Инфоурок Другое КонспектыПлан-конспект урока по татарскому языку на тему "Тамыр һәм кушымчалар" (5 класс)

План-конспект урока по татарскому языку на тему "Тамыр һәм кушымчалар" (5 класс)

Скачать материал

 “Тамыр һәм кушымчалар” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге

(5 нче сыйныф)

 

I.                  Дәреснең максатлары:

1)    коммуникатив максат: “Изгелек – кояш нурына тиң” темасына карата фикер алышу;

2)    фәнни максат: тамыр һәм кушымчалар турында тирән мәгълүмат бирү;

3)    тәрбияви максат:һәрвакыт игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле, намуслы, гадел булырга өндәү.

 

II.               Дәреснең бурычлары:

1)    сүз ясагыч кушымчалар хисабына укучыларның сүз запасын баету;

2)     сүз төзелешен һәм ясалышын бүлекара бәйләнеш принцибы нигезендә өйрәтү;

3)    укучыларда ныклы орфографик күнекмәләр булдыру;

4)    сүз төзелешен һәм ясалышын рус теле белән чагыштырып өйрәтү.

 

III.           Дәреснең принциплары:

1)    дидактик принциплар:фәннилек, күрсәтмәлелек, дәвамлылык, укучыларга индивидуаль якын килү;

2)    лингвистик принциплар: функциональ;

3)    гомумметодик:коммуникатив, ситуатив-тематик, рус теленә хас үзенчәлекләрне истә тоту;

4)    хосусый методик принциплар: сүз төзелеше һәм ясалышы + морфология, сүз төзелеше һәм ясалышы + лексикология, сү төзелеше һәм ясалышы + фонетика.

 

IV.            Укыту ысуллары:өлешчә эзләнү.

 

V.               Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, темага карата фикер алышу, тестлар эшләү, уен үткәрү.

 

VI.            Дәреснең төре: яңа материалны аңлату дәресе.

 

VII.        Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, тестлар.

 

VIII.    Кулланылган әдәбият исемлеге:

 

1)    Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика/ Уку-укыту ярдәмлеге / М.М.Шәкүрова, А.Ф.Йосыпов. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2009. – 168 б.

2)    Вәлиуллина З.М. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе / З.М. Вәлиуллина, К.З. Зиннәтуллина, М.А.Сәгыйтов. – Казан, 1972. – 206 б.

3)    Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби теле: Сүзьясалышы / Ф.Ә. Ганиев. – Казан: Мәгариф, 2000. – 270 б.

4)    Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле / Д.Г. Тумашева. – Казан: Казан ун-ты нәшр, 1978. – 8-23 б.

5)    Шәкурова М.М.  Дәреслекләр һәм программалар төзүдә бүлекара бәйләнеш / М.М Шәкурова // Гыйльми язмалар (ТДГИ). – Казан, 1997. – № 1. – 81-89 б.

 

Дәрес планы

I.                  Башлам өлеше.                                                                    1м.

II.               Актуальләштерү этабы:                                                   12м.

1)    изгелек темасына караган мәкальләрне карау;             5м.

2)    256 нчы күнегү (телдән);4м.

3)    нәтиҗәләр ясау.                                                                3м.

III.           Яңа материалны аңлату:                                                 12м.

1)    тактадагы мисалларны күзәтү;                                       5м.

2)    дәреслектән тиешле параграфны укыту;                       1м.

3)    уен (телдән);                                                                     3м.

4)    нәтиҗәләр ясау.                                                                3м.

IV.            Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:                     14м.

1) карточкалар белән эшләү;                                                5м.

2)  “Изгелек – кояш нурына тиң” темасына әңгәмә;  6м.

3)  нәтиҗәләр ясау.                                                                3м.

V.               Өйгә эш:                                                                                2м.

1)    §26, 114 нче биттәге кагыйдәне укырга;

2)    260 нчы күнегү (язма).

VI.            Дәрескә йомгак:                                                                   4м.

1)    тест.

 


Дәрес барышы

I.                   

Укытучы:  Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Барыгыз да дәрескә әзерме? Китап-дәфтәрләрегез өстәлдәме?

Укучылар: Исәнмесез! Әйе.

Укытучы:  Алайса, башлыйбыз. Мин дөрес җавап биргән өчен фишкалар бирермен. Иң күп фишка җыйган укучыга “бишле” билгесе куячакмын.

II.  1.

Укытучы:Без бүген тел белеме фәненең “Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы” дигән бүлеген өйрәнә башлыйбыз. Әйдәгез, укучылар дәфтәрләрегезне ачып, тактадагы датаны һәм теманы язып куегыз. Хәзер мин сезгә берничә мәкаль әйтәм һәм без бергәләп аларның мәгънәләрен ачыкларга тиеш булырбыз.

Изгелек эшләүнең иртәсе-киче юк. (Изгелек ул – яхшылык сүзенең синонимы)

Кешеләргә изгелек итсәң, узеңә кайтыр.

Яхшылык эшлә дә суга сал.

Укучылар, бу мәкальләрнең төп фикере нәрсәдә инде?

Укучы: Көннең нинди вакыты булуга карамастан, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк.

Укучы: Кешегә яхшылык эшләү бик кирәк, чөнки син эшләгән яхшылык җирдә ятмый. Ул яхшылык булып барыбер үзеңә әйләнеп кайта.

Укучы: Яхшылык эшлә һәм бу гамәлең турында оныт, кешеләргә сөйләп йөрмә.

Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар. Халык әйтсә, хак әйтә. Шушы мәкальләрне истә тотып, һәр кеше яхшылык эшләп кенә яшәсә, бу дөнья күпкә матуррак, яхшырак, күңеллерәк булыр иде.Шулай итеп, без мәкальләрнең мәгънәсен ачыкладык. Әйдәгез, без яхшылык, эшлә сүзләрен төзелеш ягыннан тикшерик. Яхшылык сүзен кем тикшереп карый?

Укучы: Яхшы сүзнең тамыры, -лык сүз ясагыч кушымча.

Укытучы: Әйе, дөрес.  Эшлә сүзен кем тикшерә?

Укучы: Эш сүзнең тамыры. –лә сүз ясагыч кушымча.

Укытучы:  Әфәрин, укычылар, булдырдыгыз!

2.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез дәреслекнең 114 нче битен ачабыз һәм 256 нчы күнегүне телдән эшлибез. Башта беренче багананы, аннары икенче багананы укыйбыз һәм алар арасындагы аерманы аңлатабыз.
Сүзләрне иҗеккә һәм мәгънәле кисәккә аеру.
кү-ңел-ле                            күңел-ле
кы-зым                              кыз-ым
у-лы-быз                           ул-ыбыз
эш-лә-дек                          эш-лә-де-к
ки-лер-ләр                        кил-ер-ләр
кө-ле-гез                           көл-егез.

3.

Укучы:  Беренче баганада сүзләр иҗекләргә бүленеп бирелгән, икенче баганада мәгънәле кисәккә аерылган.
Укытучы :  Иҗек белән мәгънәле кисәк төшенчәсе тәңгәл (совпадают) киләме?

Укучы:  Юк, тәңгәл килми. Иҗекләр бер тын белән әйтелә торган кисәкләр, алар мәгънә белдермиләр. Икенче баганада һәрбер кисәк мәгънә белдерә.

III. 1.

Укытучы:  Әйдәгез хәзер без тактада берничә сүз карап үтик . Эшлә, эшче, эшлекле; белә, белемле, белгеч, белдекле; күңелле, күңелсез, күңелләр. Бу сүзләрнең кайсы кисәкләре уртак?

Укучы: Эш, бел, күңел.

Укытучы: Әйе, алар сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерүче кисәкләр. Укучылар, әйдәгез искә төшерик әле бу сүзләрне ничек дип атый идек әле?

Укучы: Тамыр дип.

2.

Укытучы: Әйе, дөрес, молодцы! Әйдәгез телдән 114 нче биттәге кагыйдәне дә укып чыгыйк.

Укучы: Сүз төзелеше сүзнең мәгънәле кисәкләрен – тамырын, нигезен һәм кучымчаларын өйрәнә. Тамыр – сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше. Ул сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә үзе генә дә кулланыла: бар, кил, яшел. Кушымчалар үзләре генә кулланылмый. Алар сүзнең лексик мәгънәсен яки формасын үзгәртә: җыр-чы, җыр-ны. Сүз бер яки берничә мәгънәле кисәктән тора. Сүзнең иҗекләргә бүленеше белән мәгънәле кисәкләргә бүленеше туры килмәскә мөмкин: дә-рес-ләр-дә (дүрт иҗектән тора), дәрес-ләр-дә (өч мәгънәле кисәктән тора).

3.Укытучы:  Хәзер без кечкенә генә уен уйнап алырбыз.Мин сезгә әйбернең нинди эш үтәгәнлеген әйтәм, ә сез кем яки нәрсә икәнлеген әйтерсез.

Бер класста укучы балалар.

Укучылар:  Классташлар.

Укытучы:  Бер авылда яшәүче кешеләр.

Укучылар:  Авылдашлар.

Укытучы:  Калфак чигү остасы.

Укучылар:  Калфакчы.

Укытучы:  Инсафлы, тыйнак кеше.

Укучылар:  Әдәпле.

Укытучы:  Кешегә булыша, ярдәм итә торган кеше.

Укучылар:  Ярдәмчел.

Укытучы: Ике яки берничә төре булган әйбер, берәр нинди сыйфаты белән аерыла торган.

Укучылар:  Төрле.

Укытучы: Шат булу.

Укучылар: Шатлану.

Укытучы: Нинди дә булса эш белән шөгыльләнергә кушу.

Укучылар: Эшлә.

4.

Укытучы: Сез әйткән җаваплар һәрберсе дә тамыр һәм кушымчалардан тора. Сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүче кушымчалар – сүз ясагыч кушымчалар дип атала һәм язуда /\ билгеләнә. Рус телендә суффикс дип өйрәндегез.

Укытучы: Хәзер менә бу сүзләргә игътибар белән карагыз. Бу сүзләрнең кайсы кисәге уртак?

Авылдаш, яшьтәш, классташ,партадаш, чордаш;

каенлык,аланлык, җиләклек;

ашла,эшлә, башла, барла;

күңелсез, эшсез, уйсыз.

Укучы: Сүз ясагыч кушымчалары.

Укучы: -даш/ -дәш, -таш/ -тәш.

Укучы: -лык/ -лек.

Укучы: - ла/ -лә.

Укучы: -сыз/ -сез.

Укытучы: Бу кушымчалар үзләре генә кулланыла алалармы?

Укучы: Юк куллана алмый.

IV.  1.

Укытучы: Ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам.  Сез кушымчалар өстәп языгыз:
Мин иртән торды... һәм тәрәзә... карады... . Урам... кар яуган. Бала... кар тәгәрәтеп уйный.. . Минем дә уйныйсы... кил... .Мин киенде... дә алар янына чыкты... .
Укытучы:  Әйдәгез, укучылар, берегез язган эшегезне телдән укып күрсәтегез әле.

Укучы: Мин иртән тордым һәм тәрәзәгә карадым. Урамда кар яуган. Балалар кар тәгәрәтеп уйныйлар. Минем дә уйныйсым килде. Мин киендем дә алар янына чыктым.

Укытучы: Әйе, дөрес. Барыгызның да шулай булдымы?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Сез җөмләләр дөрес булсын өчен нәрсәләр өстәдегез?
 Укучы: Кушымчалар.
 Укытучы: Алар сүзнең лексик мәгънәсен үзгәрттеләрме?

Укучы: Юк, алар сүзнең формасын үзгәрттеләр.

2.

Укытучы:  Укучылар без бүген изгелек, яхшылык турында мәкальләр карап үттек. Хәзер мин сезгә кечкенә генә бер гыйбрәтле хәл турында сөйләп үтәсем килә.

Бер авылда мондый хәл була.

Авыл уртасыннан инеш ага. Яңгыр вакытында инеш аша салган басманы су агыза, аннан йөрер­лек булмый. Хәбри исемле малай урамның икенче ягындагы кибеткә бара икән. Ул басманы төзәтә һәм юлын дәвам итә. Үзе кибеткә бара, үзе уйлый:

—   Мин нинди зур яхшылык эшләдем, ә мо­ны беркем дә күрмәде! — ди. Шуны уйлап ул кибет­кә бара, тоз сатып ала, кайтырга чыга, ә үзе һаман: «Нинди изгелек эшләдем, ә кешеләр белмәделәр! Туктале, ди ул, мин басманы кире суга батырыйм. Кешеләр җыелсын, аларның күза лдында басманы төзәтермен».

Һәм Хәбри басма такталарын яңада нсуга ба­тыра. Юеш такта моның кулыннан таеп, көчле агым белән ага да китә.

Хәбри шунда гына исенә килә: ул инешне ңаръягында икән, ләбаса!

Шуннан ул чишенеп, киемнәрен дә, тозын да күтәреп   инеш   аша   чыгарга   мәҗбүр   була.   Сы­ңар кулы талганлыктан, ул тозы һәм киемнәре бе­лән суга чумып та ала.

Өйгә кайткач, бар да аңа аптырый.

—   Нишләп болай киемнәрең юеш, капчыктагы тозың эреп беткән? — диләр.

—   Бер юньсез кеше басма тактасын суга агыз­ган,    суга    чак    батмадым! — дип    җавап    биргән Хәбри.

Хәбри нинди ялгышлык эшләгән?

Укучы:  Хәбри басмасын кире сүтәргә тиеш түгел иде.

Укучы:  Хәбри  кешеләргә үзе ясаган изгелеген белгертәсе килә.

Укучы: Син һәрчак яхшылык эшлә. Кешеләр күрәме, юкмы — яхшылык беркайчан да югалмый.

Укытучы:  Шулай шул, укучылар. Картлар дөрес әйткән: «Яхшылык үзеңә изге­лек булып, начарлык — явызлык булып кайтыр», дип.

3.

Укытучы: Укучылар, без дәрес ахырында тест язабыз. Эшне дөрәс үтәр өчен кирәкле кагыйдәләрне кабатларга кирәк.Сүз төзелеше нәрсәләрне өйрәнә?

Укучы: Сүзнең мәгънәле кисәкләрен – тамырын, нигезен, һәм кушымчаларны өйрәнә.

Укытучы: Тамыр дип нәрсәне атыйбыз?

Укучы:  Сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше. Ул сүзнең  төп лексик мәгънәсен белдерә, сөйләмдә үзе генә дә кулланыла.

Укытучы: Кушымчалар дип нәрсәне атыйбыз?

Укучы:  Кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен яки формасын үзгәртә, үзләре генә кулланылмый.

V.Укытучы: Укучылар, көндәлекләрегезне алып, өй эшен язып куегыз. Дәреслектәге 26 нчы параграфны яхшылап укып килергә. 260 нчы күнегүне язмача эшләргә.

Биреме: 257-259 нчы күнегүләрдәге өчәр сүз белән җөмләләр төзеп языгыз. ул сүзләрнең ничә мәгънәле кисәктән торуын әйтегез.

 

VI. Укытучы: Укучылар, хәзер мин сезгз тестлар таратам. Сез дөрес җавапларын билгеләргә тиеш.

1.Сүзнең мәгънәле кисәкләрен нинди фән өйрәнә?

     а) сүзнең төзелеше һәм ясалышы дигән фән;

     б) лексика;

     в) фонетика;

     г )синтаксис.

2.Мәгънәле кисәкләр ул...(дөрес булмаган җавапны тап):

     а) тамыр;

     б) сүз ясагыч кушымча;

     в) иҗек;

     г) форма ясагыч кушымча.

3.Тамыр ул...(дөрес булмаган җавапны билгелә).

     а) сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше;

     б) төп лексик мәгънәне белдерүче кисәк;

     в) сөйләмдә үзе генә дә кулланыла алучы кисәк;

     г) Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче кисәк.

4. Сүзнең мәгънәле кисәкләре дөрес билгеләнгән сүзне әйт:

     а) кү-ңел-сез-лек-лә-рем;

     б)күңел-сез-лек-лә-рем;

     в)күңел-сез-лек-ләр-ем;

     г)кү-ңел-сез-лек-ләрем.

5.Җырлагансыз сүзе ничә мәгънәле кисәктән тора?

     а)җиде;

     б)биш;

     в)алты;                                                                                           

         г)дүрт

Укытучы: Киләсе дәрескә нәтиҗәләрен әйтермен. Укучылар, бүген дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз. Әйдәгез, фишкаларны саныйк. ...аеруча тырышып эшләде, шуңа күрә “5”билгесе куям.

Сорауларыгыз юкмы, укучылар? Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План-конспект урока по татарскому языку на тему "Тамыр һәм кушымчалар" (5 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по переработке нефти и газа

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 258 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.08.2017 1864
    • DOCX 32.9 кбайт
    • 22 скачивания
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галявова Алина Рашатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галявова Алина Рашатовна
    Галявова Алина Рашатовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 5
    • Всего просмотров: 21315
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Жизненный цикл продукта и методология управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интегрированное управление бизнес-процессами

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек