Инфоурок Другое КонспектыПлан-конспект урока по татарскому языку "Алынмалар" (5 класс)

План-конспект урока по татарскому языку "Алынмалар" (5 класс)

Скачать материал

I.                  Тема:  Алынмалар

II.               Дәреснең максатлары:

     1) коммуникатив максат: кагыйдәләрдән чыгып, модельне төзү, алынмаларны кулланып,  җөмләләр төзү;

     2) фәнни максат: алынмалар турында тирән мәгълүмат бирү;

     3) тәрбияви максат:  “Тормышта алынмалар нинди роль уйный” дигән темага әңгәмә. Аларның фикерләре.Нәтиҗә.

    III. Дәреснең бурычлары:

1)    алынмалар турында  гомуми төшенчә бирү;

2)    алынмаларның безнең телгә күпләп үтеп керү сәбәбен аңлату;

3)    алынмалардан файдаланып, җөмләләр төзергә өйрәтү;

4)    алынма сүзләрне танырга өйрәтү.

IV. Дәреснең принциплары:

     1) дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, укучыларга индивидуаль якын килү;

2) лингвистик принциплар: функциональ бүлекара бәйләнеш;

     3) гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик (“эш профессияләрдә алынмаларның кулланышы”  темасы белән бәйле);

     4) хосусый методик принциплар: лексик-семантик, морфологик-синтаксик.

V. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, яңа материалны аңлату, дәреслек белән эшләү.

VI. Укыту алымнары: аңлату, сорау-җавап эше, схема белән эшләү, күнегүләр эшләү , темага карата фикер алышу.

VII. Дәреснең төре: катнаш дәрес.

VIII. Җиһазлау:  5 нче сыйныф дәреслеге

 

IX. Кулланылган әдәбият исемлеге:

1)    Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Р. Г. Хәсәншина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 119б.

2)    Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма/ Р. Г. Хәсәншина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 151б.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес планы

I. Башлам өлеше.                                                                                         1 м.

II. Актуальләштерү этабы:                                                                        5 м.

үтелгән “татар теленең сүзлек составы” теманы кабатлау                         5 м.                                                                             III. Яңа материалны аңлату:                                                                     8 м.

    1) тактадагы мисалларны күзәтү;                                                             3 м.

    2) дәфтәрләргә билгеләмәне яздырту.                                                      5 м.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:                                         26 м.  

    1)  36 нчы бирем сүзләрен күзәтү;                                                          3 м.

    2) тактадагы алдан язылган җөмләләрне тикшерү;                               7м.                                                                                

    3) дәреслектәге 248-нче күнегүне эшләү (язмача);                                  7 м.             

    4)“эш профессияләрдә алынмаларның кулланышы”                                                                                                                 темасына инша яздырту.  Шунда ук алынмаларны таптыру;

“Тормышта алынмалар нинди роль уйный” дигән тема буенча              7м.

фикер алышу.                                                         

V. Өйгә эш:

дәреслектәге 251-нче, 252-нче, 253-нче (сайланма) күнегүне язып килү 2 м

 VI. Дәрескә йомгак:                                                                                     3 м.

    1) сорау-җавап формасында.

 

 

 

Дәрес барышы

II. Укытучы: Исәнмесез, балалар! Күптән түгел без татар теленең сүзлек составы  темасын  өйрәнүне башладык. Өйгә эш итеп, мин сезгә кагыйдәләрне кабатлап киләргә куштым. Әйдәгез, белемнәрегезне тикшерик.

Укытучы: Сүзлек составы дигән төшенчә нәрсәне аңлата?

Укучы: Сүзлек составы дигәндә, без сүзләр җыелмасын, ягъни бик күп сүзләрне күз алдына китерәбез.

Укытучы: Бик дөрес, молодец! Ә татар теленең сүзлек составы нәрсә ул?

     Укучы: Татар теленең сүзлек составы – татар телендә кулланыла торган сүзләр.

Укытучы: Татар теленең сүзлек составы нинди ике зур төркемгә бүленә?

     Укучы: Татар теленнең сүзлек составы ике зур төркемгә буленә. Беренчесе – татар  теленең үз сүзләре, Икенчесе – Алынмалар (башка телләрдән кергән сүзләр).

Укытучы: Молодец! Мин сезнең белән канәгать, җавапларыгыз  өчен билгеләрне куярмын.

III. Укытучы: Яхшы. Шулай итеп, балалар, без сезнең белән яңа темага үтеп керәбез. Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны һәм теманы язабыз. (алынмалар турында билгеләмә языла, схема белән күрсәтелә,  аннан соң телдән дә әйтелә.)

Укучылар, без бүген яңа тема үтәбез. Ул “Алынмалар” дип атала. Игътибарлы булыгыз.

     Укучылар, әйдәгез дәфтәрләрегездә число, сыйныф эше һәм теманы  “Алынмалар” язып куегыз. 36 нчы биремдә күрсәтелгән сүзләрне күзәтегез һәм мәгънәләрен аңлатыгыз. Татар теле аңлатмалык сүзлеге белән файдаланып, сүзләрнең мәгънәләрен язып барыгыз.  Нәрсә ул магнитофон?

    Укучы: Магнитофон -  электромагнит ярдәмендә тавышны язып алу һәм аны яңадан ишеттерү өчен ясалган җайланма.

Укытучы: Әйе, дәвам итеп, альбом сүзенең  мәгънәсен табыгыз.

Укучы: Альбом – төрле сүрәтләр, фоторәсемнәр, маркалар урнаштыру өчен, калын кәгазьдән ясалган, зур күләмдәге.

Укытучы: Бик дөрес, ваза сүзен эзләп карагыз әле!

Укучы: Ваза – төрле формаларда булып, көнкүрештә төрле максатларда файдаланыла торган савыт.

Укытучы: Молодец! Телефон сүзен үзегез әйтеп бирәсез дип уйлыйм.

Укучы: Телефон – сөйләү һәм тыңлау аппараты.

Укытучы: Әйе, ә нәрсә ул җиһан?

Укучы: Җиһан – ул дөнья, галәм.

Укытучы: Соңгы сүзне карыйбыз!

Укучы: Мич – нинди дә булса бинаны җылыту, азык пешерү өчен кирпеч яки тимердән эшләнгән махсус җайланма.

Укытучы: Молодцы! Сүзлекләр белән бик яхшы эшләдегез. Сезнеңчә бу нинди сүзләр?

Укучы: Бу алынма сүзләр.

Укытучы: Бик дөрес! Кагыйдәне укып чыгыгыз!

Укучы: Телебезгә башка телләрдән кергән сүзләр алынма сүзләр дип атала.

IV.  Укытучы: 248 нче күнегүне дәфтәрләрегездә язмача эшләгез. Беренче, биремен укыгыз!

Укучы: Алынма сүзләрне, тиешле хәрефләрен куеп, дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз. Бу алынмаларның безнең телгә күпләп үтеп керү сәбәбен аңлатырга тырышыгыз.

 

Бер укучы такта янына чыга, калганнары дәфтәрдә эшли .

Укучы:

Гарәп теленнән: сәгать, каләм, сәлам, бәхәс, җөмлә, дөнья, гади, хаҗ (хат), тәкъдир, гөнаһ, мәхәллә, Коръән.

Рус теленнән: уҗым, эскерт, канау, кирпеч, арыш, өстәл, кәбестә, кәҗә, эскәмия, кораб, бүрәнә.

Рус теле аша грек теленнән: астрономия, гигиена, идеология, педагог, орфография, экономика, гимн, ритм.

Укытучы: Молодец, бик дөрес! Укучылар тактага карап, булган хаталарыгызны төзәтегез!

Димәк, гарәп теленнән сүзләрнең күпләп керү сәбәбе дин белән бәйле булырга мөмкин. Рус халкы белән янәшә яшәвебез безгә рус сүзләренең күпләп керүенә ярдәм итә. Ә грек сүзләренең күпләп керүе фән үсеше белән бәйле.

Ә хәзер алынма сүзләрне кулланып, кечкенә инша языгыз. (берничә укучыдан инша укытылды, бәя куелды)

Укытучы: 249 нчы күнегүнең биремен укып китегез әле!

Укучы: Алынма сүзләрнең татар телендәге синонимнарын языгыз.

Укытучы: Орфоэпия сүзенең татар телендәге синонимы нинди?

Укучы: Орфоэпия – дөрес сөйләү кагыйдәләре.

Укытучы: Әйе, дөрес. Ә информация сүзенә?

Укучы: Информация -  белешмә, мәгълүмат.

Укытучы: Шулай ук калган сүзләрне дә мөстәкыйль эшләгез. (5 мин. соң тикшерелә)

Укучы: Дефис – сызыкча; антракт – тәнәфес, ял итеп алу; дискуссия – бәхәс, сүз көрәштерү; фрагмент – өзек; турист – сәяхәтче, ил гизүче.

Укытучы: Бик дөрес! Бик яхшы, булдырдыгыз! Укучылар, ә алынма сүзләр белән без еш кулланабызмы ?

Укучы: Әйе, минемчә, алынма сүзләр белән без еш кулланабыз. Чөнки безнең сүзлек составыбыз яңа терминнар һәм прфессиональ сүзләр белән баеп тора. Алар күбесенчә чит телләрдән кергән сүзләр.

Укытучы: Әйе, Молодец!

 

V. Укытучы: Хәзер, көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз: 79 нче бит, 251 – нче, 252 – нче, 253 – нче күнегүләр (сайланма).

VI.  Укытучы:  Сорау. (Сөйләгәннәрдән чыгып уку мәсьәләсенә сорау куябыз)

             Без ни белән шөгыльләндек?

Укучы:

а)     Алынма сүзләргә гомуми төшенчә бирдек.

б)    Алынмалар кайсы телләрдән керүләрен ачыкладык.

в)  Кагыйдәләрне кабатладык. Күнегүләр ясадык. Әңгәмә уздырдык һәм инша яздык.

Укытучы: Бик яхшы. Балалар, сез бу дәрестә бик тырыштыгыз. ( Билге куела.) Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз, уңышлар сезгә!

Укучылар: Сау булыгыз, рәхмәт!

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План-конспект урока по татарскому языку "Алынмалар" (5 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Главный хранитель

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 249 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.09.2016 3439
    • DOCX 29.3 кбайт
    • 24 скачивания
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Садыкова Айсылу Илдаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Садыкова Айсылу Илдаровна
    Садыкова Айсылу Илдаровна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6980
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Мини-курс

Национальная система учительского роста: путь к эффективности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Аспекты эмоционального благополучия и влияния социальных ролей на психологическое состояние

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология аддикции: понимание и распознование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 19 регионов