6 класс
Тема. Ә Ерикәй.
“Туган ил”шигыре.
Максат.1. Ә Ерикәй. “Туган ил”шигырен сәнгатьле уку,
эчтәлеген үзләштерү;
2. Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү,
фикерләү дәрәҗәсен үстерү;
3.Укучыларда туган илгә, туган җиргә
мәхәббәт, табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
шагыйрьнең портреты, китап күргәзмәсе, мәкальләр китабы, газета – журнал
материаллары, , төрле рәсемнәр.
Дәреслек : Күңелле
татар теле..
6 нчы сыйныф. Р.З.Хәйдарова. З. Р. Нәҗипова
Дәрес
барышы.
I.
Оештыру өлеше.
1.
Исәнләшү.
-
Исәнмесез, балалар!
-
Исәнмесез, саумысез!
-
Хәерле көн, балалар!
-Имин
үтсен көнегез!
-Кәефләрегез
ничек соң?
-Кояшлы
иртә кебек
-Тукай
телен, анам телен
Өйрәнергә
дип килдек.
2 Дежур укучы
белән әңгәмә.
Уку мәсьәләсен кую.
3
.Укучыларга магнитофонда караоке һәм җыр сүзләре тәкъдим ителә. (Җыр башкарыла.
Э.Мөэминова. “Туган телем”).
Дөньяда
иң матур ил –
Ул
минем - Туган илем.
Дөньяда
иң матур тел –
Ул
минем туган телем.
Туган
телемдә сөйләшеп,
Яшим
мин туган илдә,
“Туган
ил” дигән сүзне дә
Әйтәм
мин туган телдә.
Сорау:
-
Сез җырлаган җыр нәрсә турында?(Укучылар җавабы
тыңлана)
-
Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
(Туган илебез, Ватаныбыз турында).Әйе, укучылар, безнең дәреснең темасы Ә
ЕРикәйнең “Туган ил” шигырен өйрәнү.
Уку мәсьәләсен
чишү.
Хәзер эпиграф итеп алынган шигъри юллар белән
танышыйк.
илләр күп, җирләр күп,
Тик туган ил генә бер генә...
Укытучы.Укучылар, әйтегез әле, туган ил нәрсәдән башлана? Нәрсә соң ул туган
ил?
- Ул - әби-
бабайларның, әти-әниләрнең туган җире.
- Туган ил ул -
безнең чишмәләребез, биек тауларыбыз.
- Туган ил - завод-
фабрикалар, кибетләр, мәктәпләр, без яшәгән бистә.
- Туган ил- минем
өем, әти- әнием, дусларым, туганнарым.
Туган авыл,
туган як, туган җир, туган ил төшенчәләре һәркем өчен кадерле.
Укытучы.
- Туган ил сүзенә
синоним бармы?
- Ватан.
Укытучы.
Әйе, Ватан,
Туган ил безнең өчен бик кадерле. Балалар, бүген без, Ә. Енең “Туган ил”
шигырен өйрәнербез.Ә хәзер сүзлек эше өстендә эшләп алырбыз
Дөньяда - в мире
Туганлык бакчасы- сад
Һич тиңе -
Моң –зар - горесть
3. Дәреслек өстендә
эш.
Укытучы Ә Е нең
“Туган ил” шигырен укый.
Шигырьне чылбырлап
укыту.
Физ минут
III. Алган
белемнәрне ныгыту.
1.Сорау һәм бирем.
-Автор үзенең
шигырендә нәрсә турында сөйли?
-Туган илгә
мәхәббәт нәрсә ул?
-Ә Е нең сөекле иленә мәхәббәте шигырьнең
кайсы строфаларында аеруча ачык күренә
------------------------
Нәтиҗә.
Шулай укучылар, туган ил бик кадерле ул.
Укытучы:
-Балалар, туган ил
турында без мәкальләрне укыйк.
1)- Туган илең
–туган анаң.
2) Ватан барыннан
да кадерле .
3) Илнең әреме дә хуш исле.
4)Үз илем –алтын
бишек.
Мәкальләрнең мәгънәсе
аңлатыла .
Укытучы. Без
дәресебезнең ахырына якынлашабыз.
IV. Дәрескә йомгак.
Рефлексия
- Укучылар,
бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? (Туган ил).
- Без Татарстан
республикасының кайсы шәһәрендә яшибез? (ЯР чаллы ).Әйе, безнең туган җиребез ЯР чаллы.
Туган ил турында
нинди җырлар беләсез?
“Туган як, Кояшлы
ил
Билге куела.
V.Өй эше. 1
вариант. “Туган ил” темасына рәсем ясау. 2 вариант. “Туган ил ” шигырен ятлау.
3 Авыр үзләштерүче укучыга шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.
Укытучы. Кадерле
укучылар! Бүгенге дәресебез тәмам. Сезнең һәммәгезгә дә дәрестә актив
катнашканыгыз өчен рәхмәт. Туган илегезне, туган телегезне һәрчак яратыгыз.
Туган як җырын ”.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.