Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Конспекты / План-конспект урока Г.Кутуй "Сагыну"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

План-конспект урока Г.Кутуй "Сагыну"

библиотека
материалов

Тема: Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен өйрәнү.

5 нче сыйныф





I.Дәреснең максаты белән таныштыру.

1.Укучыларга «Сагыну» нәсеренең эчтәлеген төшендерү, әдип иҗатының үзенчәлеген,сәнгатъчә сурәтләү осталыгын күреп танырга өйрәтү; яңа төшенчәләр белән таныштыру.

2.Укучыларның сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Туган якка мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер,мультимедия, презентация китап күргәзмәсе, мәкаль- әйтемнәр, магнитофон.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру эше.

Барчабызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз. Иң элек бөек мәгърифәтче галимебез Риза Фәхреддиннең “Балаларга үгет нәсихәт” китабыннан алынган кайбер кагыйдәләрне искә төшерик.(Экранда)

1.Үз урыныңда дөрес итеп, авышмыйча утыр.

2. Дәрескә күңел сал.

3. Сораган сүзне яхшы аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.



1. Сез тагын Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм азатлык өчен башын салган күренекле язучы һәм шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез? (Гадел Кутуй,Нур Баян,Абдулла Алиш,Хәйретдин Мөҗәй,Фатих Кәрим,Хәбра Рахман,Вәдүт Мифтахов,Рәхим Саттар...)

-Әйе,бу язучы һәм шагыйрьләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар. Ләкин алар иҗат иткән әсәрләр яши.Аларның кайберләренең иҗаты сезгә дә таныш.Менә бүген дә әлеге әдипләрнең берсе – шагыйрь язучы Г.Кутуй иҗаты белән танышуны дәвам иттерәбез.

Укучылар, алдагы дәрестә без сезнең белән язучы Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштык. Ә бүгенге дәрестә Г. Кутуйның Бөек Ватан сугышы елларында тудырган әсәрләренең йөзек кашы- " Сагыну" нәсере белән танышабыз, әдип иҗатының үзенчәлеген, сәнгатьчә сурәтләү осталыгын күреп танырга өйрәнәбез.

2. Укучыларның алдагы дәрестә үзләштергән белемнәрен
актуальләштерү һәм шуңа бәйләп яңа материалны өйрәнү.

1 .Г.Кутуй кайчан һәм кайда туган?

2.Әдәбиятка мәхәббәт кем тәрбияләгән?

3.Г.Кутуй кайларда һәм нинди уку йортларында белем алган?

4.Әдип Бөек Ватан сугышы вакытында ниләр эшләгән?

5. Проза өлкәсендәге эшчәнлеге турында ниләр беләсез? (Болар барысы да алдагы дәрестә җентекләп узыла.) Укучыларның җаваплары.

-Әйе, укучылар. Г.Кутуйның күп кенә хикәяләре "Вөҗдан газабы", "Солтанның бер көне" балалар арасында популяр булган. "Рөстәм маҗаралары", "Тапшырылмаган хатлар" дигән повестьларе белән безгә дә таныш.

Сугыш... Әдипләребез ут сызыгындагы хәлләрне,разведчикларның хәтәр эшләрен,партизаннар хәрәкәтен һәм тылдагы кешеләрнең фидакарьлекләрен тетрәндергеч итеп сурәтлиләр.

Бөек Ватан сугышы елларында Г.Кутуйның да шигъри сәләте көчәеп китә. Аның лирик шигырьләре һәр солдатның уртак теләген, үзенә генә хас милли хисләрен ачып җибәрә.

Солдатның күңел юксынуларын туган иле белән бәйләп "Туган ил" шигырен яза. Хәзер безгә Айрат Мәҗитов ул шигырьне сөйләп китәр.

-Укучылар, бу шигырь юллары белән әдип үзенең нинди хисләрен белдерә?

(Туган иленә булган мәхәббәтен, Туган илен бик нык сагынуын белдерә. Үзе еракта булса да Туган илен беркайчан да онытмый, һәрвакыт күңелендә тота.)

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.

Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды. Туган йорт, авыл, район, республика... Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.

Дошманны куып баручы солдатның эчке кичерешләрен, хисләрен аеруча осталык белән Гадел Кутуй "Сагыну" нәсерендә тасвирлый.

Нәсер жанры безнең әдәбиятта сирәк очрый. Г.Кутуй - нәсер остасы. Ул 1944 елда, фашистларга каршы сугышып йөргәндә, үзенең "Без - сталинградчылар" һәм "Сагыну " нәсерен яза.

"Сагыну" нәсерендә совет солдатының Туган илен сөю турындагы тирән кичерешләре һәм батыр көрәше сурәтләнә.Әсәрдә эчке дөнья кичерешләренең үсешен, үзгәрешләрен күрсәтә торган эпизодлар,аерым күренешләр бар.

Солдат озын юл үтә, аның юлы-Сталинградтан Берлинга кадәр... Европаны фашизм тырнагыннан азат итеп баручы солдатның — лирик уйланулары, сагыну тулы йөрәк хисләре укучыга яңа дөнья ача, солдат кичерешләренә күмелеп ул Туган иле белән чит илләр арасындагы аермалыкны тоя.


1.Сүзлек эше.(слайд)

Мөкатдәс- изге, бөек, хөрмәтле.

Мәһабәт- сокландыргыч, матур, күркәм,

Ширбәт-баллы су

Хәмер рухым- көчем.

Газиз- кадерле

Изге- туган.

2. - Укучылар, мин хәзер нәсерне укыйм. Сез игътибар белән
тыңлап, карап барыгыз. Әсәрнең укылышына, яңгырашына
игътибар итегез.(Укытуч
ы көчле хис, эчке тирән тавыш белән укуый.)

-Нәсердә Г.Кутуй нәрсә турында яза?(сагыну хисе)

-Хис төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз?(хис ул- кеше кичерешләре: шатлык,кайгы,мәхәббәт ачулану, сагыну,үкенү һ.б.)

-Сагыну нинди хис ул,укучылар?(ул иң татлы,иң ләззәтле һәм иң газаплы,авыр хис.)

-Әйе. Ана баласын сагына... Солдат туган җирен,әти-әнисен сагына...

-Ә сезнең сагыну хисләрен кичергәнегез бармы?(укучыларның җаваплары)

-Әйе, сагыну хисен кичермәгән кеше юктыр. Ә олыгайган саен кеше нәрсәне?кемне сагына?(авылын,туган җирен,әти-әнисен,туганнарын)

-Нинди җирне туган җир дип атыйбыз соң? (Туган җир ул-безнең йортыбыз,республикабыз.

-Әйе.Ул гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы,яшәргә көч һәм дәрт бирүче,күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен,хикәя-повестьләрен,композиторлар иң яхшы көйләрен туган якка багышлаганнар.

3. Яңа тема.Укучыларның нәсер белән танышуы.


-Әсәр кем исеменнән сөйләнә?(Лирик герой исеменнән.Лирик герой ул-солдат).

-Димәк бу лирик әсәр.

Лирик әсәр булгач геройның хис,кичерешләре бирелә.

-Укучылар әсәрдән солдатның хис-кичерешләрен табыйк әле.

Солдат Туган иленең җанга ягымлы елгаларын, хәтфә болынлыктагы салкын чишмәләрен сагына.Аның өчен борынгы Идел, тын Дон, якты Арагва, шигъри Дим буйлары чиксез кадерле, газиз урыннар. Эльбрус шикелле мәһабәт, Кавказ шикелле гүзәл таулар, Аккош күледәй сихри күлләр чит илдә юк, була да алмый. Җиңеп, Европа аша атлаучы совет кешесе газиз иленең ямьле бәйрәмнәрен, аякларын биетә торган хәмерләрен, нечкә билләрен бергә сагына, шуларның барысы да солдатка Туган ил төшенчәсен белдерәләр. Лирик герой шушы хисләрне йөрәгенә туплап, өзелеп эндәшә:' Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!"

-Сагыну хисе солдатны кая этәрә? ( Бу хис дошманнан үч алуга китерә, тизрәк Туган иленә кайту дәртен, кайту ышанычын арттыра.

-Ләкин укучылар, туган ил төшенчәсен ваклап,шагыйрь шушы хисне тудырган сәбәпләрне аерып-аерып бирә.

-Ә хәзер укучылар,әсәрне өлешләргә бүлик.

-Ничә өлешкә бүлеп булыр иде? (5 өлешкә)


1нче кисәктә лирик герой чит илдәге матур гөлләрне телгә ала, үз иленең энҗе чәчәкләрен, хәтта әрем исләрен сагынуын әйтә.Чит илдәге чәчәкләрне туган җир әреме белән чагыштыра.


2 нче кисәктә лирик герой үз туган иленең борынгы Иделен,тын Донын, якты Арагвасын,шигъри Дим буйларын сагынуын белдерә,елга һәм чишмә суларын сагынуын сөйли.Монда чиксез арттыру алымы бар: сулар сусавымны баса алмый,үз чишмәбезнең бер йотым суын ширбәт итеп эчәр идем,ди лирик герой.


3 нче өлеш матурлык турында..Нинди генә матур җирләр булса да, лирик герой аларны үз илендәге гүзәллек белән чагыштыра алмый.Ул матурлыкны,табигать гүзәллеген сагына “Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек бер җирдә юк, туган ил!” дип раслап куя.


4 нче кисәктә үз халкын, туган ил кешеләрен сагыну тасвирлана. Автор чит ил кешеләрен, аларның кунакчыллыгын мактый, шушы чагыштыру аша сагыну хисен тагын да көчлерәк итеп бирә.


5 нче кисәктә туган илне,ата-баба корган нигезне сагыну ярылып ята.Бу өлештә сагыну хисе иң биек ноктасына җитә, ул шулкадәр көчле,күңелдә сыеп кала алмый-җыр булып тышка атылып чыга.

Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта,рухым канатлана.Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: ...кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк,үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул”.

-Укучылар һәрбер өлештә нәрсә турында сүз бара? (Туган ил)

-Димәк, нәсернең темасы туган илне сагыну.

-_Әсәрдә каршылыклар бирелә.Шуларны бергәләп табыйк әле.


Лирик геройга үз туган җиренең гади чишмә суы шәрабтан да татлырак, үз иленең таулары да мәһабәтрәк тоела,чөнки болар барысы да аның туган илендә.

-Укучылар, Г.Кутуй бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән?(әсәрнең идеясе әйтелә. Чит илләр нинди генә булмасын-туган ил кадерле,якын.Солдат туган илен сагына, шуңа күрә ул сугышта,аңа сугыш кирәкми,тынычлык кирәк.)


-Ни өчен тынычлык кирәк? ?(Гаиләң,әти-әниең,балаларың белән яшәргә,матур-матур йортлар,шәһәрләр ,авыллар төзергә).

- Укучылар, Туган илдән дә кадерле, изге нәрсә юк ул.
"һәркемнең үз Ватаны алтын" "Туган җирең -алтын бишек"
дип халкыбыз дөрес әйткән.(
Ватан, Туган җир - синонимик
сүзләр икәнен билгеләү.)

Әсәр якты хисләр белән язылган.Г.Кутуй солдат кичерешләрен шул кадәр оста биргән.Ул -солдатның йөрәк хисе. Әсәрнең лирик герое белән автор шәхесе хисләре туры килә,чөнки ул да сугышның беренче көннәреннән соңгы көненә кадәр катнашкан. .Бу солдат язмышы,Г.Кутуйның үз язмышы. Ләкин Туган иленә кайтырга насыйп булмый.Ә безнең күпме якташларыбыз(туганнарыбыз,бабайларыбыз) чит илләрдә калды(М.Җәлил,җәлилчеләр)

Бу әсәрдә Туган илебезне,изге туфракны ярату,сагыну гына түгел,аны саклау турында да сүз бара.Елгаларны,күлләрне, урманнарны саклау,пычрак ,җимерек юлларны төзәтү үз илеңдә чын хуҗа булу бу инде сезнең бурыч.

4. Солдатның сагыну, юксыну хисләрен бирү өчен язучы нинди сурәтләү чараларын куллана?

- Өзек эпитетларга, чагыштыруларга бай.

  1. төркем нәсердә эпитетларны таба.

  2. төркем чагыштыруларны таба.

- Әйе, укучылар, нәсердә эпитетлар, чагыштырулар нәфислек,
матурлык дөньясын барлыкка китерәләр, Туган илнең иң газиз
булуын күрсәтәләр.


5. - Әсәр үзенең укылышы белән нинди әсәрләргә охшаган?(Бу әсәр шигырь укыгандагы кебек үк хис-тойгы белән укыла.)

- Сагынуның никадәр көчле булуын белдерү өчен нинди җөмләләр кулланылган? (Әсәрдә кабатлау алымы куланылган.Сагындым,бик сагындым сине, туган ил!дигән өндәү җөмләләр кулланылган .Алар көчле тойгы белән әйтелә.)

-Ни өчен берничә тапкыр кабатлана? (Бу лирик геройның сагыну хисен ачып бирә.)

"Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил !"җөмләсендә эндәшү
"Туган ил" сүзенә төшә.Ул- лирик геройның хисләрен аерып
тирәнтен күрсәтә торган сүз.)

-Укучылар әсәрдә сагыну хисенең көчле булуын күрсәтүче тагын бер чара бар.Бу татар халык җыры.

-Әйдәгез әле җырның сүзләрен укып китик.(1 укучы укый).


6.Халык җырлары нәсердә ни өчен кулланылган? Шуларны әсәрдән табыгыз( укучының укуы.)

Г.Кутуй җырлар ярдәмендә солдат образының кичерешләрен, сагынуның тирәнлеген, Туган илнең иң газиз нәрсә икәнлеген ачып бирүгә ирешә.Димәк, халык җырлары геройның психологик дөньсын ачу чарасы булып торалар. Сагынуга түзә алмаган солдатның йөрәк хисе — җырда, җыр аша сагыну хисе көчәеп, безгә килеп керә.(җыр тыңлау).

5.Йомгаклау.

- Рәхмәт укучылар. Безнең дәресебез ахырына якынлашты. Укучылар, сез бүген дәрестә ниләр белдегез? (Укучыларның җаваплары.) Билгеләр кую. Өй эше бирү.

Әсәрдәге нәсернең баштагы өлешен "Мин Карпат тауларына мендем" дигән җөмләгә кадәр өзекне сәнгатьле итеп яттан сөйләргә әзерләнеп килергә.

Безнең туган якларыбызның гүзәллеге, якынлыгы, газизлеге турында җирле шагыйребез Шамил Маннапов үзенең "Туган җир", "Ватан - мәңгелек" шигырьләрен яза.( Укучыларның шигырьләрне яттан сөйләве.)


Дәрес бетте, сау булыгыз.


















Автор
Дата добавления 06.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров421
Номер материала ДВ-233514
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх