?

-Алма, миләш, балан пироглары.

-Нинди сынамышларны белдегез?


3. Нәтиҗә. (Парлап эшләү, тикшерү, үзбәя)


Берәр бәйрәм турында сөйлә. (Диалоглар өчен темалар Май чабу, Нәүрүз)


-Кайчан? Кайда уза ?

-Анда кемнәр катнаша?

-Бәйрәмдә нишлиләр?

-Нинди ризыклар пешерәләр?

-(Слайд №6-7)


4. Нәтиҗә. (Мөстәкыйль эшләү, тикшерү, үзбәя ) -Слайд №6 Масленица


Ул кыш белән саубуллашу. “Саубуллашу”сүзеннән татарча яңа сүзләр ясагыз. Шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.

Ау-охота, аш-суп, шуа-катается... Балалар тауда шуалар. Без тәмле аш пешердек.

  1. Модельләштерү- Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

-Сүзләр.

-Җөмләләр.

-Аралашу.

-Төрле бәйрәмнәрне белү.

  1. Ысул чыгару.

- Төрле бәйрәмнәрне белү өчен нишләрсез?

- Аралашып яшәрбез.

- Сөйләшергә өйрәнербез.

- Сүзләрне белербез.


V. Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау.

-Нәрсә белдек?

-Ничек белдек?

2. Үзбәя, үзара бәяләү. (Кызыл “5”ле, яшел “4”ле, сары “3”ле түгәрәкләр –Үзләренә нинди билге тиеш дип уйласалар, шул төсле түгәрәкне күрсәтәләр ).

3. Өй эше. . Слайд №.

А) -Ни өчен без безнең җирлектә яшәгән халыкларның бәйрәмнәрен, йолаларын белергә тиеш? Шул сорауга җавап язарга.


Б) Яраткан бәйрәмең турында хикәя язырга.




Автор
Дата добавления 09.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров136
Номер материала ДВ-245329
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх