Тема: “Кояш нурлары” хикәясе
Максат:
1. Хикәяне аңлап сөйләргә өйрәтү.
2. Иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Фикер йөртергә,үз фикерләрен исбатлый алуларына ирешү.
3. Яхшылык сыйфатлары тәрбияләү. Матурлыкка соклану хисләре уяту.
Дәрескә кирәкле материаллар: кояш һәм кояш нурлары рәсеме, “Кояш нурлары” Дәрдемәнд хикәясе, проектор.
Дәрес барышы.
Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк та зур итеп кояш ясыйк . Бер-беребезгә елмаеп, “Сәлам” җырын җырлап, дәресне башлыйбыз.
Бүгенге сөйләшүнең символы – Кояш. Кояш ул бөтен җир шарын яктырта, җылыта. Ул матур, зур, җылы, сары, ягымлы.
Ә без нинди? (игелекле, батыр, акыллы, җаваплы, ярдәмчел, игътибарлы)
Ә сез кояш турында нинди җырлар, хикәяләр беләсез?
Ә хәзер кояш турында, кояш нурлары турында хикәя укыйбыз.
“Кояш нурлары” хикәясе
Матур кояш иртә белән кызарып күк йөзенә күтәрелде. Җир йөзен уятыр өчен, алтын кебек сары якты нурларын таратып, төрле якларга җибәрде. Башта бер нур очты. Барып тургайның өстенә төшкән иде сабан тургае йокысыннан уянып тибрәнде, чыгып күк йөзенә күтәрелде. Шуннан матур тавышы белән сайрап җибәрде.
Икенче нур очты. Монысы татлы йокыда яткан бер куян өстенә барып төште. Куян, урыныннан торып, озын колакларын селкетте. Шуннан сикерә-сикерә яшел тугай эченә төшеп. йомшак үләннәрне ашый башлады.
Өченче нур әтәч өстенә төште һәм әтәч күзләрен ачып, канатларын язып, «Кик-ри-и-и-кү-ү-үк!» - дип кычкырып җибәрде. Тавыклар да төрле якка таралды җим эзләргә.
Дүртенче нур килеп умарта өстенә төште. Бал корты “ Без-з-з-з-з!”- дип чәчәкләрдән татлы бал җыйнарга китте.
Бишенче нур балаларның йокы бүлмәсенә кереп, бер кечкенә ялкауның күзенә төште. Йа рабби, кыздыра! Әмма кечкенә ялкау әйләнеп икенче ягына ятты да тирән йокыга талып китте.
Беренче нур нәрсә өстенә төшкән? Ул нишләгән?
Икенче нур нәрсә өстенә төшкән? Ул нишләгән?
Өченче нур нәрсә өстенә төшкән? Ул нишләгән?
Дүртенче нур нәрсә өстенә төшкән? Ул нишләгән?
Бишенче нур кем өстенә төшкән? Ул нишләгән?
Бала нинди? Ә без нинди?
Игелекле батыр акыллы җаваплы ярдәмчел игътибарлы сабыр матур
Ә хәзер әйдәгез бер – беребезгә матур сүзләр әйтәбез. ( Укучылар түгәрәккә басалар, бер –берсенә кояш бирәләр һәм матур сүзләр әйтәләр. Мәсәлән, син акыллы, син тырыш, син уңган һ.б)
Укучылар, кояш матур, ягымлы, җылы, игелекле. Сез дә яхшы булыгыз.
Хәзер сезнең алда кояш бар. Аның артына карандаш белән исемегезне языгыз һәм үзегезгә билге куеп, тактага ябыштырыгыз. Мин аларны карап, сегә билгене edy tatar га куярмын.
Өй эше: Шигырьне аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә.
Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,
Кулына сәләт һәм эш бирә.
Яхшы сүз кузгата җырларны,
Бизи ул, матурлый дөньяны.
Яхшы сүз тауларны күтәрә,
Давыллар аркылы үткәрә.
Яхшы сүз шифалы, тылсымлы,
Юа ул яраны, борчуны.
Яхшы сүз ярдәмгә ашыга
Әйтерсең, эретә ул ташны да.
Яман сүз агудай әшәке,
Хәтта ул корыта чәчәкне.
Укучылар сезгә бик зур рәхмәт. Зур уңышлар сезгә!