Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / План-конспект урока по татарскому языку на тему: "Иярчен аныклагыч җөмлә" (8 класс)

План-конспект урока по татарскому языку на тему: "Иярчен аныклагыч җөмлә" (8 класс)

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:


Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәлахова Венера Хәмит кызы.

Тел. 8-906-124-47-30

Тема: Иярчен аныклагыч җөмләләр.


Тема: Иярчен аныклагыч җөмләләр


Максат: 1.Иярчен аныклагыч җөмләләрнең төзелеше ягыннан

бәйләүче чаралары, тыныш билгеләре куелышы белән

таныштыру, үзләштерү.

2.Иярчен аныклагыч җөмләләрне, аныклагычлар белән

катлауландырылган җөмләләрдән аеру, синтаксик анализ

ясый белү;

сөйләмдә урынлы куллану күнекмәләре

формалаштыру.

3. Туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Тибы: яңа материалны өйрәнү.

Төре: дәрес-тикшеренү.

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү (эвристик),аңлату–күрсәтү.

Җиһазлау: Татар теле. 8 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2015. – 159 б.), таблица, карточкалар, тестлар


Дәрес планы:


I. Оештыру.

II. Үткән теманы кабатлау, актуальләштерү.

1. Иярчен шарт җөмләләр турында алган белемнәр тикшерелә.

2. Өй эшен тикшерү. Укучылар әдәби әсәрләрдән язып килгән җөмләләре укыла.

3. Бирем үтәү.

Баш һәм иярчен җөмләләрне өстәп, кушма җөмләләрне тутырып язарга, җөмләләрнең төрен билгеләргә, схемасын сызарга.

III Яңа тема һәм эш алымнары

1. Яңа темага кереш. Таблицада бирелгән җөмләләрне тикшерү.

2. Тактадагы җөмләләргә анализ ясау

3. Иярчен аныклагыч җөмләләр таблицасы белән эшләү.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Тактада һәм дәфтәрләрдә җөмләләр тикшерү.

2. Кабат дәреслектәге кагыйдәне уку, бер- берсенә аңлату, мисаллар китерү.

V. Белем һәм күнекмәләрне үзләштерелүен тикшерү.

1. Укучыларга берәр җөмлә бирелә, иярченле кушма җөмлә эчендә иярчен аныклагыч җөмлә булуын исбатларга, синтаксик анализ ясарга.

2. 146 нчы күнегү. Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмләләрне язып алырга.

VI. Йомгаклау.

1. Нәрсә һәм нәрсәгә өйрәндек?

2. Иярчен аныклагыч җөмләләрне өйрәнү нәрсәгә кирәк?

VII. Өй эше.

Иярчен аныклагыч җөмләләр кертеп ирекле темага хикәя төзергә.


Дәрес барышы.


I. Оештыру:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Уңышлы эш сәгате теләп, татар теле дәресен башлыйбыз. Дәрестә барыгыз да бармы?

Укучы: Әйе, барыбыз да бар.

II. Үткән теманы кабатлау, актуальләштерү.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Алдагы дәрестә без нинди тема өйрәндек әле?

Укучы: Иярчен шарт җөмләләр турында өйрәндек.

Укытучы: Дөрес. Әйдәгез хәзер ике командага бүленегез дә, командирны билгеләгез һәм бер-берегезгә иярчен шарт җөмлә турында сөйләгез.

( Кабатлау төркемнәрдә башкарыла, төркем җитәкчеләре сораулар бирә, нәтиҗә ясый.)

Укытучы: Молодцы, укучылар. Күрәм, узган дәрес материалын үзләштергәнсез. Хәзер төркемнәрдә эшне туктатабыз һәм искә төшереп китәбез иярчен шарт җөмлә турында. Иярчен шарт җөмләләр нинди функцияләр башкара, нинди сорауларга җавап бирә?

Укучы: Иярчен шарт җөмлә эш-хәлнең үтәлү шартын белдерә һәм нишләсә?, нинди шартта? дигән сорауларга җавап бирә.

Укытучы: Дөрес. Аларның нинди төрләре бар һәм нинди чаралар ярдәмендә баш җөмләгә бәйләнәләр?

Укучы: Аларның синтетик һәм аналитик төрләре бар. Синтетик иярчен шарт җөмлә, баш җөмләгә -са/-сә шарт фигыль кушымчасы ярдәмендә, -мы/-ме сорау кисәкчәсе, исә, икән бәйлек сүзе аша, әгәр + са/-сә кушымчасы ярдәмендә бәйләнә.

Укытучы: Яхшы. Аналитик төрнең бәйләүче чарасы нинди?

Укучы: Аналитик иярчен шарт җөмлә, баш җөмләгә шулай булса, шулай итсә, алайса мөнәсәбәтле сүзе ярдәмендә бәйләнә.

Укытучы: Яхшы укучылар. Хәзер өй эшен тикшерәбез. Сезгә иярчен шарт җөмләләр кергән җөмләләр язып килергә иде.

(Укучылар үз җөмләләрен укыйлар)

Укытучы: Укучылар, мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Карточкалар таратам, баш һәм иярчен җөмләләрне өстәп, кушма җөмләләрне тутырып языгыз, җөмләләрнең төрен билгеләгез, схемасын сызыгыз.

.............., Марат бик сөенә иде.

Бүген үк алган бурычыңны китер, ............... .

(эшләр җыеп алына)

III Яңа тема һәм эш алымнары.

Укытучы: Укучылар, таблицага карагыз әле.

-- Монда, ягъни авыл читендә, ниндидер гөрелте күтәрелде.

-- Яңгырлар берәр атнасыз яумас әле, ягъни август башларына гына килер, ахрысы.

Укытучы: Җөмләләрдә нинди уртак һәм аермалы якларны табып була?

Укучы: Беренче җөмлә – гади җөмлә, составында ягъни авыл читендә аныклагычы бар.

Укытчы: Дөрес. Ә икенче җөмләдә?

Укучы: Бу кушма җөмлә. Монда ягъни август башларына гына килер иярчен аныклагыч җөмләсе бар.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Димәк, безнең дәреснең темасы: “Иярчен аныклагыч җөмлә”. Тактадагы җөмләләрне карагыз. Әйдәгез бергәләп, баш һәм иярчен җөмләләрне табабыз, бәйләүче чараларны билгелибез, җөмләләрнең схемасын сызабыз.

Безнең хуҗаны беләсең бит – безгә генә ышанмый.

Укучы: беләсең бит – хәбәр, иясе юк; ышанмый – хәбәр, иясе юк.

Укытучы: Дөрес. Җөмлә чикләрен билгеләгез.

Укучы: Беренче җөмлә - Безнең хуҗаны беләсең бит, икенче җөмлә - безгә генә ышанмый.

Укытучы: Дөрес. Бәйләүче чара нинди?

Укучы: Бәйләүче чара – аныклау интонациясе.

Укытучы: Яхшы. Таблицаны карагыз. Шулай итеп, иярчен аныклагыч җөмлә баш җөмләгә төгәллек өсти, аныклап килә икән. Иярчен аныклагыч җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар:

Аныклау интонациясе

Аныклаучы теркәгечләр (ягъни, аеруча, бигрәктә һ.б.)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Дәфтәрләрегезгә җөмлә языгыз (бер укучы тактада):

-- Икенче көнне, кояш та баеп бетмәгән иде әле, төялеп килеп төштеләр.

Укытучы: Җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәбез.

Укучы: Килеп төштеләр – хәбәр, иясе юк. Кояш – ия, баеп бетмәгән иде әле – хәбәр.

Укытучы: Җөмлә чикләре ничек була?

Укучы: Икенче көнне төялеп килеп төштеләр – беренче җөмлә, кояш та баеп бетмәгән иде әле – икенче җөмлә.

Укытучы: Җөмләнең схемасы ничек була?

Укучы: ( . . . ) , интон. [ ] -- иярчен синтетик аныклагыч җөмлә, ул баш җөмләгә интон-я ярдәмендә бәйләнә.

Укытучы: Дөрес. Дәреслектәге кагыйдәне укып китик.

( Кабат дәреслектәге кагыйдәне уку, бер- берсенә аңлату, мисаллар китерү)

V. Белем һәм күнекмәләрне үзләштерелүен тикшерү.

Укытучы: Хәзер 146 нчы күнегүне телдән эшлибез. Укый барабыз иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмләләрне табабыз.

(укучыларның җаваплары тыңлана)

Укытучы: Укучылар, карточкалар таратам, анда берәр җөмлә язылган, мөстәкыйль рәвештә җөмләләрне тикшереп карагыз әле.


Карточка №1

Зөфәр, болай әйбәт кеше иде, дөресрәге, ул үзен иң уңай яктан күрсәтә дә белә иде (Ә. Еники).

Карточка №2

Бәхете бар икән малайның: әнисеннән хат килде (М. Әмир).



Укытучы: Эшләрне җыябыз. Укучылар, без бүген бик күп эшләдек. Дәрестә бик тырыштыгыз, яхшы катнаштыгыз.

VI. Йомгаклау.

Укытучы: Бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

Укучы: Бүгенге дәрестә иярчен аныклагыч җөмләләрне өйрәндек.

Укытучы: Иярчен аныклагыч җөмләләр нинди функция башкаралар инде?

Укучы: Алар җөмләгә өстәмә аныклык, төгәллек өстиләр.

Укытучы: Иярчен аныклагыч җөмләләрне өйрәнү нәрсәгә кирәк?

Укучы: Сөйләмне, җөмләләрне дөрес төзү өчен, дөрес куллану өчен, лексик хаталар китереп чыгармас өчен иярчен аныклагыч җөмләләрне өйрәнергә кирәк.

Укытучы: Дөрес. Күрәсезме, безнең татар телебез нинди бай, үзенчәлекле. Аның үзенә генә хас кагыйдәләре, законнары бар. Сез дә үз туган телегезне яратырга, хөрмәт итәргә, сакларга тиешсез.

VII. Өй эше.

Укытучы: Хәзер көндәлекләрегезне ачып өй эшен язып куегыз: иярчен аныклагыч җөмләләр кертеп ирекле темага хикәя төзергә.

Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 28.01.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров465
Номер материала ДВ-386953
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх