Инфоурок Начальные классы Рабочие программыПлан разработки по татарскому языку

План разработки по татарскому языку

Скачать материал

2 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Укытучы:  Гәрәева Ф. М

Тема: Җөмлә.

Максат: 1)җөмлә турында аңлату, хикәя, сорау,боеру җөмләләр белән таныштыру;

2)дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

3) ана теленә мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге З.И.Җамалетдинова,рәсем, компьютер

1.Оештыру моменты.

-дәрес максаты белән таныштыру;

2.Актуальләштерү.

-рәсем буенча эш;

Слайд №1 күрсәтелә. Анда нәрсә сурәтләнгән? Рәсемнең темасын әйтегез.

-Слайдның 1 нче сентябрьгә туры килгәнлеген каян белеп була?

-Сездә Белем бәйрәме ничек үтте?Рәсем белән охшашлык булдымы?

-1 нче сентябрьгә ничек әзерләндегез? Мәктәпкә кем озатты?

2.Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигыре буенча эшләү;

-Шигырьне кем язган? Бу сүзләрне автор кем исеменнән язган?(балалар, укучылар исеменнән).

-Алар 1 нче сентябрьне  ничек  атаганнар?(Бәйрәм дип, чөнки 1 нче сентябрь- уку елының башы, Белем көне.)

3.Матур язу.

Ссс Сентябрь

2. Уку мәсьәләсен кую.

-1 күнегү.

-Текстта ничә җөмлә бар икәнлеген ничек белерсез?(укып чыгарбыз, уй тәмамланганмы, юкмы, шуны ачыкларбыз.)

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә эшләрбез?(Җөмлә турында искә төшерербез.)

3. Физкультминутка

4. Уку мәсьәләсен чишү.

-сорауга җавап бир. Сезнең сыйныф нинди? (Безнең сыйныф чиста һәм җылы.)

2. Укы. Җөмләләрне генә күчереп яз. Ни өчен җөмлә дип уйлыйсың?

- Җөмләләрне ничек  сайларсыз? (Уйның тәмамланганмы, юкмы икәнлеген ачыклап.)

- Төркемдә фикер алыша- алыша, телдән эшләгез.

- Ә хәзер җөмләләрне генә күчереп алыгыз.

(Тикшерү, үзбәя.)

3.3 нче күнегү.

- Парларда киңәшләшеп эшләгез.

- Җөмлә чикләрен күрсәтү өчен нишләрсез? (Язманы укырбыз, чөнки җөмләнең тәмамлану-тәмамаланмавы тавыш интонациясе белән ачыклана.)

(Тикшерү, үзбәя.)

4. 4 нче күнегү.

- Бу күнегүдә нәрсәләр күрәсез? (Җөмлә модельләрен.)

- Модельләр буенча нәрсәләрне белеп була ? (Җөмләдәге сүзләр санын, җөмлә азагындагы тыныш билгесен.)

- Ә нинди сүзләр язарга кирәклеге билгелеме? (Юк)

- Димәк, монда нәрсә мөһим? (Сүзләр саны һәм җөмләдә уйның әйтелеп бетүе,әйтелү максаты буенча җөмләләрнең модельгә туры килүе.)

(Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр. Тикшерү, үзбәя.)

5. 5 нче күнегү.

- Рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (Рәсемдә җәй, җәйге урман сурәтләнгән.)

( Укучылар язылышын истә калдырсыннар өчен, сурәтләнгән сүзе, иҗекләргә бүленеп, тактага языла.)

-       Ни өчен бу рәсем уку елы башында тәкъдим ителгән дип уйлыйсыз?

-       Бу рәсем җәйне сезнең күңелләрдә ничек сакларга ярдәм итә? ( Күңелле, ямьле, чәчәкле, аллы- гөлле күбәләкле итеп.)

-       Ә хәзер һәрберегез рәсем буенча бөйләнешле җөмләләр уйлап языгыз.

( Тикшерү, үзбәя.)

6.∆ 6 нчы күнегү.

- Бу күнегүнең үзенчәлеге нәрсәдә? ( Ул теләк буенча башкарыла.)

- Уйлап карагыз әле, сезнең барыгызда бу күнегүне эшли аламы? Ни өчен? (Чөнки узган ел без аларны сүзлек сүзләре итеп өйрәндек.)

IV. Модельләштерү.

-       Модель буенча җөмлә турында сөйләгез.

 

 

(Җөмләдә сүзләр бер- берсенә бәйләнгән, уй тәмамаланган була. Әйтелү максаты буенча җөмләләр өч төргә бүленә: хикәя, сорау, боеру җөмләләр.)

V. Рефлексив кабатлау. Үзбәя.

- Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек?

- Дәрестә үз эшегезне бәяләгез.

VI.  Өй эше.

1.    Җөмлә турында өйрәнгәннәрегезне гаиләгездә сөйләгез.

2.    ∆ 6 нчы күнегү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТЕМА: Кошларга ярдәм итик.

Максат:1)укучыларга хикәянең эчтәлеген аңлату;

2)бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;

3)кошларга ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү;

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

-укучыларның  дәрескә әзерлекләрен тикшерү;

-дәрес максаты белән таныштыру;

2.Актуальләштерү.

(Укытучы дәресне кыш турында сөйләшүдән башлый.)

-Хәзер елның кайсы вакыты?Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

-Кыш килде.Тышта суык,бураннар булып тора.

-Кошлар кышны ничек кичерәләр?

-Кайберләре җылы якларга очып китте, монда калганнары да бар.

-Хәзер без магнитофон язмасында кошлар тавышларын тыңларбыз, аннары кош

Лар турында табышмаклар әйтешербез,җавапларын табарбыз.

1.Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. Ул нинди кош?

(ЧЫПЧЫК.)

2.Ханның кызын алыр идем, кашым кызыл булмаса?

(К ӨРТЛЕК.)

3.Кечкенә генә берәү, артында озын терәү.Ул нәрсә?

(САЕСКАН.)

4.Җәй шакылдый  бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч?

(ТУКРАН.)

5.Гөлдер-гөлдер, гөлдер бу,

Кызыл тәпи кемдер бу?

(КҮГӘРЧЕН.)

6.Агач башында йорты, эчендә яши җырчы кошы.

(СЫЕРЧЫК.)

-Слайд №1.

-Күрсәтелгән кошлардан кайсыларын таныйсыз? Исемнәрен әйтегез.

(Укучыларның җаваплары.)

-Бездә кышлаучы кошларны рәсемнәрдән күрсәтегез.

-Күгәрчен,саескан, песнәк, ала карга, тукран, чукыр, ябалак,көртлек.

-(Укытучы М. Җәлилнең “Күке” шигырен укый.)

-Бу нинди кош булыр, укучылар?

-Күке.

-Ул нәрсә дип кычкыра, нигә аңа ямансу?

-(Укучылар җавабы.)

3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Хәзер без Касыйм Тәхауның “Кошларга ярдәм итик.”хикәясен укырбыз.Мин хикә

Яне укыйм, ә сез түбәндәге сорауларга җавап эзли торыгыз.

-Хикәядә нинди кошлар турында сүз бара?

-ТОМШЫК сүзен ничек аңлыйсыз?

-Кош авызының очлаеп торган өлеше, борыны.

-Хикәядә сурәтләнгән кошлардан иң матуры кайсы?

-“Урман докторы” дип кайсы кошка әйтәләр?

(Әсәрне укып чыккач, шушы сорауларга җавап табу,сораулар буенча әңгәмә үткәрелә.)

4.Белемнәрне ныгыту.

-Хикәяне өлешләргә бүлеп укыту.

-Укытучы:

-Кайсы кошны урман докторы дип атыйлар?Шул өзекне укып күрсәтегез.

-Тукранны урман докторы дип атыйлар,чөнки ул агачлардагы зарарлы бөҗәкләрне чүпли.

-Чукырлар турында нәрсә әйтелгән,ул нинди кош,кайда яши,ничек туклана?

Хикәядән шул турыда сөйләүче урынны табып, укып күрсәтегез.(Укучылар өзекне укыйлар ,сорауларга җавап бирәләр.)

-Көртлекләр ничек, кайда яши?Шул турыда укып үтик.(2 нче абзацны кычкырып уку һәм сорауларга җавап табу)

-Кышын кошларга яшәү җиңелме, аларны ачлыктан коткару өчен нишләргә кирәк?

Аларны ачлыктан коткару өчен безгә нишләргә кирәк ?(Җимлекләр ясарга, кошларга җим сибәргә.)”Кошлар ашханәсе” рәсемен карау:_Рәсемдә нәрсә күрәсез?

_Җимлекләр ничек ясалган?

_Җимлеккә нинди кошлар килгән?

_Аларга нинди җим салынган?

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Түбәндәге сораулар буенча әңгәмә:

Хикәядә иң матур киемле кайсы кош турында сөйләнә?

Тышкы кыяфәте буенча иң матур кошны табыгыз.

Кайсы кош гыйнвар-февраль аенда бала чыгара?

Кайсы кош төнне кар астында үткәрә?

Кешеләргә кошлар нинди файда китерә?

Урманда яшәүче кошлар нәрсә белән туена? Хикәядән шул турыда сөйләүче урыннарны табып укыгыз.

Укытучы:

Ә хәзер Ә. Кариның бер шигырен укыйм, ә сез аңа исем куеп карарсыз.

Җимлек ясап бирде миңа

Абыем Сәлим.

Шуңа хәзер кошлар өчен

Җим сибәм мин.

Бире килә күк күгәрчен,

Песнәк, чыпчык.

Җыелалар бер-бер артлы

Пыр- пыр очынып.

Ашап туйгач алар

Төрле якка.

Тик күгәрчен генә кала

Иң азакка.

Ул да туйган,

Биегән күк

Уйнап йөри.

Миңа рәхмәт әйткән сыман:

-Гөлдергү,- ди.

- Шигырьгә исеп куеп карагыз.( “Кошлар ашатам”.) Шушы шигырьдән нинди нәтиҗә чыгарып була?

- Кышын кошларга бик кыен. Аларга ашарга җитми. Шуңа күрә кошларны ашатырга кирәк.

- Моның өчен нишләргә кирәк? Соңгы абзацны укыйк әле. ( Укучылар укыйлар, аннары рәсем буенча хикәя төзиләр.)

6. Йомгак.

- Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек? Кошларга ни өчен ярдәм кирәк? Җәй көне без нигә аларга  җимлекләр куймыйбыз?

Өй эше. Кош рәсемен ясарга.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План разработки по татарскому языку"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер гостиничного комплекса

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Бу дәрестә җөмлә турында 1сыйныфларда алган белемнәр кабатлана, җөмлә ахырында ни өчен төрле тыныш билгеләре куелуы, әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре белән таныштырыла.Тема: Җөмлә.

 

Максат: 1)җөмлә турында аңлату, хикәя, сорау,боеру җөмләләр белән таныштыру;

 

2)дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

3) ана теленә мәхәббәт тәрбияләү

Укучылар рәсемнәр буенча җөмләләр төзиләр,ахырда "Нәрсә ул җөмлә?"дигән сорауга җавап бирәләр.Нәтиҗәне-кагыйдәне чыгаралар.Җөмлә ул тәмамланган уйны белдерә.Җөмлә әйтелешенә,интонация буенча җөмлә ахырында куела торган җөмлә төрләре белән танышалар.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 269 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.02.2015 801
    • DOCX 33.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гараева Фильсина Мирсаифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гараева Фильсина Мирсаифовна
    Гараева Фильсина Мирсаифовна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14113
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации на уроках по продуктивно-творческой деятельности у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 134 человека

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 303 человека из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 197 человек

Курс повышения квалификации

Возрастные особенности детей младшего школьного возраста

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 127 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 091 человек

Мини-курс

Детское развитие: ключевые моменты взаимодействия с детьми и подростками

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 296 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 160 человек

Мини-курс

Современные тренды в физкультуре и спорте: организация обучения и методика тренировок

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Практические аспекты работы логопеда: методы и приемы в логоритмике

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек