Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Мин, Кильдебаева Самига Самик кызы, Пермь крае, Барда районы, Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Югары белемле, беренче категорияле. Педагогик стажым - 32 ел.
2 слайд
Минем туган авылым - Акбаш. Акбаш дигән сүз минем өчен иң кадерле сүз, чөнки ул - минем туган авылым. Акбаш – башкорт авылы. 1773 елдан башлап, Акбаш дигән авыл архив мәълүматларында телгә алынган. Элек авыл ике исем белән – Акбаш һәм Әмҗебаш исемнәре белән йөртелгән.
3 слайд
Авылымның табигате бик матур, тауларга, елга-чишмәләргә бик бай. Әмҗекәем Әмҗекәем- туган елгам, Тыйнак Урал чибәре. Гөнаһсыз сабый чагымда Дулкыныңда тибрәндем. Әмҗекәем- яшьлек җырым, Җанга якын, назлы җырдай, Каз-үрдәк тавышларың. Шәүләсен куеп суыңда, Көязләнә талларың. Җиһанга, Җиргә мәдхия Сандугачлы таңнарың. Кәккүк моңына күмелә, Язлар җитсә, ярларың. Син шаһит сөю антына Вәгъдәләшкән парларның. Әмҗекәем- тормыш җырым, Китә алмыйм ярыңнан: Кендегем сиңа бәйләнгән, Каным синнән яралган. Г. Ажгихина, 1995, май
4 слайд
Аларның һәрберсенең борынгы бабаларыбыз биргән исеме бар: Кызылтау – бу таудан төзелеш өчен кызыл балчык алалар; Тегермәнтау – монда электән җил тегермәне булган; Ташлытау – бу таудан төзелеш өчен таш чыгарыла; Завод каш – бу тауда бакыр чыгару заводы булган; авылыбызны ике яктан Әмҗе һәм Уймуж елгалары урап уза; Ситдыйк һәм Гаял чишмәләре тау астыннан агып чыгалар чишмәләрне казып, рәтләп торучыларының исемнәре белән йөртелә; Завод каш чишмәсе – (иң шифалы һәм тәмле сулы чишмә) завод яныннан агып чыккан; Үтәй чана чишмәсе – рус авылына барганда чишмә аша үткәннәр, ә тау төшкәндә “Үтә чана” дип җырлаганнар; Корт оя чишмәсе – колхозның корт карый торган урыныннан агып килә һ.б.
5 слайд
Авылымның килеп чыгышы турында легенда яши Иң элек бу җирләрдә кап-кара урман булган. Яу вакытында качып калырга уңайлы булганга күрә, монда Акбаш бабай үзенең отряды белән килеп утырган. Ул агачларны кисеп, авыл ясар өчен урын әзерләгән. Бервакытны ул елгадан йомычкалар агып килгәнен күргән. Димәк, югары агымда кешеләр яши булып чыга. Эзләп барсалар, рус авылына килеп чыгалар. Хәзер инде руслар белән чикләрне билгеләргә кирәк була. Үгез тиресен корытып, нәзек кенә итеп кискәлиләр һәм аркан ишәләр. Шуның белән үлчәп, җирне бүләләр. Ләкин җир өчен яулар булган. Акбаш бабай үзенең отряды белән тауга менеп кача торган булган. Бу биек таулар аларны дошман явыннан саклап кала торган булган. Үләр алдыннан Акбаш бабай :”Кала инде тауларым, кала!” – дигән. Шуннан бу тауга Калатау исеме бирелгән.
6 слайд
МИНЕМ АВЫЛЫМ ДАНЛЫКЛЫ КЕШЕЛӘРЕ БЕЛӘН ГОРУРЛАНА Шагыйрәбез, ветеран укытучыбыз Ажгихина Гәндәлибә Исмак кызы
7 слайд
Акбаш мәктәбен тәмамлаган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Сәүбән Чуганаев
8 слайд
Баланнар тагын өлгергән Урманнарда алан,аланында балан, Яңа гына яуган кар кебек. Чәчләрдә саф көмеш, ә шулай да Алда әле сөю бар кебек. Урманнарда алан,аланында балан, Кызарып ла туган таң кебек. Гомер көзем җиткән, тик һаман да Алда әле бәхет бар кебек. Урманнарда алан,аланында балан, Өзеп каптым, әче димәдем. Ни генә күрсәм дә, яшәүдән бизмәдем, Кайчан уздың, гомер, сизмәдем? Г. Ажгихина сүзләре, С. Чуганаев көе. Г. Ажгихина һәм С. Чуганаев
9 слайд
Безнең мәктәбебез Мәктәп администрациясе
10 слайд
Мәктәп коллективы
11 слайд
Тагиров Рифнур Аманулла улы ветеран укытучыбыз, хәзерге вакытта чаңгы спорты буенча тренер «Почетный работник общего образования РФ», 2007.
12 слайд
13 слайд
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ КАБИНЕТЫ Иске мәктәптә
14 слайд
Яңа мәктәптә
15 слайд
Район методик берләшмәсе утырышы
16 слайд
МӘКТӘП ТОРМЫШЫННАН
17 слайд
18 слайд
19 слайд
20 слайд
21 слайд
22 слайд
23 слайд
24 слайд
Мин үземнең туган ягым - Барда, авылым - Акбаш, кадерле мәктәбем белән горурланам һәм шунда яшәвем белән бәхетлемен. Рәхмәт диеп, кулны кысып, Олылыйлар мине эшемдә. Белем бирәм балаларга Ана теле – туган телемдә.
25 слайд
“Алыгыз сез бүген бүләк итеп Чәчәкләрнең шушы бәйләмен. Каршылагыз тагын бик күп еллар Бүгенгедәй гомер бәйрәмен!” – дип каршы алалар мине туган көнемдә укучыларым һәм коллегаларым. Мәктәптә үткән һәр көнемә Сөенеп яшимен, дусларым. Сайлаганга шушы һөнәрне Рәхмәтлемен сиңа язмышым.
26 слайд
Йөрәгемне балаларга бирәм, Бар күңелем биреп укытам. Гомер буе шушы изге эшне Башкарам мин олы шатлыктан. Олы бәхет таптым мин эшемнән Зур булмаган туган җиремдә. Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә Үкенмимен әле бүген дә!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 663 189 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Тагирова Лилия Мухамазакировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300 ч. — 1200 ч.
Мини-курс
2 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.