Тема: Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәре
Максат:- үткән теманы
ныгыту, диалогик-монологик сөйләм үстерү.;
-кошларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияләү,
- кешелеклек сыйфатларын үстерү.
Җиһазлау: презентация,
ноутбук, экран, проектор.
Материал: 5 нче сыйныф өчен
Татар әдәбияты дәреслеге (Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанова).
Дәрес барышы:
Укучылар
төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә
куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра).
I. Дәресне оештыру
1.
Исәнләшү (укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)
2.
Уңай психологик халәт булдыру.
II. Өй эшен тикшерү:
-Табышмак әйтәм, җавабын әйтегез:
- Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(КАЗ).
-
Әйе, Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәре буенча эшебезне дәвам
итәрбез.
˗ Хәзер без сезнең
белән МЭНЭДЖ МЭТ кулланып эшләрбез. Ул капма-каршы һәм җилкәгә-җилкә
белән аралашу, шулай итеп өй эшен тикшереп чыгабыз. Кошлар рәсемнәре ясарга,сорауларга
җавап әзерләргә иде. 3 һәм 1 укучы укый, ә 4 һәм 2 укучы тыңлыйлар һәм сораулар
бирәләр. TЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН структурасы кулланып җорауларга җавап бирәбез
(дөрес булса басалар , булмаса-утырып торалар):
˗ Малайның
исеме-Наил.
˗ Ул күлдән үрдәк
табып кайта .
˗ Әсәрне Мәҗит Гафури
язган.
III. Актуальләштерү:
Дөрес, укучылар. Без укый
торган әсәр “Кыр казы” дип атала. Ләкин дәреслектә Мәҗит Гафуриның “Кыр казы”
әсәре кыскартылып бирелгән, шуңа күрә китапханәдән китабын тулысынча укырга
тәкъдим итәм.
-.Язучы табигатьне ничек тасвирлый?
-Малай
кыр казын ата казга рәнҗеттерәме? Әтисенә ничек җавап бирә?
-Малай
кыр казын ничек тәрбияли? Ул аңа нәрсәләр ашата? Текстан табып укыгыз.
- Малай сездә нинди тәэсир калдырды? Малай урынында сез
булсагыз нәрсә эшләр идегез?
-
“Кошларга” шигырен уку , сакчыл караш турында сөйләү
IV.Физкультминут: “Шома бас” көенә йөриләр.
- Музыка туктау белән
сезгә сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәсез һәм туктап бер
урында каласыз. Бу МИКС-ФРИЗ-ГРУП дип атала.
- 1. Авыл янында ничә
күл бар?
- Бер күл бар (димәк,
укучылар биеп торганнан соң, музыка туктагач берешәр басып тора).
- Малай өенә ничә кыр
казы алып кайта?
- Малай өенә бер кыр
казы алып кайта (укучылар биеп торганнан соң, музыка туктагач берешәр басып
тора).
- Яз җитү белән өй янындагы
сыерчык өстендәге чыбыкка ничә сыерчык куна?
- Сыерчыклар парлап утырып торалар. (Музыка
туктауга икешәрләп берләшәләр.)
-көзге айлар ничәү?
V.
-Укучылар дөньяда кошлар бик күп,8700
төре бар . Россиядә 700 төре яши, Татарстанда 300 ләп төре бар. Презентация “Кошлар”
Укучылар, кошлар
турында табышмаклар әйтик , рәсемнәргә дә бәя бирик.
Аларны ике төркемгә
бүлеп була. Ниндиләргә?
(күчмә, кышлаучы кошларга ;
сайраучы-сайрамаучы)
- СОРТ КАРДС структурасы. Хәзер 2№ укучылар А4
бите ала, аны бергә бүлә һәм җилкәдәш иптәшенә бирә. Тагын икегә бүлегез,
сезнең дүртәр кәгазегез чыга. 2 минут өчендә һәрберегез кошлар исемен бер-
берегезгә әйтеп языгыз, язуларны уртага куегыз.. Вакыт чыккач, ике кечкенә
кисәк аласыз һәм кошларны ике төркемгә бүләсез .
- Нинди төркемнәр килеп чыкты ?
-
- Бу җырның
исеме ничек булырга мөмкин?
-
(көтелгән
җавап)“Кыр казы”җыры
VI. Йомгаклау:
- Бүгенге дәрестә без
кем турында сөйләштек?
- Дәресне тәмамлап шуны әйтәсе килә “Кыр казы” әсәре бик мавыктыргыч итеп сурәтләнгән. Әдәби текст бездә
табигатькә, кошларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияли. Кешелеклек сыйфатларын
үстерергә мөмкинчелек бирә.
- Куллар тотышып:
- без
кошларны яратабыз, саклыйбыз, алар турында кайгыртабыз-дип бергә әйтү
VII. Билгеләр кую, өй эше
1 төркем“Кошлар –безнең дусларыбыз”дигән
хикәя язарга.
2 төркем- кошлар турында шигырь ятлый
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.