Борын
авазына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше
(4 нче
сыйныф татар төркеме)
(дәрес-эшкәртмәсе)
Галимуллина
Лилия Фәргатовна
Казан
шәһәре Совет районы
159
нчы лицейның югары категорияле
татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Борын
авазына беткән исемнәрне килеш белән төрләнеше
Максат:
1.
Борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнүен ныгыту, төрле килеш
формаларын дөрес куллану күнекмәсен булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү
2. Матур язу
күнекмәләрен камилләштерү.
3. Туган илгә,
туган җиргә, туган телгә ярату хисе тәрбияләү,
Дәрес
төре: иҗади-эзләнүле
Дәрес тибы: белем
һәм күнекмәләрне ныгыту һәм кабатлау
Методлар
һәм алымнар:
әңгәмә, аңлату-күрсәтү, күнегүләр эшләү, сүзләрне килеш белән төрләндерү,
сорауларга җавап бирү, тест эшләү һ.б.
Дәресне
җиһазлау: матур
язу карточкалары, килешләр таблицасы, Татарстан картасы, Казан турында
рәсемнәр,
Материал: Татар
теле: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. Мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (татар
балалары өчен) /
Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2014.-
159б.: рәс. Белән. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
темасы дәреслектә 40-44 нче битләрдә.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү:
1. Сәламләү,
сыйныфны оештыру, уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез,
укучылар!
Хәерле көннәр
сезгә!
Зиһен һәм тел
ачкычлары
Телимен
һәммәгезгә.
-
Укучылар,
өй эшләрен эшләдегезме?
-
(берничә
укучыдан өй эшен сорау 97 нче күнегү иде)
-
-
Сез дәрескә әзерме? Әзер булсагыз, эшкә керешик.
2. Матур язу
күнегүе:
Тактада һәм һәр
укучыга шигырь язылган карточка таратыла. Шигырьне хор белән уку, дәфтәргә
күчереп язу. Язганда дөрес утыру кагыйдәләрен әйтү.
Кая
барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә
мәңге калыр туган җирем.
Габдулла Тукай.
-
Укучылар
без бу шигырь юлларына дәрес ахырында тагын әйләнеп кайтырбыз.
II. Яңа
материалны аңлату:
1.Үткән дәрес
материалын хәтердә яңарту.
Килешләрнең
исемнәре язылган таблицаны игътибар белән карагыз һәм сорауларга җавап
бирегез:
1)
Татар
телендә ничә килеш бар? (6 килеш);
2)
3
сыйныфта килешләрнең исемнәрен һәм эзлеклелеген истә калдыру өчен җөмләләр
төзегән идек, шуларны искә төшерик.
Безнең Бер
Баш килеш
Ирек
Илдә Иялек килеше
Юрганга
Юктыр Юнәлеш килеше
Төренеп
Тиңсез Төшем килеше
Чанага
Чыршы Чыгыш килеше
Утырды
Урманы Урын-вакыт килеше
3)
кайсы
килеш исемнәре сузык авазга башлана? (иялек, урын-вакыт);
4)
кайсы
килешләрнең исемнәрендә “Ш” тартыгы бар? (баш, юнәлеш, төшем, чыгыш килешлрендә);
5)
кайсы
килешнең исеме яңгырау тартыктан башлана? ( баш килеш)
6)
кайсы
килешләрнең исемнәре саңгырау тартыктан башлана? (төшем, чыгыш килешләре);
7)
кайсы
килешнең исеме ике аваз кушылмасын белдергән хәрефтән башлана? (юнәлеш
килеше);
8)
кайсы
килешнең исеме яңгырау тартыкка тәмамлана? (төшем килеше);
9)
иң
озын исемле килешне әйтегез (урын –вакыт килеше)
Дәреслек белән эш:
- Укчылар
дәреслекнең 40 нчы битен ачыгыз, 101 нче күнегүне табыгыз .
-
....
күнегүнең биремен укысын!
-
(Урам
сүзенә тиешле кушымчалар өстәп, җөмләләрне күчереп яз.
-
Берәр
җөмләләп укыгыз, урам сүзен табып нинди килештә килүен әйтегез.
-
(........)
чыгыш килешенә басым ясала. –НАН, -НӘН.
-
Укытучы
белән берлектә 100 нче күнегүнең беренче сүзе тактада килешләр белән
төрләндерелә.
-
100
нче күнегүне телдән эшлибез ахыргы ике сүзне дәфтәрләргә вариантлап язмача
килешләр белән төрләндерергә.
-
(......)
-
Ял
минуты:
Хәзер
бераз ял итик,
Тәнебезгә
көч кертик.
Бер урында
таптаныйк,
Сикергәләп
тә алыйк.
Бер
чүгәлик, бер басыйк,
Кул
тегермәне ясыйк.
Тиз
армаска тырышыйк.
Арганнарга
булышыйк.
-
Уен
“Сайлап ал” – 112 нче күнегү ( һәр укучыда , сүзләр язылган карточкалар бар. Укучылар
кайсы сүзләргә чыгыш килешендә –НАН, -НӘН кушымларын ялгыйбыз, шул сүзләрне
язарга, һәм шул сүзләрнең берсе белән җөмлә төзергә.
Китап,
рәсем, бакча, төн, бала, уенчык, тәрәзә, урман, күлмәк, алма, сан.
III.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:
-
Барыгыз
да яхшы гына күнегүне эшләдегез, мин сезгә бүгенге темабызга бәйле бер матур
шигырь алып килдем. Хәзер аны сезгә тәкъдим итәм.
Килешләр.
Кем? – мин
Нәрсә? –
баш
Кем?
Нәрсә? Соравына
Җавап бирә
баш килеш.
Кемнең?
Нәрсәнең? дия
Иялек
килеше генә.
Кемгә?
Нәрсәгә? Кая?
Уңга,
сулга, алга, артка.
Юнәлеш
килеше әйтә.
Сөйли
безгә бу хакта.
Уңны,
сулны төшендерә
Төшем
килеше генә.
Шуңа күрә
ул безгә
Кемне?
Нәрсәне? дия.
Эштән,
өйдән, мәктәптән,
Кемнән?
Нәрсәдән? Кайдан?
Чыгып килә
ул дия
Чыгыш
килеше генә.
Кемдә?
Нәрсәдә? Кайда?
Өстә,
аста, алда, артта.
Урын-вакытын
күрсәтә
Сөйли
безгә шул хакта.
Табышмак:
Су буенда таллыкта өзеп сайрый...САНДУГАЧ.
Бу сүздән
төрле исемнәр төзибез һәм чыгыш килешенә куябыз.(сан, агач, дуга, суган, чана)
IV. Өй
эше:
Укучылар, матур язу карточкасындагы шигырь юлларына кабат иәйләнеп кайтыйк.
Габдулла Тукайның бу шигыре туган җир, туган ил турында. Безнен барыбыз өчен
дә кадерле булган Казан шәһәре.. Казан сүзе дә борын тартыгына тәмамлана. Шушы
сүзне төрле килешләрдә кулланып кечкенә генә хикәя төзергә. (кемдер 4-5 җөмлә
төзи)
V. Йомгаклау.
-
Укучылар
без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
-
(...........)
-
Хәзер
алган белемнәрне тикшереп, тест эшләп алыйк. (укучыларга тест сораулары язылган
карточкалар таратыла)
Тест
1. Исем
белдерә:
А)
предметны;
Б)
предметның билгесен;
В)
эш, хәлне, хәрәкәтне
2. Исемнең соравы:
А) нинди?
Б) кем? нәрсә?
В) нишли?
3. Иялек килешенең
соравы:
А) кемнән?
нәрсәдән? кайдан?
Б) кемне? нәрсәне?
В) кемнең?
нәрсәнең?
4. Кайсы сүз чыгыш
килешендә?
А) вакыйганы;
Б) чишмәдән;
В) болында;
5. –га, -гә, -ка,
-кә кушымчасы кайсы килештә?
А) иялек
килешендә;
Б) юнәлеш
килешендә;
В) урын-вакыт
килешендә;
6. Кайсы сүз дөрес
язылган?
А)болынлар;
Б) колыннар;
В) бәйрәмләр;
7. Төшем килешенең
кушымчасы?
А) –ны, -не;
Б) –ның, -нең;
В) –нан, нән;
8. Урын-вакыт
килешендәге исемне тап?
А) табыннарны;
Б) җырларда;
В) шигырьләрдән;
VI. Билгеләр
кую:
-
Дәрестә
актив катнашкан укучыларга билгеләр куям, тест билгеләрен киләсе дәрестә
әйтермен.
-
Сорауларыгыз
булмаса, дәрес тәмам. Уңышлы көннәр сезгә.
VII.
Нәтиҗә: Укучылар
килеш исемнәрен, сорауларын, кушымчаларын искә төшерделәр. Борын авазына
беткән исемнәрне килеш белән төрләндерү күнекмәсе алдылар. Төрле килештәге
исемнәрне телдән һәм язма сөйләмдә куллану күнекмәләре алдылар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.