Инфоурок / Начальные классы / Презентации / План – конспект урока татарского языка в 5 классе на тему « Д. Аппакова «Йолдызкай»

План – конспект урока татарского языка в 5 классе на тему « Д. Аппакова «Йолдызкай»



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

МОУ школа «Яктылык»






әдәбият дәресе

бишенче сыйныф




Дәрҗия Аппакова



«Йолдызкай»





Дәресне әзерләде

татар теле укытучысы:

Глушкова Гөлфия Рәшит кызы









Самара шәһәре

2008 ел



Максат:

язучының тормышы һәм иҗаты белән укучыларны кыскача таныштыру;

«Йолдызкай» хикәясенең эчтәлеген ачыклау, балаларда ялгышлыклар булдырмау, хатаңны таный белергә өйрәтү;

хайваннарга карата миһербанлык, мәхәббәт хисе тәрбияләү;

бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.


Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, экран, карточкалар.


Дәрес барышы


  1. Оештыру моменты:


  • Исәнмесез балалар. Кәефләрегез ничек?

  • Яхшы. Кояшлы иртә кебек Тукай телен, татар телен ойрәнергә дип килдек.

  • Кем бүген дежур тора?

  • Мин. Бүген сыйныфта __ укучы. Барысы да бар. Бүген ___ декабрь. Атнаның ____________ көне. Тышта ________ кояшлы/болытлы көн.

  • әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшик әле.


  1. Тема б/н таныштыру, дәреснең максатын кую.


Бүген әдәбият дәресендә без сезнең белән тагын бер язучының биографиясе һәм аның «Йолдызкай» исемле хикәясе б/н танышырбыз. Бәйләнешле сөйләм телен үстерербез.


Яңа тема өстендә эш.


  1. Язучының биографиясе б/н танышу


  • Кем ул Дәрҗия Аппакова?

  • Язучы.

  • Ул кайчан һәм кайда туа?

  • Д. Аппакова 1898 елның 2нче мартында Татарстанның Ширмәт районы Байгол авылында туа. Димәк аңа быел 110 яшь булыр идее.

  • Д. Аппакова кайда белеем ала?

  • Казанда укытучылар әзерли торган мәктәптә һәм театр студиясендә белеем ала.

  • Беренче хикәяләре кайда басылып чыга?

  • 1928 – 1947 елларда Д. Аппакованың Урта Азиядә Яши. Шунда аның беренч хикәяләре дә басылып чыга.

  • Аның нинди әсәрләре билгеле?

  • Бик кызыклы, бик эчтәлекле әсәрләре «Шыгырдавыклы башмаклар», «Сөяк саплы пәке»


  1. Хикәяне чылбырлап укыту.

ә хазер бер укучы кычкырып укый калганнарыгыз төртеп бара.


  1. Сүзлек өстендә эш

әйдәгез әле, берничә авыр сүзнең мәгнәсен ачыклап үтик. Сүзлек өстендә эшнең тәртибен белегез; язылган сүзне укыйбыз, тәрҗимә итәбез һәм я сүзтезмә, я җөмлә төзеп карыйбыз.


йолдыз – звезда

Йолдызкай – Звездочка

кушамат – кличка

сөт өсте – сливки

гөбе – маслобойка

аударырга – свалить

бәла – беда, несчастье

учлары белән – ладошками

басу (кыр) – нива (поле)


4. Хикәянең эчтәлеген искә төшерү

а) сюжетлы рәсем белән эшләү;

б) план төзетү.

Хикәя белән таныштык, ничек эчтэлеген истә калдырдыгыз икән. Бирелгән сюжетлы рәсемне тәртипкә китереп, хикәягә карата план төзик.

                      План:

1.    Нәрсә ул Йолдызкай.

2.    Йолдызкай б/н Нәсимәнең дуслыгы.

3.    әнисе май язарга җыена.

4.    Нәсимә гөбене аудара.

5hello_html_24d880b7.jpg.    Нәсимә Йолдызкайны гаепли.

6.    Кичке аш вакытында сөйләшү.

7.    Нәсимәне йокы алмый.

8.    Нәсимә әнисенә дөресен әйтә.

9.    Йолдызкай б/н Нәсимә тагын бергә.

 


    1. Физминутка


Безнең песекәй утырган,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә


Песи туңа башлаган,

Аякларын җылыта,

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта,

Песи һаман да туңа,

Сикергәләп тәкуя,

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тәкуя,


Кемдер анны оркетте,

Ул урамга элдертте



  1. Бу дәресемнең элешен «Сораулар – җававплар» дип атадым. Мин куйган сорауларга җававплар бирегез. Җававпларны китаптан таба аласыз.


  1. Хикәянең геройларын әйтегез.

  2. Ни өчен «Йолдызкай» дигән кушаматны биргән Нәсимә үзенең дустына?

  3. Песи б/н кыз узара дуслармы?

  4. Нинди вакыйга аларның дуслыгын боза? Нинди көтелмәгән бәла килеп чыга?

  5. Ни өчен Нәсимә әнисенә дөресен әйтми?

  6. Этисе басудан кайткач, нәрсә турында сөйләшәләр?

  7. Нәсимә кайчан үз хатасын аңлый?

  8. Йокларга яткч та, ни өчен Йолдызкай Нәсимә янына килми?

  9. Ничек уйлыйсыз, Нәсимә әнисенә дөресен сөләмичә кала ала идеме?

  10. ә сез Нәсимә урынында булсагыз, ничек эшләр идегез?

  11. Кызның песи б/н дуслыгы югаламы?


III. Белемнәрне ныгыту. Иҗади бирем.


    1. Алдыгызда бирелгән кәгазьләрдәге җомләләрне тутырып языгыз. Төшеп калган сүзләрне дәреслектән эзләп табып алыгыз.


Песием… ______________! ________________.... Инде моннан бүтән һич тә ______________________________________________.

әнә әнием дә ______________________________________, - диеп тәүбә иткән булды ул. Шулай да ________ килмәде. Нәсимә әкрен генә торды. әнисе янына барды.

- әни! ____________________________________________________

__________________________________________________________



    1. Кроссворд чишү.





1

 

4

 











 






2

 

 

 

 

 

 

 

 










 












3

5

6

 

 

7








 

 



 








 

 



 









 












 












 












 












 




  1. Сөт өстен әнисе нәрсәгә сала.

  2. Песинең кушаматы.

  3. Кызның исеме.

  4. Сөт өстен алыр өчен кыз нәрсәгә баса.

  5. өйдәге эшләрне кем башкара.

  6. әни Баздан нәрсә алып чыга.

  7. Кем ашарга май сорый?


3. Мәкальләрнең мәгънәсен ачыклау

  • Хыянәтче Кеше куркак булла.

  • Кыңгыр эш кырык елдан да беленә.

  • Элек эшлә, аннан сөйләрсең.

  • Куркаклык баганага мендерә.

Кыюлык йолдызларга мендерә.


  • Кулдан килү – батырлык,

Телдән килү – такылдык.


  • Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә,

Берәү үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә.


  • Ялгышын таныган кеше, икенче ялгышмас.

IY. Үткәннәрне кабатлау.

Күпкенә язучылар хйваннар турында әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр язалар. Мин бүген сезгә бер уен тәгдим итәм «Эзләп тап» дип атала. Уенның тәртибе белән танышыгыз: нинди сүз төшеп калган шуны табыгыз, әсәрнең исемен һәм кем язганын әйтегез.

1. «И Сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

__(Габдулла Тукай)_________________________________________________


2. "Бу, каз; мотлакан, кичә бу күл буена иптәшләре белән хәл җыярга төшеп, шул чакта аңа берәр аучының ядрәсе тигән­дер дә, шуннан качып, камыш арасына кергәндер һәм, бер канаты сынганлыктан, үзенең сөекле иптәшләре белән очып китә алмый, алардан аерылып, шушы камыш арасында кал­гандыр дигән уйга төштем.

____(Мәҗит Гафури)________________________________________________


3. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!» — дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәү­гә дә белдертәсе булма!» —дигәннәр.

___(Абдулла Алиш)_________________________________________________


Y. Дәресне йомгаклау


  1. Бүген дәрестә кайсы авторның нинди әсәсәре белән таныштык?

  2. Әсәрне укыгач нәрсәгә өйрәндек, нинди нәтиҗә чыгарабыз?

Хайваннарга карата шәфкатьле булырга, дөреслекне сөйләргә кирәклеген ачыкладык.

3. Безнең хикәягә карата нинди мәкаль килә икән?

Ялгышын таныган кеше икенче ялгышмас.


YII. Өй эше.


  1. «Минем дүрт аяклы дустым» дигән темага инша язып килергә план буенча.


План


  1. Кушаматы.

  2. Тышкы кыяфәте, төсе, зурлыгы.

  3. Яраткан шөгыле.

  4. Минем аңарга карата мөнәсәбәтем. (Мое отношение)




hello_html_296c58ad.jpg





hello_html_4de1b5f1.jpg





hello_html_67aaf51c.jpg







hello_html_m4196c967.jpg









hello_html_m48c8b01b.jpg




hello_html_2ad3c101.jpg

hello_html_m68098dbe.jpg





Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

План – конспект урока в 5 классе на тему « Д. Аппакова «Йолдызкай»

 

Цель урока: краткое знакомство с биографией писателя, анализ рассказа Д.  Аппаковой «Йолдызкай», воспитание чувства любви к животным, умение признавать свои ошибки; обогащение словарного запаса,  развитие речи учащихся.

 

Оборудование: компьютер, проектор,  экран, карточки, рисунки

 

Ход урока:

 

1.Организационный  момент. Приветствие учащихся. Рапорт дежурного.

2. Актуализация знаний учащихся.Ответы на вопросы по изученным литературным произведениям Г.Тукая «САбыйга», М. Гафури «Кыр казы»,А.Алиша «Сертотмас урдэк».

3. Изучение нового материала

-Знакомство с биографией (по составленным вопросам)

-Словарная работа (значение 9 новых слов объясняется)

-Работа по сюжетным рисункам с целью выявления знания содержания рассказа. Д. Аппаковой «Йолдызкай».

- Составление плана к рассказу Д. Аппаковой «Йолдызкай».

4. Физкультминутка. Пальчиковая гимнастика.

5.Закрепление знаний учащихся:

-игра «Вопрос- ответ» (поиск ответа на вопросы по учебнику)

-Творческая работа.  В заданном тексте нужно найти недостающие слова  и  записать на карточках.

- Разгадывание кроссворда.

-Разъяснение значений пословиц (про умение осознавать свои ошибки, про храбрость)

-Развитие речи (чтение стихотворений ).

6 Обобщение. Подведение итогов урока ( учащиеся выбирают нужную по смыслу пословицу).

7. Задание на дом. По заданному плану написать сочинение на тему «Моё любимое животное».

Общая информация

Номер материала: 296454

Похожие материалы