Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Планирование. Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 6 классе по программе Фетхулловой для школ с этнокультурным чувашским компонентом.

Планирование. Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 6 классе по программе Фетхулловой для школ с этнокультурным чувашским компонентом.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_m13207adb.jpg



6 сыйныфның татар теле һәм әдәбияты дәреслегенә аңлатма язуы.


  1. Статус документа (Эш программасы статусы).

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: 1. Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации") 2. “РФның халык телләре турында” 126-ФЗ нчы номерлы федераль законы” ( 24.07.1998).

3. СанПиН 2.4.2.2821-10 «Гомуми белем бирү учрежденияләрендә укыту өчен шартлар һәм укытуны оештыруга санитар-эпидеомиологик таләпләр» (РФның баш дәүләт санитар табибының 189нчы номерлы карары (29.12.2010)

4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы, 09.07.2012 №4154/12(«Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования)

5. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе Чуваш Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең белем бирү программасы

6. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе Чуваш Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең уставы.

7. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова , Р.З.Хәйдәрова, 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел.

  1. Программада 6 сыйныфның татар теле һәм әдәбиятына 70 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Программа 2 өлештән тора: 1 өлеш – татар теле дәресләрен, 2 өлеш – татар әдәбияты дәресләрен планлаштырудан.

Дәреслекләр:

Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 6 нчы сыйныф / К.С. Фәтхуллова– Казан:Татарсан китап нәшрияты, 2014 ел.

Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: “Белем һәм хезмәт”, “Сәламәтлек – зур байлык”, “Туганлык мөнәсәбәтләре”, “Кешенең рухи дөньясы”, “Табигать – безнең йортыбыз”, “Бакча эшләре”, “Авыл тормышы”, “Татарстан Республикасы”, “Татар халкының күренекле кешеләре”, “Татар балалар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатыннан”.

Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә/ Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Э.Х. Гыйзәтуллина - Казан: ”Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.

Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре; М.Гафуриның «Ана» шигыре; Һ.Такташның «Мокамай» поэмасы; М.Җәлилнең «Чәчәкләр» шигыре; Ә.Еникинең «Туган туфрак» хикәясе; Г.Бәшировның «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Сабантуй» өзеге.



Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- җәенкеләндерелгән репликаларны кулланып, аралашу ситуациясе буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 8дән ким булмаска тиеш);

- сөйләм гыйбарәләрен урынлы кулланып, диалог төзеп сөйләү.

- лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 9дан ким булмаска тиеш);

- тасвирлау, хикәяләү элементларын кертеп, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләү;

- шигырьләрне яттан сөйләү.

Тыңлап аңлау

- 1 минутлык текстны тыңлап, эчтәлеген эзлекле итеп телдән яки язмача сөйләп бирү;

- төрле жанрлардагы текстларны тыңлап аңлау һәм эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү;

- дәрестә катнашучыларның җанлы сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенү.

Уку

- төрле жанрлардагы текстларны сәнгатьле итеп һәм эчтәлегенә тулысынча төшенеп уку;

- укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү;

- тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлату.

Язу

- лексик тема буенча бәйләнешле текст язу;

- җөмлә калыпларын, бәйләнешле текстларны үзгәрешләр кертеп язу.

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

- шәхси хат язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру;

үзенчәлекле авазлы сүзләрне дөрес әйтү;

сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү;

актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

Сөйләмнең лексик ягы

аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану.

Сөйләмнең грамматик ягы

өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

җөмләнең төп коммуникатив төрләрен сөйләмдә куллану.


Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстан Республикасының табигый байлыклары, икътисади һәм мәдәни казанышлары, авыл кешеләренең тормышы, татар халкының күренекле шәхесләре турында мәгълүматлы булу.


Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән, белешмә материаллардан, мультимедиа әсбапларыннан, татар сайтларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Белем һәм хезмәт (5 сәгать)

Сәламәтлек — зур байлык (5 сәгать)

Туганлык мөнәсәбәтләре (4 сәгать)

Кешенең рухи дөньясы (4 сәгать)

Табигать — безнең йортыбыз (6 сәгать)

Бакча эшләре (4 сәгать)

Авыл тормышы (2 сәгать)

Татарстан Республикасы (2 сәгать)

Татар халкының күренекле шәхесләре (3 сәгать)

Тел материалы

Фонетика. Лексик темаларга караган сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүз­ләр. Сүз һәм фраза басымы.

Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; сөйләм әдәбе берәмлекләре. Сүз ясалышы: кушма (һәрвакыт, ишегалды) һәм тезмә (өй туе, бәби туе, каз өмәсе, шәфкать туташы) сүзләр. Сүз ясагыч кушымчалар: -ча/-чә (заманча, татарча). Актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнары, антонимнары.

Грамматика. Төрле килешләрдәге тартымлы исем­нәр. Ялгызлык исемнәр. Асыл сыйфатларның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗә­ләре. Микъдар, тәртип, җыю саннары. Билгеләү (һәр, һәркем, барлык, бөтен, үз), билгесезлек (кемдер, кайчандыр, әллә кем, әллә нәрсә), юклык (беркая, берничек) алмашлыклары. Хикәя фигыльнең хәзерге, билгеле һәм билгесез үткән заман, билгеле һәм билгесез киләчәк заман формалары. Шарт фигыль. Теләк фигыль (барыйм әле, килим әле). Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Фигыль һәм исем хәбәрләрнең гади, кушма һәм тезмә төрләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Башка, бүтән, бирле, соң, таба, каршы бәйлеклә­ре. Сәбәпле, аркасында бәйлек сүзләре. Кереш сүзләр (нәтиҗәдә, кызганыч, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә). Хикәя, боеру, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләре. Җөмлә калыплары.

Лексик минимум

Белем һәм хезмәт

Белем алырга, кабатларга, уйларга, тәрҗемә итәргә, төзәтергә, файдаланырга, кулланырга, хәтер, хәтерләргә, яттан, ятларга, атаклы, танылган, нәтиҗә, нәтиҗәдә, кызганыч, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә

Сәламәтлек – зур байлык

Шифаханә, хастаханә, шәфкать туташы, шәфкатьле, шифалы, әрекмән, тузганак, үги ана яфрагы, җыярга, киптерергә, кайнатырга, кәеф, хис итәргә, таләп, үтәргә, төгәл, сакланырга, хәл, тәэсир итәргә, аркасында, сәбәп, сәбәпле, гадәт, шуңа күрә, исән-сау булырга

Туганлык мөнәсәбәтләре

Кардәш, туганнан туган, бертуган, бердәнбер, онык, игезәк, кияү, кәләш, кияүгә чыгарга, өйләнергә, туй, юмарт, саран, ялгыз, гореф-гадәт, өй туе, бәби туе, каз өмәсе

Кешенең рухи дөньясы

Рухи, теләк, теләргә, иҗат итәргә, уздырырга, үткәрергә, бушка, юкка, омтылырга, маҗара, башваткыч, фотога төшерергә, башка (бүтән), соң (поздно), бигрәк тә (аеруча), каршы булырга, лаек булырга, хаклы булырга, заманча, аралашырга, хәбәрләшергә

Табигать — безнең йортыбыз

Кар күмә, боз каплый, кар бөртеге, һәр, һәркем, һәрвакыт, кайвакыт, кар эри, гөрләвек ага, кош-корт, бал корты, кырмыска, сайрарга, тургай, ау, ауларга, атарга (стрелять), чүл, Идел, Мишә, Агыйдел, Нократ Бакча эшләре Казырга, көрәк, түтәл ясарга, орлык, су сипкеч, чүп утарга, тырмаларга, тырма, эшчән, ялкау, май коңгызы, бөҗәк, бал корты, чикерткә Авыл тормышы Ишегалды, капка, сарай, койма, мунча, чиләк, кыр (басу), иген, игенче, үстерергә, ашлык, борчак, чөгендер, көнбагыш, кукуруз, терлекче, дуңгыз, көтү, көтү көтәргә, ашатырга, эчерергә, ат карарга, печән чабарга Татарстан Республикасы

Милләт, күпмилләтле, күпчелек, ил башлыгы, җитәкче, эшкуар, хөкүмәт, икътисад, мәдәният, мәдәни, фәнни, үсеш алырга, дәүләт теле, тигез хокуклы, халыкара, кабул итәргә, билгеләп үтәргә, горурланырга

Татар халкының күренекле шәхесләре

Шәхес, күренекле, вәкил, мәгърифәтче, нигез салучы, бөек, дан, дан казанырга, көч куярга, өлеш кертергә, иҗат итәргә, киңәш, киңәшче, киңәш итәргә, казаныш, үрнәк алырга, сәхнә остасы, галим

Татар теленә сәгатьләр саны – атнага 1 сәгать, елга 35 сәгать.


Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны:

Диктант – 2;

Сүзлек диктанты – 2;

Изложение – 1;

Сочинение – 1;

Тест эшләү- 7













Өстәмә материал:

  • Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2003.

  • Татар теле дәресләре: 6 нчы сыйныф: Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма / Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. – Казан: Мәгариф, 2006.

  • Синтаксистан таблицалар һәм схемалар: Укытучылар өчен методик ярдәмлек / Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева. – Казан: РИЦ: Школа, 2007.

  • Электронный учебник из серии “Я изучаю татарский язык”.

  • Комплект из 8 аудиокассет “Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка.

  • Р.Р.Нигматуллина. Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык. Морфология. – Н.Челны, 2004.

  • Вәлиева Г.Ф. Татар теленнән дидактик материаллар. –Казан: Яңалиф, 2004.

  • Д.Ш.Гильманов. Уроки татарского языка на основе предметных действий. – Н.Челны, 2000.

  • Гыйләҗетдинова А. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. – Казан: Яңалиф, 2004.

  • Татарский язык в таблицах и схемах. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казань: Изд-во «Хатер», 2002.

  • Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.укучылары өчен ярдәмлек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2006.

  • Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Укытучылар өчен кулланма / Я.Х.Абдрәхимова. – Казан: Мәгариф, 2005.

  • Гыймадиева Н.С., Закирова Г.Н., Шәйхетдинова З.В. Диктантлар һәм изложениеләр. – Казан: Мәгариф, 2006.

  • Дидактический материал по татарскому языку для русскоязычных учащихся 6 класса русской школы / Асадуллин А.Ш. – Казань: Магариф, 2002.
















1 өлеш - татар теленнән календарь - тематик план

Тема

Сәгать

Җиһазлау, материал

Укучылар эшчәнлеге


Үткән дәресләргә нигезләнеп, яңа теманы бирү

Көтелгән нәтиҗә

Контр. тибы



Үткәрү вакыты




план

факт

Белем һәм хезмәт.

1

Белем һәм хезмәт.

1-4 дәрес

1

К.С. Фәтхулова 6-сыйныф К. -2014 ел. 4-8б

Ишетеп аңлау күнекмәләре, диалог төзү, текст уку, сорауларга җавап.

Гөр килә, белем ачкычлары, нур, чәчсен, тәрҗемә ит, төз, уйла, уй.

Халык трдицияләренә, тәҗри-бәсенә ни-гезләнеп укучыларда милли узаң

Диалог төзергә белү, сүзләрне килешләр белән төрләндерү.


03.09

2

Хәл фигыль кушымчасы.

4-7 дәресәр

1

Дәреслек

15-18б

табл.

Текст уку, хәл фиг. табу , хикәянең башын уйларга.

Тупас, ачыкла, ихтияр көче.

Көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү;

Хәл фиг.таба белү, амаш-лыкларны куллана белү.


10.09

3

Тезмә, парлы, кушма исемнәр.

8-9 дәресләр


Дәреслек, 19-22б.

Тезмә, парлы, кушма исемнәрне кабатлау





17.09

4

Кереш сүзләр.

10-11 дәресләр


1

Дәреслек

23-26б

табл.

Хәл фиг.кабатлау, монолог һәм диалог төзү.

Әлбәттә, кире-сенчә, нәтиңәдә, бәхеткә каршы, кызганычка каршы.


Дәвам итерлек итеп тәрбияләү;

Кереш сүзләрне табу, диалог һәм монолог төзи белү.


24.09

5

Контроль эш – сүзлек диктанты язу “Белем һәм хезмәт”

1

Сафиуллина Ф.С. Татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар



Халкыбызның тел байлыгы турында белү;

Кагыйдәләрне кабатларга


01.10


Сәламәтлек – зур байлык

6

Баш килешен таләп итүче бәйлекләр.

13-14 дәресләр

1

Дәреслек

37-40,48б

Тәрҗемә итү, тиешле бәйлекләр өстәп язу.

Матдә, чишмә, кое суы, кайна-тырга, таләп, оештыр.

Халкыбызның тормышын аңлау;

Бәйлекләр куллана белү.



7

Бәйлек сүзләр.

15-17 дәресләр

1

Дәреслек

60,66б

Бәйлек сүзләр куеп язу, тәрҗемә итү.

Як, урта, баш, сәбәпле, аркасында.


Татарча тәр-җемә итергә белү, бейлек сүзләрне куллана белү.



8

Шарт фигыль.

18-20 дәресләр

1

Дәреслек

51-52б

Текстан шарт фиг. табу,

Агу, тоткар-лана, могҗиза, байлык,


Шарт фиг. белән диалог төзи белү.



9

Теләк фигыль.

21-23 дәресләр

1

Дәреслек

74-77б

Җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү.

Кияүдә, өй-ләнгән, игезек, онык, кияүгә,.


Теләк фиг.җөмләдә куллана белү.



10

Сәламәтлек – зур байлык” - тест эшләү

1

Сафиуллина “Татар теленнән контр.эләр һәм тестлар.




Кагыйдәләрне кабатларга



Туганлык мөнәсәбәтләре

11

Теләк фигыль.

25-27 дәресләр

1

Дәреслек

83-87б

табл.

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап.

Кияү, кәләш, аерым, янәшә, вакыйга, туй, өй туе.


Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерә белү.



12

Боерык фигыль.

28-30 дәресләр

1

Дәреслек 92-95б

Килешләрне кабатлау, боерык фиг.кушымчаларын өстәп язу.

Каз өмәсе, как-лаган, күз ал-дына китереп булмый.


Фиг.төрләрен билгеләү.



13

Саннар. Микъдар саны. Тәртип саны. Җыю саны. Бүлем саны.

32-35 дәресләр


Дәреслек

Саннарны кабатлау






14

Контроль эш – сүзлек диктанты язу “Туганлык мөнәсәбәтләре”

1

Сафиуллина Ф. С. Татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар”




Кагыйдәләрне кабатларга



Кешенең рухи дөньясы

15

Килешләрне таләп итүче бәйлекләр.

37-39 дәресләр

1

Дәреслек

105-109б

Хикәяне дәвам итү, сораулар кую

Мәңгелек, әдәби, мирас, тойгы, могҗи-за, алыштыра алмый.


Текстны укып аңа исем бирә белү.



16

Юклык, билгесезлек алмашлыклары.

40-42 дәресләр

1

Дәреслек

114-115б

Аналитик фиг.белән җөмләләр төзү.

Заманча танылдылар.


Анал.фиг.тәрҗемә итә белү.



17

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

43-46 дәресләр

1

Дәреслек

116-125б

дидактик материал.

Текст уку, сораулар төзү. Диалог төзү.

Тугрылыклы, мактаулы, эз, намус, кеше-лек, ныклык, ихтияр көче, инану, ант.


Бәйлекләрне дөрес куллана белү.



18

Кешенең рухи дөньясы” - тест эшләү.

47 дәрес

1

Сафиуллина Ф. С. Татар теленнән контр.эләр һәм тестлар.




Кагыйдәләрне кабатларга



Табигать -безнең йортыбыз

19

Җөмләнең баш кисәкләре.

48-51 дәресләр

1

Дәреслек

145-147б

Татарча тәрҗемә итү, сораулар кую,сөйләшү үткәрү.

Учак, гади, кушылма , сүнмичә.


Җөмләләрдән иярчен кисәкләрне таба белү.



20

Җөмләнең иярчен кисәкләре

52-53 дәресләр

1

148-152б

Җөмләләрне тәмамлау, сорауларга җавап

Янгын, Мишә, Зөя, Кара диңгез.


Хәбәрләрне таба белү.



21

Билгеләү алмашлыклары.

54-55 дәресләр

1

155-157б

әңгәмә, сораулар кую.

Ак гөмбә, гөрәҗдә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе


Кагыйдәләрне кабатларга



22

Фигыль хәбәрләр.

56 дәрес

1

Дәреслек




Фиг. хәбәрне таба белү.



23

Исем хәбәрләр.

57-58 дәресләр

1

Дәреслек




Исем хәбәрләрне таба белү.



24

Изложение ”Табигать - безнең йортыбыз”

1

Сафиуллина Ф. С. Татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар.




Изложение язу




Бакча эшләре

25

Бакча эшләре” сочинение

59-61 дәресләр

1

Дәреслек192б

Диалог төзү, татар-чага тәрҗемә итү.

Бодай, тырма-ла, түтәл. Су, сипкеч.


Диалог төзергә


26

Кушма фигыльләр.

62-64 дәресләр

1

Дәреслек

198-199б

Дөрес язу, текст уку.

Амбар, мич, табын, басу, кыр.


Саннарны танырга һәм язарга белү.



27

Кушма фигыльләр (дәвамы).

65-68 дәресләр

1

Дәреслек

178-181б

Текст уку, тәрҗемә итү,сораулар кую.

Ашлама, уңыш, чүп үләне, эш кайный.


Зат алмаш-лыкларын әңгәмәдә куллана белү.



28

Бакча эшләре” – тест эшләү

1

Сафиуллина Ф. С. Татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар.




Сочинение язу



Авыл тормышы

29

Авыл тормышы.

70-75 дәресләр

1

Дәреслек

211-216

Диалог төзү, текст төзү.

Дәүләт, җәм-гыят, сәясәт, мәдәният, хөкүмәт.


Алмашлыкларны аера белү һәм җөмләдә куллана белү.



30

Атау,бер составлы, тулы, ким җөмләләр.

76-79 дәресләр

1

Дидактик материал

Текст уку, диалог уку.

Хәрби киңәшче, эшмәкәр, эшкуар.


Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куя белү.



Татарстан Республикасы

31

Татарстан Республикасы. Дәүләт символ-лары. 81-84 дәресл.

1

Дәреслек

221-223б

Диалог төзү, бәйрәмнәр турында әңгәмә.

Иҗтимагый, халыкара, сәяси, фәнни,мәдәни.


Фразеологик берәмлекләрне текстан таба белү.



32

Контроль эш –диктант язу ”Татарстан Республикасы”

1

Сафиуллина Ф.С. татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар




Кагыйдәләрне кабатларга



Татар халкының күренекле шәхесләре

33

Татар халкының күренекле шәхесләре.

92-97 дәресләр

1

Дәреслек

251-253 б

Күнегүләр эшләү



Сүзлекне кабатларга



34

Татар халкының күренекле шәхесләре” - тест эшләү

1

Сафиуллина Ф. С. Татар теленнән контр.эшләр




Кагыйдәләрне кабатларга



35

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

1

Дәреслек

254-259 б

Күнегүләр эшләү.



Кагыйдәләрне кабатларга










2 өлеш - татар әдәбиятыннан календарь - тематик план

I бүлек

«Үрнәк программа»га кертелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы:

1. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре;

2. М.Гафуриның «Ана» шигыре;

3. Һ.Такташның «Мокамай» поэмасы;

4. М.Җәлилнең «Чәчәкләр» шигыре;

5. Ә.Еникинең «Туган туфрак» хикәясе;

6. Г.Бәшировның «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Сабантуй» өзеге.


II бүлек

6 нчы сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

төрле темаларга проект эше яклау;

әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.













III бүлек.

Укыту-тематик план

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

4

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

6

3. Кадерле син, кеше-туганым!

13

4. Энҗе карлар явып үткән...

-

5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

-

6. Ил өстендә илле дустың булсын.

4

7. Көлке көлә килә...

-

8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

8

Барысы:

35


Әдәби әсәр өйрәнү: 29 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе: 4 сәгать:

  • тест эшләү – 3 сәгать

  • проект эше – 1 сәгать

Кабатлау: 2 сәгать



IV бүлек 2 өлеш татар әдәбиятыннан календарь-тематик план

п/п

Дәрес темасы

Дә-рес са ны

Төп эчтәлек

Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Конт-рольэш төрләре

Үткәрү вакыты

метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

план

факт

Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка – 4 сәгать

1

Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул...

1

Халык авыз иҗаты (әкият, табышмак, мәкаль).

Төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен чагыштырып карау.

Халык авыз иҗатын гомуми күзаллау.

Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.



02.09

2

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр...

1

«Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» мифлары, «миф» төшенчәсе.

Рус, грек һәм татар мифо-логиясен чагыштыра белү.

Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең

аермасын аңлау.

Халык авыз иҗаты әсәрләрнә карата кызыксыну уяту.


«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.



09.09

3

Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль —
сүзнең җиләге.

1

Мәкальләр, әйтемнәр.

Татар һәм рус халык мәкальләрен чагыштыру.

Мәкаль һәм әйтем турында теорияне аңлап истә калдыру, аларның аермасын белү, мәкаль, әйтемнәр өйрәнү.

Халык авыз иҗаты белән кызыксыну уяту, әдәплелек тәрбияләү.


Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу, дәреслек, дәфтәр белән эш, фронталь эш.




4

Нәтиҗә ясарга вакыт.

1

Мифлар, мәкальләр, әйтемнәр.

Белгәннәрне кирәк ситуациядә искә төшереп куллана белү.


Миф, мәкаль, әйтем турында теорияне, аларга үрнәкләрне гомумиләштерү, аермаларын таба белү.

Халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау.

Монологик сөйләм, мәкаль-әйтемнәрнең башка телдәге эквивалентларын табу, төркемнәрдә сораулар, биремнәр төзү, мөстәкыйль эш.

Тест.



Халык моңнары: җырлата да, елата да... – 6 сәгать

5

Халык җырла-

ры — иң кадерле мирас.

1

Халык авыз иҗатында җыр жанры, йола җырлары, Сөмбелә, Чуклеме бәйрәмнәре

Халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру.

Халык җырлары жанрлары, йола җырлары турында белешмә бирү, Сөмбелә бәйрәмен аңлату.

Укучыларда халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, җыр тыңлау, өйрәнү.




6

Халык җырла-рында —
тарих

чагылышы.

1

Тарихи җырлар, «Көзге ачы җилләрдә» җыры.

Тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән таныштыру, татар халкының үткәнен, тарихын, язмышын аңлату.

Тарихи җырлар турында белешмә бирү, «Көзге ачы җилләрдә» дигән татар халык җырын өйрәнү.

Тарихи җырлар аша чорны, халыкның язмышын аңлау.

Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау, яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү-үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.




7

Уйный-

быз да, җыр-

лыйбыз да.

1

Уен җырлары: «Кәрия-Зәкәрия», «Әпипә».

Сәнгать тәрбиясе бирү.

Уен җырлары турында белешмә бирү, «Кәрия-Зәкәрия» уен җырын өйрәнү.

Коллектив белән башкарылган халык җырлары, җыр культурасы белән танышу.

Сәнгатьле уку, чылбыр буенча уку, халык җырына яңа куплет уйлау, җырлы уен өйрәнү, видеоязмада татар биюе карау, милли киемгә орнаментлар ясау.




8

Шигъ-

рияттә

халык

көе.

1

Г.Тукайның «Туган тел», «Туган авыл» шигырьләре, А.Монасый-

пов иҗаты.

Милли үзаңны үстерү, үткәнеңне, тарихны өйрәнү.

Г.Тукайның халык җырлары турындагы хезмәтләре белән танышу, «Туган тел», «Туган авыл» җырларын өйрәнү; А.Монасыйпов турында белү.

Тукайга хөрмәт, милләтеңә, туган җиреңә, туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү.


Бер уен җырын яттан сөйләү, тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, фронталь эш, төркемнәрдә эш, аудиоязма тыңлау, дәреслек белән эшләү, дәфтәрдә эш, презентация карау.




9

Татарстан Респуб-ликасының Дәүләт гимны.

1

Татарстан Республи-

касының Дәүләт

гимны.

Дәүләт гимнын тыңлау тәртибен белү.

Дәүләт гимны турында теоретик төшенчә бирү һәм гимнның сүзләрен аңлап истә калдыру.

Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу, җыр тыңлау,

җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.




10

Җырсыз кеше — канатсыз кош.

1

Халык җы-рлары, җыр жанрлары, автор җырлары, гимн.

Төрле чыганаклар-дан кирәкле мәгълүмат таба белү.

Җыр жанрлары, җыр сәнгате турында белемне ныгыту.

Укучыларда җырга, музыкага мәхәббәт тәрбияләү, коллектив башкару, җырлау культурасы үстерү.

Телдән журнал әзерләү, төркемнәрнең чыгыш ясавы, диалогик сөйләм, чылбыр буенча сорау — җавап.

Тест.



Кадерле син, Кеше туганым! – 13 сәгать

11

Ирек

кадерлеме?


1

М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле,

«сынландыру»,«мәсәл»

Татар мәсәлчеләрен рус әдәбиятын-дагы мәсәлчеләр белән чагыштыра, мөстәкыйль укып, нәтиҗә ясый белү.

Язучы М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле белән танышу, «сынландыру» төшенчәсен аңлау.

Тормышта ихтыяр көченең, белемнең кирәклеген аңлау.


Биографияне мөстәкыйль укып, сорауларга җавап эзләү, сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, мәсәлнең морален табу, рәсемнәр белән эш, дәреслек, дәфтәр белән эш.





12

Анага бала кадерле, балага ана кадерле.

1

М.Гафури-

ның «Ана»

шигыре.

Музыка дәресендә өйрәнгән бишек җырлары яки әниләр турындагы җыр-ларны искә төше-реп, әдәбият белән бәйләнешне аңлау.

Язучы М.Гафури иҗаты белән танышуны дәвам

итү, «Ана» шигырендә автор фикерен

аңлау, сәнгатьле

уку.

Әниләргә

карата ихтирам тәрбияләү.

Рольләргә бүлеп уку, шигырьне тыңлау, сүзлекчә белән эшләү, сәнгатьле эшләү, парларда яки төркемнәрдә эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу.





13

Г.Тукай-

ны

биргән, җырлар-

да җыр-

ланган

ямьле

Казан

арты...

1

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

Географик картадан Тукай туган, яшәгән җирләрне, әкият-поэма-дагы «Казан арты» дигән урынны таба белү, аңлау.

Шагыйрь Г.Тукай турында 5 нче сый-
ныфта өйрәнгән-нәрне искә төшерү, тулыландыру, «Шүрәле» әкият-поэмасының 1 нче өлеше белән

танышу.

әкият-поэмада сурәтләнгән урман матурлыгы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аша экологик тәрбия бирү.

Презентация карау, төркемнәрдә биремнәр үтәү, әкият-поэманы тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, сайлап уку, чылбыр буенча уку, парлап сөйләшү.





14,


15

Барыбызга да таныш Шүрәле.

2

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

«Аршын» сүзенең мәгънәсен аңлау, кайда кулланылы-шы турында белү, рәссам Б.Әлменов картинасы белән танышу.

Шагыйрь Г.Тукай биографиясен истә калдыру, «Шүрәле» әкият-поэмасының 2, 3 нче өлешләре белән таныш булу.


Экологик тәрбия

бирү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, яңа сүзләрне активлаштыру — сүзләр, җөмләләр төзү, рольләргә бүлеп уку, сайлап уку, мультфильм карау.





16

Дөнья-

ларны

«гизгән»

Шүрәле.

1

Ф.Яруллин-

ның

«Шүрәле»

балеты.

«Балет», «либретто», «балетмейстер» төшенчәләрен белү.

Г.Тукайның «Шү-рәле» әкият-поэма-сына балет язылуы, аның эчтәлеген белү, композитор Ф.Ярулин турында белү,

Эстетик тәрбия бирү.

Теоретик төшенчәләр белән танышу, видеоязма карау, композитор биографиясе белән танышу, аның буенча хронологик таблица тутыру, фикер алышу.





17,

18

Чәчәк-

ләр —

матур-

лык һәм

үлемсез-

лек сим-

волы.

2

М.Җәлил

иҗаты, «Чәчәкләр» «Тик булса

иде ирек»

шигырь-

ләре.

Тарихтан сугыш чоры турында белү.

М.Җәлил биогра-фиясен искә төше-рү, сугыш чоры иҗаты белән таны-шу, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку, «символ», «строфа» төшенчәләре белән танышу.

Туган илне ярату, туган илне саклау —
мактаулы икәнен аңлау.


Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.





19

Рәхәт

булса да

торган

җир,

сагындыра

туган ил.

1

Ә.Еники иҗаты,

«Туган туфрак» хикәясе.

Катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятле-сен таба белергә өйрәнү.


Ә.Еники иҗаты белән танышу, «Туган туфрак» әсәрен укый

башлау.


Өлкән буынга

карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.


Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.





20-21-22


Әби-ба-

байларның

туган җире

оныкларга

кадерлеме?

3

Ә.Еники иҗаты, «Туган туфрак» хикәясе,

«символик образ» төшенчәсе

План төзи белү.

«Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, симво-лик образларны таба белү.

Өлкән буынга карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.


Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлеш-ләргә бүлү, план төзү.





23

Бүлекне кабатлау, йомгаклау.

1

Н.Исәнбәт, М.Гафури, Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Еники иҗатлары.

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Туган җирне ярату, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу.

Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш.

Тест.




Ил өстендә илле дустың булсын – 4 сәгать

24

Шагыйрь үткән юл.

1

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы.

Тарихтан Һ.Такташ яшәгән чор турында мәгълүмат бирү.

Һ.Такташ турында мәгълүмат бирү, «Мокамай» поэмасы белән таныша башлау.


Туган якның

кадерле, онытылмас икәнен аңлату.

Презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы, ул яшәгән чор белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.




25,

26

Әкият-

тәге ике бала кебек...

2

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы,

«поэма» төшенчә се.

Һәр кеше тормышын-да хатирәләр барлыгы, аларның нинди булуының кешенең үзеннән торуы турында аңлау.

Поэма турында теоретик төшенчә белән танышу, «Мокамай» поэмасын уку, аңлау.


Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска

кирәклек турында аңлату.


Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, поэманы тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, поэмага анализ ясау.




27

Кабатлау, йомгаклау.

1

Дәрдемәнд,

Һ.Такташ,

Р.Харис,

Ш.Галиев,

Э.Шәрифуллина әсәрләре.

Укыганны искә төшереп, гомумиләштерә белү,

командада эшли белү.

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту.

Туганнар, яшьтәшләр, төрле милләтләр, илләр арасында

дуслыкны аңлау, дус яшәүгә омтылыш тәрбияләү.

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

Тест.



Һәр фасылың гүзәл, табигать! - 8 сәгать

28,

29,




30

Көтеп алган Сабантуй.

3

Г.Бәширов-ның «Язгы сабан туйлары» әсәре.

Төрле бәйрәмнәр-нең (бу очракта Сабантуй мисалында)


тарихы белән кызыксыну.


Г.Бәширов турында белү, «Язгы сабан туйлары» өзеген укып аңлау, сөйләм телен үстерү.


Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.


Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү.




31

Сабантуй — картиналарда.

1

Л.Фәттахов-ның «Сабанту» картинасы.

Рәсем сәнгате белән әдәбиятның бәйләнеше.

Рәссам Л.Фәттахов, аның картинасы турында белү, сөйләм телен үстерү.


Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.


Рәссам турында уку, пре-зентация карау, картинаны карау, фикер алышу, сорау-лар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү, парлап сөйләшү.




32

«Сабантуй» дигән журнал бар.

1

«Сабантуй» журналы.

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Сабантуй» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү.


Татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну тудыру, татарча журналдан мәгълүмат сайлый белү.

Журнал тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, журнал саннары белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, бер сан белән таныштыру өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү.

Проект.



33

«Сабантуй» журналы бездә кунакта.

1

«Сабантуй» журналы.

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Сабантуй» журналы белән таныштыру, язма сөйләм телен үстерү.

Актив яшәү рәвеше турында аңлату.

Әзерләгән чыгышларны тыңлау — проект яклау, журналга хат язу.




34,

35

Кабатлау, Йомгаклау.

2

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр.

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү.

Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру.

Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау.

тест, «Тапкырлар, зирәкләр клубы», викториналар, музейларга экскурсияләр, китапханәдән җәйге каникулга китап алу.

Тест.






























Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 11.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров41
Номер материала ДБ-187096
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх