Инфоурок Классному руководителю КонспектыПлан-конспект "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" темасына тәрбия сәгате

План-конспект "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" темасына тәрбия сәгате

Скачать материал

             Мәскәү районы Казан шәһәренең 130 нчы мәктәбе              

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

План – конспект

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

(Дөрес туклану кагыйдәләренә багышланган тәрбия дәресе)

 

 

 

 

 

 

                                                      Башкарды:Исламова Э.Х.

 

 

 

 

Казан - 2015

   Дәрес темасы: Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

 

I.Максатлары:  1) фәнни: диетаның нәрсә икәнен, аның дөрес туклану белән аермасын белергә өйрәнү, диетаның зарарларын укучыларга аңлату.

                          2) коммуникатив: укучыларның сөйләм телен баету, фикерләү сәләтен арттыру.

                          3) тәрбияви: балаларга дөрес туклану омтылышын арттыру.

II.Бурычлары:  1) мәктәп газетасында басылган яшьтәшләренең мәкаләләрен уку.

                          2) диета нәтиҗәсендә каты авыруларга дучар булган кешеләрнең фотоларын күрсәтү.

                          3) дөрес туклану турында фикер алышу, укучыларның көндәлек менюлары белән танышу.

                          4) нәтиҗәләрне карау, чагыштыру.

III.Принциплар: 1) дидактик: фәннилек, эзлеклелек, аңлаешлылык,

                              күрсәтмәлелек, гомумкешелек, теория һәм практиканың 

                              бәйлелек принцибы, укыту  һәм тәрбия берлеге принцибы,

                              укучыларның яшь үзенчәлеген истә тоту принцибы;

IV.Уку-укыту ысуллары: 1) репродуктив ысул (хәбәр итү төсмерендә,

                                              күрсәтү төсмерендә аңлату).;

                                         2) өлешчә эзләнү ысулы;

                                         3) аңлату-күрсәтү ысулы.

V.Укыту алымнары: 1) укытучы сөйләме;

                                   2)  сайлап уку.

VI.Дәреснең төре: 1) яңа материалны аңлату дәресе ;

                              2) дәрес – әңгәмә;

                             

VII.Әдәбият исемлеге: Интернет челтәре.

 

 

 

                                       

 

 

 

 

                                   Дәрес планы

I.Башлам өлеше.                                                         1мин.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларны барлау.

II.Актуальләштерү этабы.                                        10 мин.

1.                                                                Укучыларның ничек туклануы турында сораштыру.

2.                                                                Аларның көндәлек режимында ризыкның урыны турында сораштыру.

III. Яңа материалны аңлату этабы.                         10мин.

1.                                                                Укучыларга диета турында сөйләү.

2.                                                                Укучыларның фикерен белү.

IV. Ныгыту өлеше.                                                    15мин.

1.                                                                Мәкаләләр уку.

2.                                                                Слайд-шоу күрсәтү.

3.                                                                Укучылар белән диета турында әңгәмә кору.

V.Йомгаклау.                                                             7 мин.

     1. Диетаның нәрсә икәнен ачыклау.

     2. Сәламәтлеккә дөрес юл – дөрес туклану турында сөйләшү.

     3. Укучылар алып килгән менюларга нәтиҗә ясау.

 VI.Өй эше бирү.                                                        2 мин.

1.                                                                Алдагы тормышларында дөрес тукланырга кушу.

 

                       

 

 

 

 

 

 

                           

                             Дәрес эшкәртмәсе

1.Башлам өлеше.

- У. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Без бүген сезне дөрес туклану консультациясендә күрүебезгә бик шат.

2.Актуальләштерү этабы.

-У. Монда килер алдыннан сезгә үзегезнең көндәлек менюыгызны төзеп килергә кирәк иде. Сез гомумән көненә ничә тапкыр ашыйсыз?

-у. (җавап бирә).

3. Яңа материалны аңлату этабы.

- У. Мин сезгә әзрәк диета турында сөйләп китәм әле. Кешенең бик борынгы бабаларының үсү-камилләшү процессында шактый озак ач торуга түзү сәләте булдырылган һәм генетик яктан ныгытылган, бу исә яшәү өчен башка хайваннар белән көрәштә аларга һичшиксез өстенлекләр биргән. Кешегә ул сәләт борынгы бабаларынна күчкән, югыйсә безнең заманда аның инде кирәге калмаган.

Кешенең һәм хайванның озак вакыт ач торуы мөмкин тик моның булмавы яхшырак, чөнки ач торганда матдәләр алмашында бик күп үзгәрешләр килеп чыга, аларның кайберләрен тулысынча элекке хәленә кайтарып та булмый. Медицина фәннәре академиясенең Туклану институтында үткәрелгән махсус тикшеренүләр, шулай ук бөтен дөньядагы күпсанлы мәгълүматлар шуны күрсәтә бөтенләй ач тору (Судан түгел, бәлки тулысынча азыктан баш тарту күздә тотыл ач торганда суны күпме кирәк, шулкадәр кулланалар) 1—2 тәүлек дәвамында кеше сәламәтлегенә әллә ни зур зарар китерми, ул озаккарак сузылганда исә, матдәләр алмашу процессларында күңелсез һәм кире кайтарып булмаслык үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин.

Кеше якынча 40 көн чамасы бөтенләй ач тора ала (андый вакытта гәүдә массасы уртача 40% тан артыгракка кими). Шушы срокның азагына пластик материал запаслары бетә һәм, ач торганда матдәләр алмашы процессларының бик экономияле булуына да карамастан, организм тереклек өчен зарур аксымнарны сарыф итә башлый, шуның нәтиҗәсендә организмны үлемгә китерә торган таркалу-җимерелү башлана.

Ач торганда барыннан да элек углеводлар запасы бетә, бу — организмның энергетик резервы булып торган бавыр һәм мускуллар гликогенына кагыла. Резерв углеводлар файдаланылганнан соң энергетик материал сыйфатында майлар һәм лабиль аксымнар дип аталган, ягъни организм аларның билгеле бер өлеше булмаганда да яши ала торган аксымнар файдаланыла башлый. Бу беренче чиратта мускуллардагы кыскарту аксымнарына кагыла, организмда аларның резервы шактый зур. Лабиль аксымнарны да ач торучы организм пластик максатлар өчен файдалана.

Ач тора башлаганнан соң 5–7 көн үткәч, организмның энергетик ихтыяҗлары тулысынча резерв май исәбенә канәгатьләндерелә, ә лабиль аксымнар бары тик пластик максатлар өчен генә файдаланыла диярлек. Матдәләр алмашының шушылай үзгәреп корылуы вакытында организм шактый җитди кризис халәте кичерә, ул халәт кетон тәнчекләре дип аталган — майның тулысынча оксидлашып җитмәгән продуктларының бик тиз хасил булуына бәйле. Кетон тәнчекләре ач торучы кешенең канында һәм сидегендә кискен рәвештә артырга мөмкин, ягъни шикәр диабеты белән авыручылар өчен характерлы симптомнар күренергә мөмкин. Аерма тик шунда, бу очракта кандагы глюкоза (шикәр) концентрациясе югары булмый. Кислота үзлекләре хас булган кетон тәнчекләренең бик тиз хасил булуы канның буферлыгын киметергә һәм хәтта анын тирәлек реакциясен (рН) түбәнәйтергә, ягъни ацидоз дип аталган симптом китереп чыгарырга мөмкин.

Тагын да озаграк ач торганда, организмның фермент системалары акрынлап кетон тәнчекләренең бик тиз хасил булуына җайлашалар һәм алга таба аларның тулысынча (углекислый газга һәм суга кадәр) оксидлашуын гамәлгә ашыра башлыйлар.

Кешенең күпме ач тора алуына турыдан-туры тәэсир итүче фактор — лабиль аксымнар күләме. Ач тору процессында аларның микъдары бертуктаусыз кими, һәм һәр яңа көн дәвамында организмның кыйммәтле үз аксымнары күбрәк файдаланыла. Ниһаять, кеше организмының үз аксымнары тагын да сарыф ителгәндә, гәрчә әле организмның май ресурслары тотылып бетмәгән булса да, тормышка куркыныч яный торган момент килеп җитә. Озак вакытлар дәвамында бөтенләй ач торганда, кеше энергетик материал җитмәүдән түгел, бәлки пластик материал — барыннан да элек аксымнар җитмәүдән үлә.

Шуны да әйтергә кирәк, ничек кенә парадоксаль тоелмасын, гәүдә массасы нормадан артык булган яисә симереп интегүче кешеләр бөтенләй ач торуны башкаларга караганда авыррак кичерәләр. Запас майны файдалану процесслары көчсезләнгән кешеләрдә май тукымасында майның бик күп туплануы ачыкланган. Мондый очракларда резервтагы майларны файдалануга юнәлтелгән матдәләр алмашының билгеле бер инертлыгы һәм гомумән организмда майлар оксидлашуның беркадәр акрынаюы күзәтелә. Шуңа күрә бөтенләй ач тору процессында массасы артык организм, запас углеводлары булмаганлыктан энергия чыганагы сыйфатында резервтагы майларны файдалануга авырлык белән җайлаша һәм күбрәк үзенең аксымнарын сарыф итә, алар исә бу очракта пластик максатлар өчен генә түгел, бәлки энергетик максатлар өчен дә тотыла.

Бөтенләй ач тору тарафдарларымәсәлән П. Брегг ул организмда җыелган барлык зарарлы шлакларны бетерә, дип саныйлар. Әмма «шлак» сүзе фәнни термин түгел, матдәләр алмашының калдык продуктлары хакында сөйләү дөресрәк булыр. Шундыйлардан кеше организмын да углеводлар һәм майлар таркалганда хасил була һәм үпкәдән сулап чыгара торган углекислый газ бар; аксымнар таркалганда хасил була һәм сидек белән бүленеп чыга торган сидекчә, нуклеин кислоталарының пуринлы нигезләре таркалганда хасил була торган һәм сидек белән бүленеп чыга торган сидек кислотасы һәм витаминнар гормоннар һәм шундыйрак кушылмалар таркалганда барлыкка килә торган күп кенә башка матдәләр бар. Матдәләр алмашының калдык продуктлары кеше организмы тарафыннан файдаланыла алмый һәм сулап чыгарыла торган һава, сидек, тизәк һәм тир белән организмнан чыгарып ташлана.

Бөтенләй ач тору гына, әлбәттә инде, матдәләр алмашының калдык продуктларын кеше организмында берәр төрле файдалануга китерми. Алар организмда элеккечә үк хасил булалар һәм, табигый, азрак күләмдә бүленеп чыгалар.

Югарыда күрсәтелгәннәрдән тыш, кеше организмында башка бернинди шлаклар да табылмаган. Шуңа күрә шлакларны ач торып чыгарып ташлау — гап-гади мәгънәсезлек. Ач тору тарафдарлары ач торганда организмның «яшәрүе» хакында еш сөйлиләр. Әмма ач торып караган кешеләрне җентекләп тикшерү ачлыкның яшәртү тәэсирен расламады.

Ләкин шуңа да карамастан, ач торуның психологик йогынтысы бар, һәм шушы стресс кайчагында организмның бөтенләй үзгәрүе яисә «яңаруы» рәвешендә кабул ителә. Ашкайнату системасының кайбер авыруларын (шул исәптән бавыр, ашказаны асты бизе авыруын) дәвалаганда чыннан да ач торуның уңай нәтиҗәсе күзәтелә, бу исә әлеге системаны вакытлыча бушандырып торудан килә, ләкин ач тору һич кенә дә мәҗбүри шарт түгел.

Авыруларның гаять аз санлы төрләре өчен (мәсәлән, шизофрения вакытында) дәвалау максатында тәүлек буена врачларның күзәтүе астында больницада (бары тик больницада гына!) үткәрелә торган ач тоту кайчагында уңай нәтиҗә бирә.

Дәвалау максатында үз белдегең белән ач тору фаҗига белән бетәргә мөмкин — моны һәркем белергә тиеш.

Сәламәт кеше өчен ач тору әгәр ул 1–2 тәүлектән артмаса һәм җитәрлек күләмдә минераль сулар эчкәндә (һәркөнне клизмалар ясаган очракта) зарарлы булмаска мөмкин. Тик ач тору алдыннан азыкның калориялелеген акрынлап киметү, ә ач торганнан соң калориялелекне акрынлап арттыра бару мәҗбүри шарт булып исәпләнә.

Ә сез диета турында ни уйлыйсыз? Сезнең диетада утырганыгыз бармы? Моңа карашыгыз нинди?

-у.(фикерләрен җиткерәләр)

-У. Әйдәгез, хәзер сезнең яшьтәшләрегезнең фикерләрен белеп китик әле.

Менә без интернет челтәрендә мәкаләләр таптык. Кем укып китә?
-у.

4.     Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

“Ничек ябыгырга?”, “Артык авырлыктан ничек котылырга?”. Шуңа охшаш сораулар радио, телевидение, газета-журнал битләрендә иң еш телгә алына торган темаларның берсенә әверелде. Ул бигрәк тә хатын-кызлар арасында аеруча актуаль. Җәй җитеп, пляжлар сезоны башлангач бигрәк тә... Бик күпләр ахырын да уйлап тормыйча, диетага утыра: кемдер тәүлек буена тренажер залыннан кайтып керми, күпләр бөтенләй ач тору алымын сайлый. Ә менә гүзәл затларыбызның төн йокыларын калдырган 90/60/90 стандарты турында ир-атлар үзләре ни уйлый икән соң? Әлеге сорау белән мин туган-тумачаларыма, таныш-белешләремә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Эльвир (23 яшь):

Яраткан кызымның зифа буйлы, матур сынлы булуын телим, әлбәттә. Тик подиумдагы модельләр кебек такталар кирәкми инде... (көлә)

Мәхмүт абый (46 яшь):

И сеңелкәш, кая инде монда хатыныңның буй-сынын карап тору! Менә ике студентны укытып, кеше итәсе бар! Ә апаңа килгәндә (җәмәгате турында), ул гомере буе тулы гәүдәле булды, мин аны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Минем өчен ул иң матуры, иң уңганы, иң булганы!..

Айрат (28 яшь):

Хатын-кызда мине кызыксындыручы төп сыйфат – тугрылык һәм гаилә учагын саклау. Калганы – “ерунда”...

Илдар (34 яшь):

Ю-ук, миңа ябыклар ошамый, йомшак кызларны яратам!

Руслан (39 яшь):

Хатынымның буй-сыны миңа бик ошый. Ул ябык та, артык таза да түгел, уртача. Ә, гомумән алганда, ул 90/60/90ны хатын-кызлар бары тик үзләре уйлап чыгарган әйбер, дип уйлыйм. Әллә сез, хатын-кызлар, безнең өчен тырышасызмы? Юк шул, сезнең бер-берегез каршында масаясыгыз килә. Кемнең фигурасы шәбрәк, кемнең биле нечкәрәк... Берәр бәйрәм яки мәҗлескә килсәң дә, шул ук бер сүз: “Ой, син ничек кипкәнсең...”, “Ой, син ничек тазаргансың!..” Әйтерсең дөньяда сөйләшер өчен бүтән тема беткән!

Рәдиф (35- 40 яшьләрдә):

Минем идеал – фигурасы белән Чулпан Хамматовага охшаган хатын-кыз. Хәер, хатын-кыз чибәр, аралашучан, юмор хисле икән – калганы ул кадәр үк мөһим дә түгел.

Нәкыйф абый (56 яшь):

Ә беләсеңме, сеңлем, ул ябыгу турында рекламаларны хәзер тыйганнар икән бит. Шәп булган! Күптән кирәк иде! Бөтен дөньяны басты алайса эче аркасына ябышкан челәннәр...

Айдар (15 яшь):

Белмим инде. Безнең сыйныфта ябык гәүдәле кызлар да, тулыраклары да бар. Тик, нигәдер, аның ябыклары әллә нинди, тиз кызып китүчән, психлар... Ә тулы гәүдәлеләре сабыр, аралашучан...

Олег (43 яшь):

Матурлык туйда гына кирәк, бер көнлек кенә ул... Ә гомер итәргә барыбызга да акыллы, уңган, инсафлы хуҗабикәләр кирәк! Менә шулай...

Сораштыруларымны шул урында туктатырга булдым, чөнки, килешәсездер, уйлану, фикер йөртү өчен, шактый саллы гына җирлек туды шикелле. Ә кемнәр килешми, үзегез тирә-юньдәгеләрегезгә мөрәҗәгать итеп карагыз, нәтиҗәсен күрерсез!

ГөләндәмГАЛИЕВА.

-у.

Көзге киңәшләр.

1.Фитонцид һәм С вмтамины ашагыз.

Көз көне авыр диеталарга утырырга һәм ач торырга ярамый. Аксымлы ризыклар - ит, балык, сөт һәм әчегән сөт азыклары белән туклану зарур. Цитрус җимешләре, кура һәм җир җиләге, сарымсак, суган, гөлҗимеш төнәтмәсе яки ширбәте - салкын тиюдән саклануның алыштыргысыз чаралары. Иммунитетның ныклыгы эчәк микрофлорасна - файдалы лакто- һәм бифидобактерияләргә бәйле. Аларны арттыру өчен клетчатка кирәк. Бу уңайдан көн дәвамында берәр тәлинкә ботка, җиләк-җимеш пюресы, эре итеп тарттырылган оннан пешерелгән ипи ашау шарт.

Зиатдинова Эльвина, 5а


-У. Әйдәгез, хәзер диетаның, ач торуның кайбер нәтиҗәләрен карап үтик әле. Моның өчен без мондый слайд-шоу әзерләдек. Карап үтик. Сезнең фикерләрегезне дә аннары сорап үтербез.

-у. (фикерләрен әйтәләр)

-У. Сез үзегезнең көндәлек менюларыгызны алып килдегез. Әйдәгез, укып үтик әле. Сез ничек тукланасыз?

-у. (Укыйлар)

-У. Дөрес туклану ул көненә кимендә 5 тапкыр ашау. Тик әз-әзләп ашау. Һәм көн буена без яшелчә, җиләк-җимеш, камыр ризыклары, аксымнар, майлар да ашарга тиешбез. Андый кеше бармы?

-у. (әйе, юк)

5.  Йомгаклау.

-У. Сез хәзер диетаның нәрсә икәнен беләсез. Диетаны тотырга кирәкме?

-у. (фикере)

-У. Без сезгә бары шуны әйтергә телибез: сез нинди бар, шундый матурлар. Яшьлек, сәламәтлек – үзе матурлык. Бары сәламәт тәндә генә - сәламәт акыл.

Сәламәт булыгыз, акыллы булыгыз. Диета – авыруларга беренче адым булып тора. Сау-сәламәт булыгыз.

 



 






 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План-конспект "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" темасына тәрбия сәгате"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Помощник руководителя отдела библиотеки

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 379 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.11.2015 1329
    • DOCX 62 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исламова Эльмира Халиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Исламова Эльмира Халиловна
    Исламова Эльмира Халиловна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 41520
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 123 человека из 43 регионов

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 216 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 551 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 770 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 838 человек

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 112 человек

Мини-курс

Техническое обслуживание и диагностика сельскохозяйственной техники

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Рациональность и творчество в педагогике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Взаимоотношения в семье и успех детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек