Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / План-конспект классного часа для учителей начальных классов "Толым - толым чәчләре"

План-конспект классного часа для учителей начальных классов "Толым - толым чәчләре"


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ГИМНАЗИЯ №1 ИМЕНИ РИЗЫ ФАХРЕТДИНА» Г. АЛЬМЕТЬЕВСКА









Толым-толым чәчләремне көн дә килә үрәсем

(4нче сыйныф кызлары һәм аларның әниләре өчен

үткәрелгән тәрбия сәгате)








Фәссәхова Сәгыйдә Хатыйповна,

югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы







Фәссәхова Сәгыйдә Хатыйповна, югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Кызлар һәм аларның әниләре өчен тәрбия сәгате

Тема: Толым-толым чәчләремне көн дә килә үрәсем.

Максат: Р.Фәхретдин нәсыйхәтләрен өйрәнүне дәвам итү; кызларда чисталык һәм пөхтәлек, чәч гигиенасы һәм культурасы, матурлыкка омтылыш тәрбияләү;
иҗади сәләтләрен үстерү, профориентация юнщлеше бирү, куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру.

Сыйныф: 4сыйныф кызлары һәм аларның әниләре

Җиһазлау:

- мультимедийный проектор;

- компьютер;

- карточкалар.

Автор медиапродукты – презентация, 9 слайд.

Слайдлар тычканның сул төймәсенә басу ярдәмендә алмашына.

Слайд

Дәрес структурасы

Сингапур структурасы

1 слайд

Белемнәрне актуальләштерү. Риза Фәхретдиннең фотосы, “Тәрбияле бала” нәсыйхәтеннән өзек.

РЕЛЛИ РОБИН МИКС-ПЭА-ШЭА ТАЙМД-ПЭА-ШЭА

2 слайд

Тәрбия сәгатенең темасына керү.”Баш әдәбе” нә карата нәсыйхәтләр. Нәсыйхәтне өлешләп өйрәнү өчен төрле төсләр белән язылган. Һәрберсе аерым-аерым аңлатыла.


3 слайд

Чәч төре. Чәчне дөрес тәрбияләү (юу, тарау, массаж ясау) өчен аның төрен белү кирәк.


4 слайд

Баш әдәбе”н өйрәнүне дәвам итү өчен 2 нче слайдка яңадан әйләнеп кайту.


5 слайд

Чулпылар. Борыңгы татар кызларының ике толымга үрелгән чәч очына бөркетелә.


6-7 слайд

Прическалар. 4 нче сыйныфта укучы кызларның төрлечә үрелгән чәчләр фотолары (әниләре үреп җибәрә).


8 слайд

7 нче сыйныф укучысы Гөлназның сыйныфташларына ясаган прическалары.


9 слайд

Йомгаклау. Кешенең һәрьягы гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уе да. (А.П.Чехов)







Фәссәхова Сәгыйдә Хатыйповна, югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Кызлар һәм аларның әниләре өчен тәрбия сәгате

Тема: Толым-толым чәчләремне көн дә килә үрәсем.

Максат: Р.Фәхретдин нәсыйхәтләрен өйрәнүне дәвам итү; кызларда чисталык һәм пөхтәлек, чәч гигиенасы һәм культурасы, матурлыкка омтылыш тәрбияләү;
иҗади сәләтләрен үстерү, куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру.


  1. Актуальләштерү.

1.Р.Фәхретдиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан (слайд 1).

Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер”.

-Кадерле кызларыбыз һәм әниләр, бу өзекнең авторы кем?

- Мәгърифәтче, язучы ислам дине белгече Риза Фәхретдин.


2.Риза Фәхретдиннең нәсыйхәтләре. РЕЛЛИ РОБИН 20 с.

- Балалар, Риза Фәхретдиннең нинди нәсыйхәтләрен беләсез?

-Кыз балалар әдәбе, мәктәп әдәпләре, өй әдәпләре, әти-әниләр әдәбе, укучы балалар әдәпләре, сөйләшү әдәпләре, ашау-эчү әдәпләре, дуслык әдәпләре, йөз әдәпләре, кул әдәпләре, кием әдәпләре һ.б.

(Соңыннан бер укучы кычкырып кабатлый)


3.Ата-ана әдәбе.

- Хөрмәтле әниләр, алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган тәрбияле бала үстерү өчен сезгә дә Риза Фәхретдиннең киңәшләре күп. Гаиләдә бала тәрбияләүдә кайсы нәсихәтләрен кулланасыз?


4. Риза Фәхретдиннең “Тәрбияле бала”нәсыйхәтеннән берничә киңәш.МИКС ПЭА ШЭА (ТАЙМД-ПЭА-ШЭА)

- Тәрбияле кыз бала нинди булырга тиеш?


II. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕ КУЮ ҺӘМ ЧИШҮ.

БАШ ӘДӘПЛӘРЕ (слайд 2)

- Риза Фәхретдиннең тагын бер нәсыйхәте бар. Ул баш әдәбе дип атала.

  • Чәчләрегезне кер вә тузан һәм башка нәрсәләрдән таза йөртегез, тарагыз, көйдермәгез, бөтермәгез, табигый хәлен үзгәртмәгез, химия белән бозмагыз.

  • Тәрбияле баланың баш тарагы үзенә аерым булыр. Үл үз тарагы белән генә чәчен тарар.

  1. Чәчләрегезне кер вә тузан һәм башка нәрсәләрдән таза йөртегез, дигән Риза Фәхретдин.

а) Сез чәчләрегезне ничек карыйсыз?

-Юабыз, тарыйбыз.

Чәчне карауның төп шарты - аларны юу. Тире кебек үк чәчләр дә майлана, тузанлана.  

- Балалар, ничек уйлыйсыз, чәчне ничә көнгә бер юарга кирәк? Әниләр?
-
Чәчләрне майлану, ялтыравыгы бетү һәм пычрану белән үк юарга кирәк. (атнага 1-2 тапкыр). Чәчләрне юуның ешлыгы чәчләрнең төренә бәйле.
б) Чәч төрләре.
(слайд 3)
Тире астында май бизләре бар. Алар тире ярылмасын, кипмәсен, ә сыгылмалы (эластик) булсын өчен май бүлеп чыгаралар. Белгәнегезчә, чәчләр төзелешләре буенча 3 төрле була: коры, нормаль һәм майлы.
Коры чәч – чәч бөртекләрендә дым җитмәү һәм баш тиресендә май аз булу нәтиҗәсе. Алар, гадәттә, коры һәм сынучан булалар. 5 көнгә бер юу җитә.
 Нормаль(гадәттәге) чәчләр – сыгылмалы, ялтырап тора, алар сынмыйлар, очлары аерылмый. Атнага 1-2 юу җитә.
Майлы чәчләр – тире мае белән бик тиз каплана, алар тонык һәм йомшак була. Майлы чәчне бүтән төрле чәчләргә караганда ешрак юарга кирәк. 2-3 көнгә бер юарга.

в) Чәч юу кирәк-яраклары.
- Чәч төрен белү тагын ни өчен кирәк?

- Шампуньны дөрес сайлау өчен.
-Чәчләрегезне кем юа? Әниләрегезме әллә үзегезме?
Башта үз чәчеңә туры килә торган шампунь сайларга. Юар алдыннан чәчеңне әйбәтләп тарарга, тузаннан, кавыктан арындырырга, җылы су белән генә юарга. Кайнар су зарарлы – ул чәчне һәм баш тиресен кирәгеннән артык киптерә.Чәчне чылатырга, аннары аз гына шампунь алып, йомшак кына итеп чәч тамырларына сөртергә.Пычрак нәкъ менә тамырлар тирәсендә туплана. Күбек чәч очларына барып җитәрлек вакыт үтсен. Шампунь белән ышкыганда кул бармакларының очындагы мендәрчекләр белән 2-3 минут массаж ясау бик файдалы. Чәчне очларыннан чиста су акканчы чайкарга. Соңгы кат чәчләрне үлән сулары белән чайкау бик файдалы. Шуннан соң чәчләрне җылы сөлге белән сөртеп, таралган килеш һавада киптерергә кирәк. 

2). Риза Фәхретдин чәчләрегезне көйдермәгез, бөтермәгез, дигән. Моны ничек аңлыйсыз? (4 слайд) (яңадан 2 Слайд)

Фен белән киптерергә ярыймы? Ни өчен?

- Фенны җылы һава өрерлек итеп кабызу зарарлы түгел. Ә тизрәк киптерү өчен кайнар һава өрдерү зыянлы. Плойка, үтүк куллану да чәч өчен зыянлы.Чәч кибә һәм сына башлый.

3). Чәчләрегезнең табигый хәлен үзгәртмәгез, химия белән бозмагыз, дигән Риза Фәхретдин.

- Нинди химия турында сүз бара?

-Чәч буяу турында. Чәч буяу бала организмы өчен бик зарарлы. Буяу составында организм өчен зарарлы аммиак,водород перекисе, кургаш оксиды (окись свинца) кебек авыр металлар бар. Алар чәч төзелеше өчен бик зарарлы: чәчләр кибә, сына һәм коела башлый. Ә иң куркынычы – тире аркылы канга үтеп керә һәм тиредә аллергия башланырга мөмкин, ә аммиак парыннан тын юлларына һәм күзләргә зыян килә.

4). Риза Фәхретдин баш әдәбе турында тагын нәрсә ди?

Тәрбияле баланың баш тарагы үзенә аерым булыр. Үл үз тарагы белән генә чәчен тарар.

  • Һәркемнең үз тарагы булырга тиеш.

Таракларның яхшы сыйфатлысын, тешләре очлы булмаганын алырга кирәк. (агач тарак). Сирәк тешле тараклар чәчне әйбәт тарый.

Щеткалар (массажка) шулай ук чәчне тарарга һәм сыпырырга ярдәм итә. Алар тирене үле күзәнәкләрдән һәм пычрактан чистара. Чәчне щетка белән тарау ул – үзенә бертөрле массаж, ул чәч тамырларындагы кан әйләнешен яхшырта, аларның сәламәт үсүенә ярдәм итә.

Чәчне карау әйберләрен чиста тотарга, юарга кирәк!

5). Р.Фәхретдин чәч турыда бер хәдистә болай дигән.

Хәдис:Кемнең чәче булса, аңа тиешле хөрмәтен күрсәтсен.
- Чәч – хатын-кызның күрке. Чәч чиста,сәламәт булу белән бер рәттән, матур итеп җыелган да булырга тиеш. Борыңгыдан татар хатын-кызлары чәчләрен ике толымга үреп йөрткәннәр, ә очына чулпы (накосник) такканнар. (слайд 5)

Индира татар кызлары костюмында. Чәче ике толым үрелгән, очында – чулпы. Әкрен генә, бию хәрәкәтләре ясап, чулпыларын күрсәтеп чыга.

- Чулпылар бик күп төрле: гадиләре һәм бик кыйммәтлеләре дә булган. Аларны хәзер музейларда гына күрергә мөмкин. Шулай уку Татарстанның җыр һәм бию ансамбле борыңгы татар биюләрен башкарганда кулланалар.

  • Безнең гиназиянең башлангыч сыйныф кызлары да чәчләрен ике толым итеп үреп йөриләр(басып күрсәтәләр).

Безнең кызларның чәчләрен әлегә әниләре үреп җибәрә. Алар арасында менә нинди прическалар күрергә мөмкин. (слайд 6-7)

  • Мастер-класс.

1.Азалия Әминәнең чәчен балык койрыгы (рыбий хвост), икенче төрле башак (колосок) ысулы белән үреп күрсәтә.

2. Гөлназ урта сыйныф кызларына һәркөнне яңа прическалар ясый. Бүген безгә шуларның берсен үреп күрсәтер.Слайд 8

3. Әдиләнең үз чәчен ничек тиз һәм оста үргәнен күрербез.

4. Зәринәнең әнисе Эльмира да прическаларны бик оста ясый.

 III.ЙОМГАКЛАУ.

  1. Бүгенге сөйләшү сезнең өчен файдалы булдымы? Кайсы киңәшләрне хәтерегезгә салып куйдыгыз?

  2. Бөек рус классигы А.П.Чехов болай дигән: (9 слайд)

(Кешенең һәрьягы гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уе да.) «В человеке всё должно быть прекрасно: и лицо, и одежда, и душа, и 

мысли». Шул сүзләргә өстәп, чәче дә, диясе килә.













Автор
Дата добавления 04.12.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров132
Номер материала ДВ-227014
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх