Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / План урока по татарской литературе(11 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

План урока по татарской литературе(11 класс)

библиотека
материалов

Дәрес планы

Һөнәре, белгече: 240102.02 – лаборант - эколог

Программаның темасы: 1960 – 2000 еллар поэзиясе.

Дәрес темасы: Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты.

Дәрес максатлары:

- белем бирү:

- үстерү: “Өф – өф итеп”,”Кызыл балчык “ промартелендә,”Мыек борам”шигырьләрен уку һәм анализлау.

- тәрбияви: Туган якка мәхәббәт тәрбияләү .

Дәрес тибы:Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес төре: дәрес - әңгәмә.

Методлар:

- сөйләү;

- аңлату – өлешчә эзләнү;

- сорау – җавап.

Предметара бәйләнеш: рус әдәбияты, тарих.

Материаль – техник һәм дидактик җиһазлау: компютер,проектор,аудиоязма.

Мәгълүмати чыганаклар: портреты, газета – журнал материаллары, интернет – чыганаклар.

Үзләштерү дәрәҗәсе: II


Дәрес барышы:

Оештыру өлеше

  • Исәнләшү;

  • Укучыларны барлау;

  • Өй эшен тикшерү: М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты,”Моабит дәфтәрләре” турында сөйләтү.

Актуальләштерү.

Дәреснең темасын һәм максатларын әйтү.

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Г.Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация карау һәм сөйләү.

  2. Аудиоязмада Г.Афзал шигырьләренә язылган “Авылым” һәм “Гөлнарым” җырларын тыңлау.

  3. Өф – өф итеп”,”Кызыл балчык промартелендә”,”Мыек борам”шигырьләрен сәнгатьле итеп уку .

Белемнәрне ныгыту.

1. Шигырьләрне укучылардан укыту.

2. Шигырьләр буенча фикер алышу, анализлау.

- “Өф – өф итеп”шигыренең темасы?

- Бала тәрбияләү.

- Шигырьдә сүз ни турында бара?

- Дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, баланың әрәмтамак булып үсүе .

- Шигырьне өлешләргә бүлик?Беренче өлештә сүз ни турында бара?

- Шигырьнең беренче өлешендә бала туганга шатлану хисе өстенлек итә:

Малай туды безнең, Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык.

  • Икенче өлештә сүз ни турында бара?

  • Икенче өлештә бу гаиләдә баланың һәр теләген үтәүгә,бала белән мактануга кайтып калуы күрсәтелә:

Мондый асыл бала бездә генә.

Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле – татлы нәрсә тамагына...

Шуның нәтиҗәсендә сөенү борчу – мәшәкать белән алышына:

Яңа мода костюм тапты уйлап,

Газиз парәң булгач бостон юллап

Йөгерәбез икәү урма буйлап,

Анда лап – лоп, монда лап – лоп.

  • Өченче өлештә “тәрбия”нең нәтиҗәсе тасвирлана: малай әрәмтамак булып үсә, ата- анасы җилкәсендә яши, алар тапканга рестораннарда типтерә, җилбәзәк тормыш алып бара, хәтта аларга кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Ата - ананың борчу хисе кайгы хәсрәт белән алышына.Һәр строфа ахырындагы кабатлаулар хис дәрәҗәсен арттыра.

  • Кызыл балчык промартелендә” шигыренең темасы?

  • Җәмгыятьнең гаделсезлеге.

  • Эчтәлеге?

  • Башкалар җитештергән матди байлык хисабына яшәүче бюрократларның артуына борчылу, хезмәт кешесенә гаделсез карашка ачыну хисе.

  • Шигырьне ике өлешкә бүләбез.

  • Беренче өлешне тәшкил иткән өч строфадагы күренешне каршы якларга аерабыз. Бер якта - сүз сөйләү, күрсәтмә бирү белән шөгыльләнүче контор халкы:

Бригадиры тәртип – фәлән карап тора,

Бер бухгалтер хезмәт хакын санап тора.

Тәэминатчы бияләй белән тәэмин итә ,

Кладовойчы чүлмәкләрне кабул итә.

Икенче якта – чүлмәк ясаучы, ягъни матди байлык тудыручы ике малай:

Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый.

Автор җәмгыятьтә бюрократик аппаратның үсүен, кирәкмәгән шартларның артуын,конкрет эш өчен берәүнең дә җавап бирмәвен тәнкыйть итә. Ике малайның чүлмәк ясавын кабатлау аша алар җитештергән байлык хисабына нихәтле кешенең (бригадир, бухгалтер, технолог, тәэминатчы, кладовойчы, замначальник) хезмәт хакы алып яту күренешенең киң таралуын табигый хәл булырга тиешлеген искәртә.

Шигырьнең икенче өлешен тәшкил иткән дүртенче строфада каршы якларның урыны алышына, ягъни юкны бушка аударучылар бүләк ала, ә эшләүчеләр кул чабып утыра.

-“Мыек борам”шигырен вакыйгаларга бүлү.

- Шигырьдә нинди мәсьәлә үзәккә куелган?

Өй эше бирү:

Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә әзерләнергә.


Йомгаклау: - Кем ул Г.Афзал?

  • Тематикасы ягыннан ул нинди шигырьләр язган?

  • Шагыйрьнең әсәрләре ни өчен яратып укыла?

Билгеләрне әйтү.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 21.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров445
Номер материала ДВ-001882
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх