Инфоурок Иностранные языки КонспектыПлан-конспект на тему "Бүлем саны"

План-конспект на тему "Бүлем саны"

Скачать материал

Казан шәһәре Мәскәү районының 130 нчы урта мәктәбе

 

 

 

 

План - конспект

Бүлем саны (VI сыйныф)

 

 

 

 

 

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Исламова Э.Х.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Казан - 2015

 

 

 

 

Дәрес темасы: Бүлем саны (VI сыйныф).

I.Максатлары : 1) фәнни: укучыларга бүлем санын аңлатырга. Кушымчалары һәм сораулары белән таныштырырга.

                          2) тәрбияви:укучылар күңелендә кошларга мәхәббәт тәрбияләү.

II. Бурычлары: 1) кагыйдәне өйрәтү;

                           2)161 нче күнегүдә бүлем саннарын танырга өйрәнү;

                           3) бүлем саннарын татарчага тәрҗемә итергә өйрәтү;

                           4) бүлем саннарын куллануны күнектерү.

III. Принциплар: 1) дидактик: фәннилек, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, теория

                               һәм практиканың бәйлелек принцибы, предметара 

                               бәйләнеш принцибы;

                              2) лингвистик: функциональ принцип, бүлекара бәйләнеш

                                принцибы;

                             3) хосусый методик: морфологик-синтаксик принцип.

IV. Уку-укыту ысуллары:1) репродуктив ысул (хәбәр итү төсмерендә аңлату);

                                          2) аңлату-күрсәтү ысулы; 

                                          3) өлешчә эзләнү.

V. Укыту алымнары: 1) таблица белән эшләү;                                    

                                     2) дәреслек белән эшләү;

                                     3) тактада эшләү;

                                     4)дәфтәрдә эшләү;

                                     5)карточкалар белән эшләү.

VI. Җиһазлау:

-         Такта;

-         Акбур;

-         Дәреслек;

-         Плакат.

VII. Дәреснең төре: 1) яңа материалны аңлату дәресе;

 

VIII. Әдәбият исемлеге: Максимов Н.В. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 6 нчы сыйныфы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Н.В. Максимов, М.З. Хәмидуллина. – Яңадан эшләнгән өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 191б.

Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 10-11 нче с-флары өчен д-лек. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 334б.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                 

                            

Дәрес планы

I.Башлам өлеше.                                                    1мин.

           1. Исәнләшү.

           2. Укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү этабы.                                    2 мин.

1.Үткән теманы ныгыту өчен бирелгән биремне тикшереп үтү.

2.Сан сүз төркемен гомуми кабатлап үтү.

III. Яңа материалны аңлату этабы.                        10 мин.

1.95 нче биттән кагыйдәне уку.

IV. Ныгыту өлеше.                                                20 мин.

1.     161 нче күнегүдә саннарны һәм алар ачыклаган сүзләр астына сызарга.

2.     162 нче күнегүдә микъдар саннарын бүлем саннарына әйләндерергә. Аның алдыннан текстны татарчага тәрҗемә итәргә.

3.     Карточкалар белән эшләү.

4.     Мөстәкыйль җөмләләр төзү.

V. Йомгаклау.                                                       5 мин.

                   1.   Без нинди теманы үттек?

                  2.  Нинди магълүматлар алдык?

                

VI. Өй эше бирү.                                                      2 мин.

163 нче  күнегүне язмача эшләп килергә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес эшкәртмәсе

1.Башлам өлеше.

- У. Исәнмесез укучылар! Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүген кем дежур? Алия, барыгыз да мондамы?

- у. Әйе, бөтенебез дә биредә.

2. Актуальләштерү этабы.

- У. Сезгә өйдә хикәя язып килергә кирәк иде. Хәзер дәфтәрләрне җыябыз, яңаларын таратабыз.

3. Яңа материалны аңлату этабы

-У. Без сезнең белән сан сүз төркемен өйрәнәбез һәм аның 5 төркемчәгә бүленгәнен беләбез. Нинди төркемчәләре бар әле аның?

- у. (бергә кабатлыйлар).

-У. Бүген бүлем санын өйрәнәбез. Димәк, бүлем саны затларның яисә төрдәш әйберләрнең өлешләргә бүленүен белдерә. Күпмешәр? Ничәшәр? сорауларына җавап бирә һәм тартыкка беткән саннарга –ар/-әр, сузыкка беткәннәргә –шар/-шәр кушымчалары ялгана. Сез моны менә бу таблицада да күрә аласыз. Кабатлыйк әле.

-у. (таблицадан кычкырып укыйлар)

-У. Әйдә, ... китаптагы кагыйдәне кычкырып укы әле

-у. Укый.

4. Ныгыту өлеше.

-У. Әйдәгез, 161 нче күнегүнең биремен ... укысын әле.

-у. (укый)

-У. Әйе, рәхмәт. Димәк, бу күнегүне без күчереп язабыз, бүлем саннарын һәм алар ачыклаган сүзләрне табып асларына сызабыз. Кем такта янына чыгарга тели? (1 укучы такта янында , калганнар дәфтәрдә эшли).

-У. ...әйдә 162 нче күнегүнең биремен укы.

-у. (укый)

-У. Без бу күнегүне татарчага тәрҗемә итеп микъдар санын бүлем санына әйләндереп сүзләр белән язабыз. Такта янында ... эшли. Аныңчы бергәләп эшләп карыйк әле. (Үзем күнегүне телдән эшләп күрсәтәм). Күрәсез, укучылар, әлеге текстта безнең тормышта бик кирәкле эшләр эшли торган, зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгара торган кошлар турында язылган. Сез тагын нинди файдалы кошларны беләсез? (укучылар җавап бирә). Әйе, тукран турында аерым әйтеп китергә кирәк. Ул безнең урманыбызның докторы. Ул күпме бөҗәкләрне юк итә. Безнең бөтен кошлар да бик файдалы, укучылар. Алар безнең урманнарыбызга ямь биреп торалар. Сез менә кыш көне аларга җим сибәсезме? Әйе, кошларны сакларга, салкын көннәрдә аларга ярдәм итәргә – җим табарга ярдәм итергә кирәк. Ярый, алга таба барабыз. Мин сезгә карточкалар таратам. Анда билгеләнгән күнегүдә тиешле кушымчалар куеп күчереп язырга кирәк. Кем тактада эшләргә тели?

-у. (эшли)

-У. Молодец! Утыр.  

1.     Йомгаклау.

-У. Булдырдыгыз, укучылар! Әйдәгез, кабатлыйк әле. Без бүген нинди тема үттек?

-у.(җавап бирә)

-У. Әйе бүлем саны. Ул нинди сорауларга җавап бирә?

-у. (әйтә)

-У. Әйе, дөрес.

2. Өй эше бирү.

-У. Сораулар булмаса, көндәлекләрне ачып өй эшен язабыз. Өйдә 163 нче күнегүне эшләп киләсез. Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.

161 нче күнегү.

1.     Әнием кыярларны башта бишәр, аннан соң алтышар итеп бүлеп утыртты.

2.     Алтынчы сыйныфларда егерме җидешәр укучы укый.

3.     Апа дәфтәрләрне ундүртәр итеп өеп куйды.

4.     Кичәдә катнашучылар икешәр шигырь сөйләде.

162 нче күнегү.

Сыерчык тәүлегенә унҗидешәр, шәһәр карлыгачы унсигезәр, яр карлыгачы тугызар, ә уткойрык егермешәр сәгать эшли. Үзенең балаларын туендырыр өчен яр карлыгачы өенә көненә утызар-утызбишәр тапкырдан күбрәк, сыерчык ике йөзәр тирәсе, карлыгач өч йөзәр, ә уткойрык дүрт йөз иллешәр тапкыр җим алып килергә тиеш. Җәй буена алар урманга зарарлы күпме бөҗәк һәм кортларны юкка чыгаралар.

Карточка

Аңа әле берәр атна гомере бардыр кебек тоела.

-         Шәрифҗан абыең Ерак Көнчыгыштан икешәр мәртәбә кайтып йөри алмаячак.

Бераздан үзләре сузып карадылар – йөз утыз бишәр пот чыкты.

Гөлсемнең моторы берәр төчкерде дә эшләргә тотынды.

“Сигезәр потлы капчыкларны уйнатып йөртә торган егет”, - диде.

 

Укытучы:

 

 

 

 

 

 

                                     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План-конспект на тему "Бүлем саны""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 249 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.11.2015 2030
    • DOCX 21.5 кбайт
    • 13 скачиваний
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исламова Эльмира Халиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Исламова Эльмира Халиловна
    Исламова Эльмира Халиловна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 41487
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Английский язык для IT-специалистов

36 ч. — 180 ч.

от 1580 руб. от 940 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 146 человек из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 62 человека

Курс повышения квалификации

Особенности билингвального обучения иностранным языкам

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Курс профессиональной переподготовки

Немецкий язык: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель немецкого языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Методические навыки и эффективность обучения школьников на уроках литературы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы налогообложения и формирования налогооблагаемых показателей

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Творческие возможности в мире фотографии и медиа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 411 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 45 человек