Инфоурок / Другое / Конспекты / План-конспект урока на тему "Хәл фигыль"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

План-конспект урока на тему "Хәл фигыль"

библиотека
материалов

10

Дәрес темасы: Хәл фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат:

  1. Хәл фигыль темасы буенча укучылар үзләштергән белем һәм күнекмәләрне системага салу, гомумиләштерү өчен шартлар тудыру.

  2. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга, фикерләү эзлеклелеген үстерүгә шартлар тудыру.

  3. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне дәвам итү.

  4. Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүне, өлкәннәргә, ягъни ветераннарга карата ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштереп кабатлау һәм системага салу.

Дәрес формасы: интеграль элементлы дәрес

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, магнитлы такта, презентация, аудиоязмалар, биремле карточкалар, рәсемле саннар, календарьлар.

Дәрес планы

  1. Оештыру моменты.

Укучыларны сәламләү, уңай психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.

1. “Кызыл ромашка” шигырен аудиоязмада тыңлау:

а) шигырьнең авторын билгеләү, эчтәлеге буенча фикер алышу.

2. Шигырь тексты өстендә эш:

а) тексттан шигырьнең төп фикерен чагылдырган юлларны табу;

б) төшеп калган кушымчалар белән тулыландырып язу.

в) үзтикшерү һәм бәяләү.

г) нәтиҗә ясау.

д) числоны, дәреснең темасын язып кую.

III. Материалны гомумиләштереп кабатлау.

  1. Тема буенча теоретик материалны кабатлау:

а) карточкалар белән эш:

1) бирелгән җөмләдән хәл фигыльләрне табу;

2) экрандагы эш алгоритмы нигезендә хәл фигыль булуларын дәлилләү;

3) төркемнәрнең эшен бәяләү.

IV. Физкультминут.

V. Укучыларның теоретик белемнəрен гамəли куллануны оештыру.

1. Хәл фигыль ясалышы үзенчәлеген аңлауларын тикшерү:

а) бирелгән фигыльләрдән, җәяләрне ачып, хәл фигыль формасын ясау һәм сүзтезмәләр төзү;

б) проблемалы сорау кую;

в) нәтиҗә ясау.

г) төркемнәрнең эшен бәяләү.

  1. экранда бирелгән җөмләне күзәтү:

а) җибәрелгән хатаны табу;

б) хатаны төзәтү, кагыйдәсен аңлату;

в) җөмләне дәфтәргә язу, синтаксик анализ ясау.

г) җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерү;

д) хәл фигыльгә морфологик анализ ясау;

г) төркемнәрнең эшен бәяләү.

VI. Укучыларның белемнәрен тикшерү.

  1. дәрес максатын искә төшерү, фикерләшү.

  2. тестлы биремнәр үтәү;

VII. Иҗади бирем үтәү.

  1. Хәл фигыльләрне кулланып, сугыш ветеранына SMS-котлау тексты язу;

  2. укучыларның эшен бәяләү.

IIX. Өй эше

  1. Тыңланган котлау текстларын камилләштереп, Бөек Ватан сугышы ветеранына юлланган SMS-котлау тексты язарга.

  2. Әдәби әсәрдән хәл фигыльнең 4 төре дә кергән җөмләләр язарга һәм морфологик анализ ясарга.

IX. Йомгаклау.

  1. Дəрескə нəтиҗəлəр ясау.

  2. Укучыларга истәлекле календарьләр тапшыру.
















Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты

  • Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, укучылар! Минем исемем Лилия Галимҗан кызы Зарипова, мин 61 нче гимназиянең II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

  • Укучылар, бүгенге татар теле дәресе гадәти булмаган шартларда үтә. Безнең сыйныфта кунаклар, ягез әле, аларны сәламлик. Утырыгыз, дәресебезне башлыйбыз.

  • Укучылар, мин сезгә бер шигырь тәкъдим итәм. Игътибар белән тыңлагыз.

II. Актуальләштерү.

1. “Кызыл ромашка” шигырен аудиоязмада тыңлау.

а) - Әйтегез әле, бу шигырь сезгә танышмы? Нинди шигырь ул?

- Әйе, бу Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре.

- Дөрес. Ә Муса Җәлил турында нәрсәләр беләсез?

- Ул герой-шагыйрь, бик күп шигырьләр авторы.

- Яхшы. Шигырьнең темасын билгеләп карыйк, ул ничек яңгырар икән?

- Шигырь сугыш темасына язылган.

- Әйтегез әле, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен соңгы арада бу темага еш сөйләшүләр алып барабыз?

- 2010 нчы елда Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәчәкбез.

- Әйе. Бүгенге көндә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршы алганда, бу тема аеруча актуаль.

2. Шигырь тексты өстендә эш:

а) – Сезнең эш өстәлләрендә шигырьнең тексты бирелгән. Хәзер яшел төстәге карточкаларны алыгыз. Шигырьнең сугыш темасына булуын күрсәткән юлларны табып укыгыз әле.

- Әйтте кызыл ромашка:

Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

  • Яхшы, рәхмәт. Тагын нинди юлларны таптыгыз?

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.

  • Әйе, дөрес.

б) – Игътибар итегез әле, текстлар тулы түгел икән бит. Әйдәгез хәзер төркемнәрдә шигырь текстын тиешле кушымчалар белән тулыландырыйк. Биремне шул ук карточкаларда эшләгез.

Карточка

Кызыл ромашка.

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елма(й)..., хәл сораш...,

Күзгә-күз караштылар.


Назлады җил аларны

Тибрәт... ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.


Чәчкәләр, кәефлән...,

Җай гына селкенделәр.

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.


Ерак түгел моңа(й)...,

Утыра кызыл ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.




Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-береннән;

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?


Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нигә кызыл чукларың?

Нидән алсу төсләрең?”


Әйтте кызыл ромашка:

Төнлә минем яныма

Ят... батыр сугышчы

Атты дошманнарына.


Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.



в) – Эшләп бетердегезме? Яхшы, ә хәзер дөреслеген тикшерик: 1 нче һәм 2 нче, 3 нче һәм 4 нче төркемнәр карточкаларыгызны алышып, бер-берегезне тикшерегез һәм бәяләгез.

- Экранда бәяләү критерийлары бирелгән.

0 – “5”

1-2 – “4”

3-4 – “3”

- Кайсы төркем биремне “5”легә эшләгән? Кулларыгызны күтәрегез. Кайсы төркем “4” ле билгесе ала? Кайсы төркемнең эше “3”ле билгесенә? Яхшы, ә хәзер җавапларыгызны экрандагы вариант белән чагыштырыгыз, дөрес эшләдегезме икән?

- Укучылар, бүгенге дәрестә сезнең белемнәр менә бу гадәти булмаган карточкаларны ачарга ярдәм итәр. Беренче биремне барыгыз да дөрес үтәде, шуңа күрә мин 4 карточканы ача алам. Игътибар итегез әле, аларда нәрсәләр ясалган?

- Орденнар һәм медальләр.

- Бөек Ватан сугышы елларында бу орденнар һәм медальләр белән кемнәр бүләкләнгән?

- Батыр сугышчылар, геройлар.

- Әйе, аларның һәрберсенең үзенә хас тарихы бар. Ләкин моннан кала, бу карточкларга тагын бер сер яшеренгән, сез аны дәрес ахырында белерсез.

г) – Әйтегез әле, төшеп калган кушымчаларны куйгач, фигыльнең нинди формасы барлыкка килде?

- Хәл фигыль.

- Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә без нинди темага сүз алып барырбыз икән?

- Хәл фигыльләр турында сөйләшербез.

д) – Әлбәттә, шулай. Бүген без хәл фигыльләр буенча өйрәнгәннәрегезне искә төшерербез, гомумиләштереп кабатларбыз. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны, дәреснең темасын язып куегыз.

III. Материалны гомумиләштереп кабатлау.

  1. Тема буенча теоретик материалны кабатлау.

- Нинди фигыль соң ул хәл фигыль? Аның нинди үзенчәлекле билгеләре бар? Бу сорауларга җавап эзлик.

а) карточкалар белән эш

- Хәзер кызгылтсары төстәге биремле карточкаларны алыгыз. Сезгә бирелгән җөмләләрдән хәл фигыльне табарга һәм аларның хәл фигыль булуын дәлилләргә кирәк булачак. Моның өчен сезгә экрандагы эш алгоритмы ярдәм итәр.

Эш алгоритмы:

  1. Нәрсәне ачыклый.

  2. Соравы

  3. Ясалышы, төре.

  4. Җөмләдәге роле.

1) бирелгән җөмләләрдән хәл фигыльләрне табу;

Карточка №1. “Сугыш беткәч, өч кенә көн яшәсәм дә, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде,” – дип теләгән минем әтием өстенә фашист бомбалары яуганда. (Марс Яһудин).

Карточка №2. Төне буе окоплар казудан арыгач, таң алдыннан тау битендәге чиксез матур чәчәкләргә карап сокланабыз. (Марс Яһудин).

Карточка №3. Төнлә ял итмәү генә җитмәгән, көне буе тагын хәлдән тайганчы җир казыйбыз, чөнки кичкә ут нокталары әзер булырга тиеш. (Марс Яһудин)

Карточка №4. Фашистлар безнең ут нокталарын снаряд һәм миналар белән теткәли-теткәли, җирнең астын өскә әйләндерәләр. (Марс Яһудин).

2) экрандагы эш алгоритмы нигезендә хәл фигыль булуларын дәлилләү;

Җавап. Бу җөмләдә хәл фигыль – беткәч, төп фигыльне вакыт ягыннан ачыклый. Соравы – кайчан? - кәч аффиксы ярдәмендә ясалган, III төр, җөмләдә вакыт хәле.

Җавап. Бу җөмләдә хәл фигыльләр икәү. Арыгач – төп фигыльне вакыт ягыннан ачыклый. Соравы – кайчан? - гач аффиксы ярдәмендә ясалган, III төр, җөмләдә вакыт хәле.

Карап - төп фигыльне хәл-торыш ягыннан ачыклый. Соравы – ничек? –п аффиксы ярдәмендә ясалган, I төр, җөмләдә рәвеш хәле.

Җавап. Бу җөмләдә хәл фигыль – хәлдән тайганчы, төп фигыльне вакыт ягыннан ачыклый Соравы – кайчанга чаклы? – ганчы аффиксы ярдәмендә ясалган, IV төр, җөмләдә вакыт хәле.

Җавап. Бу җөмләдә хәл фигыль – теткәли-теткәли, төп фигыльне хәл-торыш ягыннан ачыклый. Соравы – ничек? Кабатлау юлы белән ясалган, II төр, җөмләдә рәвеш хәле.

3) төркемнәрнең эшен бәяләү.

- Яхшы, булдырдыгыз. Беренче дөрес җавапны биргән төркем чираттагы серле карточкага ия булды.

IV. Физкультминут.

- Арыдыгызмы? Әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Илебезгә сау-сәламәт кызлар һәм егетләр кирәк. Ягез, кем бүгенге дәрестә инструктор ролен башкарыр?

Хәзер бераз ял итик

Тәнебезгә көч кертик

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк,

Уңга таба күз салыйк,

Сулга таба күз салыйк.

Муеннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык ишик

Беләкләрне ныгытыйк,

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер торыйк,

Кул тәгермәне ясыйк

Тиз армаска тырышыйк

Арганнарга булышыйк

Хәрәкәттә—бәрәкәт

Тәнгә сихәт, җанга — рәхәт

Хәрәкәттә мең рәхмәт!

V. Укучыларның теоретик белемнəрен гамəли куллануны оештыру.

1. Хәл фигыль ясалышы үзенчәлеген аңлауларын тикшерү:

- Эшебезне дәвам итәбез. Экранга игътибар итегез. Чираттагы бирем: бирелгән фигыльләрдән, җәяләрне ачып, хәл фигыль формасын ясагыз һәм, сүзтезмәләр төзеп, дәфтәрләрегезгә языгыз. Сүзләрне урыннары белән алыштырырга ярамый.

(җиңү китерергә) көрәшергә

(котларга), рәхмәт белдерергә

(тыңларга), хәйран калырга

(онытырга), хәтердә сакларга

а) Җиңү китергәнче көрәшергә

Котлап, рәхмәт белдерергә

Тыңлагач, хәйран калырга

Онытмыйча хәтердә сакларга

б) проблемалы сорау кую һәм нәтиҗә ясау.

- Укучылар, әйтегез әле, ә дүртенче сүзтезмә ни өчен башкаларыннан аерыла?

- Чөнки бу сузтезмәдә хәл фигыль юклык формасында.

- Ә күбрәк кайсы төр хәл фигыльләр юклык формасында кулланыла?

- Нигездә, I һәм III төр хәл фигыльләр.

в) төркемнәрнең эшен бәяләү.

  1. экранда бирелгән җөмләне күзәтү.

- Экранда язылган җөмләгә игътибар итегез. Сездә нинди фикерләр туды?

Бөек Ватан сугышы башланганчы, халык өчен авыр еллар килә.

- Җөмләдә хата бар.

а) җибәрелгән хатаны табу.

- Нинди хата җибәрелгән?

- Башланганчы хәл фигыле дөрес кулланылмаган.

б) хатаны төзәтү, кагыйдәсен аңлату.

- Ә дөрес формада ничек әйтерсез?

- башлангач

- Ә ни өчен шундый хата җибәрелде икән?

- Хәл фигыльнең III төре дә IV төре дә төп фигыльне вакыт ягыннан ачыклый.

- Ә аларны ничек аерырга була?

- III төр хәл фигыль төп фигыльдән алда булган эшне, ә IV төре төп фигыльдән соң булган эшне белдерә.

- Кем тактага чыгып, җөмләне дөресләп яза?

в) җөмләне дәфтәргә язу, синтаксик анализ ясау.

- Җөмләне дәфтәрегезгә күчереп языгыз һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

Бөек Ватан сугышы башлангач, халык өчен авыр еллар килә.

  • Тактага чыгып, җөмлә кисәкләре буенча тикшерегез.

г) җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерү.

д) хәл фигыльгә морфологик анализ ясау.

VI. Укучыларның белемнәрен тикшерү.

  1. дәрес максатын искә төшерү, фикерләшү.

Укучылар, бүгенге дəресебезнең максаты нинди иде?

  • Хәл фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

  • Сез ничек уйлыйсыз, без дәреснең максатына ирештекме? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

  • Әйе. Без хәл фигыльләр буенча төрле биремнәр үтәп белемнәребезне искә төшердек.

  1. тестлы биремнәр үтәү.

  • Укучылар, хәл фигыльләр буенча булган белемнәрегезне системага салу максатыннан, мин сезгә тестлы биремнәр тәкъдим итәм. Беренче юлга фамилиягезне, исемегезне языгыз. Дөрес җавапларны ручка белән билгеләгез. Сезгә 5 минут вакыт бирелә.

Тестлы биремнәр.

Укучының фамилиясе, исеме _______________________

1) Хәл фигыль

а) эш, хәл, хәрәкәтнең булуын яки булмавын хикәяли, хәбәр итә;

б) боеруны, эш кушу, чакыру, үтенүне белдерә;

в) төп фигыльне вакыт яки эшләнү рәвеше ягыннан ачыклый.

2) Хәл фигыльнең кайсы төре үзе бәйләнгән фигыльдәге эш, хәл белән бер үк вакыттагы эш яки хәлне белдерә

а) дүртенче төре;

б) беренче төре;

в) өченче төре.

3) Хәл фигыль булган җөмләне билгеләгез.

а) Ветераннар! Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

б) Тарих белән бергә атлый

Сез китергән бөек даннар.

в) Саф көмештәй сафлар алар

Күпне күргән ветераннар.

4) Хәл фигыльнең кайсы төре барлык формасында гына кулланыла

а) I төре

б) II төре

в) IV төре

5. Хәл фигыль кушымчаларын билгеләгез

а) - ып/-еп, -ы/ер;

б) –гач/-гәч, -канчы/-кәнче;

в) – гәнче/-ганчы, -ган/-гән.

  1. дəрескə нəтиҗəлəр ясау.

  • Укучылар, карточкаларга карагыз әле. Нинди фикерләрегез бар?

8 9173959912

  • Бу телефон номеры. Сезнең телефон номеры.

  • Әйе, бу телефон нмеры, ләкин минеке түгел. Дәресебездә без юкка гына Бөек Ватан сугышы темасына кагылышлы текстлар белән эшләмәдек. Бу шәһәребездә яшәүче хөрмәтле ветераныбыз Таймасов Кәшиф Имамый улының кесә телефоны номеры.

VII. Иҗади бирем үтәү.

  1. Укучылар, 23 февраль Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Әгәр дә без шушы хөрмәтле ветераныбызга рәхмәтебезне белдереп, SMS-котлау җибәрсәк, аның бик тә күңеле булыр иде. Әйдәгез хәзер төркемнәрдә хәл фигыльләрне кулланып, сугыш ветеранына SMS-котлау тексты языйк.Ә терәк сүзләр, җөмләләрне бүгенге дәрестә эшләгән биремнәрдән эзләгез.

  2. SMS-котлау текстларын тыңлау.

IIX. Өй эше

  1. Укучылар, өйдә тыңланган котлау текстларын камилләштереп, үз SMS-котлау текстын язып килегез.

  2. Әдәби әсәрдән хәл фигыльнең 4 төре кергән җөмләләр языгыз һәм морфологик анализ ясагыз.

IX. Йомгаклау.

  • Укучылар, шуның белән безнең дәресебез тәмам. Мин сезгә бүгенге көн истәлеге итеп менә бу календарьларны бүләк итәм. Сау булыгыз.









Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-187636

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"