Инфоурок Начальные классы КонспектыПлан-конспект открытого урока по татарскому языку на тему: "Существительное" по системе А. З. Рахимова

План-конспект открытого урока по татарскому языку на тему: "Существительное" по системе А. З. Рахимова Е

Скачать материал

Ә.З. Рәхимовның “Иҗади үсеш технологиясе” буенча төзелгән дәреснең план-конспекты.

Түбән Кама шәһәренең 31 нче урта мәктәбе укытучысы Баянова А. М.

 

Дәреснең темасы: Исем сүз төркемен кабатлау. (3 сыйныф)

 

Дәреснең максаты:

1)    Исем сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту;

2)    Укучыларның логик-фикерләү сәләтләрен үстерү;

3)    Туган як төшенчәсенә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү;

 

Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәрләре, татар телендәге килешләр таблицасы, билгеләр салынган тартма, исем турында сораулар язылган кәгазь битләре.

 

Дәрес барышы:

I.     Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.

1.     Психологик  уңай  халәт  тудыру.

Исәнмесез укучылар. Хәерле иртә барыгызга да. Кәефләрегез ничек? Укучылар әйдәгез әле әдәпле сүзләр иленә сәяхәт белән дәресебезне башлап җибәрик. (Укучылар чылбыр рәвешендә әдәпле, матур сүзләрне кабатлыйлар, мәсәлән: хәерле көн, ашларыгыз тәмле булсын, хәерле юл әтием, рәхмәт әнием, тыныч йокы апам, гафу итегез керергә ярыймы, һ.б.).

2.     Өй эшен тикшерү. (Ярым-иҗади, бу өлешкә 15 минутлап вакыт сарыф ителә).

Өй эше 2 вариантта бирелгән була:

 1 вариантка хикәянең башы бирелгән була, өйдә хикәянең азагын укучылар үзләре теләгәнчә дәвам итәргә тиешләр.

Хикәя:  Менә дәресләр дә бетте. Мин бүген татар теле дәресендә “5”ле алдым. Шуңа микән күңелем шат. Сумкамны болгый-болгый, яшь  колындай сикерә-сикерә,

 подъезд  ишеге төбенә кайтып җиттем. Ачкычымны алып ишекне ачыйм дигәндә, күрәм, подъезд ишеге төбендә бик матур йөзек ялтырап ята...

2 вариантка юнәлеш, төшем, чыгыш килешендәге исемнәр кергән 2 шәр җөмлә язарга кирәк иде.

 Искәрмә: 2 варианттагы өй эше татар телен авыр үзләштерүче укучылар өчен бирелде.

(Өй эше һәрбер төркемнән 1 шәр яки 2 шәр  укучыдан вариантлап сорала). Бәяне  укучылар бер-берсенә куялар (Мәсәлән: укучылар, Адиләнең хикәясен тыңладык, әйдәгез әле бәя куябыз. Бәя куйганда хикәянең эчтәлегенә, тәрбияви моментына да игътибар итәргә онытмагыз).

3.     Белемнәрне тигезләү.

Төркемнәргә сораулар бирелә:

1)    Нәрсә ул исем? (исем предметны белдерә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә)

2)    Исем нәрсәләргә бүленә? (ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була)

3)    Исемнәр нинди саннарда килә? Сораулары һәм кушымчалары нинди?( исемнәр берлек һәм күплек саннарда килә, кемнәр? нәрсәләр? дигән сораулар куела, -лар, -ләр,  -нар, -нәр кушымчалары ялгана)

4)    Татар телендә ничә килеш бар? Аларның исемнәрен  атагыз. (татар телендә 6 килеш бар: баш килеш, иялек килеше, юнәлеш килеше, төшем килеше, чыгыш килеше, урын-вакыт килеше)

Яулык уены. Сүзләрне килешләр белән төрләндерү. ( яулык төенен бер-берсенә биреп урман, авыл, шәһәр сүзләрен килешләр белән төрләндерәләр.

Укытучы: Әйдәгез эле укучылар әзрәк шәһәребез турында сөйләшәбез. (укучылар Түбән Кама турында җөмләләр төзиләр. Мәсәлән: Минем шәһәрем Түбән Кама. Безнең шәһәребез яшь, матур, яшел. Шәһәрдә кибетләр , мәктәпләр, кинотеатрлар күп. Һ.б.)

Укучылар, яулык уенын дәвам итәбез. Мәкальнең башы минем телемдә, ә азагы шушы төендә.

·       Илен белмәгән- (игелексез).

·       Үз илем-(алтын бишек).

·       Туган җирдәй җир булмас, (туган илдәй ил булмас).

·       Ир егет үзе өчен туар.  (иле өчен үләр).

Укытучы: Мәкальләребез нәрсә турында барды? (Туган ил, туган җир турында барды).

Безнең мәктәбебез нинди мәктәп әле? ( Яшь коткаручылар, илне сакларлык кешеләр тәрбияли торган мәктәп. Без дә мәктәпне бетергәндә туган илебезне сакларлык, якларлык егетләр булып чыгарбыз).

Укытучы: Дәрес башында нәрсәләр турында искә төшердек? ( Исем сүз төркемен кабатладык.) Укучылар, хәзер кем исем турында белемнәрен ныгыттым дип уйлый, үз-үзен бәяләсен әле.

Ничә: (укучылардан ни өчен үзенә шундый билге куюын аңлаттырам).

“5”ле:

“4”ле:

“3”ле:

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1.     Модель төзү.

Укытучы ярдәме белән төзелә. Нинди сүз төркемнәрен беләбез? (Исем, сыйфат, фигыль.)

 

Сүз төркемнәре

 

Исем                                                         Сыйфат                                                 Фигыль

-предметны белдерә                            -предметның билгесен белдерә                 -предметның эшен,

-кем? нәрсә?                                         -нинди? кайсы?                                           хәлен, хәрәкәтен

                                                                                                                                    белдерә

                                                                                                                                                                                 нишли? нишләде? һб.

 

Укытучы: Укучылар хәзер үзегез исем сүз төркеменә модуль  төзеп карагыз әле.

 

Исем

 

 

Кешеләрне,

предметларны,

хайван, кош исемнәре,

җиләк-җимеш, яшелчә исемнәре, үсемлек исемнәре,

табигать күренеше исемнәре, тойгы-хис атамалары, вакытны белдерәләр.

 

Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирәләр.

 

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр була.

 

 

Берлек һәм күплек санда киләләр.

 

 

6 килеш белән төрләнәләр.

Баш килеш

Иялек килеше

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Чыгыш килеше

Урын-вакыт килеше

Нәтиҗә:

Үзбәя:

2.       Дәреслек белән эшләү.

Дәреслектәге 182 нче күнегүне мөстәкыйль эшлиләр.

Укучылар биремне игътибар белән укып язмача дәфтәргә мөстәкыйль эшлиләр. Биремдә нокталар урынына төшеп калган сүзләрне куярга кирәк. Күнегүне язмача эшләп бетергәч телдән тикшәрәләр һәм үзбәя куялар.

Нәтиҗә:

Үзбәя:

 

 

 

III.  Рефлексив бәяләү.

1.     Укытучы: Укучылар, без бүген нәрсә турында тирәнтен белдек? (исем сүз төркеме турында белемнәрне ныгыттык)

2.     Гомуми бәя кую.

3.     Ничә кеше үзенә “5” ле, ничә кеше “4”ле, ничә кеше “3” куйды, һәм ни өчен?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                  

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План-конспект открытого урока по татарскому языку на тему: "Существительное" по системе А. З. Рахимова"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Оператор очистных сооружений

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 221 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.10.2016 536
    • DOCX 53 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Баянова Алсу Муллануровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Баянова Алсу Муллануровна
    Баянова Алсу Муллануровна
    • На сайте: 9 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 21
    • Всего просмотров: 27819
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 392 человека из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 135 человек из 46 регионов

Курс повышения квалификации

Методика преподавания информатики в начальных классах

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фундаментальные принципы здоровья и двигательной активности

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Творчество и технологии в медиакоммуникациях

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Литературные пути: от биографий к жанрам

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе