Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Планирование к уроку по татарской литературе "Г.Тукай и музыка" (10 класс)

Планирование к уроку по татарской литературе "Г.Тукай и музыка" (10 класс)



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Шагыйрь тормышында милли музыканың роле


Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында эз калдырган затлары була. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әнә шундый олы шәхесләрнең берсе.Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан – буыннарга җиткереп бару – безнең изге бурычыбыз. Тукай иҗаты – әдәбиятыбызның соклангыч хәзинәсе. 27 яшендә ул татар дөньясына гына түгел, бөтен төрки дөньяга хезмәт итәрлек бай иҗат (9 поэма, 400гә якын шигырь, баллада, җыр, бәет, мөнәҗәт, 350дән артык чәчмә, проза әсәрләре: хикәяләр, истәлекләр, мәкаләләр, рецензияләр, репортажлар, фельетоннар, мәсәлләр, әкиятләр) калдырып, якты дөньядан китеп бара. Аның иҗади эшчәнлеге тулы бер гасырның әдәбият дөньясы әһелләре өчен юл күрсәтүче маяк булып янып тора.

Әгәр халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлына күз салсак, аның бик кечкенәдән үк җырга, моңга тартылуын һәм алардан күңеленә юаныч алуын күрәбез.Ул истәлекләрендә алты яшеннән үк халык җырларын башкаруын әйтә, дини китаплар “Бәдәвам”, “Кисекбаш”, “Мөхәммәдия”ләрне яратып укуы турында язып калдыра.

Тукай кечкенәдән үк үзе ишеткән, тыңлаган халык җырларын язу дәфтәренә теркәп барган. Вафатына күп еллар узгач, аның кулъязмаларын табалар. Әлеге дәфтәрдә аның 28 халык җыры теркәлгән була. Алар арасында халкыбызның бик сирәк очрый торган җырлары булуы зур әһәмияткә ия. Әле алай гына түгел, Тукайның халык җырларын җыеп, өйрәнеп кенә калмыйча, оста башкаручы да булганы билгеле. Без аның бу сәләте турында “Халык әдәбияты” исемле гыйльми хезмәтеннән укып беләбез: ”Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрдә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлар бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнк симәнкә һәдия кыйлына иде. Мин кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем. Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде”.

Г.Тукай халык җырларын күңеле тулган, кайгылы мизгелләрдә җырлаган, ә андый мизгелләр ятим баланың тормышында күп булган шул:

Җилбер – җилбер йөргән чакта,

Җил ачадыр куенымны;

Күңелсез чакта җырласаң,

Җыр ачадыр күңелне”, -

дип үзе дә язып куя. Җырларның шагыйрь өчен күңел юанычы булганлыгын түбәндәге шигырь юлларыннан да аңлыйбыз:

Валлаһи, җандай күрәм мин

искеләрнең җырларын,

Күкрәгемдә саклыйм, әйтерсең,

рәсүлнең тырнагын”.

Татар профессиональ музыка сәнгате барлыкка килүендә, балет жанры тууында Тукай иҗатының роле гаять зур. Тукай булмаса, С.Сәйдәшев, Ф.Яруллиннар булыр идеме икән? Мәшһүр композитор Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетын гына алыйк әле, күпме Европа илләренең сәхнәләрендә шаулап барды, татар музыкасын дөнья аренасына алып чыкты. Ә бит аның нигезендә Тукай таланты, ул тудырган шигъриобразларята. Ә аның шигырьләренә күпме халык җырлары (“Туган тел”, “Тәфтиләү”, һ.б.), композиторлар әсәрләре иҗат ителгән!

Г.Тукай Казанда “Шәрык клуб”ы ачылуның беренче көненнән алып, анда үткәрелә торган әдәби кичәләрдә, концертларда үзе дә еш кына катнаша.Әлеге клубта татар халык җырларын яхшы белгән, күренекле музыкант А.Эйхенвальд белән танышып, Тукай музыка өлкәсендәге проблемалар турында фикер алыша.Тукайның татар халык музыкаль фольклорын бик тирәнтен аңлавы, халык җырларының нечкәлекләрен профессиональ телдә аңлатуы һәм халык моңнарын бозып башкаручыларга үзенең ризасызлыгын белдереп, “милли музыкада үзенчәлекне саклап калу” кирәклеген әйтүе Эйхенвальдны шаккатыра. Ул Тукайның милли музыкага, җыр сәнгатенә булган карашына соклана.

Шулай итеп, бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлына күз салсак, бик яшьтән алып гомеренең соңгы көненә кадәр аңа җыр, милли моңнарыбыз юлдаш булганын күрәбез.

Җырлый – җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

Без китәрбез, сез каласыз”, -

дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә”.

Без – бәхетле милләт балалары, чөнки безнең Тукаебыз бар. Ә Тукайлы булу – зур булу ул, моңлы – җырлы булу ул, туган телле, татар телле булу ул!

Котлы булсын Тукай бәйрәме!





Файдаланылган әдәбият исемлеге

Тукай Г. Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? / Г.Тукай // Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976. – Т.3. – Б.11 – 13.

Габдулла Тукай. Әсәрләр дүрт томда. – Казан: Тат.кит.нәшр., 4 том,1977, 281б; 177б.

Габдулла Тукай. Исемдә калганнар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1997, 22б.

Тукай турында истәлекләр. Төзүчеләре И.Нуруллин, Р.Якупов. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1986, 66 – 67бб.

Тукай илә халык иҗаты. //Мәдәни җомга, 1997 ел, 18 апрель, 14 бит.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 07.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров131
Номер материала ДВ-038130
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх