Инфоурок Другое КонспектыПлан-конспект " Исем сүз төркемен кабатлау" 4 сыйныф

План-конспект " Исем сүз төркемен кабатлау" 4 сыйныф

Скачать материал

4 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: Исем сүз төркемен кабатлау.

Белем бирү максаты:

1.     Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.

2.     Үз фикерләрен әйтә,дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

3.     Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

4.     Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт  тәрбияләү.

Фикер сәләтен үстерү максаты:

-яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен , логик фикерләү сәләтен , мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

-укучыларның үз фикерләрен  тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

Тәрбияви максат:- аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен,кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ:  классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, фикер алышуда катнашу, мәгълүмат  туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ:  төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ:  үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларыңның, уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ:  кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне  истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең  дөреслеген тикшерү.

Җиһазлау:  ноутбук, проектор, презентация,таратма материал.

Дәрес тибы:  кабатлау

Дәреснең  девизы: “ Белемне мөстәкыйль  үзләштер”.

                                                                                    Дәрес  элементлары :

1.     Оештыру  моменты ( исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)                         2 мин

2.     Актуальләштерү ( үткән материалны кабатлауны” Модель Фрейер” структурасы аша тикшерү) 3 мин

3.     Төп өлеш ( исем темасын гомумиләштереп кабатлау)                       16 мин

4.     Ныгыту (  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту ,  мөстәкыйль куллану)    15 мин

5.     Йомгаклау  (белемнәрне бәяләү. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә)  7 мин

6.     Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.  2 мин

 

 

                                                                               Дәрес планы:

I   Башлам өлеш:  -Хәерле көн димен,

                                  Яңа туган һәрбер көнгә

-         Хәерле көн димен,

Тәрәз төбендәге гөлгә,

-         Хәерле көн димен,

Гөлдәй якын дусларыма:

-         Улларыма;

-         Кызларыма.

-          Исәнмесез , укучылар!

                                     Әйдәгез бер – беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

II  Актуальләштерү : - Укучылар! Сезнең  алдыгызда хәрефләр ята ( с, м,и,һ, е), шул хәрефләрдән сүз төзергә. Бер хәреф артык. Кайсыгыз әйтә? Көтелгән җавап:  ( ИСЕМ)

1 слайд

-         Әйе,  бүген безнең  дәресебезнең  темасы исемнәрне кабатлау .

-         Алдыбызга нинди максат куярбыз икән?

-         ( исем турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез, бәяләрбез)

-          Без Модель Фрейер структурасы ярдәмендә алган белемнәрне искә төшерербез.3 минут вакыт бирелә.

2 слайд

Исем нәрсәне белдерә?

-         Хәрәкәтне

-         Предметны,затны

-         Билгене

-         Санны

3 слайд

Исем сүз төркеменең сораулары

- Нинди? Кайсы?

- Ничә? Күпме?

- Кем? Нәрсә?

- Нишли? Нишләде?

4 слайд

Исемнәрнең төрләнеше:

-         Заман

-         Зат-сан, килеш

-         Юнәлеш

5 слайд

Исемнәрнең җөмләдәге роле

-         Ия

-         Хәбәр

-         Аергыч

-         Тәмамлык

-         Хәл

Яныгыздагы иптәшегез белән эшләгән эшләрегезне алмашабыз, тикшерәбез, билге куябыз.

III- Төп өлеш:

Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, числоны язабыз һәм мәкальне күчереп куябыз.

              6 слайд

              Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

               ( мәкальне ничек аңлауларын сораштыру)

1.     Сүзлек диктанты язып алабыз.

Һөнәр, К(к) азан, аккош,шигырь, озынборын, хезмәтче, әни, хатын –кыз, каен җиләге.

7 слайд ( тикшерү)

-         Укучылар, без нинди сүзләр яздык?

(Көтелгән җаваплар:  исемнәр)

-         Нинди исемнәр?

-         (Көтелгән җаваплар: тамыр, ясалма,кушма,парлы,тезмә)

-         Ясалышы ягыннан исемнәрне төркемнәргә бүләбез.

8 слайд. ( тикшерү)

( Көтелгән җавап:  Кушма: аккош, озынборын;

                                   Парлы: хатын – кыз;

                                   Тамыр:һөнәр, шигырь,әни.

                                   Тезмә: каен җиләге.

                                   Ясалма:хезмәтче.

-         Укучылар, Сез нинди сүзне язганда  авырлыкка очрадыгыз?

-         (Көтелгән җавап: казан сүзе)

-         Әйтегез әле, бу сүз турында сез нәрсә беләсез, бергә тикшереп, уйлап карыйк, сезнең фикерләрне тыңлыйк.

-         Әйе, казан сүзен ике мәгънәдә аңлап була: учакта, мичтә ашарга пешерә торган савыт һәм шәһәр исеме.

2.     Авыр сүздән кала бәлки сезгә ошаган сүз бардыр?

( Көтелгән җавап: әни )

Әниләр бәйрәме якынлашу турында әйтеп китү, шигырь белүчеләрдән 1-2 укучыны тыңлау.

9 слайд

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру:

Казан                                                                           Алисә

Мәскәү                                                                        Китап

Алабуга                                                                       Дәфтәр

Малай                                                                         Ләйлә

Чабаксар                                                                    Татарстан

Чабак                                                                           Америка

Укытучы                                                                      елга

10 слайд ( тикшерү) ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү.

11 слайд  Физкультпауза

Микс – Фриз – Груп

IV –Ныгыту:

12 слайд

Килешләрне кабатлау;

Исемнәргә килеш кушымчаларын дөрес ялгау;

13 слайд

Тиешле килеш кушымчаларын дөрес куеп текст  уку;

Табигать... сулыкларның әһәмияте бик зур. Сулыклар җиребез... бизи. Көндәлек тормыш..., завод- фабрикалар...  куллану өчен дә су...  сулыклардан алалар. Ләкин кешеләр  бик еш кына  сулыклар...  чүп-чар  ташлыйлар. Бу бик кызганыч. Су..  бервакытта да чүп-чар ташлама!

-да;                                                  -гә;

-тә;                                                    -ны; 

-та;                                                   -не.

-га;

14 слайд

Дәреслек белән эшләү; 76 нчы бит, 2 нче күнегү.

Абый сүзен тартым белән төрләндерү;

Кроссворд чишү.

15 слайд

V – Йомгаклау:

Дәрескә нәтиҗә ясау, үзбәя бирү.

VI- Рефлексия

-         Дәрестә нәрсә белдегез, нәрсәгә өйрәндегез?

16 слайд

VII-  өйгә эш:

“ Көз” темасына исемнәрне кертеп инша язып килергә.

Дәрес  тәмам.Бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булыйк. Җылы сүз ул – җан азыгы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План-конспект " Исем сүз төркемен кабатлау" 4 сыйныф"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель клубного филиала

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 403 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.10.2015 2759
    • DOCX 19.7 кбайт
    • 84 скачивания
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухаметзянова Римма Муллануровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 6
    • Всего просмотров: 34963
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Основы русского языка: морфология, синтаксис, лексика

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Литература и культура

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Развитие коммуникации и речи у детей раннего возраста

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек