Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / План-конспект классного часа + презентация на татарском языке на тему "Духовно-нравственное воспитание"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

План-конспект классного часа + презентация на татарском языке на тему "Духовно-нравственное воспитание"

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Акыллы кеше нинди ул.doc

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы

Лениногорск муниципаль районы

Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе














4нче сыйныф өчен

Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга?

темасына багышланган класс сәгатенең план-конспекты















Төзеде: Хәсәнова Ләлә Кавый кызы

1нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы
















ноябрь, 2014

Әхлак дәресе (класс сәгате)

4 нче сыйныф

Тема: “Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга?”

Максат: акыллы кеше турында төшенчә формалаштыру, акыллы эшләр эшләргә өйрәтү.

Дәрес барышы:

  1. Уку мәсьәләсен кую.

К. Насыйрының “Китап-әт-тәрбия”сенең өченче тәрбиясеннән өзек укылып китә.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

  • Хикәядә сүз нәрсә турында бара?

  • (акыллы һәм надан кешеләр турында)

  • Акыллы кешегә нинди сыйфатлар хас?

  • (зиһенле вә мәгърифәтле булу)

  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

(акыллы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында) 1нче слайд

Үз-үзеңә бәя кую.


  1. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерегез:

1нче бирем.

  • Нинди кешене акыллы кеше дибез? (сүзлекләр белән эш)

  1. Аңлы, зиһенле, тәрбияле, яхшы холыклы, тыңлаучан, үзен тота белә торган.

  2. Ачык фикерле, төпле, уйлап эш итә торган.

  3. Яратып, иркәләп әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе.

  4. Акылга муафыйк. Акылга сыешлы, акылга туры килә торган. Акыллы эш. Акыллы сүз.

Үз-үзеңә бәя кую.


2нче бирем.

Акыл, уку, гыйлем, белем сүзләре белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? (сүзләр рәте тактада) 2нче слайд


уку

акыл

гыйлем

белем





(мәкальләрнең яртысы интерактив тактада, дәвамын әйтеп бетерергә) 3нче слайд


Уку - белем орлыгы, белем - бәхет орлыгы. (грузин)

Бала чакта алган белем – тактага язган сүз белән бер.(авар)

Китап укымаган кеше – чәчәк күрмәгән бал корты. (белорус)

Укыйм дисәң – елап укы – еллар үткәч - елмаерсың. (корея)

Яңа китап укысаң, тагын бер дустың арта. (кытай)

Көндә укып тормасаң – белем көн саен кими. (кытай)

Уку – энә белән кое казу.

Гыйлем – нур, наданлык – хур.


Үз-үзеңә бәя кую.


3нче бирем.

- Акыллы булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

(бөек әдипләр фикере белән танышу) 4нче слайд


Швейцариянең акыл иясе Иоганн Лафатер болай дигән: “Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә, игътибар белән тыңлый, тыныч җавап бирә һәм, башка әйтер сүзең булмаса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк”


5нче слайд

Немец акыл иясе һәм тәнкыйтьчесе Готхольд Лессингның фикеренә колак салыйк: «Бәхәсләшегез, ялгышыгыз, хаталаныгыз, ләкин, Алла хакы өчен, фикер йөртегез һәм дөрес булмаса да үз башыгыз белән»


6нчы слайд

Борынгы кытайлылар, акыллы булу өчен биш сыйфатка ия булырга кирәк, дигәннәр. Менә алар: “Шундый кеше акыллы була, кем: ныклы омтылыш белән яши, сер саклый белә, акыллы кешеләр белән дуслаша белә, үз вакытында тыелып кала, өстәл артында артыгын сөйләшми”


4нче бирем

  • Үзегез яшәгән җирлектә, якын-тирәдә сез нинди акыллы кешеләрне беләсез? Ни өчен аларны акыллы дип саныйсыз? Аларның акылы нәрсәдә чагыла? (җаваплар)

7нче слайд

-Әйдәгез әле, без бүген 260ел туу уңаеннан Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари турында сөйләшеп алыйк. Безнең якташыбыз, галим, әдип, шагыйрь, мәгърифәтче турында нәрсә беләбез?

Габдерәхим Утыз Имәни 1754 елда туган. Аның әтисе Тимәш авылы кешесе булган. Әтисе Госман Габдрәхим туганчы ук үлеп киткән.

Ярдәмчесез калган әнисе үзенең туган авылына Яңа Кадигә кайткан. Габдерәхимгә 2-3 яшь дигәндә әнисе дә үлгән. Булачак шагыйрь үзенең җиңгәсе кулында тәрбияләнгән.

Укуга дәрт Габдрәхимдә бик иртә уяна. Ул башта үз авылларындагы Вилдан мулла мәдрәсәсенә йөреп, укырга-язарга өйрәнә. Мәдрәсәдә вак-төяк хезмәтләрне үти башлагач, бөтенләй үк шунда күчеп килә; бай шәкертләргә аш пешереп, чәй куеп, үз көнен үзе күрә башлый.

Габдерәхим кечкенәдән зиһенле, зирәк бала була. Шуның белән иптәшләре арасында тиз таныла. Аны “укымый белә торган шәкерт” дип йөрткәннәр. Ул яшьтәшләренә дәрес өйрәтә торган бердәнбер шәкерт булган.

Вилдан мулла мәдрәсәсеннән соң Габдерәхим берничә ел күрше авылларга да барып укый. Аннан Оренбург Каргалысы мәдрәсәсендә белем ала. 1788 елда үзенең гаиләсен, балаларын алып, Урта Азиягә белем өстәргә юл тота.

Ул күп шәһәрләрдә, илләрдә эшли, белем ала, күренекле укымышлар белән аралаша. Бераздан үзе дә мәдрәсәләрдә укыта башлый.

1800 елларда ул туган якларына әйләнеп кайта. Чистай районының Исләй авылда, Лениногорск районының Сарабиккол, Куакбаш авылларында яшәп, балалар укыта, үзенә шәкертләр җыя, аларны үз фикеренчә тәрбияли. Куакбаш авылында беренче буларак мәдрәсә салдыра, шәкертләр укыта. Әнә шулай гаиләсе белән авылдан-авылга күчеп йөри, ниһаять, Тимәш авылына килеп урнаша һәм соңгы көннәренә кадәр шунда яши.

Шагыйрь 1834 елның апрель башында Тимәш авылында үлә. Аны авыл зиратына җирлиләр.


Ул болай дигән:

Гыйлем кешеләргә тормышның авырлыкларын җиңәргә, аның серләрен ачарга ярдәм итә торган куәтле корал ул”.

Ул гыйлемне дөньядагы барлык нәрсәдән дә өстен куя. Ул акылны, белемне алтын-көмеш белән дә, кешеләрнең матурлыгы, йөз күркәмлеге белән дә чагыштырып карый һәм гыйлемнең барысыннан да өстен булуын раслый. Аның фикеренчә, алтын-көмеш тә, кешеләрнең матурлыгы да вакыт үтү белән кими, тоныкланалар, гыйлем исә кулланган саен ишәя генә бара. Шуңа күрә Утыз Имәни аны кеше күңеленең нуры дип атый. Гыйлемнең өстенлеген күрсәтү өчен аны капма-каршы булган наданлык белән чагыштыра:

Гыйлем нурдыр, нурлардур күңелләри,

Җәһел нардур, яндырып һәп дилләри.

Автор кешенең акыл көчен дә зурлый. Аның уйлавынча, укымышлы кеше белдеге аркасында дөньяны ярата, ә надан кеше аңгыралыгы нәтиҗәсендә нәфсегә бирелә. “Гыйлем” төшенчәсен шагыйрь иң элек дөньяви мәгънәдә , халыкның тормыш-көнкүрешенә карата куллана. Аның карашынча, бернинди кеше дә гыйлемнән, аң-белемнән башка һөнәр иясе була алмый.

8нче слайд

  1. Рефлексия.

  • Бүген дәрестә нинди максат куйдык? Аңа ирештекме? Нинди юллар белән? Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз? Дәрес ошадымы?

  1. Үзбәя

  2. Өйгә эш бирү.

Гаиләдә акыллы кешегә хас сыйфатлар турында әңгәмә корыгыз. Нәселегездәге акыллы кешеләрне хәтерләгез




Кулланылган әдәбият:

  1. В. Казыйханов. Әхлак дәресләре. К., 2004

  2. К. Насыйрый “Китап-әт-тәрбия”

  3. Алтын хәзииә. Дөнья халык мәкальләре һәм әйтемнәре. Казан, 1973

  4. Татар халык мәкальәре. Казан, 1987.

  5. Балалар фольклёры. Казан, 1984.


Выбранный для просмотра документ Акыллы кеше нинди ул.ppt

библиотека
материалов
“Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга?”
Акыл, уку, гыйлем, белем.
Мәкальләр Уку - белем орлыгы, белем - бәхет орлыгы. Бала чакта алган белем –...
Иоганн Лàфатер (1741-1801) “Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә, игъти...
Готхольд Лессинг (1729 -1781) “Бәхәсләшегез, ялгышыгыз, хаталаныгыз, ләкин, А...
Борынгы кытайлылар, акыллы булу очен биш сыйфатка ия булырга кирәк, дигәннәр....
Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари (1754-1834) “ Дөньяда мәңге яшисең килсә, ук...
Габдерәхим Утыз Имәни Мәгърифәтче Мөгаллим Укытучы
8 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 “Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга?”
Описание слайда:

“Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга?”

№ слайда 2 Акыл, уку, гыйлем, белем.
Описание слайда:

Акыл, уку, гыйлем, белем.

№ слайда 3 Мәкальләр Уку - белем орлыгы, белем - бәхет орлыгы. Бала чакта алган белем –
Описание слайда:

Мәкальләр Уку - белем орлыгы, белем - бәхет орлыгы. Бала чакта алган белем – тактага язган сүз белән бер. Китап укымаган кеше – чәчәк күрмәгән бал корты. Укыйм дисәң – елап укы, еллар үткәч – елмаерсың. Яңа китап укысаң, тагын бер дустың арта. Көндә укып тормасаң – белем көн саен кими. Уку – энә белән кое казу. Гыйлем – нур, наданлык хур.

№ слайда 4 Иоганн Лàфатер (1741-1801) “Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә, игъти
Описание слайда:

Иоганн Лàфатер (1741-1801) “Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә, игътибар белән тыңлый, тыныч җавап бирә һәм, башка әйтер сүзең булмаса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк”

№ слайда 5 Готхольд Лессинг (1729 -1781) “Бәхәсләшегез, ялгышыгыз, хаталаныгыз, ләкин, А
Описание слайда:

Готхольд Лессинг (1729 -1781) “Бәхәсләшегез, ялгышыгыз, хаталаныгыз, ләкин, Алла хакы өчен, фикер йөртегез һәм дөрес булмаса да үз башыгыз белән”

№ слайда 6 Борынгы кытайлылар, акыллы булу очен биш сыйфатка ия булырга кирәк, дигәннәр.
Описание слайда:

Борынгы кытайлылар, акыллы булу очен биш сыйфатка ия булырга кирәк, дигәннәр. Шундый кеше акыллы була, кем: Ныклы омтылыш белән яши; Сер саклый белә; Акыллы кешеләр белән дуслаша белә; Үз вакытында тыелып кала ; Өстәл артында артыгын сөйләшми.

№ слайда 7 Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари (1754-1834) “ Дөньяда мәңге яшисең килсә, ук
Описание слайда:

Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари (1754-1834) “ Дөньяда мәңге яшисең килсә, укы, тырыш, белем ал, белем ул үзе тереклек суы. Гыйлем, -дошман да, карак та урлый алмый торган мәңгелек яшерен хәзинә. Галим кеше бай да, әхлаклы да, ай һәм йолдызлар кебек якты да; шул сыйфатларга ия булу өчен гыйлемеңне арттыр”

№ слайда 8 Габдерәхим Утыз Имәни Мәгърифәтче Мөгаллим Укытучы
Описание слайда:

Габдерәхим Утыз Имәни Мәгърифәтче Мөгаллим Укытучы

Автор
Дата добавления 01.12.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров59
Номер материала ДБ-407301
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх