334598
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДругоеКонспектыПлан-конспект по татарскому языку на тему "Интонация"

План-конспект по татарскому языку на тему "Интонация"

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.
hello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_5dcff863.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gifhello_html_m5951b446.gif

5 нче сыйныфта үткәреләчәк

татар теле дәресенең план-конспекты

Тема: Интонация

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр:

Метапредмет – сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, игътибарлылыкны арттыру, укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, рус теле белән уртак якларны билгеләү.

Предмет – интонация төшенчәсен аңлау һәм аны тәшкил итүче өлешләрне карау, сәнгатьле уку аша үз фикереңне белдерергә өйрәнү.

Шәхескә бәйле – дөрес сөйләм төзелешен булдыру, сөйләм культурасын баету, әдәби әсәр текстына игътибарлы мөнәсәбәт булдыру.

Җиһазлау:Интонация” темасына презентация, карточкалар, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, С.И.Ожегов сүзлеге.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Укучыларның хәлләрен сорашу. Дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру. Куллар белән хәрәкәт ясап, өстән белем яңгыры җыю.

2. Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү. Укучылар дәфтәрләрен алмашып, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр. Дөрес җаваплар презентациядә бирелә.

3. Уку мәсьәләсен кую.

Үткән дәрес материалын кабатлау, слайдтагы сүзләргә басымны дөрес кую. Кагыйдәне аңлату.

(Слайдтагы сүзләр)

бала
балакай
балакайлар
балакайларым
балакайларымның

килә
килгән
килгәннәр
килмә
килмәгән


Алдагы слайдтагы төрле тыныш билгеләре белән бирелгән җөмләләрне уку. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә дөрес басым кую.

( 1.Мәктәптә дәресләр соңрак тәмамланды.

2.Мәктәптә дәресләр кайчан тәмамланды?

3.Керегез, балалар, утырыгыз! )

Сорауларга җавап аша уку мәсьәләсен ачыклау:

- Бу нинди җөмләләр?

- Бу җөмләләрне әйткәндә тавыш ничек хәрәкәт итә?

- Дәреснең темасын әйтү.

- Әлеге дәреснең максатын ничек дип билгеләрбез?


II. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Интонация турында белгәннәрне әйтү. Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән билгеләмәсен табып уку. С.И.Ожегов сүзлегеннән рус телендә интонация турындагы билгеләмәне уку, чагыштыру.

2. Һәр партага төрле җөмләләр язылган карточкалар өләшү. Укучылар парлап эшли, бер-берсенә җөмләләрне укып күрсәтәләр, тавышның ничек хәрәкәт итүен аңлаталар, нәтиҗә ясыйлар.


( 1.Бүген кич белән яңгыр яуды.


2.Бүген сез эштән кайчан кайтасыз?


3.Улым, өй эшеңне хәзер үк эшлә!

Бу җөмләләр презентациядә күрсәтелеп барыла, тавышның хәрәкәт итүе уклар ярдәмендә күрсәтелә)


Нәтиҗә:

1 нче җөмлә – хикәя җөмләләрдә тавыш башта күтәрелә, аннары төшә.

2 нче җөмлә – сорау җөмләләрдә сорала торган сүз (сорау алмашлыклары) югарырак тавыш белән сузыбрак әйтелә һәм хәбәр алдыннан куела.

3 нче җөмлә – боерык (боеру) җөмләләр сузмыйча, боеру тавышы белән, ә боеру сүзләре югарырак тавыш белән әйтелә.

3. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу, бер-береңә аңлату.

4. Укучыларга кыска өзек тыңлату (текстларны ТАТАRSCHOOL.ru сайтыннан алырга мөмкин, укучылар тыңлап та утыра, карап та бара). Сорауларга җавап аша нәтиҗә чыгару.

- Әлеге текст ничек укылды?

- Өзектә нинди хисләр өстенлек итә?

- Без әйтергә теләгән фикергә хис өстәү ни өчен кирәк?


5. Укучыларга ярату, курку, сагыну, шаккату, ачулану хисләре кергән шигырьләр, өзекләр тәкъдим итү. Текстларны хис, интонация белән уку. Нәтиҗә ясау.


1) Яратам

Яратам мин өемне!

Әти белән әнине!

Абый белән энемне!

Бишектәге сеңлемне!

(Шәйхи Маннур)

2) Беркөн Илнур йокысыннан торуга бүлмәдә матур бизәлгән чыршыны күрде.

  • Ура! Яңа ел килгән! – дип, кычкырып җибәрде ул. Чыршы төбендә яткан бүләкләрне дә күреп алды ул.

  • Әни, миңа Кыш бабай бүләкләр китергән! – дип, сөенеченнән ни эшләргә белмәде ул.

3) – Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;

Моннан ары үзеңә, углыңа, нәселеңә тимәм.

Башкалардан да тидертмәм, ул минем дустым, диеп;

Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым диеп.

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар, сиңа ни бар? (“Шүрәле” әкияте)


4) Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман,

Шык” та “шык!” – кемдер тәрәзәгә чиертә бер заман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да, кузгалмыйм әле;

Бу тавышка сискәнеп торган йокысыннан әни.

Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергере!

Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең углың карк! (“Су анасы” әкияте)


III. Рефлексия, бәяләү.


1. - Уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Дәрестә нәрсәне аңладыз, нәрсәне аңламадыгыз?

- Нинди яңалык белдегез?

- Максатка ирешелдеме?

- Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

2. Иптәшләренең сөйләвенә балалардан билге куйдыру, аңлатма бирдерү.

3. Өй эше: бирелгән темаларның берсен сайлап, 10 репликадан торган диалог төзеп килергә (слайдта күрсәтелә).

Темалар:

- Ял көне

- Безнең сыйныфта

- Шугалакта

- Акча югалткач

- Кошларга җим кирәк

- Телефоннан сөйләшү





Общая информация

Номер материала: ДВ-367432

Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Логистика»
Курс повышения квалификации «Методика написания учебной и научно-исследовательской работы в школе (доклад, реферат, эссе, статья) в процессе реализации метапредметных задач ФГОС ОО»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания конституционного права с учетом реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС педагогических направлений подготовки»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»
Курс повышения квалификации «Маркетинг в организации, как средство привлечения новых клиентов»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Финансы предприятия: актуальные аспекты в оценке стоимости бизнеса»
Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Основы организации рекреационной деятельности и лечебного туризма»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс профессиональной переподготовки «Управление информационной средой на основе инноваций»
Курс профессиональной переподготовки «Организация процесса страхования (перестрахования)»
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»
Курс профессиональной переподготовки «Управление качеством»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.