Инфоурок Другое КонспектыПлан-конспект урока татарского языка по сингапурской системе в 5-ом классе по теме "Фигыль"

План-конспект урока татарского языка по сингапурской системе в 5-ом классе по теме "Фигыль"

Скачать материал

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение                              «Лицей №4 города Азнакаево»                                                                      Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

 

ШКОЛА ПРЕВОСХОДСТВА

Направление: ПРОБЛЕМНО-ОРИЕНТИРОВАННОЕ ОБУЧЕНИЕ (PBL)

ЛИЧНОСТНО_ОРИЕНТИРОВАННЫЙ УЧЕБНЫЙ ПОДХОД, позволяющий обучающимся ПРОВОДИТЬ ИССЛЕДОВАНИЯ, СОЧЕТАТЬ ТЕОРИЮ И ПРАКТИКУ ПРИМЕНЯТЬ ЗНАНИЯ И НАВЫКИ
РАЗВИВАТЬ ПРИМЕНЕНИЕ ЭФФЕКТИВНЫХ РЕШЕНИЙ                                                          для достижения результата

МИССИЯ: Формирование здоровой, практико-ориентированной, конкурентоспособной личности выпускника

ВИДЕНИЕ: Школа-лидер, где комфортно всем

ЦЕННОСТИ: Лицеист стремится к:

Л – лучшему будущему

И – инициативе креативной

Ц – целям актуальным

Е – естественным наукам

Й – интеллекту высокому

 

ТЕМА УРОКА: Фигыль

 

КЛАСС: 5-ый

ПРЕДМЕТ: татарский язык (русскоязычная группа)

 

 

УЧИТЕЛЬ: Ямалетдинова Гамиля  Гатауловна

 

Квалификационная категория учителя: первая

 

 

 

 

 

Укытучы.  Ямалетдинова  Гамилә  Гатаулла  кызы,  “ Азнакай шәһәре  4 нче

                   лицее”ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Класс : 5Б (татар теле дәресе, рус телендә сөйләшүче балалар төркеме)

Тема:   Фигыльне кабатлау.

Максат:  1) Белем бирү  максаты: укучыларның  темасы буенча  алдагы   

                     дәресләрдә өйрәнелгән белемнәрен (мәгънәсе,сораулары,кушымчалары,зат- 

                     сан   белән төрләнешен искә төшерү,башка сүз төркемнәреннән аера,

                     сөйләшүдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру;

                 2) Фикер сәләтен үстерү максаты: укчыларның логик фикерләү

                      сәләтен,мөстәкыйльлекләрен,иҗади активлыкларын йәм танып-белүне

                      үстерүгә ярдәм итү;

                  3) Тәрбияви максат: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү    

                       күнекмәләрен  фигыль формалаштыру, табигатьнең матурлыгын күрә   

                       белергә өйрәтү.

Дәрес тибы:  белемне системалаштыру,гомумиләштерү,кабатлау-йомгаклау дәресе.

Җиһазлау:   компьютер,экран,проектор,презентация,кагыйдәләр,карточкалар,тест,    

                        рәсемнәр.

Дәреслек:     Хәйдәрова Р.З. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5

                      нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).-

                      Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011.

 

Дәрес барышы:

 

1.Оештыру.Оргмомент.

    Исәнләшү: High Five (ХАЙ  ФАЙВ)  сигналы (“бир бишне”; тынлык игътибар  

   урнаштыру). Бит һәм җилкә күршеңне сәламләү.

 

2.Актуальләштерү.

   Үткән теманы кабатлау өчен без кроссворд чишәргә тиеш. Вертикаль буенча,   

    күрсәтелгән    шакмакларда, нинди сүз килеп чыкты?

 

                                          1

ф

е

й

е

р

в

е

р

к

                              2

җ

и

л

 

                  3

ш

и

г

ы

р

ь

 

                             4

ч

ы

р

ш

ы

 

                  5

б

ү

л

ә

к

 

 

6  к

ө

н

ь

я

к

 

 

Горизонталь буенча:

1. Бәйрәм салюты (синоним сүз).

2. Кулсыз, аяксыз тәрәзә кага.

3. Балалар аны Кыш бабайга һәм Кар кызына сөйлиләр.

4. Җәй дә, кыш та, яз да , көз дә чәчәк ата бер төстә. Бу нинди агач?

5. Яңа елга Кыш бабай балаларга алып килә.Нәрсә ул?

6. Кошлар көзен кайсы якка очып китә?

 

Без “Фигыль” темасын өйрәндек (дәфтәрләргә число,теманы язып кую).

Сез фигыль турында нәрсә беләсез? Әйдәгез шуны тикшереп карыйк!

 

3.Кабатлау. Frayer Model (МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР) структурасын куллану.

Сезнең алда альбом битләре, аны башта икегә, аннары тагын икегә бүләбез. Бүленгән кисәкнең почмагын аз гына бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртасына  “фигыль” дип язабыз. 1нче  почмакка фигыльнең билгеләмәсен,  2 нче баганага характеристика,  3 нчегә – мисаллар, 4 нче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәрбер укучы кәгазь битен мөстәкыйль  рәвештә тутыра. Сезгә барлыгы 4 минут вакыт бирелә (ком сәгате). Кемнең өстәле беренче тәмамлый, алар Team Cheer ( ТИМ ЧИР_(“фейерверк” ясыйлар).

 

 

 

 

 

 

4.Физпауза. Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын куллану.
Бераз ял итеп алабыз. Бер өстәл артыда утыручылар бер-берегез артыннан басабыз. Музыка уйный башлагач, 1 нче кеше –лидер нәрсә эшләсә , сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз (хәрәкәтләрне сыйныф буенча йөреп эшлибез. Музыка бетүгә,1 нче укучы артка барып баса, ә  2 нче укучы-лидер була. Шулай дәвам итәбез, бар укучы да лидер буганчы. Барыбыз да бастык, урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннан бастык. Музыка башланды (музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез). Рәхмәт!(урыннарыгызга утырышабыз).

 

5.Биремнәрне үтәү. Белем, күнекмәләрне ныгыту.

   1.Тест чишү “Фигыль” (җавапны  1 нче өстәлдәге иң  озын чәчле укучы җавап бирә).

                                                                        ФИГЫЛЬ

1.       Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

а. предметны белдерә;

б. предметның билгесен белдерә;

в. предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә.

 

2.       Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а. нинди? кайсы?

б. ничә? күпме?

в. кем? нәрсә?

г. нишли? нишләде? нишләгән?

 

3.       Кайчы сүз фигыльне белдерә?

а. урман;

б. кайта;

в. яшел.

 

4.       Кайсы сүз артык?

а. бара;

б. Азнакай;

в. уйнады;

г. кайтыр.

 

5.       Кайсысы боерык фигыль?

а. эшләде;

б. эшлә;

в. укыгыз;

г. укый.

 

6.       Боерык фигыльнең юклык төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а. –да, -дә;

б. –ма, -мә;

в. –та; -тә.

 

7.       Хәзерге заман хикәя фигыльләр нинди сорауларга җавап бирәләр?

а. нишли? нишләми?

б. нишләде? нишләмәде?

в. нишләячәк? нишләр? нишләмәс?

 

8.       Фигыльләр белдергән эш ничәнче зат тарафыннан үтәлгән? (эшләми, ашамый)

а. I зат;

б. II зат;

в. III зат.

 

9.       “Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай балалар өчен матур шигырьләр язган”. Бу җөмләдәге фигыль кайсы заманда килгән?

а. хәзерге заманда;

б. киләчәк заманда;

в. үткән заманда.

 

 2. Текст өстендә эш. Экрандагы тексттан (кыш турында)  фигыльләрне сайлап  яз, текстка

    исем уйлап тап, нокталар урынына хәрефләр куеп яз (3 минут бирелә, ком сәгате куела).

 

 3. Презентацияне (слайдлар күрсәтү “Кыш” темасына) карап, рәсемнәрне күзәтеп,

    Anticipation -  Reaction Guide (ЭР АР ГАЙД) структурасын  кулланып, җөмләләр төзү:  

   төрле караш, төрле фикер  бер үк рәсемнәр буенча төрле җөмләләр төзү.(рәсемнәрдә

   кышкы пейзаж, урман җәнлекләренең кышлавы, балаларның  кышкы уеннары, Яңа ел

   бәйрәме  күрсәтелгән). 1 минут вакыт бирелә. Слайдларны карагач, укучылар телдән

   җөмләләр төзеп әйтәләр.

 

4.Алдагы эшне без Tic-Tac-Toe (ТИК-ТЭК-ТОУ)  структурасы ярдәмендә     

   үтиячәкбез.Сезнең парталарыгызга карточкалар куелган(төрле сүз төркемнәренә караган 

  яки фигыльләр генә, ләкин “Кыш” темасына). Икенче номерлы партнёр әлеге битләрне  

  өстәлнең уртасына тәртип буенча  3/3 рәвешендә урнаштыра.Сез сүзләрдән 3 җөмлә

  төзергә тиеш буласыз. Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь, яки вертикаль, яки

  диагональ буенча. Башка сүзләр өстәргә ярый. Җөмләләрне төзи башлаганчы, сез  нинди

  тәртиптә кулланасыз, язып куярга тиеш буласыз. Моның өчен 3 минут вакыт бирелә. ...Вакыт бетте. Вакыт чыккач, Continuous Round Robin (КОНТИНИУС

   РАУНД  РОБИН) структурасын ярдәмендә, командада чират буенча җөмләләрне

   укыйсыз, укытучы туктатканчы,истә калдырырга тырышасыз яки язасыз. Моның өчен 3

  минут вакыт бирелә

   (таймер куела). Вакыт китте. Хәзер сез дәфтәрләрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга  

  тиеш буласыз. Минем 2 нче өстәлдәге  А 1 номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә.

   Минем 1 нче өстәлдәге  Б 4 номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә.

 

6 Йомгаклау.

   1. Өй эшен бирү. Хикәя төзү  “Кыш килде”, ”Яңа ел бәйрәме” (фигыльләр кулланып)

   2. Билгеләр кую.

   3. Дәрес темасы нинди?

       Нәрсә истә калды?

       Нәрсә ошады яки ошамады?

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План-конспект урока татарского языка по сингапурской системе в 5-ом классе по теме "Фигыль""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инженер лифтового оборудования

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 596 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.10.2015 767
    • DOCX 32 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ямалетдинова Гамиля Гатауловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5187
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Подростковые проблемы: индивидуальный подход

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 367 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 283 человека

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов

Мини-курс

Этапы развития речи: от первых звуков до полноценной коммуникации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 165 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 140 человек