Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Доп. образование / Конспекты / Планирование сценария праздника"Белем бәйрәме"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Доп. образование

Планирование сценария праздника"Белем бәйрәме"

библиотека
материалов

Белем – бәйрәме 2015 ел.

Күңелле музыка яңгырый(фанфары на начало)

Музыка астында алып баручы сөйли.

А.Б.Исәнмесез  хөрмәтле укытучылар , укучылар , кунаклар һәм әти - әниләр.Бүген – 1 нче сентябрь. Бу айга аяк басу белән шатлыклы да бераз мәшәкатьле дә көннәр    башлана. Бүген һәр бала көтеп алган , кызыклы вакыйга ларга бай булган яңа уку елы башлана.Күңелләрдә сөенеч , йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. (Җырның 1 нче куплеты уйнатыла)

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Көтә – көтә арып беткәнем.

      Әйе, бу җыр безне барыбызны да матур, бәхетле, шаян, шук, гамьсез балачак елларына алып кайта.

9 ел элек беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән балаларны училищебыз бүген үз канаты астына ала.Алар мәктәп баскычларыннан “Һөнәр иле” нә аяк баса, киләчәгенә юл яра! Күрегез, ничек матур безнең укучыларыбыз.Күңелләрендә сөенеч, йөзләрендә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен иде. Безнең бәйрәм тантанасына килгән барчагызга да без чиксез рәхмәтле.

Сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашучы мәртәбәле кунакларны тәкъдим итәбез.(музыка торжественная) Алар:

Икстрой” ширкәте җитәкчесе Илдар Шаймуллович Зиннатуллин һәм 1 нче курс укучыларының әти – әниләре.Әйдәгез, аларны бергәләп алкышлыйк әле.

Ә хәзер бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүзне филиалыбызның җитәкчесе Һидиятуллин Роберт Талгатовичка бирәбез.(Коллектив белән таныштыра)

1 укучы. Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле йөрәк җырың,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр

Тирә-юньгә таралсын.

Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.



Сезнең алдыгызда Хакимов Айнур башкаруында җыр.

Без бит авыл малайлары”.

Училище ачылган көннән башлап “Икстрой ” ширкәте белән без тыгыз элемтәдә эшлибез. Сүзне шушы оешманың җитәкчесе Илдар Шаймуллович Зиннатуллинга бирәбез.

А.Б.Укучыга көн саен үрләр яуларга, белем алырга укытучы ярдәмгә килә. Ул бөтен көчен биреп, бөтен яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша.

Хәзер сүзне үз һөнәренең остасы , беренче курс укучыларының булачак мастерлары Фәйзрахманова Зәлилә Ахметовнага һәм Фәйзрахманов Фәһим Ибраһимовичка бирәбез.

Сезнең өчен Хәкимов Айнур башкаруында җыр.

Алып баручы.      

   Әйдә, дуслар, бергә хәбәр итик,

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

 

(Бер укучы кыңгырау шалтырата).

Музыка куела.(звонок)

А.Б. Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.

А.Б.Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,

Очрашырбыз җае килгәндә.

Бер-беребезгә сәлам биреп китик

Очрашканда яки күргәндә.

АБ Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!

Бәйрәмебез ахырында Сезгә беренче курс укучысы Фирдүс җыр бүләк итә.”Мин яратам сине,Татарстан!”

























1.Фанфары на начало мероприятия.

2.”Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

3.Фанфары 1.Торжественная музыка.

4.Айнур.”Без бит авыл малайлары”.

5.Айнур.Җыр.

6.Звонок.

7.Фирдүс.”Мин яратам сине,Татарстан!”









Автор
Дата добавления 16.06.2016
Раздел Доп. образование
Подраздел Конспекты
Просмотров79
Номер материала ДБ-123750
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх